Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Әдәби хәзинә

"Валлаһи, әйтсәң, кеше ышанмас, шул сөйләшүдән соң хәлләр уңай якка борылыш ясады"

"Кайберәүләр шыпырт кына: “Ирең фәлән чибәркәй белән йөри”, - дип, төрттереп тә куйгалыйлар. Шул чагында Гөлия һуштан язар дәрәҗәгә җитә дә инде."


Автобусның ишеге шапылдап ябылды. Юл читендә төшеп калган кыз, ул кузгалып китүгә, җиңел сулап куйды. Ахирәте, машина белән каршы алырбыз, дигән иде дә, нишләптер күренми әле. Ят төбәктә уңны-сулны аермаган кыз, телефонын эзләп, сумкасын актарырга тотынды. Тик телефон табылмады...

Җиде юл чатында аптырап, ни эшләргә белми торганда, каршыга таба бер машина килгәне күренде. Ахирәтем  Нәзиләдер, дип уйлады Гөлия. Машина кыз янына килеп җитүгә, шап итеп туктады.

- Чибәркәй, кайсы якка кайтасыз? Әйдәгез, илтеп куям.

- Мин ахирәтемне көтә идем, ул килеп алырга тиеш.

- Ярый алайса, көтегез, - дип, шофер кеше машинасын кабызып, килгән ягына таба борылып китеп барды.

Эх, тити баш та инде мин, бу егетнең телефонын сорап торып, ахирәтемә шалтыратасы иде бит. Ләкин бу уй дигәнең машина кузгалып киткәч кенә башына килде шул.

Гөлия ахирәтен шактый озак көтте, ләкин ул күренмәде.

- Өйдә чагында гына шалтыратып сөйләшкән идек бит, ни булды икән? Ярый, аз гына  булса да җәяүләп атлый торырга кирәк, берәрсе очрамый калмас әле. Бик озак барып та булмас, туфлием аягымны кыра да башлады инде. Яңа гына сатып алган аяк киеме шундый инде ул, кия башлауга синең тәпиеңнең чыдамлыгын тикшереп карый, - дип сукранды ул эченнән генә.
Менә каршыга тагын бер машинаның килгәне күренде. Бу машина дигәнең, теге вакытта кире борылып киткән машина булып чыкты.

- Нәрсә, ахирәтең килмәдемени? Кайсы якка кайтасыз? Әйдә, утырыгыз, илтеп куям. 

Гөлиянең утырмый чарасы калмады.

- Мин  Суыксу авылына кайта идем.

- И, безнең күрше авылы бит ул. Хәзер, ә дигәнче барып җитәчәкбез. Менә шулай буш вакытларымда кеше ташып, азрак акча эшләп алам инде мин. Теге вакытта ризалашкан булсагыз, инде күптән ахирәтең белән тәмләп чәй эчеп утырган булыр идегез.

Азмы-күпме вакыт үтүгә, машина Нәзиләләр капка төбендә иде. Ләкин капка бикле, ни эшләргә? Шофер егет күршеләреннән сорашты. Нәзиләнең ирендә йөрәк өянәге булып, хастаханәгә алып киткәннәр икән, менә сиңа мә.

“Мине каршы алырга килмәү сәбәбе дә шул булган икән. Телефоныма да шалтыраткандыр, ләкин телефон дигәнең өйдә калган иде шул. Ашыкты, янәсе, автобуска соңга кала. Шул ашыгу нәтиҗәсендә ни дә булса онытылып кала да инде”, - дип уйлады Гөлия.

Машина янында аптырап торган кызга шофер егет сорау бирде:

- Бу авылда берәр туганыгыз бармы соң?

Нинди туган булу. Әлеге авыл белән аларның авыллары арасы җир белән күк аермасы тикле бит. Алар Нәзилә белән бергә укыганнар иде. Кунакка кайт, дип аптыраткач, ризалашкан иде дә, менә ничек килеп чыкты бит әле.

- Мине  авылыма кадәр илтеп куя алмассызмы? Акчамны да жәлләмәс идем. Буш вакытыгыз булса, дип әйтүем.

- Миңа барыбер, хоть тегендә, хоть монда, - диде егет.

Шушы дүрт сәгатьлек юлда алар танышып өлгерделәр, телефон номерларын алыштылар. Егетнең исеме Сәет иде. 

- Кабат кунакка кайтасың булса, хәбәр ит, килеп алырмын, - диде Сәет.
Кыз егеткә рәхмәтләр әйтеп саубуллашты.

Гөлия Сәетнең хәлен белергә шалтыратса, аңа исеме белән түгел, ә “коткаручым” дип эндәшә иде.

Нәзиләнең ире хастахәнәдән савыгып чыккач, Гөлия Суыксу авылына барыбер кайтып килде. Бу вакытта аны автобустан төшүгә, Сәет каршы алды. Менә шушы юлда танышып, берәр ел аралашып яшәгәч, аларның бер-берсенә булган мәхәббәте никах туена илтеп җиткерде. Авылда туып-үскән кыз авыл җиренә кияүгә чыгудан тарсынмады. Иптәш кызы да күрше авылда гына, аннан соң укыганлыгы буенча эше дә бар, балалар бакчасына тәрбияче булып урнашты.

Бием дигәне белән генә уртак тел табып, яшәп китүләре генә җиңелләрдән булмады. Шулай инде, гаиләгә ят кешене кабул итеп, бер-береңә ияләнеп яшәр өчен шактый вакыт кирәк.

- Тора-бара килешербез әле, - диде Гөлия.

Ул Сәетне бик нык ярата шул. Яратмаслык та түгел, аның буй-сыны дисеңме, авылның иң  акыллы егете дигән исеме генә дә ни тора!

Сәет җәй айларында авылда комбайнда эшли. Ә кышларын машинасы белән “таксовать” итә. Абзар тулы мал-туар, үзләреннән артканын сатып акча эшлиләр, ялкауланып ятмаска гына кирәк. Үзең савып кергән сыер сөтеннән ясалган каймакның, сырның тәме генә дә ни тора. Җәй аенда печәнен, саламын, ашлыгын әзерли алсаң, мал, кош-корт дигәнен асрап була инде.

Гөлиягә Сәетнең бер ягы ошап бетми: ул кичләрен клубка чыгып китә. Я концерт, я театр куярга әзерләнәбез, ди. Яшьтән үк сәнгатьне яратып үскән иренә сүз әйтмәскә дә була, тик кайвакыт көнләшеп тә куйгалый шул. Кайберәүләр шыпырт кына: “Ирең фәлән чибәркәй белән йөри”, - дип, төрттереп тә куйгалыйлар. Шул чагында Гөлия һуштан язар дәрәҗәгә җитә дә инде.

- Авыл җирендә дә зина кылучылар бармени соң? Җенем сөйми шуларны.    
Менә шулай һуштан язардай сүзне ишеткән бер көндә Гөлия ирен караңгы чырай белән каршы алды.

- Кем рәнҗетте минем сөеклемне? - дип, шомырт кара күзләрен Гөлиягә төбәде Сәет.

- Син рәнҗеттең мине, син! – дип, Гөлия зәһәрен чәчеп алды. - Кай җире миннән артыктыр шул сөйрәлчегеңнең. 

Бу сүзнең кем турында барганын да, үзенең нинди гаебе барын Сәет аңлый алмады.

- Гөлия, шуны белеп тор: сине мин  яр итеп сайладым, барын-югын синең белән бүлешәм, түшәгемә дә башка берәүне яткызасым юк. Безнең арабызны бутарга телиләр икән, гөнаһы үзләренә булыр, - дип, ишекне шап итеп ябып чыгып китте. Ярый әле бу вакытта бием дигәнең өйдә юк иде. Хәер, ул өйдә булганда, Гөлия авызын тыеп торыр иде. Тик ничек кенә булмасын, бу ишеткән авыр сүзне барыбер кайчан да булса иренә әйтмичә кала алмас иде.

Ишекнең шап итеп ябылуы Гөлияне бик тиз аңына кайтарды. Бишектәге нәни бала да үкереп еларга тотынды. Гөлиянең башыннан мең төрле уйлар йөгереп үтте.

- Иремне нахакка рәнҗеткән булсам, нишләдем мин? Урам гәйбәтчеләренең сүзләренә ышанып, иремә авыр сүзләр яудырдым. Җил исми, яфрак селкенми, диләр. Кемгә ышанырга? Менә хәзер ирем чыгып китеп, күзенә күренгән берәүне үзенә яр итсә. Ай, Аллам сакласын. Аннан ятарсың караватыңда моңаеп. Читләрнең сиңа, бәхетле тормышыңа кызыгып күз ташлавы ир хатыны чагында гына. Кайтып кына керсен, гафу үтенәчәкмен. Ә нигә кайтканын көтеп торырга? 

Гөлия ире артыннан чыгып йөгерде. Ире  ишек алдындагы эскәмиядә башын аска иеп утыра иде. Гөлия берни булмагандай сүз катты:

- Сәетем, дим, әйдә, ашарга кер, суынып бетә бит.

Сәет каршы килмәде, дәшми-нитми генә күнсә дә, аның чыраенда буран уйный иде. Иренең холкы керделе-чыктылы түгел шул, ачуын бер китерсәң, буразнага тиз генә кертәм димә. Гөлия аны бу халәтеннән тиз чыгарды: “Сәетем, гафу ит мине. Кеше сүзенә карап, сине башка бервакытта да рәнҗетмәячәкмен. Ярама тоз салдылар бит авыл гайбәтчеләре. Әле берсен, әле икенчесен сиңа тагып, миңа килеп әйтәләр. Мин сине үлеп яратам бит, көнләшергә урын калдырма, яме, сөеклем”.

- Бик тә кызык икән синең мәхәббәт дигәнең! Һәр итәктән көнләшерлек булгач, ул нинди хис була инде? - диде ире.

-  Ярар, мин бу сүзләрне әйтмәдем дип уйла. Бетте-китте.

Менә шулай, тормыш дигән озын юлны үткәндә, үпкәләшеп, төрткәләшеп алулар булгалый инде ул.

Бервакыт Гөлия: “Син әниеңне миннән артыграк яратасың”, - диде. Иренең җавабы бик тиз айнытты аны:

- Үзең дә малай үстерәсең. Ул да сине үлеп яратса иде. 

Нинди мәгънәле сүзләр!

Сөеклеңне юкка-барга рәнҗеткәнеңне, исән-имин чагында бер-береңнең кадерен белеп, сөеп-сөелеп кенә яшәргә кирәклеген олы фаҗигагә дучар булгач кына аңлыйсың икән шул...

Май ахырлары иде. Сарай өстендәге печәнлекнең буш калган ягындагы вак-төяк әйберләрне урнаштырып куярга кирәк, -  дип, Сәет печәнлеккә үрмәләде.

- Минем барасы  җирем бар, озак торма, яме, - диде Гөлия.

Кире төшү юлында Сәет баскыч белән бергә түбәнгә очты. Җир белән күк бергә тирбәлгән бер мизгелдә аның башыннан: “Беттем!” - дигән уй сузылып үтте. Баскычтан очып төшүгә, җилләсен дип ачып куелган, өстендә үрелгән тимер чыбык сетка гына булган баз авызыннан базга ук төшеп китте.

Иренең озак торганына аптырап, Гөлия сарайга чыкты.

- Сәет, бигрәк озак тордың инде, кер әле, баланы карап тор, кибеткә барып кайтасым бар, - диде. - Әни дә кызларына китсә, дөньясын оныта, тиз генә кайта алмый. 

Ләкин эндәшүче булмады. Гөлия баздан ыңгырашкан тавыш ишетеп аптырап калды.

- Сәетем, ни булды? 

Гөлия урам ягына йөгерде. Өйдә булган ир-атлардан Сәетне баздан чыгаруларын үтенде.
Иренең аягы сынып, артка борылган, аркалары сыдырылып беткән, ә үзе аңын югалткан иде.

- Нинди матур көндә өстебезгә афәт ишелеп төште бит. Эх, баз авызы ябык булса, мондый ук кайгыбыз булмас та иде.

Сәетне хастахәнәгә алып киттеләр. Гөлияне янына кертмәделәр. Аның Сәет янәшәсендә буласы, чәчләреннән сыйпап, бармаклары аша җан җылысын иренә бирәсе килде.

Тышта яз. Май аеның ап-ак чәчәккә күмелеп, яшәү җыры турында аваз салган мәле. Яшәү җыры! Тик нигә шулкадәр моңлы, шулкадәр сагышлы, шулкадәр үзәк өзгеч, тетрәндергеч соң ул?

Яз - ул дөньяның яшь, саф, матур, күкрәп торган чагы бит. Яз булуга карамастан, агачларны төбе-тамыры белән йолкып атардай салкын, рәхимсез усал җилләр искәли. Тырнакларыңны батыра-батыра булса да, шул җилләргә каршы торырлык көч табарга кирәк.

Гөлиянең җаны үзенә урын таба алмый үрсәләнә иде. Сөенеч тулы мизгелләр белән яшәп ятканда, ниләр булды соң? 

Сәет башы белән бик каты бәрелгән, хәле бик җиңелләрдән  түгел иде шул. Мондый хәлдә берәү дә шуның чаклы әрнү-сызлауларга түзә алмый.

- Без хәлен җиңеләйтер өчен барысын да эшлибез, вакыт күрсәтер, хәзергә берни әйтеп булмый, - диде табиб. Ул боз кебек карашын Гөлиягә төбәде. - Ирегез янында  көн-төн кеше булырга тиеш, шуны да әйтеп үтәм.

Көннәрдән беркөнне Сәет, коточкыч газаплар кичереп, кинәт кенә тынып калды. Әрнүләргә түзә алмагандыр, мөгаен, каршылык күрсәтүнең чигенә җиткәндер.

- Сәетем, мине ташлап китәргә җыенасыңмы әллә? Юк, мин сине әҗәл кочагына алай тиз генә бирмәячәкмен, - дип, иренең битләрен яңакларга, селкеткәләргә тотынды, күкрәк читлекләренә баскалады. - Ач күзеңне, дим, ялкауланма, минем күзләремә тутырып карыйсың килмимени? Яраткан улың, әниең барын оныттыңмени? Юк  әле, малаеңны үстереп, кеше итеп, өйләндереп, оныклар сөенечен күреп яшисең бар. Әле нәни генә, бик матур, сиңа охшаган кыз бала да алып кайтачакмын бит. Ач инде күзләреңне, сөеклем, мине куркытма. Сәетем, дим, ишетәсеңме мине?

Валлаһи, әйтсәң, кеше ышанмас, шул сөйләшүдән соң хәлләр уңай якка борылыш ясады. Селкетүнең, каты итеп кычкыруның файдасы булдымы, әйле-шәйле яткан ир тернәкләнеп китте, йөзендә елмаю чаткылары күренде.Бераз вакыт узгач, сөйләшә дә башлады. Ай буе диярлек түшәмгә генә карап яткан ир борылып ук ятты. Аннан инде торып утырырга да рөхсәт иттеләр.

Гөлия сөеклесен үзе йөрергә өйрәтте. Сәет, үз-үзенә ышанмыйча, бер генә адым ясый да тизрәк утыру җаен карый. Тора-бара караваттан - өстәлгә, өстәлдән урындык башына тотынып йөреп тә китте бит.

- Бу шатлыклы көннәрне дә күрәсем бар икән. Һәрбер атлаган адымымда Сәетемнең тизрәк терелүен, аягына басуын теләдем, Аллаһы Тәгалә минем ялваруларымны ишеткән, - дип, сөенеч күз яшьләрен түкте Гөлия.

- Өч-дүрт айсыз да эшкә чыга алмассыз әле, тернәкләндерү курсларын үтәргә кирәк булыр, амбулаториягә йөреп дәваланырсыз, - диде табиб. - Эшли алмасагыз, инвалид кәгазе артыннан йөрерсез.

- Юк, юк,  мин инвалид булып калмаячакмын, тереләчәкмен!

Өйгә кайткач, Гөлияне шаккаттырганы шул булды: ире аны яратып кочагына алды. Сагынган, тансыклаган. 

Шушындый зур афәттән исән калгач, шатланып яшисе дә яшисе әле.

Еллар үткән саен, бу ике яшь йөрәкнең бер-берсенә булган  мәхәббәте, ихтирамы арта гына барды. Алар бер ул, бер кыз бала үстереп, олы тормыш юлына озаттылар. Үлемнән калып, бихисап сызлануларга түзгән, авыл халкының абруен казанган, һәркемгә ярдәм кулы сузып, игелекләр эшләгән Сәет соңгы вакытта бик нык  биреште. Күп нәрсәгә битараф карый башлады. Картлык галәмәтедер инде. Ләкин Гөлиягә булган элеккеге мәхәббәтен, ягымлылыгын югалтмады. Алар - илле ел бергә. Сөеп тә, сөелеп тә, бер-берсенең кадерен белеп, аңлашып, талашмый гына көн күреп ятышлары. “Яшьнәмәсәк тә, яшибез әле, яшибез!” - диләр алар.

Рафилә ФАТТАХОВА, Кукмара

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk