Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • «Ул һәлакәткә очрап үлде», дигән җавап ишеткәч, аяк астымнан җирне тартып алдылармени – идәнгә аудым

    Ерак юлда серле шартларда гомере өзелгән улым Фәритнең истәлегенә багышлыйм.

    Улым, әниең синең белән көмәнле вакытта читтән торып Казанда укый иде. Гаилә белән Төмән өлкәсенең Когалым шәһәренә барып урнашкан чагыбыз. Яңа ел алдыннан әниең, апаңны алып, Казанга сессиягә кайтып киткәч, без Когалымда әниеңнең абыйсы Кәшиф белән икәү генә торып калдык. Сессиясе беткәч, әниең Казаннан Сургутка очарга, бу хакта хәбәр итеп, безгә телеграмма сугарга тиеш иде. Әниең шулай эшләгән дә. Ләкин аны Сургут аэропортында беркем каршы алмаган, һәм ул өч көн көтеп утырганнан соң, Казанга кире очарга әзерләнгән. Шул вакытта, биш көнгә соңарып, безгә телеграмма китереп бирделәр: ул чакта почта начар эшли иде. Мин, машина алып, Сургутка элдерттем. 155 чакрым үтеп, аэропортка килеп җиткәндә, өч көн йокламаган әниең хәлдән тайган иде. Өстәвенә, апаңа ашарга алып килергә дип буфетка киткәч, бөтен әйбәт киемнәр һәм какланган каз тутырылган бер чемоданны урлаганнар. Бигрәк тә каклаган каз жәл булды. Әниеңне көчкә юаттым.

    1982 елның март башларында әниең, сине тудырырга дип, туган ягыбыз Кукмарага кайтып китте. Һәм мин көн саен «Улың туды!» дигән телеграмма көтә башладым. Ләкин март ахыры якынлашса да, бер хәбәр дә килмәде. Когалымда сөйләшү пункты да юк, почта да юньләп эшләми. Чираттагы ялны ничек тә җәй аенда алырга тырыша идек, тик салкын булса да, мин, отпуск алып, Кукмарага кайтып киттем. Кайтсам, Когалымда авырлык белән көчкә йөргән әниең берни булмагандай, ипләп кенә йөри бирә. Сине мартның уннарында туар дип көтсәк тә, 24ендә Кукмара дәваханәсендә дөньяга килдең. Ул вакытта сөенгәннәремне белсәң иде, улым! «Бер кызыбыз, бер улыбыз булды!» - дип, шатлыгым эчемә сыймады, башым күккә тиде. Ике атна отпуск бик тиз үтеп китте, һәм без, билетлар алып, Казаннан Сургутка очтык. Килеп җиткәч, самолетның шассилары ачылмады, дүртенче омтылышта гына төшә алдык. Шассилары чыксын дип, самолет кисәк аска төшә, кисәк күтәрелә, колакларны, башны шулкадәр кыса, баш шартлап ярылып китәр кебек тоела. Ул вакытта үкереп елауларың...

    Сиңа ике ай чакта колагың янына бик зур шеш чыкты. Табиблар кисәргә дигәч, мин, сиңа берәр нәрсә булыр дип куркып, кискен каршы төштем, үгетли торгач, барыбер күндерделәр. Себердә кислород урта полосага караганда 25 процентка кимрәк. Шуңа күрәдер инде син бик еш авырый идең. Дүрт айлык чагыңда әниең синең белән Сургут дәваханәсендә ятты, көне-төне саклады.

    Когалымда балалар бакчасы бик аз иде, танышлар аша мин сине берсенә урнаштырдым. Аннан әниеңнең эш урыныннан бакчага юллама бирделәр. Беренче көнне баргач, башта туктамыйча елагансың, ә аннан татарча сөйләшә башлагансың. Башка балалар бу турыда: «Башта елады, аннан “нимесчә” сөйләшергә тотынды», - дигәннәр.

    Аннары безгә нәкъ шәһәр үзәгендә дүрт бүлмәле, ике балконлы фатир бирделәр. Апаң белән синең аерым бүлмәләрегез булды. Син инде фатирга якын бакчага йөри башладың. Ун көнләп йөргәннән соң: «Мин ул садикка бүтән бармыйм», - дидең. Сәбәбен сорагач: «Мине анда өч малай кыйный», - дип җавап кайтардың. Шуннан мин үземә дә, сиңа да бокс перчаткалары сатып алып, сине бакчага бер атна йөртмичә, бокска өйрәттем. Кабат йөри башлагач, өч көннән мине бакчага чакыртып алдылар һәм: «Сез улыгызны нишләттегез – ул өч балага сугып, аларның иреннәрен, битләрен җәрәхәтләде», - диделәр. «Улыбызның бакчадан битләре, тәннәре күгәреп кайтуы турында әйткәч, сез бер чара да күрмәдегез бит, менә шуңа мин аны үз-үзен якларга өйрәттем», - дидем. Шуннан бакчага әйбәт кенә йөрдең. «Анда хәлләр ничек соң?» - дип сорагач, «Әйбәт, барысының да минем белән дуслашасы килә», - ди идең.

    Хәтерлисеңме, улым: безне бер абый кыйнады дип, ишегалдыннан Ландыш апаң белән елашып кердегез. Мин урамга чыктым һәм беседкада спорт киемнәре кигән таза гына ир утыруын күрдем. «Балаларга ник суктың, гафу үтен хәзер үк», - дидем. Ә ул: «Хәзер сиңа да эләгә», - дигәч, үзенә китереп тондырдым. Ачудан катырак җибәрдем бугай, ул күтәрелеп очып, беседканы узып, җиргә барып төште. Өйгә кергәч, минем аякларга сарылып: «Ул абый ник очып китте, син аны нишләттең?» - дип такмакладың. Ә үзең сезнең өчен үч алганга горур идең.


    Исеңдәме, улым: урманга ял итәргә баргач, син үзеңне машина капотына утыртып йөрүемне сорадың. Һәм мин йөрттем. Тәрәзәне төшереп, бер кулым белән сине, икенче кулым белән рульне тотып, әкрен генә бара идек, рупор аша кычкырып, мине асфальт юлда торучы ЮХИДИ хезмәткәрләре чакыртып алдылар. Синең ни өчен капотта утыруың белән кызыксындылар. Үзе шулай йөртүне сорады дигәч, ярар, үзе сорагач, бу юлы җәза бирмибез, безгә түлисе штраф урынына улыгызга конфет алып бирегез, диделәр. Ул чакта штраф әллә 50, әллә 100 сум иде шунда. Аңа шактый конфет тиде.

    Ә хәтерлисеңме, улым: мин дәваханәгә эләккәч, апаң белән күчтәнәчкә лимонад белән сагыз алып килгән идегез – үзегезнең иң яраткан әйберләрне...

    Исеңдә микән: бервакыт бик салкын булгач, сине бакчага илтмәдек. Фатирда берүзең калгач, әниең дә, мин дә өйгә гел шалтыратып тордык. Бер шалтыратабыз, ике, трубканы озак куймыйбыз, ә өйдә телефон җавап бирми. Мин, ни булды икән дип куркып, машина белән өйгә җилдердем. Ишек эчтән бикле, кыңгырауга җавап бирмисең. Өстәге күршегә кереп, балконга чыктык. Янгын вакытында чыгу өчен ясалган балкон тишеген томалап, күрше паркет җәйгән, ә мин шул балкон түшәмен җылыткан идем (балконда кыш көне дә 25-28 градус җылы була иде). Күршенең паркет идәнен һәм безнең җылытылган түшәмне сүтеп, янгын вакытында йөрү юлын ачсам, син идәндә уйнап утырасың. Миңа уенчык пистолетыңны төбәп: «Стой, руки вверх!» - дисең, ә балкон ишеге ябык. Шуңа күрә бернәрсә дә ишетмәгәнсең икән.

    Аннан хәтерлисеңме, улым: син 8 сыйныфны бетергәндә, чирегеңә алты-җиде «өчле»ң чыкты. Ә сез 11не тәмамлагач, мәктәптә тантаналы кичә булды, анда ата-аналар да чакырылган иде. «Дүрт»кә, «биш»кә укучы балаларны сәхнәдә ата-аналары белән бергә котлый башлагач, аларга кызыгып утыра идем, кинәт сине һәм әниең белән мине дә сәхнәгә чакырдылар. Синең аттестатыңа ике-өч кенә «дүрт»ле чыкканын, калганнары «биш»ле икәнен белгәч, һәм мәктәп директоры шундый ул үстергәнегез өчен рәхмәт дигәч, башлар әйләнеп китте. Соңыннан: «Өчле»ләреңне ничек төзәтеп бетерә алдың?» - дип сорадым, «Мин яхшы укырга кирәклеген үзем аңладым», - дидең.


    Шуннан без Казанга күчеп кайттык. Син Казан дәүләт университетына (хәзерге КФУ) укырга кердең. Апаң да Төмән университетыннан КДУга күчеп укый башлады. Вузны тәмамлагач, күпме тырышсаң да, шактый вакыт күңелеңә яраклы эш таба алмадың. Ул чакта сиңа фатир алырга тырышып йөри идек. Зур акчалы, җаныңа ятышлы эш таба алмаганга, төннәрен йокламыйча газаплана идең. Фатир алгач, сөенеп туймадың. Бөтен ремонтын үзең ясадың, обойларына кадәр ябыштырдың, эшне булсын дип, җиренә җиткереп эшли идең шул. Казанны аркылыга-буйга йөреп, менә дигән ишекләр эзләп таптың.

    Бервакыт Мәскәүдәге швед компаниясенә менеджер кирәклеген белгәч, алар белән элемтәгә кердең. Зур конкурслар үтеп, Мәскәүдә укып кайткач, шул компаниянең Казан филиалында эшли башладың. Хезмәтең төрле шәһәрләргә йөреп, Швеция техникасын сату, ремонтлау турында килешүләр төзүдән гыйбарәт иде. Сиңа эш өчен «Форд» машинасы бирделәр, эшең дә, машинаң да бик ошый, хезмәтеңне яратып башкара идең. «Мин елмайганда машинам да елмая», - дия идең. Гомумән, гел шат күңелле, бөтен кеше белән уртак телне тиз таба белүче, теләсә-нинди компаниянең үз кешесенә әверелүче көләч, киң күңелле егет идең син.


    Шулай әйбәт кенә эшли башладың. Самарага, аннан Түбән Новгородка барып кайттың. Кабат Самаpaга барасы дигәч, мин борчылмадым, чөнки синең аннан көнендә үк әйләнеп кайтканың бар иде. Син киткәч шалтыраттым. «Әти, мин рульдә, Мәскәү хезмәткәрен аэропортка озатам, кунакханәгә урнаштым, шунда кайтуга йокларга ятам, иртәгә очрашуларым бар», - дидең. Мин төнгә каршы юлга чыкмыйсың икән, дип сөендем. Иртән тагын кыскача гына сөйләшеп алдык. «Минем ике-өч очрашуым бар, килешүләр төзегәч, кайтырга чыгам», - дидең. Башта эшең күптер, аннан рульдә кайтасыңдыр дип, шалтыратырга кыймадым. Мин ул вакытта эшләр белән Кукмарага кайткан идем. Кичке бишенче яртылар тирәсендә телефон номерыңны җыйдым, ләкин рульдә көенчә борчымыйм дип, шалтыратуны шунда ук өздем. Аннан нишләргә белмичә бәргәләнә башладым. Әниең Казанда иде, аның номерын җыйдым. Ул синең белән көндез сөйләшүен, шуннан юлдадыр, борчымыйм дип, кабат шалтыратмавын әйтте. Ә синең ул вакытта Самарадан чыгып, башта – Уфа, аннан Мәскәү ягына китеп, адашып йөргән чагың булган. Бу 2011 елның 11 ноябре иде (кичке биштә караңгы була бит). Кичке җидедә әниең синең белән соңгы тапкыр сөйләшкән. «Мин рульдә әле, 300 чакрым кайтасы бар», - дигәнсең. Шуннан соң күпме генә шалтыратсак та, синең телефон җавап бирмәде. Кичке унынчы яртыда телефоныңнан таныш булмаган кеше тавышы ишетелде. Синең исем-фамилияңне әйтте, сез аның кеме буласыз, дип сорады. «Әтисе», - дигәч, «Ул һәлакәткә очрап үлде», - дип җавап бирде. Аяк астымнан җирне тартып алдылармени – идәнгә аудым: «Кайда булды бу хәл?» - дип сорый алдым: «Самараның Кошкидигән җирендә», - дигән җавап ишетелде...


    Улым, телефоныңны ни өчен ике сәгать алмавың соңыннан гына аңлашылды. Юл хәрәкәте иминлеге инспекторлары грейдер китертеп, юлны кырдырып, бармак эзләрен, дәлилләрне юкка чыгарып, һәлакәттәге машиналарның урыннарын үзгәртеп, ялган беркетмә төзегәннәр. Синең эшеңнән бирелгән ноутбугың, видеокамераң, кесәңдәге акчаларың юкка чыккан.

    Самара районының Кошки районы прокуратурасына шикаять яздык, судка гариза бирдек, ләкин, карга күзен карга чукымый дигәндәй, гел бертөрле җавап биреп тордылар... Синең үлемеңә сәбәпче булган кешеләр һаман эшли һәм яши бирә, улым. Мин хәзер аларның барысын да беләм, тиешле җәзаларын алмауларына йөрәгем әрни. Инде югары инстанцияләргә язуның да файдасы юк, нәтиҗәсе булмас, диләр... Безнең хәсрәтне аңлатырлык сүзләр дөньяның бер генә телендә дә юк, улым. Син һәрвакыт күз алдымда, көлүләрең, сөйләшүләрең, безгә эшләгән яхшылыкларың гел хәтердә. Иртән сине уйлап уянам, кичен сине уйлап ятам. Кичер, улым, күпме тырышсам да, сине саклый алмадым. Авыр минутларыңда яныңда була алмадым. Сине югалтканга сигез елдан артык вакыт үтте. Вакыт узган саен кайгы басыла, хәсрәт ачысы кими, диләр. Юк, кимеми икән. Иртән йокыдан торганда «улым юк бит» дип уянам, берәр тәмле ризык ашый башласам, «улым ашый алмый бит» дип йөрәгем әрни. «Кайда синең таулар күчерердәй булып, дәртләнеп, гаярьләнеп эшләп йөргән чакларың, кая китте безнең бәхетле көннәр?» - дип өзгәләнәм. Бүлмәңдә бөтен нәрсә дә син исән чактагы кебек, алар да сине көтәләр сыман. Мин дә, инде кайтмаячагыңны белсәм дә, юллардан сине эзлим, йөрәгем көтә, кайтырсың кебек бит, балам. Сине югалткан көннән тормышыбыз икегә бүленде: «элек» һәм «хәзер»... Синсез көннәребез караңгы төнгә әйләнде, күңелебездә гел син, телебездә гел син. Исеңдәме: без икәү креветкалар ашарга ярата идек. Бу диңгез ризыгын бүтән ашаганым юк, улым – тамагымнан үтми. Исән булсаң, бу елның 24 мартында сиңа 38 яшь тулган булыр иде.
    Рәхмәт сиңа, балакаем, бик игелекле, ярдәмчел, йомшак күңелле, юмарт бала идең. Якыннарың, дусларың арасында сиңа хыянәт итүчеләр булса да, аларны гаепләмәдең, аңларга, акларга тырыштың. Безгә кылган яхшылыкларың үзеңә изге саваплар булып барсын, урының оҗмахта булсын, синең белән ахирәттә күрешү насыйп итсен иде.

    Балам, син һәрвакыт
                     күз алдымда,
    Китмисең һич уйлардан.
    Эзлим сине урамнардан,
    Эзлим сине юллардан...


    Сине өзелеп сагынып, әтиең Камил ЮНЫСОВ, Казан

    фото: ИА «Татар-информ»

     

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: