Хезмәт даны

Кукмара районы

Рус Тат
Әдәби хәзинә

Төзәлмәслек яра

Сөю, нәфрәт, җимерелгән хыяллар булса да, бу мәхәббәт һич кенә дә онытылмый. Төптән уйланылмыйча ясаган адымнар күп вакытта үкенечкә илтә. Менә шул бер үкенечле адым кара болыт сыман Гөлзирәнең киләчәген каплады да инде.

Зур булмаган авылның түбән очында гомер итүче Гөлзирә авылның уртасында яшәүче Илфар белән кечкенәдән үк дус булдылар. Илфар бик ягымлы, тәртипле, тырыш. Аны үз тирәсендәгеләр “Ленин башлы” малай диеп йөртәләр иде. Ни өчен шулай атаганнар дисезме? Күп белә, хәтере яхшы, математика белән физика, химияне “су кебек эчә”. Башкалар белмәгәннәрен аннан күчерде, ул Гөлзирәгә дә күп нәрсәләрне аңлата иде. Аннан соң, шаярып:

- Гөлзирә, сиңа аңлата-аңлата, үзем дә аңлап бетердем, - дия иде.

Бервакыт тарих дәресендә аның белән кызык хәл булды. Бишенче дәрес башлану белән Илфар башын партага куеп йоклап китте. Укытучы аңлата да аңлата. Соңыннан, аның йоклаганын күреп:

- Илфар, әйдә, такта янына чык. Мин ни сөйләдем – шуны кабатла, - диде. Ә Илфар йоклавын белә. Укытучы указка белән акрын гына аның кулына төртеп алды.

- Илфар, дим, әйдә, такта янына чык.

Илфар, сикереп торып, күзләрен уа-уа, такта янына чыгып басты.

- Абый, ни сөйлим? - ди.

- Мин сөйләгәнне кабатла, - дип елмайды укытучы.

Илфар алдагы дәрестә үтелгән материалны сөйли башлады. Әй, көлгән иде иптәшләре. Ул соңыннан ни өчен йоклаганын аңлатты. Үткән төндә сыерлары бозаулаган булган. “Чүбен” салып ашамасын өчен, әнисе аны төнгә сакчы итеп куйган. Шуңа күрә ул йокламыйча мәктәпкә килгән. Менә шундый хәл булган иде.

Гөлзирә белән Илфарның дуслашып йөрүләре мәхәббәткә әйләнде дә куйды.

...Көз ае. Егетләрне берәм-берәм армиягә ала башладылар. Илфарга да чират җитте. Армиягә озату кичендә егет:

- Гөлзирә, кайтуымны көтәрсең бит? - диде.

- Көтми ни, уемда 19-20 яшьтән кияүгә чыгу түгел. Алга таба укып белем алырга кирәк. Минемчә, укыган кешегә генә тормышта яшәү җиңелрәк биреләдер.

Гөлзирә Илфарның кайтуын түземсезлек белән көтте. Ләкин сөйгәне кайтмады шул. Аны армиядән җибәрәселәре килмичә, алга таба да хезмәт итеп калуын үтенгәннәр. Үзен яхшы ягы белән генә таныткан Илфар, командирының сүзен тыңлап, берничә елга калырга ризалашкан.

- Гөлзирәм, сине кайтып алачакмын, бары тик көт кенә, - дигән хәбәрләрне Илфар сөеклесенә җиткереп торды.
Кыз - әнисенә:

- Илфар мине кайтып алып китәм, ди. Ерак шәһәрне дә күрәсе көннәрем бар икән, - диде.

- Балакаем, мин сине беркайчан да туганнарың, дусларың булмаган җиргә җибәрмәячәкмен, бу уеңнан кире кайт, - дип, һәрчак әйтә килде әнисе. - Яратуы шуның тикле генә булгандыр, хезмәте тулгач, тизрәк авылга әти-әнисе һәм синең янга ашкыныр иде. Чегән тормышы шикелле бер җирдән икенче җиргә күченеп яшәвеңне теләмим. Шулай яшь гомерең үтә дә китә инде. Әнә артыңнан йөрүче егетләр бар бит, шуларның эшчән һәм акыллысын сайла да кияүгә чык.

Гөлзирә шулай итте дә куйды. Авылда механик булып эшләүче Кәрамны сайлады ул. Яңа ел каршылап, Кәрамнарда кунакта чагында егет Гөлзирәне өеннән чыгармады. Менә шулай үз авылы килене булып калды.

Яраттымы соң ул Кәрамны?..

...Күңел кылларын тибрәндереп, талларга кунган җырчы кошларны уятып, җиргә ямьле яз килде. Бу язда Илфар Гөлзирәне кайтып алырга тиеш иде бит... Егеткә сөйгәненең кияүгә чыгуын җиткерделәр.

- Яратуы шуның кадәр генә булгандыр, - дип уйлады Илфар, корган планнарының җимерелүенә уфтанып.

Җәйнең беренче аенда, Сабан туе алдыннан Илфар авылга кайтты. Улларын күрүгә, әти-әнисенең күзләреннән шатлыклы күз яшьләре тәгәрәде.

- Балакаем, кеше малайлары ике елдан армиядән кайтып җитә. Сине озакка калдырдылар шул, бер күрергә зар булдык, бик сагындык бит.

- Әнием, менә исән-сау кайттым бит инде. Ләкин бик озакка түгел, ялга гына. Хезмәтемне яратам, тагын китәчәкмен.

- Бүген авылда Сабантуй, әйләнеп кер, улым, иптәшләреңне дә күрерсең, - диде әнисе.

Реклама

- Әни, бу яшьлегем Сабан туе түгел шул инде. Чөнки әлеге бәйрәмдә сөйгәнем белән җитәкләшеп йөреп, күпләрне көнләштереп үтә идек. Соңладым шул, соңладым.

Мәйдан тирәсендә Илфарны бергә укыган иптәшләре чорнап алды. Алар, читкәрәк китеп, яр буена утырды. Хәрбинең күзе Сабантуй мәйданыннан үзенә төбәлгән күз карашы белән очрашты. Бу аның сөйгәне Гөлзирә бит! Кызның Илфарга төбәлеп караган күзләрендә моңсулык, сагыш чагыла иде...

Егет бу кайтуында авылда озаклап кунак булмады. Гөлзирә белән кара-каршы очрашмый гына китәргә уйлады. Кайсы якка гына караса да, кайсы тыкрыкка аяк басса да, сөйгәне белән йөргән мизгелләр күз алдына килеп басты. Яшьли сөйгән ярыңны тиз генә оныту мөмкин түгел икән...

“Әгәр дә хезмәт срогым тулып, шул вакытта авылга кайтсам, Гөлзирәм үземнеке булыр иде. Хәзер үкенүдән файда юк инде”, - дип уйланды ул. Гөлзирә белән очрашмый гына китеп барды.

Еллар уза торды. Гөлзирә яшьлеге белән ялгышканын аңлады, Кәрамны ярата алмады. Ялгыз калган чакларында:

Көт, кайтырмын, диеп,

Кулларыңны бирдең.

Ә нигә соң озак кайтмыйсың?

- дип җыр суза иде. Сагынды ул Илфарны, бер күрергә зар булып сагынды.

- Минем белән күрешми дә китеп барды бит. Үпкәләгән, күрәсең, - дип фикер йөртте.

Еллар үтү белән Илфар армия хезмәтеннән китте, өйләнеп, зур бер шәһәрдә яши башлады. Бер-бер артлы ике кызлары туды. Инде сагышлы мәхәббәт онытыла дигәндә, җәй башларында Илфарны мәктәпне тәмамлауга 20 еллык бәйрәмгә чакырдылар.

- Кайтачакмын, Гөлзирәм дә анда булачак бит. Исән чагында бер күрешеп сөйләшергә кирәк, бары тик сөйләшергә, - дигән карарга килде.

Гөлзирә дә, Илфар да бу очрашуны түземсезлек белән көтте. Һәм ул көн килде. Сагынылган, бергә укыган иптәшләр, укытучылар, сыйныфтагы парталарга тикле сагынылган. Элеккеге укучыларның хәзерге кыяфәтләрендә җитдилек һәм олыгаю сизелеп тора. Барысы да диярлек әти-әни булганнар. Ләкин Илфарның күрергә теләгән кешесе генә монда юк иде. Кинәт ишек ачылды да  затлы итеп киенгән Гөлзирә килеп керде. Бу вакытта күпләрнең күз карашы кайчандыр кавыша алмаган шушы парны күзәтте.

Илфар Гөлзирә янына килеп исәнләште. Аның каршында челтер-челтер тавышлы элеккеге кыз түгел, ә кырык яшьләр тирәсендәге җитди хатын-кыз басып тора иде. Кайчандыр нур чәчеп торган йөзләре кырысланган, үзе горур.

- Син бәхетлеме соң? - диде Илфар.

- Ирем бар, ләкин балабыз юк, - дип җавап кайтарды Гөлзирә.

- Ә минем хатыным да, балаларым да бар, - диде.

Җылы җәйге кичтә алар икәү генә тар сукмак буйлап атлады. Бу сукмак кая илтә соң? Ул яшьлекләрендә күп тапкыр үтелгән чияле тауга баручы юл иде. Шау чәчәккә күмелгән агачлар бу очрашуны гомере буе көткән ике гашыйк артыннан күзәтте.

- Синең белән очрашу миңа алга таба яшәр өчен көч өстәде, яшисе килү теләгемне арттырды, - диде Гөлзирә, яшь аралаш елмаеп. - Үзе егылган еламас, диләр. Әйе, кавыша алмавыбызга әнием дә, мин дә гаепле. Әнинең еракка җибәрәсе килмәде бит. Менә хәзер икебезнең йөрәктә дә – төзәлмәслек яра. Шулай, Илфар, яшьлегемдәге хатаны гомерем буена тартырга калды. Үкенәм, бик нык үкенәм.

Эх, авыр һәм үкенечле дә икән бит вакытлыча гына күрешеп аерылышу...

Илфар үзенә насыйп булган язмышны берничек тә үзгәртә алмый. Яшьлектәге өзелеп сөйгән ярын онытмаса да, ул һаман искә төшеп йөрәкләрне яндырса да, кирегә юллар ябылган.

“Яраткан кешеңне онытып булмый, аннан башка яшәргә өйрәнергә генә кала икән. Сагышлы йөрәгем күкрәк читлегеннән чыгардай булып тибә. Мин шушы минутта тагын бер кат иң кадерле кешемне югалткандай булдым. Юк, юк, югалтмадым, ул кайдадыр томаннар артында гына калды. Киләчәктә бәлки тагын очрашырбыз”, - дип моңсуланып китеп барды Илфар.
Сихри моңга тулган айлы төндә җаннарны көйдереп ала торган газаплы уйлары белән Гөлзирәгә берьялгызы басып калу, ай-һай, авыр иде...

Рафилә ФӘТТАХОВА, Кукмара

 

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев