Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • "Кызымны саклый алмадың бит" (язмыш)

    "Кызым, нигә сине янымнан җибәрдем икән? Үз янымда калган булсаң, бәлки, мондый аяныч хәлләргә тап булмас идек," - шушы сүзләрне кабатлап, күпме күз яшьләре аккандыр Гүзәлиянең.

    Сөн суларында коенып, бөдрә талларының матурлыгына сокланып, авыл урамының йомшак тузанында ялан тәпи йөгереп, сабый чакның кадерен белеп, рәхәтләнеп уйнап, ата-ана назыннан иркәләнеп үсә Гүзәлия.

    Гаиләдәге алты баланың иң өлкәне була ул. Күңелле, шау-шулы мәктәп еллары артта кала. Сигезенче сыйныфтан соң кая барырга? Бу сорау һәркемнең башыннан кичә. Гүзәлиянең дә укуын дәвам итәсе, зур шәһәрләр күрәсе килә. Лубян урман техникумына укырга керү насыйп була аңа. Яхшы билгеләренә генә укып, диплом алганнан соң, кызны Ульян каласына эшкә билгелиләр. Әнисенең кызын еракка җибәрәсе килми, билгеле. "Бер күрешергә зар булып ятарбыз бит, әллә китмисеңме?" - дип тә карый ул. Әмма кызның җавабы бер:

    -Әнием, мин һәр елны чираттагы ялымда кайтырмын.

    Ана риза була. Шулай итеп, Гүзәлия хыялында йөрткән зур шәһәргә чыгып китә. Эшкә урнаша. Шәһәр бик ошый. Чибәр дә инде үзе. Елмайса, болытлы көнне дә кояш чыккандай була. Көннәрдән-беркөнне аны эшеннән бер егет озата кайта. Очрашулар дәвам итә. "Кадерлем, мин сине беркемгә дә бирмим, бары тик минеке генә булырсың, яныңа бер егетне дә китермим", - дип әйтә торган була ул.

    Егет Гүзәлиягә өйләнергә теләвен белдерә. Кыз башта ни дияргә дә белми. Яратамы соң ул егетне? Моңа да төгәл генә җавап әйтә алмый. Зур шәһәрдә берьялгызы бит. Бәлки, куркып та калгандыр. Шулай да, бераздан ризалыгын бирә. Ир бик көнче булып чыга, чибәрлеге чиктән ашкан хатынының һәр адымыннан көнләшә, кул күтәрүдән дә чирканмый. Вакыт үткән саен кыйнаулар да ешая. Гүзәлиянең, шәһәрне ташлап, кабат туган ягына кайтасы килә.

    Җае чыгуга ук ул кайтып китә. Үзенә сүз бирә: кияүгә чыксам, балалары булса да ярый, тик кыйнамасын гына. Аның бу сүзләре фәрештәнең "Әмин" дигән вакытына туры килгәндер. Ике баласы белән тол калган ир белән тормышын бәйли ул. Уртак балалар - бер малай, бер кыз дөньяга килә. Гүзәлия ятим балаларны да үзенекеләрдәй якын күрә. Олы кызлары, Казанда укып, шунда тормыш кора. Янында калган Асия дә, мәктәпне тәмамлагач, шунда китеп, эшкә урнаша. Бер егет белән танышып, яратышып, өйләнешергә ниятлиләр.

    ...Бүген ял көне булса да, иртәрәк торырга тиеш ул. Туй күлмәге сайларга барачаклар бит. Тәрәзәдән төшкән иртәнге кояш нурлары Асиянең битләреннән иркәли. Кыз киерелде-сузылды, йомшак юрган эчендә бераз иркәләнеп ятты да, төшен исенә төшереп, куркып калды.

    Ике ак күгәрченне күрде ул төшендә. Тәрәзә төбендәге гөлләре сулып, шиңеп беткәннәр, имеш. Я Аллам, хәерлегә генә булсын. Сөйгәненең:

    Реклама

    -Асиям, тор, әйдә, туй күлмәге алырга барабыз, дигән сүзләренә сискәнеп куйды ул. Кызның өйдән чыгып китәргә аяклары тартмый, күңелеңдә ниндидер шом иде.

    Төшен яхшыга юрап, кибеткә киттеләр. Әзме-күпме баруга машина, шоферны тыңламыйча, баганага килеп бәрелде...

    Асияне аңсыз килеш машинадан алалар. Ә егет, хәле авыр булуга карамастан, аңында була. Асиям ташлап китмә мине, дип өзгәләнә ул. Асияне моргка, егетне дәваханәгә озаталар...

    Гүзәлия, дәваханәгә киявенең хәлен белергә баргач, бер генә җөмлә әйтә алды: "Кызымны саклый алмадың бит". Бу минутларда икесенә дә авыр иде. Асияне туарга да өлгермәгән баласы белән җир куенына салдылар бит. Ә егет терелеп аягына басты.

    "Кызым, нигә сине янымнан җибәрдем икән? Үз янымда калган булсаң, бәлки, мондый аяныч хәлләргә тап булмас идек," - шушы сүзләрне кабатлап, күпме күз яшьләре аккандыр Гүзәлиянең.

    Хәзер ул улы, килене, яраткан оныклары белән яшәп ята.

    Рафилә ФӘТТАХОВА

     

     

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: