Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Туганлык хакы - язмыш

    Авыр вакытта өенә дә кертмичә куып чыгарган сеңлесе Халисә күптән аның өй түрендә утыра, аларда яши. Абыйсы аны гафу итте.

    Рамил болыннан кайтып өйгә керергә дә өлгермәде – каршына атылып диярлек хатыны Гүзәлия йөгереп чыкты. “Сеңлең Халисә авырып китте”, - дигән шомлы хәбәр җиткерде. Эченең авыртуына түзә алмыйча, нишләргә дә белмәгәнлектән, утырып та, ятып та карый, әле җитмәсә укшытып коса да икән.

    Тиз арада килгән фельдшер Халисәнең авыртуын баса торган укол кадагач:
    - Хәзер дәваханәгә алып барырга кирәк, вакытны сузсак, соңга калуыбыз бар, - диде.

    Рамил киемнәрен алыштырып, машинасын караган арада фельдшер әзерләнеп килеп тә җитте. Халисәне утыртып, алар юлга кузгалды. Барасы җир ерак булмаса да, юл бик начар иде. Менә шундый юлдан машина йөртү зур осталык сорый да инде. Рамил чокыр-чакырларны әйләнеп узып, машинаны әкрен генә алып барырга тырышты. Шулай да Халисәнең авыртуы көчәйгәннән-көчәйде, нишләргә дә белмичә бәргәләнә башлады.

    Шул вакытта Рамилнең моннан күп еллар элек – 90нчы елларда булган вакыйга исенә төште. Шул хәлне хәтерендә яңартуга, аның йөрәге әле дә сулкылдап куя.

    ...Алар хатыны белән яшь белгечләр булып колхозга эшкә кайтканда хезмәт хакы вакытында бирелеп, хәтта өстәмә түләүләр дә була иде. Кинәт кенә дөньялар үзгәреп, хезмәт хакын әйберләтә генә бирә башладылар. Ипине дә кибеттән генә аласы, әле бит ипи ашап кына торып булмый, башка әйберләр дә кирәк. Өендә пенсионеры булган кешегә әйбәт, кирәк-яракка кибеткә үзе бара. 

    Рамилнең әти-әнисе һәм физик мөмкинлеге чикле сеңлесе пенсия алып яшәсә дә, аның гаиләсенә ярдәм итүче булмады. Салкын тидереп, ул башта район дәваханәсендә ятты. Үпкәсенә су җыелып, температурасы төшмичә, аннан берничә ай Казан дәваханәсендә ятарга туры килде. Рамил терелеп чыккач, ашарга ризык алырга бәлки азрак акча бирерләр, дигән өмет белән күрше авылда гына яшәүче әти-әнисе янына китте. Капканы ачып керүгә аны сеңлесе Халисә каршы алды.

    Реклама

    - Нәрсә, хатының акча сорарга җибәрдеме? Мин сиңа акча бирмим, - дип кырт кисте. Абыйсына сүз дә әйттермичә капкадан чыгарып ук җибәрде. Рамил яшьле күзләрен күрсәтмәс өчен башын аска иде. Урамнан барырга кешедән оялып, елый-елый, бакча артыннан гына өенә кайтып китте.

    Аның бу вакыйгадан соң да күңеле кырысланмады, әти-әнисенә һәрчак булышып яшәде. Рамил башка ярдәм сорап йөрмәде, үзе тырышып, хатыны белән күп итеп бәрәңге үстереп, мал асрадылар. Шуларны сатып эшләгән акчаларын калада белем алучы балаларына бирделәр. Ризык алырга акча булмаганлыктан, көне буе бәрәңге генә ашап торган чаклары да бар иде.

    Хатыны Гүзәлия мәктәпкә эшкә урнашып, акча ала башлагач кына, ниһаять, тормышлары уңай якка үзгәрде. Кибеттән кирәкле ризык та алынды. Югары белемле балалары да үз эшләрен булдырып, һәрчак әти-әниләренә булышып торалар. Рамил хатыны белән кадерле әти-әни генә түгел, оныкларына яраткан әби-бабай да инде.

    Авыр вакытта өенә дә кертмичә куып чыгарган сеңлесе Халисә күптән аның өй түрендә утыра, аларда яши. Абыйсы аны гафу итте. Моны олы йөрәкле, туганлык хисен аңлый торган кеше генә эшли ала. Әти-әнисен дә үз өенә алып кайтып, тәрбияләп соңгы юлга озатты.


    ...Рамил сеңлесен дәваханәгә вакытында китереп җиткерде. Аңа тиз арада операция ясадылар. Хәле яхшыргач, өйгә чыгардылар. Элеккечә үк абыйсы белән туган апасы тәрбиясендә, кадер-хөрмәттә гомер кичерә ул.

    Сиңа авырлык килгәндә һәрчак ярдәм кулы сузарга әзер торучы якын кешеләрең – туганнарың булу үзе зур бәхет бит. Туганлык хисен бернинди алтын-көмеш, байлык та алыштырмый, шуны һәркем вакытында аңласа иде.

    Мәгъмүрә МӘРДАНОВА, Кукмара

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: