Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • "Миңа бер дә әни шикелле түгел ул, мин аңа "әни" дип әйтә дә, әни урынына куя да алмыйм" (булган хәл)

    Әти-әнисенең сүзенә карап ялгышкан шул. Түз, кайтма, дисәләр, тормышлары җайланган булыр иде, бәлки. Сабыен бер тапкыр калдырып кайтып үзәге өзгәләнсә, инде үсеп җиткән кызы күзгә күренеп, кабат юк булды.

    Фаягөлнең бәхетле булырга хакы бар иде... Раббыбыз биреп күрсәткән дә инде аңа гүзәллекне. Төз балтырлары, тулы күкрәкләре кайсы ир-атны әсир итмәс.

    Ә авылда яшәүнең бик авыр чаклары: сугыш вакыты. Барлык кешене диярлек урман кисәргә йөртәләр. 15 яшьләрендәге Фаягөлне дә иптәш кызлары белән урман эшенә җибәрәләр. Әйтеп бетермәслек бу авырлык гомер буена барыр сыман тоела кызга. Әй, Раббым, мине шушы авыр хезмәттән коткарып, шәһәр егете белән кавыштыр, дип ялвара ул. Теләге тормышка аша бит: авылга кайткан туганнары аны калада яшәүче егет белән таныштыралар. Сугыш беткәч, Сабантуй бәйрәме Фаягөлнең язмышын үзгәртә дә куя: егет белән никахлашып, читкә, шахта якларына чыгып китә ул. Яңа, шәһәр тормышы башлана. Шахтерлар шәһәре булгангамы, кибетләрдә азык-төлеккә, киемгә кытлык булмый. Урман кисәсе дә юк. Тик Фаягөл биредәге тормышка ияләнә алмый, әти-әнисен, авылдашларын, авылны сагына. Аның авылыннан да матур җирләр юктыр кебек тоела. Бәлзәмдәй һавасы, бөрлегәнле, каен җиләкле урманы, артыш җиләкле таулары, су коенам дисәң - инеше, эчим дисәң - тәмле чишмәләре...

    Шәһәрдә яши башлауга ук ул балага уза. Сабыен беренче тапкыр кулына алгач, үзен дөньядагы иң бәхетле ана итеп сизә ул. Әгәр шушы минутта баланы тартып алсалар, аның белән бергә йөрәге дә йолкынып чыгар иде. Ире дә, нинди матур кыз алып кайткансың, дип рәхмәт әйтә хатынга. Тик, очраклы гына, димләп кавышкангамы, ярата алмый ул ирен. Ир дә моны аңлап, читкә йөри башлый. Кайнанасы да Фаягөлгә салкын карашта була. Гаилә таркалу дәрәҗәсенә җитә. Фаягөл, нәни кызын алып, авылга кайтып китәргә уйлый, бу хакта әти-әнисенә хат язып сала. Кайтсаң кайтырсың, тик үзең генә, баласыз - әтисенең җавабы шундый була. Баланы ире белән кайнанасы да бирергә теләмиләр.

    Фаягөлнең күңелендә нинди уйлар кайнагандыр, нәни кызчыгын калдырып авылына кайтып китә.Тик аны өзелеп сагына, ялгызы гына болыннарга, кырларга чыгып, сагышын басарга тырыша. Көн дә яшерен генә елый.

    Әти-әнисе тиздән вафат була, шулай итеп, Фаягөлнең алдагы гомере ялгызлыкта үтә. Тормышның авыр йөген үзенә генә тартырга туры килә.

    Реклама

    Вакыт үтә. Берзаман авылга, тудырган анасын эзләп, аны күрер өчен 18 яшьлек кызы кайта. Фаягөл өчен иң шатлыклы көннәрнең берсе була бу. Йөрәк парәсе өчен җанын ярып бирергә әзер була ул. Кызым, мин бу очрашуны 16 ел буе көттем, аерылышмыйк, бергә булыйк, дип ялвара. Кыз исә авылда танышып-дуслашып өлгергән кызларга әйтә:

    -Миңа бер дә әни шикелле түгел ул, мин аңа "әни" дип әйтә дә, әни урынына куя да алмыйм, - ди. Кайткалап йөри дә, юкка чыга. Ана күңеле тагын яралана. Әти-әнисенең сүзенә карап ялгышкан шул. Түз, кайтма, дисәләр, тормышлары җайланган булыр иде, бәлки. Сабыен бер тапкыр калдырып кайтып үзәге өзгәләнсә, инде үсеп җиткән кызы күзгә күренеп, кабат юк булды. Тагын югалтты аны. Барысына да үзе гаепле.

    Ялгызлык... Дөрес, күршеләре аның берүзен генә калдырмады. Авырып, үлем түшәгендә ятканда да хәлен белеп, ярдәм итеп тордылар. Бакыйлыкка күчкәч, искә алу ашларын үткәрделәр.

    Тик Фаягөл соңгы минутларында янында кызы булуын теләгәндер, әрнүле хисләрен үзе белән мәңгелеккә алып киткәндер, дип уйлыйм.

    Рафилә ФАТТАХОВА, Кукмара

     

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: