Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Әдәби хәзинә

Сытык йомырка (булган хәл)

Мин, ялт итеп, күлмәкнең җиңеннән чытырдатып кысып алдым да йомырка сытылып, агып та чыкты.

Абый белән без, чарасызлыктан, базарда йомырка сатарга мәҗбүрбез. Үзебез дә ашамыйча, бер ике-өч дистә җыелгач, җыенып базарга китәбез. Сәбәбе: әни авырый, каты салкын тидереп урын өстендә ята, аяктан егылды. Мин, 12 яшьлек кыз бала, 14 яшьлек абыем белән күпмедер акча эшләп, аларны әнигә дарулар алырга тотабыз. Булдыра алганча ашарга пешереп торам, абыем башка эшләрне үз җилкәсенә алды. Әтинең юклыгы бик каты сиздерә, шулай да тартып-сузып яшәргә тырышабыз.

...Шул гына җитмәгән иде, төне буе кар яуды. Без барасы сукмак әле тапталмаган, башка кеше эзләре күренми. Яуган кардан беренчеләрдән булып атлыйбыз. Олы юлга җитсәк, анда җиңелрәк, чөнки чана эзләре төшкән була. Ниһаять, чыктык, хәзер барып җитәрбез инде. Кукмарада безне көтеп торалар, шунда базарда сатучы апа бигрәк тә якын итте. Базарга килеп күренүгә, минекеләр килделәр, дип чүкерди башлый, тәмле телен бер дә жәлләми. Ә безгә тизрәк йомырка сатылган акчаны алып кайту ягын карыйсы гына кала. Ләкин нишләптер килгән саен 1-2 йомырка җитми, кимрәк чыга. Без, аптырап, бер-беребезгә карап алабыз да дөрес санамаганбыз микән әллә дип куябыз. Югыйсә, аны гына дөрес итеп санамаслык юләр түгел бит инде.

Бу юлы мин кичтән уйлап, тукта, моның бер хикмәте бардыр дип, күзәтергә алындым. Чөнки сыйныфтагы малайлар да фокус күрсәтеп шаярта иде.
Шулай итеп, сатучы апа йомыркаларны санап, үзенең сумкасына тутыра башлады. Мин күземне алмый карап торам. Безнең абый чит кешеләр алдында тартынып, ялыныбрак кала иде, бәлки мин аннан терерәк булганмындыр. Күрәм: апаем, такылдый-такылдый, бер йомырканы җиң эченә шудыртып җибәрде. Кигән күлмәгенең җиң очлары керешле, шуңа да йомырка төшми. Мин, ялт итеп, күлмәкнең җиңеннән чытырдатып кысып алдым да йомырка сытылып, агып та чыкты. Апаемның матур йөзләре чытылды, бу хәлне якын тирәдәге сатучылар да күреп торганнар икән. Алар аны ачуланып, оятка калдырдылар, сытылган йомырка өчен дә акчасын түләттерделәр. Без дарулар алып өйгә кайткач, бер-беребезне бүлдерә-бүлдерә, булган маҗараны сөйләп күрсәттек. Әнинең шулвакыт әйткән сүзләре, безне кат-кат кисәтүе һаман да истә: “Балалар, берүк теленә салынып сөйләшкән кешеләрдән ерак торыгыз, сак булыгыз. Начар кешеләрнең тәмле теленә ышана күрмәгез. Андыйлар бар да үз кирәген генә кайгырту өчен яши торган яман бәндәләр була”.


Дәлфирә ГАЛИМОВА,
Кукмара

фото: pixabay.com

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев