Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Әдәби хәзинә

Сынмадым, сыгылмадым

Дөнья матур, дөнья киң. Әйе, аның матурлыгын күрер өчен, күңел күзе белән карарга кирәк. Кайгым бар дип, таллардай бөгелергә, зарланырга, уфтанырга, чатнап сынарга ашыкма. Яшәргә килгәнсең икән, яшә! Кешечә, матур итеп, хәтта күпләр көнләшерлек итеп.

 

Бу сүзләрне Нәзирәгә төшенкелеккә бирелгән чагында бер акыл иясе әйткән иде. Аларга күпме мәгънә салынган икән!
Адәм баласы җиргә сыналыр өчен килә, диләр. Кемдер - михнәт, сабырлык, ә кайберәүләр бәхет, байлык, рәхәт тормыш белән сынала. Күп вакыт муллыкта яшәгәннәрнең дә тынычлыгы булмый. Әйе, байлар да елый.

Нәзирәгә дә тормышында бик күп сынаулар үтәргә туры килде. Ул сигез яшеннән әнисез калды. Мәрхүмкәй хәлем юк, дип йөрде, йөрде дә кинәт кенә гүр иясе булды да куйды. Шул чагында авыл апайлары: гемоглобины төшеп беткән, шуңа үлгән икән, дип сөйләште. Гемоглобинның ни икәнен Нәзирә үсә төшкәч кенә аңлады.

Көннәрдән беркөнне әтисе өйләренә бер апа белән кайтып керде. Аның янында кечкенә кызчыгы да бар иде.

- Кызым, улым, мин сезгә икенче әни алып кайттым, аны яратырсыз, дип уйлыйм, - диде.

Ничек инде, икенче әни дә була микәнни? Ул бит югары очта яши торган Сөмбелә апа. Әйе, усаллыклары белән даны чыккан нәселнең бер бала белән кияүдән аерылып кайткан кызы иде ул.

Балалар Сөмбеләгә әни дип әйтә алмады. Әни белән апаны аера алырлык иде шул алар. Сөмбелә апалары бик чиста хатын булды, һәм ул үги балалардан да шуны таләп итте. Кечкенә Нәзирәгә дә, чиләк белән мунчала тоттырып, идән юарга куша иде. Эшкә өйрәнеп үстеләр, анысына сүз дә юк. Ләкин әтиләре өйдә юк чакта абыйлы-сеңелле бу балалар һәрчак кыерсытылып яшәде.

Бервакыт Сөмбелә апасы Нәзирәгә печәнлектәге оялардан йомырка җыеп төшәргә кушты. Кыз йомырка тулы кечкенә чиләге белән баскычтан төшеп килә иде.

- Йомыркаларны базардан барып алдыңмы әллә? - дигән тавышка сискәнеп китеп, баскычтан егылып төште, ә йомыркалар төрле якка чәчелеп, ватылып бетте. И-и, тавыклар ватык йомырка чүпләп рәхәтләнде. Шул чагында үги әни:

- Әрәмтамак, ничаклы йомырканы әрәм иттең бит, - дип, Нәзирәнең чәч толымыннан йолкып алып, арт ягын ярыйсы гына тәпәләгән иде.

Эх, үз әнисе исән булса: “Балам, егылдың бит, бик каты авыртмадымы?” - дип жәлләр иде.

- Әрәмтамаклар, - дия-дия, йомыркадан бушаган чиләкне тибеп очырды Сөмбелә.

- Нишләп мин әрәмтамак булыйм, мин әти кызы бит. Әнә синең кызың - әрәмтамак, - дип кычкырганын сизми дә калды Нәзирә.

- Менә сиңа мә! Мин сезгә ашарга әзерлим, кием, урын-җирләрегезне юам, җитмәсә каршы эндәшеп торасың тагы, - дип ачуын чәчте Сөмбелә.

- Юма, пешермә, әтием эшләр барысын, - дип каршы төште Нәзирә.

- Үги бала асрасаң – авызың-борының кан булыр, диләр.

Аның һәр орышында әйтелә торган җөмлә иде бу.

- Синең дә кызың әтигә үги була, бергә - бер, - диде кыз.

Үз әниеңнең әйткән авыр сүзе йөрәккә кадалмый, ә үги ананыкы кадала икән. Менә шулай абыйлы-сеңелле бу гаиләдә артык кашык булып яши бирделәр. Ләкин әтиләре  ызгыш-талаш турында белмәде.

- Әтиегезгә әйтсәгез, тирегезне бер кат туныйм, - дип куркыта иде Сөмбелә.

Уйдан да җитез нәрсә бар икән? Нәзирә шулай тиз генә балачагына кайтып килде.

Ул, җиткән кыз булып үсеп җитеп, яраткан егетенә кияүгә чыкты. Бер-бер артлы балалары туды. Ире Данияр – җитәкче кеше, тормышлары җитеш, дөньялары түгәрәк иде. Фатир даулап та йөриселәре булмады. Иренең  мәрхүм әбисеннән калган ике бүлмәле фатирында гомер иттеләр.

Менә шулай мул тормышта, матур гына  яшәп ятканда әйбәт, акыллы дигән ире, гаиләсен ташлап, икенче бер хатынга китеп барды.

- Нигә шулай булды? Ник безне ташлады? Минем кай җиремне ошатмады? - дип, Нәзирә үз-үзенә шундый сораулар яудырды. - Язмышның мине тагын бер кат сынавымы бу? Кемгә, кая барып егылырга?

Башында бөтерелгән, чуалган уйлар аңа йокларга ирек бирмәде. Ул чарасызлыктан елады да елады.

“Бетеренмә, мондый җан өшеткеч хәлләр синең белән генә түгел, бик күпләр белән булгалый”, - дип, ул үз-үзен юатырга тырышты. Әйе, иптәшләренең дә кайберләре мәхәббәт корбаны булды. Тик күңел ярасын төзәтерлек дәваны кайдан табарга? Аның бу дөньяда өзелеп яраткан кешесе, терәге, өмете бары тик Данияр гына иде бит. Хәзер ул сагыш ярында ялгызы басып калды.

- Юк-юк, мин үземне канатлары шәлперәйгән кош хәлендә тотарга тиеш түгел. Балаларымны аякка бастыру өчен бар көчемне куярга кирәк, - диде ул.

Ел артыннан ел узды. Өйдән балалар бакчасына, аннан мәктәпкә, эшкә чапты. Ничек итсә итте, тормышын да алып барды, акчасын да җиткерде. Тик Данияр гына гаиләсе барлыгын онытты. Кемнәрдер аркылы Нәзирә аларның бу шәһәрдән күченеп киткәнлеген белде. Ярар, күзгә күренми яшәүләре хәерлерәк, дип уйлады.

Нәзирәне кияүгә сораучылар булды. Тик үзе үги әни белән үскәч, балаларына да шундый тормыш теләмәде.

Данияр бүген йоклаганда әллә нинди шомлы, куркыныч төш күреп, шабыр тиргә батып уянды. Әйтерсең, яшь хатыны тирән, төпсез упкынга  төшкән. Данияр  аны тартып чыгарырга теләп үрелә, ләкин аңа кул бирүче юк.

- Ай Аллам, узгынчы төш кенә булса ярар иде, - диде ул.

Хатыны, кечкенә улын алып, авылга әниләренә кайтып киткән иде. Бер-бер хәл булмаса ярар иде, дип уйлады.

Озак та үтмәде, Даниярның телефонына хатыныннан шалтырату килде, тик анда ир-ат тавышы иде.

- Телефонда сезнең номер турысына ирем дип язылган. Шуңа күрә беренче сезгә шалтыратырга булдык. Хатыныгыз авариягә очраган, ул вафат.

- Ә улым ничек, улым?

- Монда бала-чага юк, хатыныгыз үзе генә.

Данияр тизрәк  хатынының әнисенә шалтыратты. Иң беренче хәлләрен сорашты.

- Менә улың да йокыдан торып килә, - диде әбисе.

- Аллага шөкер, улым исән икән, - диде дә телефонын өзде. Фикерләремне туплагач, яңадан  сөйләшермен, дип уйлады.

- Нигә үзен генә юлга чыгардым? Тиз генә кайтып киләм, диде бит. Әле ярый улымны әбисендә калдырган, ике мәет күмәсе була иде, - дип өзгәләнде Данияр.

Машинага зур зыян килмәгән, саклагыч каешын эләктермәү сәбәпле, башы белән бик нык бәрелгән хатыны. Шулай итеп, Данияр япь-яшь хатынын җир куенына илтеп салды. Кырыгы үткәннән соң, улы белән беренче хатыны Нәзирә янына кайтып килергә булды.

- Ни дияр? Ничек каршы алыр? Бәлки мине гафу итеп, яңадан кавышып куярбыз.

Аның уе шундый иде.

- Әйе, мин Нәзирәгә хыянәт иттем, ул нык рәнҗегән күрәмсең, хәзер  шуның җәзасын татырга калды. Нишләтте соң мине язмыш? Тик бу язмышны үзем яздым бит, үзем! Менә оҗмах чишмәсенең суын эчәрмен дигән идем дә... Анда керер өчен күңелең пакь булырга, тормыш дигәнең игелек белән тулырга тиеш икән бит. Ә мин ничә кешене бәхетсез иттем.

Бүген Нәзирәнең улының туган көне. Аңа ун яшь тулды. Нәзирә балалары яраткан тәмле ризыкларны әзерләде.

- Әни, кыстыбый пешердеңме? - дип дәште яңа йокысыннан торып килүче улы.

- Пешердем, улым, пешердем. Син яраткан кыстыбыйсыз бәйрәм буламыни?!

Нәзирә аны төрлечә: бәрәңгегә эремчек, чыгартылган ит салып та әзерләде. Бәрәңге белән генә пешергән чагында ул аны очсызлы ризык дип атый иде.

Кичке ашка ит бәлеше ясап тыкты. Юасы - юылды, пешерәсе - пешерелде. Тик Нәзирәнең күңеле генә никтер тынычлана алмады. Иртәдән бирле шундый халәт иде.

Кич белән өстәл янында утырганда ишек шакыдылар. Ә анда кечкенә бала җитәкләгән Данияр басып тора иде.

- Нигә килдең? Безнең ишегебез синең өчен күптәннән ябык инде, - дип каршылады Нәзирә. - Яныңда кечкенә бала булганга  гына куып чыгармыйм, әйдәгез, керегез. Өстәл янына узыгыз, әгәр онытмаган булсаң, бүген улыңның туган көне бит.

- Онытмадым, юк, юк, онытмадым, аңа дигән бүләгем дә бар.

Ул, зур тартманы ачып, улына уенчык машина сузды.

- Туган көнең белән, улым, - диде.

- Нигә син безне ташлап киттең? Нигә әниебезне елаттың? Нигә бик озак кайтмый йөрдең? – дип, балалар сорау арты сорау яудырды.

- Мин сезне ташлап китмәдем, бары тик ерак шәһәрдә идем, тиз генә кайта алмадым, - дигән сүзләр белән чикләнде әти кеше.

Данияр Нәзирәгә тормышындагы яңалыклар турында сөйләде. Әйе, һәркем ялгышырга мөмкин, ләкин аны вакытында төзәтә белергә кирәк.

- Әгәр дә хатының белән бу фаҗига булмаса, ялгышыңны төзәтә алыр идеңме? Я, җавап бир, Данияр.

Ир сүзсез калды. Бу сорауга җавап юк иде.

- Менә бит сорауга җавабың юк.

- Нәзирә, миңа хәзер нишләргә кала соң? Янымда кечкенә бала. Бер киңәш бир.  Тик  өченче хатын табарга гына кушма. Әйдә, өч бала, син һәм мин бербөтен гаилә булып яши башлыйк.

- Барып төртелер җирең булмагач, безнең ишекне шакыдыңмыни?

- Нәзирәм, кичер мине!

Ул аларны куып чыгармады. Менә тагын гаиләгә үги бала керде. Аталары бер булса да, Нәзирәгә үги бит. Сабый бик кечкенә иде әле. Бала хуҗабикәнең аякларына килеп сарылды.

- Исемең ничек соң синең, кечкенә малай?

- Мин Даниел булам. Апа, сиңа “әнием” дип әйтим әле?

Нәзирә, үзе дә сизмәстән, бу баланы кочагына алды. Аның йөрәген нидер кисеп үткәндәй булды. Әгәр дә мин шундый хәлгә юлыксам, Аллам сакласын, дип сискәнеп куйды.

Нәзирә баланы ашатып, юындырып, әтисе белән йокларга яткырды.

Иртән алар, тулы бер гаилә булып, өстәл янына ашарга утырды. Өметсез шайтан гына, диләр. Нәзирә иртәме-соңмы ирен кайтыр дип өмет иткән иде, ләкин бу юл белән түгел.

Хыянәттән, ялгызлык ачысыннан күз яшьләре түккән хатын бүгенге көнен  кояш кебек елмаеп каршы алды.

Рафилә ФӘТТАХОВА,
Кукмара

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk