Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • "Сугышта хәбәрсез югалган улымны, иремне көттем, ә алар..." (булган хәл)

    Күңелемдә ниндидер бушлык барлыкка килде. Югалту белән сагыштан ачырак иде ул. Ничә еллар өмет утларында яндым бит. Ничә еллар көттем, эзләдем…

    Җәйнең матур бер көнендә колхоз эшеннән әбәткә кайтып киләбез. Алда булачак Сабантуй бәйрәмен кемнең ничек үткәрәчәге, туган-тумачаларын чакырырга кирәк булачагы турында сөйләшәбез. Авыл башына җитүгә, күңелемә ниндидер бер аңлаешсыз хис керде, йөрәгем дөп-дөп тибә башлады. Иптәшләремә берни әйтмичә атлавымны дәвам иттем. Күпме юл үткәнбездер, белмим, авылда елашкан тавышлар, йөгерешкән халык очрый башлады. Шул якка таба без дә йөгердек. Баганадагы радиодан бик тә куркыныч тавыш белән сугыш башланганы турында сөйлиләр иде. Өйгә ничек кайтканымны, табын әзерләп, гаиләмне ничек ашатканымны белмим, дисәм дә була. Күңелем, йөрәгем каткан кебек булды, бер бөртек күз яшемне дә чыгара алмадым, чөнки мин ике улымны һәм иремне сугышка алып китәселәренә шикләнмәдем. Йокларга яткач та, күзгә йокы кермәде, кайсының биштәренә нәрсә тутырасын, кемнең күлмәгенә сәдәп тагасын, кайсының оекбашын ямыйсымны күз алдымнан үткәрдем, тик алай да торып әйберләр җыймадым, яхшыга өметләндем, әле чакыру килмәде бит, дип, үземне юаттым.                                                                                                                     

    Иртә белән ишек кагып, Габдрахман абзый өч повестка кертеп бирде. Гаепле сыман башын иеп, безгә күзләрен дә күтәрмичә: “Нишлисең бит инде, нишлисең, Мәрфуга”, - дип чыгып китте.

    Өйдә тынлык, хәтта песи дә сизгән сыман бер урында кузгалмыйча утыра. Ирем Харис, улларыбызны уятып, юлга чыгасын хәбәр итте. Мәүлитҗан белән Сәлимҗан, ни булганын аңлап, сикереп тордылар да, минем янга килеп, сабый бала сыман куеныма сыендылар. Гөлсинур белән Кәрим дә, сәндерәдән төшеп, берсе – абыйлары янына, икенчесе әтисе янына барып, елаша башладылар. Тамак төбемә утырган төер еларга да, сөйләшергә дә ирек бирмәде. Балаларымны бер-бер атлы кочаклап үптем дә, юлга әзерләргә кирәк бит, дип, бар булган киемнәрен, ризыкны биштәрләргә тутырдым. Әзерләнергә бирелгән 2 сәгать вакыт бер минуттай үтеп китте. Балалар елый, Харис, ни әйтергә белмичә, ишекле-түрле йөреп тора. Әнием белән каенанам да йөгерешеп килделәр. Ах-вах килеп, алар да еларга тотынды. Кызым, ела, күңелең катмасын, диләр миңа. Юк, булмый, күз яшьләремне сыгып та чыгара алмыйм. Югалып калган бала сыман ни эшләгәнемне дә белмәдем кебек ул чакта.                                               

    Колхоз кәнсәләре янына халык җыелган, гармун тавышы яңгырый, хатын-кызлар елаша, әни-әтиләр юл догаларын укый. Районнан килгән кеше, исемлек чыгарып, булачак солдатларның исем-фамилияләрен укып чыкты. Япь-яшь егетләр, олы ирләр бер рәткә чыгып бастылар. Авыл мулласы авылдан тәкъбир әйтеп чыгарга тәкъдим итте, моңа беркем каршы килмәде. Шулай итеп, ир-атлар китеп барды. Ике баланы җитәкләп, буш өйгә кергәнемне беләм. Тамак төбендәге төер буып алган сыман булды. Җыелып торган күз яшьләрем җир астыннан бәреп чыккан чишмә сыман мөлдерәп агып төште. Аякларым мамыкланды…                   

    Күземне ачып җибәргәндә минем янда әни, балалар, каенанам, күрше-күлән җыелган, мин үзем сәкедә ята идем. И, Аллага шөкер, дип, хәлемне сораша башладылар. Балалар елый иде. Мин, никадәр тырышсам да, аларга  җавап кайтара алмадым, телем агач сыман каткан иде. Кулларым да, аякларым да селкенмәскә әйләнгән. Шулай күпме ятканымны белмим. Вакыты-вакыты белән уяна идем, бер уянганда янымда фельдшер Өммегөлсем утырганын күрдем. “Кузгалтмагыз, йокы - аның өчен дәва. Вакытында еламаган, шуңа күрә нервларына бәргән”, - дигәнен ишеттем. Берсендә каенанам Харисның хатын укыды. Харис белән Сәлимҗан – бергә, ә Мәүлитҗанны укырга җибәргәннәр икән. Шул көнне эчәсем килде, кулыма беренче тапкыр чынаяк тотып, су эчтем. Маңгаема бәреп чыккан тирләрне Гөлсинур елый-елый сөртеп алды. Шуннан соң әкренләп савыга башладым. Күземне тәрәзәгә баксам, бөтен дөнья ап-ак иде.

    Бәрәңгеләрне дә миннән башка казып алганнар, печән дә әзерләгән балаларым. Әнкәй белән каенанам сыерны да саклап калганнар. Язга кадәр шактый ныгыдым, йорт эшләрен дә үзем башкара идем. Улларымнан, Харистан хатлар килеп торды. Кыш бик тә суык булды, Гөлсинур белән Кәрим дә бик нык авырып алдылар, уттай кызышып, саташып яттылар. Ярый әле дәва өчен  сыер сөте бар иде. Ә менә бозавын саклап кала алмадык, төнлә туып, суык такта абзарда үлгән иде.

    Сугыш беткәнче, күп авырлыклар кичерергә туры килде, авылга бер-бер артлы үлем хәбәрләре килә башлады. Көн дә иртән: “Я Аллам, бүген безгә ни күрәсе бар микән?” - дип тора идем. Чәчү вакытларында басуга тракторлар өчен чиләк-көянтә белән су ташыдык, болыннарда печән чаптык, иген урдык, урманга ботак чабарга йөрдек. Яңа гына 14 яше тулган Гөлсинур да минем белән рәттән эшкә барды. Арып-талып кайткач, йорт-җир эшләренә хәл дә булмый иде, барысы Кәримнең җилкәсенә калды. Ә беркөнне без кайтуыбызга үксеп елаган тавышны ишеттек. Абзардан килә иде ул. Башлардан нинди генә уйлар узмады шул берничә минут эчендә. Куркып, йөгерешеп абзарга кердек. Ә анда, аякларын сузып яткан җансыз сыерның муенына ятып, Кәрим елый иде. Шулай итеп, сыерсыз да калдык.                                                                                                                            

    Реклама

    1944 елның февраль аенда Харисның соңгы хатын алдым. Һаман да шул каһәр суккан немецларны куабыз, дип язган иде. Сәлимҗаннан әле җәй беткәнче хәбәрләр килеп торды, бер бик каты бәрелештән соң әтине күрмәдем, үле гәүдәсенә дә беркем тап булмаган, дип язды. Көзгә үзеннән дә хатлар килми башлады. Үлемнәре турындагы хәбәрләре дә килмәде. Мәүлитҗанның хатлары йөрәккә җылы кертә иде. Алар исәндер, әни, кайгырма, мин аларны табармын, дип юатырга тырышты. 1945 елның апрель аенда аның үлем хәбәрен алдым, аяк астымда җир тетрәнгән кебек булды. Балалар янымнан китмәделәр, авырып китүемнән курыкканнар бичаракайларым. Шул кайгы хәбәреннән соң башта – каенанам, аннары әнием бер-бер артлы дөнья куйдылар. Сугыш беткәнен зарыгып көтсәк тә, күңелемнән югалту-сагыш ачысы һич китмәде.

    Авылга исән калган солдатлар кайта торды, Харис белән Сәлимҗанны берсе дә күрмәгән булып чыкты. Кайтмаслары көн кебек ачык булса да, күңелем көтте, ышанды аларның исәнлегенә. Хәрби комиссариат бусагасын таптап, туйдырып бетердем. Кая гына запрос җибәрсәләр дә, “среди погибших не числится” дигән гел бер җавап килде.                                                                            

    Ул көннәрдән соң күп еллар үтте, мин дә тынычлангандай булдым. Кызым кияүгә чыкты. Кәрим дә, армиядән кайтып, үз гаиләсе белән яши иде инде. Мин, кадерле әби, оныклар арасында чуалып йөрдем.

    Бервакыт Гөлсинур белән кызы Гөлнур мине телевизор карарга чакырды. “Жди меня” дигән тапшыру бара иде. Экранга күз салуга, анда Сәлимҗанны күреп, башым әйләнеп китте. Ул корреспондент кызның микрофонына һәм, әйтерсең, минем күземә карап, үзе турында сөйли иде! Инде күп еллар буена күз яшьләрем кипкән булса да, бу юлы яшьләрем, күрмәслек дәрәҗәгә китереп, мөлдерәп ага башлады. Белмим, сөенү яки югалып-аптырап калу хисеме, бөтен гәүдәмә таралды.

    Оныгым Гөлнур, өйдә булган бөтен хатларны җыеп, үзенчә архив ясап, “Жди меня” тапшыруына җибәргән булган икән.

    Сугыш бетүгә дистә еллар үткәннән соң, улым Сәлимҗан 1 Май бәйрәмендә беренче тапкыр өйгә кайтты. Бергә сугыш юлларын  үткән Катерина белән гаилә корып, ике бала үстердек, дип сөйләде. Новосибирск өлкәсендә яшиләр икән.  “Тормыш иптәшем итеп марҗа кызын сайлаганымны авылда аңламаслар, дип уйладым”, - диде. Әтисе турында берни дә әйтмәде, минем дә сорарга кыюлыгым җитмәде. 9 май – Җиңү бәйрәме үткәч, ул юлга җыена башлады. Камыр ашлары пешереп йөргән арада мин нигәдер верандага чыктым. Ишек алдында Кәрим белән Сәлимҗанның сүз көрәштергәннәрен ишетеп, колак салдым. Сәлимҗанның: “Исән ул, исән! Оренбургта яши, башка гаилә белән”, - дигәнен ишеттем. Күз алларым караңгыланды, аяз көнне яшен суккан кебек булды шул чакта. Кәрим нидер әйтеп кычкыра башлады, мин исә барлык көчемне җыеп чыктым да баскычка утырдым. Ике улым да, барысын аңлап, “телсез” калдылар.

    Күңелемдә ниндидер бушлык барлыкка килде. Югалту белән сагыштан ачырак иде ул. Ничә еллар өмет утларында яндым бит. Ничә еллар көттем, эзләдем…

    Бу гыйбрәтле хәлне Венера ГАБДЕЛХАКОВА язып алды,
    Туембаш авылы

     

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: