Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • "Әскый абый, бөтен кешенең дә ике аягы була бит, ә синең бер аягың кайда соң?"

    Кычытуына түзәрлегем калмагач, гипсны алдылар. Ә анда... куш уч белән җыеп алырлык корт җыелган иде.

    Без, ун-унбиш яшьлек малайлар һәм кызлар, җәйге аяз кичләрне түземсезлек белән көтеп алабыз. Кич көтү кайтып, әниләр, апалар сыерларны сауганнан соң, өсләребезгә җилдән һәм кичке салкыннан саклардай киемнәребезне киябез дә сыерларны яңадан болынга куабыз – аларны сакларга барабыз. Безнең белән тагын берничә өлкән кеше дә сөтлебикәләрен болынга чыгара. Сыерлар салкынча, рәхәт һавада болын печәне ашап кинәнә. Ә без түгәрәкләнеп утырабыз да өлкәннәрне йотлыгып тыңлыйбыз. Алар яшь чакларында үзләре белән булган кызыклы хәлләр турында сөйли.


    - Әскый абый, бөтен кешенең дә ике аягы була бит, ә синең бер аягың кайда соң?

    Авыл малайларының күңелен күптән борчыган бу сорауны Әскый абыйга Җәмил бирде. Өлкәнрәк кешеләр Әсхәдулла дип тулы исеме белән дәшсәләр дә, авылның күпчелек кешесе аны Әскый абый дип йөртә иде. Ул агач аягын сыйпап куйды да:

    - И балалар, сугышта калдырдым шул. Мин – аяксыз, түбән оч Мирзегалим кулсыз көе исән кайттык. Ә күпме солдат, әти-абыйлар, энекәшләр сугыш кырларында ятып калды...

    Әскый абый шулай диде дә сүзен әйтә алмый тынып торды. Ул дулкынлана иде. Шушы минутларда зәһәр сугыш җилләре аның күңеленә тагын бер тапкыр кагылып үткәндер.

    - Ә аяк... минем аягымның тарихы менә болай булды. Тыңлыйсызмы, сөйлим?

    - Тыңлыйбыз, тыңлыйбыз, Әскый абый, әйдә, сөйлә, - диештек без, тыныч кына ашап йөргән сыерларга күз төшереп алгач.

    “1943 елның август башлары иде, - дип сөйли башлады Бөек Ватан сугышының авырлыкларын үз җилкәсендә күтәргән, туган илебезне илбасарлардан үз күкрәге белән яклаган авылдашыбыз. - Днепр елгасы буендагы Дубровка дип аталган авылдан ерак булмаган җирдә безгә окоп казырга боерык булды. Ике көн буе казыдык, бик арыдык. Фронт якынлашасын белә идек. Шушы окопны дошман үтеп китә алмаслык итеп, я булмаса дошманны озакка тоткарлап торырлык итеп казырга кирәк иде. Без үзебезгә нинди зур җаваплылык йөкләнгән икәнен бик яхшы аңладык. Ничек тә булса дошманга каршы торырга, аны алга таба җибәрмәскә кирәк иде. Дошман үзен озак көттермәде. Көн кичкә авышып барганда кинәт еракта көчле гөрселдәү, ярсулы улау авазлары ишетелде. Тавышлар якынайганнан-якыная, авазлар көчәйгәннән-көчәя бара. Танклар килә. Юлда очраган бар нәрсәне ишеп, изеп-сытып, тузан күтәреп, чылбырларыннан балчык аттырып, танклар безгә таба якынлаша иде. Берәү, икәү... җиде... унике... унбиш... Ә безнең аларга каршы торырлык гранаталарыбыз һәм берничә пулеметыбыз гына бар.

    Сугышның беренче көннәреннән үк бергә хезмәт иткән дустым - рус егете Саша окоптан башын күтәреп карады да танк якынлаша башлауга, гранатасын тотып, танкка каршы шуышты. Граната шартлауга, танкның чылбыры өзелеп туктап калды. Дустым да хәрәкәтсез ята иде. Ул арада икенче бер танкның якынлашканын күреп алдым. Мин пулеметтан атам, ә танклар килә дә килә, туктарга уйламыйлар да. Алар зур, киң чылбырлары белән тузаннар туздырып, безнең ике көн буе казыган окопны күз ачып йомганчы сытып, изеп якынлашканнан-якынлаша. Мин үземнең танк астында калганымны аңлыйм. Шуннан соң берни дә хәтерләмим. Битемә ниндидер юеш әйбер кагылудан аңыма килә башладым. Нәрсә бу? Өнме соң бу, төшме? Көнме, әллә төн микән соң? Ууу, ник минем бөтен җирем авырта? Бу нинди караңгылык? Мин кайда?

    Янәшәмдә генә эт шыңшыганын аңлап алдым. Бик авырлык белән генә канлы балчыкны күзләремнән, яңакларымнан кубарып төшердем. Бер күзем күрми, үтереп сызлый. Аякларым түзә алмаслык итеп авырта иде. Ә янымдагы маэмай, селкенгәнемне күреп, койрыгын болгый-болгый, дәртләнеп яңадан битемне ялый башлады. Санитар эт икән. Аны кечкенә генә арбага җиккәннәр. Шул арбага бик авырлык белән генә шуышып мендем. Эт мине санитарлар янына алып килде. Кызлар аякларымнан күн итекләрне салдыра башлады. Бер итегем салынды, ә менә бу аягымнан (ул агач аягын сыйпап куйды) күн итегемне кисеп-ярып алырга туры килде. Минем тез капкачым ватылып, чәрдәкләнеп беткән, аягым тагып куйган чүпрәк кебек эленеп тора иде. Госпитальдә озак ятарга туры килде миңа. Сул аягымны гипслап куйдылар. Аяктан гипсны бик озак салдырмадылар, ул нык кычыта башлады. Төзәлергә кычыта инде ул, дип, мине тынычландырырга тырыштылар. Төн йокыларым качты, әйтерсең, минем аягымны эчке яктан гипс астыннан кимерәләр. Кычытуына түзәрлегем калмагач, гипсны алдылар. Ә анда... куш уч белән җыеп алырлык корт җыелган иде. Менә ник кычыткан икән ул. Шул кортлар көне-төне минем аяк итен кимереп яткан”.

    - Ә, мин беләм, - дип сүзгә кушылды Җәмил. - Ит корты ул. Безнең иткә чебен утыргач, ит кортлаган, мыжлап торалар, малай, итне ташладык, ашарлык түгел иде.

    Реклама

    Әскый абый хикәясен дәвам итте.

    - Аякны яңадан гипслап карадылар, ләкин ул төзәлмәде, кисәргә туры килде.

    Һәр вакыйганың ни белән тәмамланганын беләсе килә бит. Уздырыштан Әскый абыйга сораулар яудырабыз:

    - Әскый абый, ә немецлар Дубровка авылын тупка тотып, җимереп киттеләрме?

    - Саша терелмәдеме?

    - Теге санитар эт сугыштан исән кайттымы икән?

    - Эх, минем дә шундый этем булсын иде!

    Ә Әскый абый зур горурлык белән сөйләвен дәвам итте:

    - Юк, үтә алмаганнар алар. Безнең танклар килеп җитеп, аларны тар-мар иткән, немецлар җиңелгән, аларның исән калганнарын пленга алганнар. Ә дустымның туганнарын сугыштан соң эзләп таптым да аларга Сашаның ничек һәлак булуы турында сөйләдем. Озак кына хат языштык әле. Туганнары Сашаның кайда күмелгәнлеген ачыклаганнар, туган җир туфрагын алып барып, аның каберенә салганнар.

    Әскый абый бу бәрелештә аягын югалткан булса да, без җиңел сулап куйдык. Чөнки Бөек Ватан сугышында туган илебезгә җиңү яулап алуга авылдашыбыз да үзеннән зур өлеш керткән бит. Без аның белән горурланабыз.

    Суфия МОСТАФИНА,
    Янсыбы

     

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: