Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Әдәби хәзинә

Сипкеллем минем, сөйкемлем минем (хикәя)

-Әнием, кара, мин матурмы? Чыгарылыш кичәсенә дип алган күлмәген киеп, көзге янында бөтерелгән кызына Сылу сокланып карап торды. Матур, бик матур иде аның кызы. Сөрмәле зәңгәр күзләр, сызылып киткән кара кашлар, матур гына уймак борын, чия иреннәр, озын кара чәчләр, зифа буй-сын. Барысы да килешле, барысы да шундый гүзәл һәм...

...Сылу кечкенәдән үзенең төс-кыяфәтеннән кимсенеп үсте. Әйе, Аллаһы Тәгалә кайбер кешеләргә барын да берьюлы өеп бирә: зифа буй-сынын да, чибәрлеген дә, сәләтен дә. Сылу гына андый бәхеттән мәхрүм калган. Сипкелләр белән чуарланган түгәрәк йөз, җәлпәк борын, кысык күзләр, җирән чәчләр, кыска буй... Җитмәсә, исемен дә гадине генә сайламаганнар, "Сылу" дип кушканнар. Кай җире сылу булсын инде аның? Мәгънәсе билгесез исем кушсалар ни булгандыр. Сылуга сыйныфларында берәү дә исеме белән дәшми: "Әй сипкел, чуар тавык, җәлпәк борын, кәтүк..." тагы әллә нинди кушаматлар белән үчекләп җанына тияләр. Бары тик әтисе белән әнисе генә: "И минем чибәрем, и минем акыллым", - дип яраткан булалар. Ә әбисе: "Сипкеллем син минем, сөйкемлем син минем", - дияргә ярата иде.
 
Матур булмагач, югары сыйныфларда укыганда аның белән бер егет тә дуслашмады. Сыйныфташ кызларының егетләр белән чыркылдашканын күреп, йөрәкләре өзелә иде аның. Сылуның да башкалар кебек матур буласы, башкалар кебек шаярасы, уйныйсы килә иде. Мәктәптә узган кичәләргә дә йөрмәде ул, чөнки аның белән биергә теләүче егетләр юк иде.
 
Әле дә бүгенгедәй хәтерендә: бер елны әниләре бик кыстагач, Яңа ел кичәсенә барды.
 
Бу турыда тулырак язма белән "Хезмәт даны" газетасының 18 август саныннан укып белә аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk