Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Әдәби хәзинә

"Сездә яман шеш авыруы" (язмыш)

“Ни өчен миңа?” дигән сорауны үз-үзенә кат-кат бирде ул. Алда ни көтәсен, иртәгә ни буласын, язмышыңа ни язылганын берәү дә белми шул... Яман шеш авыруы елан кебек икән лә: астыртын гына чагып ала. Елына бер тапкыр маммологка күренергә кирәклеген ишетсә дә, Айзилә бу турыда уйлап та карамады.

Әллә каян гына болытлар килеп чыкты да, тәрәзәгә сылап, яңгыр яварга тотынды. Айзилә, эре тамчыларга карап, үз уйларына бирелде. Ә уйлары авыр, газаплы иде аның... Әйе, әле 27 яшь кенә булса да, күпне күрергә, күпне кичерергә өлгерде инде ул. Уйлар, уйлар...

...Айзиләгә 5 яшьләр булгандыр. Беркөнне әнисе белән каз бәбкәләрен су буена алып төшкәндә, иртәнге тынлыкны бозып, күке күкелдәргә тотынды. Әнисе кинәт туктап калды, ул, карынындагы бәбиен тотып, күке кычкырганны саный башлады. Ләкин күке бер-ике тапкыр гына кычкырды да тынып калды. Айзилә белән әнисе шактый басып торсалар да, күке башка күкелдәмәде. Шулчак әнисенең күзләреннән яшь бәреп чыкты, ул, зәңгәр күзле кызчыгын кочаклап, “күңелем сизә, хәерлегә генә булсын” дип, нәрсәдер сөйләнде. 

- Күке аз кычкырганга нигә елыйсың, әнием? Кара, мин еламыйм бит, - дип, әнисен юатырга теләде сабые.

Шушы хәлдән соң әнисе озак та тормады, бәбәй алып кайтырга дип, шифаханәгә китте. Шул китүдән әнисе дә, өзелеп көткән бәбәй дә күренмәде. Үскәч, Айзилә әбисе сөйләве буенча гына әнисенең үле бала тапканда гомере өзелгәнлеген, шушы хәлдән соң әтисенең тормыш сынавын күтәрә алмыйча, бер атна башын күтәрмичә эчүен, ә аннары Себер якларына китеп, бер марҗага йортка керүен белде. Ә Айзиләне әбисе балалар йортына тапшырмады. “Аллаһы Тәгалә тарафыннан бирелгән бүләгем бит син минем”, - дип, җил-яңгыр тидермичә, үзенә никадәр авыр булса да, сынмыйча, сыгылмыйча карап үстерде.

Нәни кызчык та әбисенең йөзенә кызыллык китермәде: тырышып белем алды, үрнәк укучы булды. Үзен укырга-язарга өйрәткән, йомшак күңелле укытучысын – Мәрьям апасын бик яратты. Үсә төшкәч: “Казан каласына китеп, укытучылыкка укысам, үзем яраткан кешегә кияүгә чыгып, торыр куышым булса, бер нәни кызчыгым да туса... миннән дә бәхетле кеше булмас, бүтән берни дә кирәк түгел”, - дип хыялланды. Тели белсәң – теләк, тели белмәсәң – имгәк, диләр бит... Дөрестер, күрәсең... Нигә шул чакта үзенә иң зур байлыкны – сәламәтлекне теләмәде икән? Яшь чакта бер дә авырырмын кебек тоелмый бит ул, шуңадыр инде, мөгаен.

Айзилә институтны тырышып-тырмашып тәмамлады, яраткан эшенә дә урнашты, өзелеп сөйгән кешесенә кияүгә дә чыкты, яшь парны сөендереп, нәни кызчыклары да туды. Ниһаять, бөтен хыялы тормышка ашты! Сөенәсе дә сөенәсе, күктәге сүнмәс йолдыздай балкыйсы да балкыйсы, яшисе дә яшисе иде бит...  

- Сездә яман шеш авыруы, - диде табиб. Моңарчы яман шеш турында ишетеп кенә белә иде. Ул зәхмәт беркайчан да аңа кагылмас шикелле тоелды. Һәм менә һич көтмәгәндә шундый диагноз... “Ни өчен миңа?” дигән сорауны үз-үзенә кат-кат бирде ул. Алда ни көтәсен, иртәгә ни буласын, язмышыңа ни язылганын берәү дә белми шул... Яман шеш авыруы елан кебек икән лә: астыртын гына чагып ала. Елына бер тапкыр маммологка күренергә кирәклеген ишетсә дә, Айзилә бу турыда уйлап та карамады.

Тормыш – куласа, бер әйләнә, бер баса, диләр бит. Ул әле ярларына сыеша алмыйча котырган диңгез шикелле, әле тын гына, матур гына агып ятучы елга кебек. Әйе, тормыш син дигәнчә генә бармый шул: сыный да сыный адәм баласын. Әбисе дә: “Тормыш юлы тигез түгел, сикәлтәле сукмак ул”, - дип әйтергә ярата.

Әле кайчан гына туган көнен уздырганда: 

- Мин бик бәхетле, бөтен теләгәнем тормышка ашты, - дип куанып сөйләп утырган иде. Шунда тормыш сынауларын күп күргән әбисе, сизенгәндәй:

- Мондый сүзләрне кеше янында кычкырып әйтмиләр, күз тияр, балам, - диде. Ул вакытта кайгыда да, шатлыкта да бергә булырга сүз куешкан ярына карап, әбисенең сүзләреннән көлеп кенә куйды. 

Ә менә тормышымда зур терәк дип уйлап йөргән сөйгәне, бу хәбәрне ишеткәч, берни әйтми, кинәт кенә юкка чыкты. Айзатны никадәр яратса да, үзе янында мәҗбүриләп тотарга уйлап та карамады. Башта Айзилә елады да елады. Аннары табибы Риязның: “Өметсезлеккә бирелмә, әле соң түгел, син тереләчәксең”, - дигән сүзләрен искә төшереп, кечкенә кызы өчен яшәргә тиешлеген уйлап, үз-үзен кулга алды. Уку елы бетүгә, баласы Зифа белән туган йортына ашкынып кайтты. Яраткан әбисенең һәр җыерчыгы саен нур сирпелгән йөзенә карагач, күңеленә ниндидер әйтеп бетерә алмаслык рәхәтлек иңде, әмма шул рәхәтлектә ниндидер моң да бар. Әйтеп, аңлатып бирүе мөмкин булмаган бер моң...

Айзилә әбисенә авыруын сиздермәскә, шат күңелле күренергә тырышты. Ире Айзатны да командировкага җибәрделәр, дип алдашты. Әбисе артык сорашып тормыйча, йөгерә-йөгерә самавырын куйды, чәен әзерләде. Өстәл артына утыргач, Айзилә шуңа игътибар итте: табыннан җылылык, нур бөркелә иде. Каян килә ул нур, җылылык? Кояшлы тәрәзәләрдәнме? Тәрәзә төбендәге гөлләрдәнме? Пар бөркеп утыручы самавырданмы? Әллә кояш кебек елмаеп торучы изге күңелле әбисеннәнме? Белмәссең... Әмма күңелдә әнә шул җылылыгы белән бергә моң да бар. Айзилә шушы моңны онытырга теләгәндәй сүз башлады:

- Һаман  йөгерәсең, дөнья куасың, кош-корт асрыйсың, ял ит инде, әбием. 

- И-и, әле аяклар йөргәндә тырышам, кызым...

Айзилә яхшы белә: кетәклекләр ялгыз калса, каз ояларының кирәге бетсә, таң атканда әтәч кычкырмаса, әбисенә нидер җитмәячәк.

Ашап-эчкәч, Айзилә, нәни кызын җитәкләп, балачак эзләрен табарга теләп, су буена юнәлде. Өч яшьлек Зифа авылдагы иркенлеккә, рәхәтлеккә сөенә-сөенә, нәрсәләрдер тәкелдәде. Шулчак яшь ана, газиз баласына карап, газаплы уйга чумды: “Минем язмышымны кабатламасаң иде, балакаем. Әти-әнисез бала –  бәхетсез бала инде ул. Ярый минем усаллардан яклаучы, җил-давылдан саклаучы әбием булды, ә синең...” Айзиләнең бите буйлап бер-бер артлы күз яшьләре тәгәрәде...

Оныгы су буена төшеп киткәч, Марзия әби дә уйларына чумып, балавыз сыгып алды. Айзиләнең сулып калган йөзенә, чандыр гәүдәсенә, моң сарган күзләренә карап, ул барысын да аңлады. Оныгы үзенең авыруын, тормыш хәлләрен сиздермәскә теләсә дә, әбисе инде күптән Айзилә белән бер мәктәптә эшләүче күрше кызы Айгөлдән барысын да тәфсилләп сорашып белгән иде. Һәр намазы саен аңа бәхет теләвен, төнлә торып, тәһәҗҗүд намазында газиз кызына сәламәтлек, тигезлек, баласын пар канатлы булып карап үстерүен сорап, елый-елый Аллаһы Тәгаләгә ялваруын да, һәр җомгада яшьтән аяксыз калган Мәрфуга карчыкка сәдака бирүен дә, бер атна ниятләп, нәфел уразасы тотуын да, авылда мәчет салганда, сузып-тартып үлемтеккә дип җыйган акчасын, кызым терелсен дип, мәчеткә бирүен дә, төннәр буе йоклый алмыйча, әллә нинди планнар корып ятуын да – берсен дә белми иде шул аның кадерле оныгы.

Йокларга яткач, Марзия әбигә дә, Айзиләгә дә йокы керми азаплады. Зифаның мес-мес килеп йоклавын бераз тыңлап яткач, Айзилә, үзе дә сизмәстән: 

- Ә үлем фәрештәсе ниндирәк икән ул, әбием? - дип сорап куйды. Бу сүздән икесе дә сискәнеп куйды. Ләкин бернишләр хәл юк: сорау авыздан чыгып очкан, телисеңме-теләмисеңме, ул җавап көтә.

Марзия әби ипләп кенә, йомшак тавыш белән сөйләп китте:

- И кызым, дөнья ул – имтихан һәм гамәл йорты, ә инде ахирәт – дөньяда яшәгәндә кылган яхшы яки начар гамәлләр өчен тиешлесен алу йорты. Әгәр җаны саф, иманлы бәндә икән, аның янына бик матур үлем фәрештәләре иңәр. Аларның йөзләре кояш кебек якты булыр. Кулларында – җәннәттә ясалган хуш исле кәфенлекләр. Иң соңыннан җанны ала торган үлем фәрештәсе килер. Җанын бирә торган кешенең баш очына утырыр һәм: “Әй чиста җан, Аллаһы Тәгаләнең ризалыгына ирешкән хәлдә шушы тәннән чык”, - дип эндәшер. Шуннан соң җан савыт читендәге тамчы кебек авырлыксыз, әкрен генә тәннән аерылыр. Яңа гына тәннән чыккан җанны үлем фәрештәсе җәннәттән килгән хуш исле кәфенлеккә төрер. 

- Әгәр дә кара күңелле, начар кеше булса? Мәсәлән, кеше үтерүче.

- Андый кеше янына кап-кара йөзле, куркыныч рәвешле фәрештәләр иңәр. Аларның кулларында җәһәннәмдә тегелгән җирәнгеч исле кәфенлек булыр. Җаны бик җәфаланып, авырлык белән тәннән чыгар. Җаны чыккач, үлем фәрештәсе аны җәһәннәмдә ясалган, сасы исле кәфенлеккә төрер. Шулай, кызым, кеше бу дөньяда тузан бөртеге кадәр изгелек кылса да – тиешле әҗер-савабын, тузан бөртеге кадәр явызлык эшләсә дә – җәзасын алыр.

Айзиләгә кинәт куркыныч булып китте. Ул бу дөньяда нинди изгелек эшләде соң? Үзен карап үстергән әбисенә дә бер яхшылык кылганы юк бит аның... Ә менә әбисе...

- Әбием, синең яныңа иң матур үлем фәрештәсе киләчәк, син бик изге күңелле бит.

- Әмин, шулай булсын, кызым. Сиңа да солтан кебек зиннәтле, матур фәрештә килер. Күңелең чиста синең. И-и, әллә нәрсәләр сөйләшеп ятмыйк, әле синең гомерең алда, әйдә, йоклыйк, соң инде.

Әбисе йокыга киткәч тә, Айзилә шактый йоклый алмыйча ятты. Күңелендә әйтеп-аңлату түгел, үзе дә тәгаен төшенә алмаган каршылыклы уйлар чуалышып беткән иде. Әбисенең соңгы араларда ябыгып, талчыгып калган йөзен, ап-ак чәчләрен, яргаланып беткән кулларын жәлләп, шул ук вакытта, үзен нигәдер гаепле сизеп, күзләреннән аккан яшьләрен туктата алмыйча уйланды: “Әбекәем, бәгырькәем, син гомерең буе минем өчен тырышып яшәдең, ә мин... мин көннән-көн кыскарган гомерем бөтенләй өзелгәнче, синең өчен нинди изгелек эшли алам соң?”

Таң алдыннан гына изрәп йокыга китте ул. Төшендә бик матур күлмәк кигән, шат күңелле әнисен күрде. Имеш, әнисе каядыр кунакка барырга йөри. Айзиләнең дә аның белән бик барасы килә, тик әнисе аңа күз кырые белән генә карады да ияртмичә чыгып китте. Ул аның артыннан йөгермәкче булды. Шулчак ишектән табибы Рияз Зифаны җитәкләп килеп керде дә Айзиләгә моңарчы бер дә күрмәгән хуш исле ап-ак чәчкәләр бүләк итте. Айзилә сөенеченнән нишләргә белмичә, чәчкәләрнең хуш исенә сокланып:

- Бу нинди чәчәкләр? - дип, табибтан сорады. Рияз елмаеп карап торды да:

- Бу – тормыш чәчәкләре, Айзилә. Сулдырмый сакла син аларны.

Айзилә урамнан ишетелгән машина тавышына кинәт уянып китте. Ачык тәрәзә аша тышка карады. Бөтен тирә-яктан яктылык, сафлык бөркелә. Ә күк йөзе шундый чиста, исең китәрлек сихри төскә кергән.

Бакчадагы шомырт яфраклары, әле генә күрешкәндәй, үзара серләшәләр. Зәңгәрсу рәшә өстендә аллы-гөлле күбәләкләр уйный. 

Иртәнге матурлыкка хәйран калып торганда, капка төпләренә туктаган машинадан берәү төште. Бу аның сөеклесе, кайгыда да, шатлыкта да бергә булырга вәгъдә бирешкән тормыш иптәше Айзат иде.

Мөнәвәрә ШӘФИГУЛЛИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk