Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Әдәби хәзинә

Серле тугыз саны - язмыш

«Кем үлгән? Бу куркыныч тавыш кайдан килә соң? Әллә урамда кычкырып йөриләрме?» - диде дә, тәрәзә челтәрен күтәреп, урам якка карады.

Ниндидер ят авазлар гөрелдәвеннән Гөлзәйнәп куркып уянып китте. Якында гына кемдер гөрелдәвек тавыш белән шомлы итеп кычкырды шикелле. «Кем тавышы булыр бу? Шулай тоелды гынамы соң? Әллә куркыныч төш күреп уяндыммы икән?» - дип, ул сәгатькә күз төшереп алды. Иртәнге намаз вакыты җитеп килә икән, шуңа уянгандыр. Гөлзәйнәп тәһарәтләнеп намазлыгына үрелде. Шул вакыт теге куркыныч тавыш тагын кабатланды. Бу юлы инде ниндидер калын ир-ат тавышы кемнеңдер үлгәнлеген хәбәр итте. Һәрхәлдә Гөлзәйнәпкә шулай тоелды. 

«Кем үлгән? Бу куркыныч тавыш кайдан килә соң? Әллә урамда кычкырып йөриләрме?» - диде дә, тәрәзә челтәрен күтәреп, урам якка карады. Ләкин урамда беркем дә күренмәде. Гөлзәйнәп күңеленә тынычлык таба алмыйча, бер тәрәзәдән икенче тәрәзәгә күчте, ишек алды ягына да күз төшереп алды.

- Әллә улым шулай иртә торганмы соң? - дип сөйләнеп, улы йоклаган бүлмәнең ишеген ачып карады. Юк, улы да, килене белән нәни оныгы да тыныч кына йоклап ята.

«Нинди тавыш булды соң бу? Әче таңнан кешеләрнең йокысын качырып, ямьсез тавыш белән кем кычкырып йөри икән? Көн бераз яктыргач та җиткерергә була бит мондый ямьсез хәбәрне», - дип уйлап, янәдән намазлыгына үрелде.

Шулчак теге тавыш кабат яңгырады. Бу юлы инде Гөлзәйнәп аны аермачык ишетте. Тавыш бик якыннан килә иде.

«Нургалинең бишенче кызы үлдеее...» - дигән сүзләр әллә кайдан гына ишетелде дә «үлде» дигән сүзне кабатлый-кабатлый ераклашканнан-ераклаша барды. Кем кычкырды? Ник аваз иясе үзе күренмәде? Тавыш бик якында гына ишетелде кебек. Гөлзәйнәп, тавыш иясен күрергә теләп, тәрәзә янына килгән генә иде, йөрәге «жу» итеп чеметеп алды. Нургалинең бишенче кызы ул үзе бит!

Сәвирәгә әнисе шалтыратты. «Күптән инде бергәләп җыелышканыбыз юк, Себердән гаиләсе белән ялга кайткан энең дә монда, кичә генә кунакка апаң кайтты, абыең да килде, сезне көтәм», - диде әнисе Гөлзәйнәп. 

Күрешү шатлыгыннан туганнар иркенләп сөйләшеп утырды. Нигезләренең буш булмавы, каралты-кураның төзеклеге күңелләргә рәхәтлек бирә иде. Төп йортта яшәүче энеләре йортны карап, төзәтәсен төзәтеп, буясын буяп, яңартасын яңартып торганга, аларның нигезләре төзек, матур. Бакчада инде кура җиләге пешкән, карлыган, алма өлгереп килә. Нәкъ балачактагы кебек.

Сәвирә савыт белән җиләк җыеп өйгә кергәндә, әниләре оныкларын үз янына тезеп утырткан да һәрберсенең алдына дәфтәр бите белән каләм-карандашлар куйган. Балалар, кызып бәхәсләшә-бәхәсләшә, нидер чишәләр, дәфтәр битенә нәрсәдер язып куялар, тагын нидер исәпли башлыйлар. Өстәл артында җанлы әңгәмә бара.

- И, безнең әни әле һаман укытучы икән. Остаз кеше гомер буе укытучы булып каладыр шул инде, - дип көлеп куйды салкын Себер якларыннан гаиләсе белән ялга кайткан Айназ.

Сәвирә, кызыксынып, балалар алдындагы дәфтәр битләренә күз төшерде. Әнисе оныкларының алдына һәр дәфтәр тышының ахыргы битендә басылган тапкырлау таблицасын тезеп чыккан иде.

- Тугызны тапкырлау таблицасын табыгыз әле. Тугызны икегә тапкырлагыз, ничә булды? Унсигез саны килеп чыкты. Хәзер шушы сандагы бер һәм сигез санын кушыгыз.

- Тугыз, - диеште балалар.

- Тугызны өчкә тапкырлап тапкан 27 санындагы икене һәм җидене бергә кушыгыз. Ничә булды?

- Күр әле! Тагын тугызлы саны чыкты!

- Хәзер шушы ук ысул белән тугызлыны тапкырлауның барлык җавапларын исәпләп чыгарыгыз, - диде дәү әниләре. 

Җаваплар барысы да тугызлы саны иде. Тугызны тапкырлау таблицасын багана буйлап төрлечә карадылар. Җаваптагы ике урынлы саннарның дистәләрен таблицадан карасаң, үсә баручы натураль саннар рәте килеп чыга, берәмлекләрен санап карадылар – натураль саннар кимү ягына китте.

- Тугыз саны бик серле сан икән!

- Дөнья түгәрәк, гел шул тугыз санына әйләнеп кайтабыз. 

- Тугыз саны башка саннарның әнисе кебек икән бит! - диеште балалар.

- Ә мин тугызлы саны турында тагын да кызыграк итеп сөйли алам, - дип сүзгә кушылды табибә булырга укучы Гүзәлә.

- Әйдә, сөйлә, Гүзәлә, тыңлыйк әле.

«Тугыз сүзе туу, кыз дигән сүзләрдән тора. Русча “девять”нең “дева” сүзе белән тамырлары бер үк төрле. Анатомия күзлегеннән караганда, тугызлы саны кешедәге бары бер әгъзаны – аналыкны хәтерләтә. Кешенең дөньяга туасы да тугыз ай алдан билгеле була.
Тугызлының серле асылына бәйле мисаллар тарихта бихисап. Әзербайҗан башкаласы Баку шәһәрендә безнең эрага кадәр үк төзелгән бик зур манара бар. Ул "Кыз манарасы” дип атала. Кем белә? Ни өчен икән?» - диде дә Гүзәлә сөйләвеннән туктап торды. Җавап бирүче булмагач, үзе дәвам итте. – «Бу манарага өстән карасаң, аның тугызлы санына охшаганын күрергә мөмкин».

- Саннарның ниндидер яшерен серләре турында күптән дөньяга мәгълүм инде. Ләкин алар һаман да сер булып кала әле. Минемчә, бу сердә кешелек тарихы һәм галәм табышмакларын ачардай ачкыч яшеренеп ята, - дип әңгәмәне тәмамлады әниләре.

Ул арада табын җәелде, балалар бакчага җиләк ашарга йөгереште.

Табын янында әниләре Гөлзәйнәп тагын сүз башлады:

- Бу дөньяга бер кеше дә мәңгелеккә килмәгән. Миңа да озак яшисе калмагандыр, - диде ул. - Сезгә васыятем шул: бүгенге кебек дус, тату яшәгез, туганнарыгызны кичерә белегез, мин аннан кайтып төзәтә алмам. Төп йортка эзегез суынмасын.

- Әни, син нәрсә инде?

- Яшәргә дә яшәргә әле сиңа! 

- Туксан яшеңне дә бәйрәм итәрбез әле! - дип, әниләренең күңелен төшермәскә тырышты балалары.

- Юк, алай ук булдыра алмам. Күп булса, тугыз ай гомерем калгандыр. Кешенең дөньяга киләчәге дә, дөньядан китәчәге дә тугыз ай алдан билгеле, - дип, шушы көннәрдә генә таң алдыннан ишетелгән авазлар турында сөйләде Гөлзәйнәп.

- Әни, Нургали бабайның өч кызы, ике улы булган бит. Гөлшаһидә, Гөлҗиһан апалар – инде гүр ияләре, ә син – өченче кызы.

- Юк, балалар, Нургали әтиемнең биш кызы булган, бер кызы мин туганчы үлгән, тагын бер кызы, ягъни сеңлем, мин кечкенә чакта якты дөнья белән хушлашты. Нургалинең бишенче кызы – мин, - дип сүзен тәмамлады әниләре.

Шушы очрашудан соң ул нәкъ тугыз ай яшәп бакыйлыкка күчте.

Суфия МОСТАФИНА, Янсыбы
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk