Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Сәер мәхәббәт (булган хәл)

    Менә шуннан китә инде... Егеткә кесә телефонын яки сумкасын тартып алу өчен генә дә кешегә пычак белән кадап, канга батырып китү берни тормый. Үзенең тотылмас булуы, тирә-як халкын дер калтыратып торуы, паника тудыруы белән эченнән масаеп йөри ул.

    Лаура белән мин очраклы рәвештә таныштым. Утыз яшьләрдәге уртача буйлы, юантык гәүдәле хатын ул. Искитәрлек чибәрлеге булмаса да, эчкерсез елмаюы, бәрхет сыман йомшак тавышы белән үзенә әсир итә. Аның белән аралашканда күңел тынычланып кала, борчу-мәшәкатьләр онытылып тора кебек. Гаиләсендә дә бик бәхетледер ул, ире шушындый хатынны эләктергәнгә куанып бетә алмыйдыр, дип уйлаган идем.

    Ялгышканмын. Лаураның иреннән аерылырга йөрүен белгәч, гаҗәпләнүемнең чиге булмады. Кеше тормышы - кара урман, дип юкка гына әйтмиләр шул. Иренә карата беркайчан да кайнар хисләр кичермәгән бу хатын, гаилә корыр вакыты җиткәнгә генә кияүгә чыккан. Ничә еллар бергә торып, балаларының булмавы да аларны бер-берсеннән читләштергән, күрәсең. Язмышларына буйсынып, бәлки, алга таба шулай яшәрләр иде дә... Лаураның башка иргә үлеп гашыйк булуы барысын хәл иткән. Бу хакта тәфсилләп сөйләү кирәктер, дип уйлыйм.

    Кечкенә генә бизнесы бар Лаураның. Берни җитештерми ул, алып-сату белән шөгыльләнә, еш кына арадашчы ролен үти. Шәһәрдән ярыйсы ук читтә урнашкан төрмә җитәкчелеге белән элемтәгә кереп, тоткыннар пешергән кондитер ризыкларын сәүдә оешмаларына таратуга алынган. Әйе, хөкем ителгәннәр әрәмтамак булып ятмыйлар: пешерәләр, тегәләр, агач эшләре белән дә шөгыльләнәләр икән. Менә шулар арасында озын, мәһабәт гәүдәле, мускуллары уйнап торган Тимур исемле егет Лаураның игътибарын җәлеп иткән. Алай гына түгел, башы тәмам әйләнеп, зиһене чуалган хатынның. Төрмәгә инде эш турында кайгыртып түгел, "егетләрнең солтаны"н күрү өчен йөри башлаган. Юкны сәбәп итеп тә килгәләгән, хәтта өч тәүлеклек очрашуга рөхсәт алуга ирешкән. Чын мәхәббәт акылга сыймаслык кыю адымнарга этәрергә сәләтле бит. Хатын-кыз назына сусаган егет исә Лаураны кире какмаган. Аның башкисәр икәнен белеп тә, сөлек кебек ябышуы гына гаҗәп хатынның. Башка берәү булса, янына килергә шүрләр иде. Дөрестән дә, бу тоткынның "батырлыклары" турында ишетсәң, тәннәр чемердәп куя.

    Уналты яшендә, үзе дә аңлап җиткермәстән, кеше үтергән Тимур. Башта бик куркып калган. Җинаять урыныннан качып китеп, авырыйм дигән сылтау белән атна-ун көн өеннән чыкмый яткан. Менә-менә милиция хезмәткәрләре килеп керер дә, кулларына богау салып алып китәрләр кебек тоелган аңа. Ишектә кыңгырау чылтыраган очракта бөтенләй калтырап төшкән. Әмма килүче булмаган. Үтерүчене эзләүләрен белеп торса да егет, эзенә төшә алмаулары аңа кыюлык биргән. Батырлык кылгандай хис иткән ул үзен. Кеше язмышларын хәл итә ала икән, ләбаса: теләсә - "теге дөнья"га озата, теләсә - исән калдыра. Менә шуннан китә инде... Егеткә кесә телефонын яки сумкасын тартып алу өчен генә дә кешегә пычак белән кадап, канга батырып китү берни тормый. Үзенең тотылмас булуы, тирә-як халкын дер калтыратып торуы, паника тудыруы белән эченнән масаеп йөри ул. Бу халәте аны кабаттан җинаятьләргә этәрә. Әйе, башкалардан "өстен"леген дәлилләп тору өчен яңадан-яңа корбаннар кирәк була.

    Реклама

    Кызгануны белми торган серияле җинаятьчене эзләргә хокук саклау органнарының барлык хезмәткәрләре күтәрелә. "Бауны никадәр сузсаң да, очы табыла" дигән халык әйтеменең бу юлы да хак булуы раслана: Тимурга, ниһаять, тикшерүче каршына килеп басарга, кылган гамәлләре өчен җавап тотарга туры килә. Бүре баласыныкы кебек астыртын, усал карашлы, кечкенә генә буйлы, ябык гәүдәле егетне күреп, тикшерүче чиксез гаҗәпләнүен яшерә алмый:

    -Шушымы инде үтерүче? - ди, күз бәбәкләрен киң ачып.

    Төрмәнең үз законнары. Анда эләккәч, Тимурдан инде куркып торучы булмый. Әрнү-газапларны бу юлы үз тәнендә татырга туры килә аңа. Рәхимсез кыйналулар, кимсетелүләр, типкәләүләр көтә егетне: тоткыннар да кеше җанын кыючыларны өнәми. Рухы сынган, тәмам өметсезлеккә бирелгән Тимур шундый дәрәҗәгә җитә ки, үзенә кул салырга уйлый. Менә шул вакытта икенче бер тоткын белән якынаеп китә ул. Алар икәүләшеп төрмәнең спортзалына йөри башлыйлар. Үзләрен кызганмыйча, хәлдән тайганчы шөгыльләнәләр. Тырышлыклары бушка китми: беләкләренә көч керә башлый, мускуллары бүртеп чыга. Бу ике тоткынның үзләренә ышанычлары арта, рәнҗетергә теләүчеләргә инде икәүләшеп каршы тора алалар. Мәгълүм булганча, көчлеләр белән һәркайда исәпләшәләр, алардан куркалар. Берничә елдан Тимур, буйга үсеп, гәүдәсе ике метрга диярлек җиткәч, тоткыннарның "главарь"ларына әверелә. Хәзер инде ул үзе башкаларны дерелдәтеп тота. Төрмә җитәкчеләре дә аның белән исәпләшә.

    Алда әйтеп үткәнемчә, Лаура әнә шушы егет өчен җан атып йөри, Тимур хакына хәтта ире белән арасын өзәргә әзер. Тик ялгыш адым ясамыймы икән ул? Үкенәме егет кылган явызлыклары өчен, тәүбә иттеме икән, элеккечә эчендә ерткыч яшәвен дәвам итмиме? Егет иреккә чыкканнан соң Лаура белән кавыша калсалар, хатын аның чираттагы корбанына әйләнмәсме? Аларның бүгенге мөнәсәбәтләре мәче белән тычкан уены гына түгелме? Сораулар, сораулар... Хәер, егетнең азат ителүгә кадәр берничә елы бар. Шушы вакыт эчендә Лаура әлеге сорауларга җавап табып өлгерер кебек. Баһадирдай гәүдәле Тимурны иректә яшь чибәркәйләр сырып алуы, Лаураның онытылып, читтә калуы да ихтимал.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: