Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Румия тыкрыгы

    Әтиемнең төсмере китеп, гафу үтенгән сыман атлаганы әле дә хәтеремдә. Ул бу бәланең кайдан килеп чыгуын аңлый иде. 

    (Исемнәр үзгәртелеп бирелә, тормыштан алып язылды)

    Аягына басарга да өлгермәгән  Румия сеңлебез, үпкә авыруына дучар булып, мәңгелеккә китеп барды. Әйтерсең лә, Бөек Алла аның тормыш елларын өч бертуганы – Расыйх, Рамис һәм Гөлчәчәккә бүлеп бирде. 

    Зиратка менгәндә авылның югары һәм түбән оч халкы ике урамны тоташтырган чат күпере аша йөри иде. Әтием, сеңлемнең чиста, ак ситсыга төргән гәүдәсен күкрәгенә кысып, күршеләребез Сабира һәм Гөлсар апаларның бакчалары арасындагы яңгыр, кар сулары аксын өчен ясалган канаудан тегермән бөясе аркылы мәңгелек йортка таба юнәлде. Ә мин аның уң ягыннан атлыйм. Әтиемнең төсмере китеп, гафу үтенгән сыман атлаганы әле дә хәтеремдә. Ул бу бәланең кайдан килеп чыгуын аңлый иде. 

    Әтием Нәбиулла 1921 елда дөньяга килә. Шул вакытта Кырымга тозга дип киткән атасы, Пенза шәһәренең вокзалында бөккән ашап, тиф авыруыннан вафат була, аны шунда күмеп калдыралар. Бу хәбәрне ишеткәч, хатыны баласын ташлап кияүгә чыга. 

    Ятим үскән егет Ватан сугышында катнаша, «Батырлык өчен» медале, Польшаның «Крест Заслуги» билгесенә лаек була. Сугышта сәламәтлеге какшаса да, исән-сау кайтып, әнием Кадрия белән гаилә кора. Әниемнең дә «Хезмәт батырлыгы өчен» медале бар иде. 
    Әти колхоз идарәсендә бухгалтер булып эшли. Ә анда хатын-кыз коллективы була, алар әтине сарып алалар. Ул да аптырамый, үзенең егетлеген күрсәтә. Дөресрәге, сугыштан соңгы елларда бу гадәти хәл иде. Башта әни түзеп, күзен йомып яши, чөнки бу вакытта өч балалары үсә. Ә менә сеңлем Румия тугач, әти тагын да күбрәк, беркемнән дә яшермичә, ачыктан-ачык хатын-кыз итәге белән мавыга башлый. Әйтерсең, ул, шулай итеп, ятимлектә югалткан игътибарны кире кайтармакчы була.  

    Реклама

    Әни, бу хәлләргә чыдый алмыйча, аларны эзәрлекли башлый. Төннәрнең берсендә әтине Мөнирә исемле хатын белән манарасыз мәчет эчендә тота. Алар өйгә кайтып җиткәч тә тынычлана алмыйлар. Кура җиләге бакчасы турысында, нәфрәтләре көчәеп, әти әниемне аңы киткәнче кыйный. Җирдә бик озак ятканнан соң, өстенә берничә чиләк су коеп хушына китерә. 

    Бу вакыйгадан соң әни мине әтием йортында калдыра һәм, калган балаларын алып, бик хурланып булса да, туган авылына, ата-анасы йортына китә. Берничә көннән әтием өч бала белән әниемне кире алып кайта. 

    Румиянең соңгы көннәре якынлаша башлый. Әти-әнинең һәркайсы үз күчәрен югарырак бәяли. Аралары тыштан тигез күренсә дә, бик киеренке була. Румия, яшь бала, икенче планга күчә. 

    Бер вакыйга әле дә миңа тынгылык бирми. Җәйге эссе көннәрне әнием сеңлемне балалар арбасына яткыра һәм, сарык абзары белән кышкы мал сарае арасында калдырып, каядыр китә иде. Абзар белән сарай тоташканлыктан, монда кояш төшми, әмма ике арада бик каты җил уйный. Яшь булсам да, аннан узып барганда, сеңлемә авыру тиячәген аңлый идем. Мин күргәнче, сеңлем анда ничә көннәр, күпме вакыт яткандыр, белмим. Әмма ахыры шулай бетәр, арбаны икенче урынга күчерергә кирәк дип башыма да килмәде.  
    Тик берничә көннән күчерергә туры килде, әмма инде Румия тыкрыгы буенча, тегермән бөясе юнәлешендә...

    Бу язманы газетада бастырып чыгарсагыз, күңелем җиңеләер, 60 еллык йөрәк ярасы бераз булса да төзәлер, дип ышанам.

    Исемем редакция өчен генә
     

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: