Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • "Үпкәләмә, яшь гомеремне инвалид ир белән уздырасым килми. Хуш, безне эзләмә!" (язмыш)

    Матур гына яшәп киттеләр алар. Бер-бер артлы тупырдап торган ике уллары туды. Бу елларда алардан да бәхетле кеше булдымы икән? Тормыш мәңге шулай дәвам итәр кебек иде. Ләкин...

    Син – минем 
                      сагышларым,
    Син – гомер 
                     агышларым,
    Син минем 
                     шатлык идең, 
    Югалту-табышларым... 

    Радиодан әкрен генә яңгыраган таныш көйне ишетеп, үлем белән тартышып яткан Хәсән күзләрен ачты. Тукта, бу бит таныш җыр! Зәринә җыры! Сәхнәдә шушы җырны ал күлмәген киеп башкарганнан соң, гашыйк булган иде бит ул аңа.

    Язмыш идеме бу, әллә олы сынаумы? Булган хәлләрнең асылына төшенү өчен уйлы еллар кирәк булган икән лә... Уйландыра... Их, шул чакларга кире кайтып булса... Беренче тормыш иптәше - беренче була икән ул. Онытылмый... Йөрәген утлы күмердәй гел көйрәтеп тора. И-их! Хәсән җан ачысы белән йөрәк турысын ышкып алды.

    Таза, чибәр булуы өстенә телгә дә оста, теләсә кемне авызына каратып тотарга сәләтле иде ул. Баянда өздереп уйнавы, йөрәкләргә үтеп керерлек итеп җырлавы гына да ни тора! Чибәр кыз Зәринә дә аның шаяру катыш матур сайравына, баянда уйнап җырлавына үлеп гашыйк булды бит. Озакламый ике яшь йөрәк кавышып та куйды. Хәсәннең әнисе яшь киленне беренче көннән үк ошатты.

    Матур гына яшәп киттеләр алар. Бер-бер артлы тупырдап торган ике уллары туды. Бу елларда алардан да бәхетле кеше булдымы икән? Тормыш мәңге шулай дәвам итәр кебек иде. Ләкин...

    Авылда эш булмау сәбәпле, Хәсән, күрше егетенә ияреп, Себер якларына эшкә китеп барды. Барып урнашкач, яраткан хатыны Зәринәне дә үз янына чакырды. Ләкин кечкенә улларына Себер һавасы килешмәгәнлектән, ярты елдан хатыны балалары белән туган якларына кайтып китте.

    Реклама

    Шулай итеп, алар Сак белән Сок шикелле аерым яши башлады. Аеры-чаеры яшәгән гаиләнең кайчан нык булганы бар? Ир белән хатын арасында ниндидер салкынлык барлыкка килде. Дөрес, Хәсән акчасын да, күчтәнәчләрен дә җибәреп торды. Елга бер кайтканда, балалары белән дә әвәрә килеп уйнады. Зәринә йөрәге белән сизде: бу элеккеге Хәсән түгел иде, аларны магниттай тартып торучы хис каядыр юкка чыккан, бер-берсенә бәйләүче җепләр дә өзелгән иде. Ә бер кайтуында Хәсән Себердә дә хатыны, бер кызы барлыгы турында  әйтте. 

    Әнисе бу хәбәрне ишеткәч, тузынып та күрсәтте: хәтта Хәсәнне өеннән үк куып чыгарды. Әнисенең шул чакта әйткән сүзләре әле дә колагында яңгырап тора: “Шуны онытма: беренче хатын ул - Аллаһтан, икенчесе -шайтаннан”. Улына гына түгел, килене Зәринәгә дә эләкте ул көнне: “Нәрсә җебеп торасың, “Ир бирмәк - җан бирмәк” дип әйткәннәрен ишеткәнең юкмы әллә синең? Бар, җибәрмә иреңне!”
    Кайнанасының сүзендә хаклык барлыгын аңласа да, Зәринә иренең артыннан ялынып йөрмәде. Үз янында мәҗбүриләп тотып кына элеккеге Хәсәнне кайтарып булмасын аңладымы, әллә горурлыгы көчле булдымы, балаларын алды да әниләре янына кайтып китте. Дөрес, кайнанасын да ташламады ул, һәрчак булышып яшәде. Ә кайнанасы гөрләп торган гаиләнең юкка чыгуы белән һич кенә дә килешә алмады. Йөрәге авыртып, хастаханәгә үк кереп ятты. Шуннан соң озак та тормады, мәрхүмә булды. Аны җирләү хәстәрләрен дә Зәринә башкарып чыкты.

    Газиз әнисе үлгәч, Хәсәннең күзен кайгы томаны каплады. Кадерлесен югалткан кешенең йөрәгенә башта кырык шырпы кадала, тора-бара шуның утыз тугызы төшеп бетә, ә берсе гомерлеккә сызларга кала, диләр бит. Менә шул бер шырпылы йөрәге бөтенләй икенче төрле сулкырдарга тотынды. Кайда һәм кайчан башланды соң язмыш чылбырындагы ялгыш? Кадерле әнисенең үлемендә үзен гаепләде. Әнисенең сүзләрендәге хаклыкны вакыт үткән саен ныграк аңлады ул. 

    Кайчандыр акылын җуяр дәрәҗәгә җиткергән Надяның еллар узган саен сәер гадәтләре ачыла башлады. Хатыны Зәринәдәге пөхтәлек, уңганлык, тыйнаклык кебек сыйфатларны сагынды Хәсән. Терсәк якын да бит, тешләп булмый шул. Ә авариягә очрап, аяклары йөрми башлагач, Надя кинәт кенә юкка чыкты. Ярый әле берничә сүз язып калдырган. “Хәсән! Үпкәләмә, яшь гомеремне инвалид ир белән уздырасым килми. Хуш, безне эзләмә!”

    Хәсәннең авариягә очравы, хатынының ташлап китүе турындагы шомлы хәбәр Зәринәгә дә килеп иреште. Авылдашы аңа Хәсәннең соңгы гозерен дә җиткерде. “Зәринәнең тагы бер кат җырын тыңлап, бу дөньяда бәхиллеген алсам, үлсәм дә үкенмәс идем”, - дигән.
    Бу хәбәрне ишетүгә, Зәринә, ике дә уйлап тормастан, юлга җыена башлады. “Хәсәнне авыр хәлдә калдырырга ярамый, ул бит балаларының әтисе! Бәхилләшергә ашыкмасын. Аллаһ боерса, мин аны терелтәм әле. Авылга кайтып, кабат нигезне яңартып, гөрләтеп яшәрбез”, - дип уйлады ул. Ә үзе гомер буе Хәсәнгә багышлап җырлап йөргән җырын моңлы тавыш белән авыз эченнән генә сузды:

    Син – минем сагышларым,

    Син – гомер агышларым....

    Мөнәвәрә ШӘФИГУЛЛИНА, 
    Зур Сәрдек

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: