Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • «Әнкәем, ничек яшәргә миңа?» (булган хәл)

    “ Каргама, балам, иреңне. Ходай аңа бирәсең биргән инде. Синең кайгың китәрлек, ә аныкы гомерлек. Балаң да бәләкәй шул әле. Аңлар үсә төшкәч. Түз инде, балам, түз инде. Гел болай гына булмас әле”

    Шәһәрнең бер хастаханәсендә шәфкать туташы булып эшләгән Зиләне, сине бер ир-егет бик күрергә тели, дип бер палатага чакырып алдылар. Үзе эшләгән бүлек булмаса да, Зилә авыруларыннан аз гына бушаган арада, әзрәк гаҗәпләнү хисе тоеп, хастаханәнең өченче катына менеп китте. Палатадагы ир-егетләр арасында койкасында баштанаяк одеялына төренеп яткан Данисны күргәч сикәнеп китсә дә, урындык алып, янына барып утырды.

    - Данис? Син ничек монда? - сорады ул, аптыравын яшермичә.

    - Менә тагын очраштык..., - аның соравын ишетмәгәндәй, карашын кызга төбәде Данис.

    Дөресен генә әйткәндә, ярты еллап күрмәгән Данисны тормышында тагын очратуына ышанмый иде инде Зилә. Елга якын кулга кул тотынып йөргән кыз белән егетнең арасына өченче берәү кергәч, Зилә тартып алды кулларын Данистан... Унтугыз яшьлек саф йөрәге кичерә алмады. Менә тагын күрештеләр... Тик нигәдер үзләре йөрергә яраткан гөлбакчалы паркта түгел, ә монда, дару исе килеп торган хастаханәдә... Очраклы гынамы соң бу күрешү?..

    - Син һаман да шундый матурсың! - сокланулы карашын кыздан яшермәде егет. Кызның йомшак кулларын үзенең зур учларына алды. Кыз, палатада яткан авырулардан кыенсынып, егетнең кулларын сыйпады да, яткан мендәрен төзәткәләп куйган булды.

    - Данис, әйтәсеңме сиңа ни булганын? Яки мин постка барып белимме? - түземлеген җуя башлаган Зилә чыгып китәргә җыенган иде, баскан урынында катып калды...

    - Менә синең Данисың хәзер нинди!, - дип, егет өстенә ябылган одеялын атып бәрде. Анда... бер аягы тубыктан өстәрәк, икенчесе астарак киселгән егет ята... Данис... Авыруларның төрлесен күргән Зилә тетрәнүеннән әйтер сүз тапмады... Елап җибәрмәс өчен йөзен куллары белә каплады да, палатадан чыгып йөгерде...

    Шул көннән башлап, Зилә Данис яныннан китмәде. Үз бүлегендәге авыруларын ташламаса да, алардан бушаган бар вакытын, кыска ял көннәрен егет янында үткәрде. Тәрбияләде, дарулады, ашатты-эчертте. Аякларының киселгән урыны төзәлеп килсә дә, тән җәрәхәтеннән бигрәк, җан ярасын җиңә алмады Данис. Ничек инде ул, егерме ике яшьлек таза, чибәр егет, гомерлек гарип хәленә төшсен әле! Кемгә кирәк ул хәзер?! Егермесе яңа тулган кыз төшенкелеккә бирелгән егетне юатырлык сүзләр таба алды. Үзенә ышандырырлык дәлилләр китерде. Янына Зилә кергән саен, Данис хәтирәләргә бирелде... Әнә куркуның ни икәнлеген белмәгән башкисәр егет кызны күрү өчен, тулай торакның ишегеннән кертмәгәч, бер балконнан икенче балконга үрелеп, өченче катка менә... Әнә ул, кызны җитәкләп, көзге парктагы юньләп катып та өлгермәгән боз өстенә шуарга алып керә... Аяк астында шатырдап боз ярыла-чатный башлагач чак чыгып йөгерделәр алар ярга... Әллә ничек Зиләгә Данис тормышында да ныгып бетмәгән боз өстендә бара кебек тоела...Менә бит әле дә эчеп-исереп поезд астында калган Данис үз гаебе белән югалткан аякларын... “Ашыгыч ярдәм” машинасы килгәч, Зилә эшләгән хастаханәгә илтүләрен сораган. Коткар мине, зинһар, саф күңелле, мәрхәмәтле Зилә?! Яшисем килә минем!.. Таш йөрәкле түгел шул яшь кызыкай. Егетнең хыянәтен дә күптән кичерде инде ул. Йөрәгенә тамыр җибәргән мәхәббәт гөлен йолкып ташлау мөмкин түгел икән шул тиз генә. Вакыты җиткәч хастаханәдән чыгып, протезга баскан егет үзенә тормышка чыгарга чакыргач кына уйга калды Зилә. Көчем җитәрме минем ике кешелек дөнья йөген тартырга? Бәхетле итә алырмынмы мин аны? Юкка өметләндермимме? Бер яктан егетне яратса, икенче яктан кызганды ул аны. Кем аңлар аны? Кем ярдәм итәр Зиләдән башка?! Данис та үзен кызгандыра белде. “Синнән башка яшәмәячәкмен! Үз үземә кул салам! Миңа мондый тормыш тормыш түгел”, - дип, Зиләнең авырткан җиренә баскач, кыз аңа чыгарга ризалыгын бирде.

    Танышырга алып кайткан кияү буласы Данисны Зиләнең әнисе Нәкыя әби дә, туганнары да җылы кабул итмәде. Алдында берни әйтмәсә дә, кызына бәхет кенә теләгән әнисе фатихасын бирмәде. “Балам, мин сугыш елларыннан алда туганмын.

    Аяксызны да, кулсызны да күп күрдем. Мине аның гарип булуы куркытмый. Эчендә кешелеге булса, аяксыз белән дә менә дигән яшәргә була. Күзләре каты котсыз ул кешенең. Менә шул куркыта мине”, - диде дә, үз күзләрен сөртеп куйды Нәкыя әби. Зилә, ярдәм өмет итеп, үзеннән олы, үзеннән акыллы апасы Фираяга борылды. “Сеңлем,- диде ул уйга калган Зиләгә , – Бәлки, әле мәхәббәт томалагандыр синең күзеңне. Тик бик зур авырлык аласың өстеңә йөкләп. Тормыш болай да авыр. Әзерсеңме? Кылган изгелегең өчен яхшы җавап бирерме булачак ирең? Бик уйлап атла бу адымыңны”, - диде акыллы туганы.

    Реклама

    Шулай, Зилә әнисенең фатихасын, туганнарының ризалыгын алмыйча, Даниска тормышка чыкты. Данис инвалидлар оешмасы аша үзе эшләрлек эш тапты. Башта тулай торакта яшәп, соңрак бер бүлмәле фатирлы булдылар. Көтеп алган уллары Данияр дөньяга килде. Тормышлары көйле генә барган чакларында яшь гайлә үзенчә бәхетле иде. Тупылдап уллары үсеп килә. Икесе дә эшләп йөриләр. Зилә үз бәхетен иренең канаты, терәге булуда күрде. Данис та аны кеше иткән хатынына рәхмәтле кебек иде. Әнә ул улы Даниярны ничек ярата! Эш хакын алып кайтканда ук, яртысын улына төрле уенчыклар алып, кибеттә калдыра. Зилә моңа елмая гына. Җитәр Зилә алып кайтканы да акчаның. Әтисенең улына карап бәхетле елмаюыннан газизрәк нәрсә бар тагын дөняьда? Ире еш төшенкелеккә бирелсә дә, Зилә үзендә аны да сөйрәрлек, алга барырлык көч тапты. Үзе сайлап алган язмыш бит бу! Беркем дә аны көчләмәде... Ирең исереп фәлән җирдә аунап ята, дип килеп әйткәч, кышкы көндә чана белән ирен эзләп чыгып киткән чаклары да булды. Гәүдәсе бер җирдә, аяклары бер җирдә аунап яткан ирен бәләкәй чанага сала да, елый-елый тарта... Тик бу тамчылар күз яшьләре булмаган икән шул әле... Алар алда булган...

    Үгетли торгач, Данис эчүен ташлады. Инвалидлар оешмасында үзенең елгырлыгы, тиешле элемтәләр сала алуы, кирәкле кешеләр белән аралаша белүе аркасында, башта урынбасар булып йөрсә, соңрак оешманың мөдире булу дәрәҗәсенә җитте. Өйдә моңа хәтле күренмәгән акча күренә башлады. Башта спонсорлар ярдәменә өч бүлмәле фатир сатып алдылар. Данис акчаны һич тә кызганмыйча, ул фатирга зиннәтле ремонт ясатты. Байлык тәмен сизеп алган ир кибет ачты. Гомере буена хастаханәдә шәфкать туташы булып эшләгән хатынын ире башка эшләтмәде. Тик байлык үзгәртә икән шул кешене. Баеган саен Данис үзенең кем икәнлеген онытты. Кибетендә сатучы булып эшләгән ирле-балалы, яшь, чая хатын Рәмзия белән бәйләнеп, Зиләнең кылган изгелекләренә киселгән аягы белән сөртеп, китеп барды. Үзе генә китсә бер хәл. Унөч яшьлек уллары Даниярны да ияртте. Ир кайгысыннан бигрәк, бала кайгысыннан гаҗизләнгән Зилә улының бу адымын аңлый алмады. Көн елады, төн елады. Көн уйлады, төн уйлады...” Улым, Даниярым, мин бит сиңа начар әни булмадым! Нигә ташладың мине, балам, мондый авыр чакта?! Матур, бай тормыш белән сатып алдымы сине яңа әниең? Бирә алмыйм шул мин син теләгәнне. Яңа затлы машина сатып ала алмыйм сиңа. Ял итәргә чит илләргә йөртә алмыйм. Бердәнберем минем! Бәгырь җимешем! Нигә үзең шулай бәгырьсез булып үсәсең соң? Мәхәббәт орлыгыннан яралган җимешем бит син минем! Бер күзәнәгең карынымда яралганнан бирле, шул бер бөртегеңнән башлап, үсеп җиткәнче сине өзелеп сөйгән, синең өчен җанын бирергә әзер булган әниеңне санга сукмыйсың. Яратам шул мин сине, улым. Миңа карата ниләр генә кылсаң да, кичерәм сине. Башкача булдыра алмыйм шул, балам. Йөрәгемнең һәр күзәнәге сиңа булган мәхәббәтем белән тулы. Һәр таңым, һәр көнем синең өчен кылган белер-белмәс догам белән башлана. Мин кичерермен сине, алла гына кичерсен, ходаем...” Диварларны тырный-тырный елаган чаклары булды аның баласы өчен...

    Ана фатихасыннан башка бәхетен эзләгән Зилә шунда гына әнисенең сүзләрен исенә төшерде. Әнисе Нәкыя карчыкның күкрәгенә башын салып сулкылдап елады. “Әнкәем, ничек яшәргә миңа? Гомеремне иремә, балама багышладым. Ә алар...” Нәкыя әби кызының агара башлаган чәчләреннән сыйпый-сыйпый: “ Каргама, балам, иреңне. Ходай аңа бирәсең биргән инде. Синең кайгың китәрлек, ә аныкы гомерлек. Балаң да бәләкәй шул әле. Аңлар үсә төшкәч. Түз инде, балам, түз инде. Гел болай гына булмас әле”, - диеп юатты.

    Кылган изгелегең үзеңә таш булып кайтмас дисәң, димәк, син бу дөньяны белмисең... Ниндидер аксакал әйткән бу сүзләргә үз язмышы аша ышанырга туры килде шул Зиләгә.

    Зилә тагын хастаханәгә эшкә чыкты. Сусаган иде ул эшкә. Кешеләргә сусаган иде. Эшендә аны, үз эшенең остасы буларак, хөрмәт итәләр. Ярдәменә мохтаҗлы авырулар арасында ул үзен кешеләргә кирәкле тоя. Белемен арттыра, тәҗрибәсен үстерә торгач, катлаулы операцияләрдә катнашучы шәфкать туташы дәрәҗәсенә җитте. Хастаханәгә кергәндә сырхау бөккән кеше үз аяклары белән палатадан терелеп чыгып китүне күрү нинди бәхет! Тик эчтәге шешне дә, башкаларныкын кискәндәй, кисеп ташлап булмый шул!.. Тормышында булсынмы, эшендә булсынмы, ул кешеләргә шәфкать кенә күрсәтте. Исеме дә бит шәфкать туташы... Онытылып тора ул эшендә әзрәк. Өйгә кайтса гына эчтәге сызлангыч шеш үзен сиздерә... Кысык иде аңа Данисның өч бүлмәле фатирында. Тик ул фатирны да ире хатынына калдырмады. Өч ел буена суд юлында йөрергә аяклары талмады аяксыз Данисның. Башка фатиры булса да, Зилә яшәп яткан фатирның яртысын үзенә бүлеп алды. Аягы гына түгел, күңеле гарип иде шул ул кешенең... Хатын торган саен элекке иренең комагайлыгына гаҗәпләнә барды. Монда яңа хатынының да катнашлыгын ул, Рәмзия Зиләнең эшенә килеп, улына алиментка гариза китергәч яхшы аңлады. Байлыгы ташып торган иренә ул кечкенә хезмәт хакыннан улы өчен институттан укып чыкканчы алимент түләде. Шулай, яшьлек хатасын еллар буе ачы күз яшьләре белән юа-юа, ходайдан сорады Зилә: “Бер ходаем, бәхеткә хакым юкмени минем?..”

    ...Эшеннән арып-талып чыккан Зиләне автобус тукталышында хастаханәдә шофер булып эшләүче Гаяз куып җитте дә: “Әйдә, утыр. Өеңә илтеп куям”, - дип, машина ишеген ачты. Көзге яңгыр астында бөрешергә өлгергән Зилә, эченнән рәхмәт укый-укый, җылы машинага кереп утырды. Гаязның беренче генә илтүе түгел инде аны яшәгән йортына хәтле. Рәхмәт йөзеннән Зиләгә кереп чәй эчкәне дә бар. Бу юлы да хатын, тәртип өчен булса да, Гаязны үзенә чакырды. Үзеннән берничә яшькә яшьрәк бу акыллы гына ялгыз ирнең үзенә битараф булмавын белә иде ул. Тик беренче иреннән күргән яманлыклар аша ир-егеткә ышанычы кимеде шул аның. Үз бәхетенә дә ышанычы бетте. Гаязның бер еллап элек хатынын җирләгәнен белә иде Зилә. Аның авырткан җиренә кагылмаска тырышып кына, тормышы турында кызыксынды. “Үзең беләсең бит инде ялгыз кешенең тормышын, Зилә. Хатын кирәк миңа, яхшы хатын... “, - диде Гаяз. Аннан оялып кына өстәде: “... синең кебек...” Зилә берни дә җавап бирмәде.

    Шулай алар очраша башладылар. Гаязның татлы назларында каткан бәгыре әкренләп эресә, икенче яктан ул алтын куллы кеше булып чыкты. Зиләнең кечкенә генә фатирын гөл кебек итеп ремонтлап бирде. Җанына кермәде, теге-бу димәде, сорашмады, күңел яраларын кузгатмаска тырышты.

    Зилә әкренләп, күзләрен ачып, дөньяга карый башлады. Әнә ничек матур итеп җепшек кар ява!.. Көзге шыксызлыкны, каралыкны күмә бара... Күңелне изеп торган үткәннәр дә экренләп күмелә кебек... Мәрхүмә әнисенең сүзләре исенә төште: “Балакаем, түз инде. Гел начар гына булмас әле...”. И әнием, бәгърем, исән булсаң күрер идең, сөенер идең кырык биш яшендә дөньяга тагын бер тапкыр туып килүче кызың өчен... Сула башлаган чәчәккә шифалы су сиптеләр... Кешенең даруы – кеше...

    Гаяз Зилә тормышына бәхет ияртеп алып керде, булса кирәк. “Яратам! Сөям!” дип, һаваны буш сүзләр белән селкетмичә генә, Зиләгә булган якты карашын эше белән исбатлады. Гайлә назына, тугры хатын терәгенә сусаган ир акыллы, моңа хәтле сылулыгын югалтмаган Зиләнең кадерен белде. Гаязның ике бүлмәле фатирын, Зиләнең бер бүлмәлесен кушып, өйләнешеп тә куйдылар. Зиләнең институттан соң эшкә урнашып, аерым яшәп яткан улы Данияр белән дә уртак тел тиз тапты.

    Онытырмын димә шул үткәннәрне тиз генә... Онытырлык булмады шул алар...Инде төзәлә башлаган яраларны кузгатып, аяксыз Данис күз алдына килеп баса... Тик ул нигәдер һаман да ныгып бетмәгән боз өстендә басып торадыр сыман... Текә ярдан, бер-берсенә кул бирә-бирә, ир белән хатын менеп бара...

    Физәлия Дәүләтгәрәева, kitap.net.ru

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: