Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • "Минем сине күрәсем дә, синең белән сөйләшәсем дә килми"

    Мөлдерәмә тулы күңелен кемгә дә булса бушатырга кирәк иде Нурҗанга. Кемгә? Әтисенәме? Абыйсынамы? Әбисенәме? Аның саф хисләрен кем аңлар?

    Кеше олыгая барган саен, үткән тормышының һәр көне турында кайта-кайта уйлана икән ул. Нурҗан да көзнең ямансу көннәрендә үзенең узган юлын барлый, ләкин нигәдер күңелен күтәрердәй мизгелләргә караганда, йөрәкне әрнеткәннәре күбрәк булган, ахрысы. Сикәлтәле дә, гыйбрәтле дә, шул ук вакытта сокландыргыч та аның тормыш юлы.

    10 яшендә әнисен югалткан Нурҗан гомере буе әниле йортта яшәргә хыялланды. Анда ничектер якты, нурлы, җылы, җанны иркәли торган рәхәтлек бар... Тәрәзәләрдә – ап-ак пәрдәләр, берсеннән-берсе матур гөлләр, ә  өстәл өстендә – күпереп пешкән камыр ризыгы, өй эче тәмле ис белән тулган була. Шуңадырмы Нурҗан, иптәш малайларына ияреп, әниле йортка керергә ярата иде. Балаларын каршылаган әниләрне күңеле белән якты кояшка охшата ул. Аның да башкалар кебек, бик азга гына булса да, ана җылысында коенасы, кадер-назны үзендә тоясы  килде...

    Нурҗанның әнисен яман чир иртә, бик иртә алып китте шул... Якын кешесенең сөйләгән әкиятләрен, чәчләреннән сыйпап: “Нурлы җаным бит син минем”, - дип, битләреннән үбеп яратуларын әле дә сагынып искә ала ул. Әни дип әйтәсе, берәрсенең җылы кочагына барып сыенасы килгән минутлары күп булды...

    Әнисе үлгәннән соң, әтисе кинәт кенә эчүен ташлады. Юашланып, салмакланып калды. Ниндидер гаебе бар кешедәй, гел башын аска иеп йөрер иде. Йомшак холыклы, юаш булгангамы, авылда аңа “Җебегән Нурый” дигән кушамат тактылар. Аз сүзле әтисе, йомыкый абыйсы, инде яше шактый булса да, тормыш сынауларына бирешмәскә тырышып, биш вакыт намазын калдырмыйча яшәгән, сигезенче дистәсе белән баручы әбисе янында Нурҗанга әни җылысы, әниләргә генә хас ягымлылык, иркәләү җитми иде.

    Нурҗан 10нчыда укыганда, сыйныфларындагы нечкә билле, зәңгәр күзле Фәнүзә исемле кызга гашыйк булды. Аны уйламаган, аны сагынмаган бер генә минуты да калмады. Ә кыз өчен Нурҗан әллә бар, әллә юк иде. Кая инде – Фәнүзә кем дә, Нурҗан кем?! Әти-әнисенең бердәнбер кызлары алтын бөртеккә тиң иде. Нәрсә теләсә, шуны алдылар, ул “юк” дигән сүзне белмәде, ишетмәде дә. Әтисе – колхоз рәисе, әнисе хисапчы булып хезмәт куйды. Шуңа да мул тормышта яшәделәр, бердәнбер балаларын күз карасыдай саклап кына тордылар.

    И самими хисләр! Саф, керсез, онытылмас һәм мәңгелек тәүге мәхәббәт! Хыялларга чумып йөргән Нурҗан, туган көнен туры китереп, Фәнүзәгә котлау открыткасы һәм яратуын, хисләрен белдергән шигъри юллар белән кош теледәй хат салды. Кыз сөенер, шатланыр дип уйлады. Шулай булмый ни? Башкалар  кебек затлы киемнәр кимәсә дә, сыйныфларындагы бер генә кыз да аңа битараф түгел бит. Егетнең исеме җисеменә туры килеп тора: йөзеннән, берәүгә дә охшамаган сихри яшел күзләреннән нур сибелә. Иптәшләре аны тыйнак, ярдәмчел булганы өчен яраталар иде. 

    Иртәгәсен Фәнүзә гашыйк егетнең китабы эченә җавап хаты салды. Ачу белән, мыскыллап язылган хәбәр Нурҗанның күңелен астын-өскә китерде: “Җебегән Нурый” малае, миңа бүтән хат язма. Минем сине күрәсем дә, синең белән сөйләшәсем дә килми. Һәр бәйрәмдә ничә еллардан бирле кия торган яшел күлмәгеңне күрүгә, күңелем болгана башлый. Хуш, сау бул!” 

    Мәхәббәттән канатланган егет бу сүзләрне укыгач, бөрешеп калды, аннары үзен-үзе белештермичә йөгерде дә йөгерде. Су буена төшеп, әрәмәлек арасына кереп ятты да үксеп-үксеп елады. “Эх, белми шул Фәнүзә яшел күлмәкнең Нурҗан өчен никадәр кадерле икәнен! Ул бит әнисенең кул җылысы тигән соңгы бүләге. Шушы күлмәкне кигәч, әнисе аны күзәтеп торадыр, усаллардан яклыйдыр, ялгышулардан саклыйдыр кебек тоела иде. Әле дә хәтерли: әлеге күлмәкне алып кайткач, улына: “Сиңа зуррак булса да, кызыгып алдым әле, синең яшел күзләреңә бик килешеп торачак”, - дип, җылы куллары белән чәчләреннән, битләреннән сыйпады аны әнисе.

    Мөлдерәмә тулы күңелен кемгә дә булса бушатырга кирәк иде Нурҗанга. Кемгә? Әтисенәме? Абыйсынамы? Әбисенәме? Аның саф хисләрен кем аңлар? Эх, әнисе исән булса... Шулай итеп, егетнең йөрәгендә булган беренче саф хисләре чәлпәрәмә килде.

    Мәктәпне тәмамлагач, армия... Әфган сугышы... Кандагар диюгә, әле хәзер дә тәне чымырдап китә. Адәм баласын эчәр сулар йөртәме, әллә тәкъдирме? Белмәссең... Гомеренең шул мизгеле әрнү, газап тулы шул чоры искә төшсә, ул әле дә эсселе-суыклы булып китә. Үлем белән күзгә-күз очрашкан мизгел төшләренә кереп йөдәтә.

    Бервакыт аларның взводлары засадага эләкте. БТР яна, пулялар ява... Нурҗан аңына килгәндә, төш вакыты узып бара иде. Яраланган кулбашы үтереп сызлый, җитмәсә аяк балтырын да пуля умырып киткән. Ташлар шыкырдаган тавышка борылып караса, сержант Михалков кыймылдый. Ул да яраланган. Бер взводтан икесе генә исән калганнар иде. Кан сеңгән кайнар ком өстендә теткәләнеп беткән иптәшләренең үле гәүдәләре ята. Биек, төпсез күктә Әфган кояшы йөзә. Аның эссе нурлары сөякләргә хәтле үтеп керә, утлы телләре белән кан саркыган хәлсез тәннәрен ялый. Су! Бер генә йотым су! Иреннәрне генә чылатсаң да, хәл керер иде лә. Әнә су аның күз алдында я елга булып ташый, я күл булып чайкала. Якынлашуга юкка чыга. Әнә ап-ак күлмәк, ап-ак яулык япкан яраткан әбисе, елмаеп, аңа бер чүмеч мөлдерәмә саф чишмә суы суза. Алып, инде туйганчы су эчәм дигәндә генә юкка чыга. Нурҗан, саташа-саташа, бар көченә кычкыра, ләкин тавышы чыкмый. Сержант Михалков, аның янына килеп, яраларын бәйләде, аннары патронсыз автоматларын тоттылар да өстерәлеп кенә бу каһәрле урыннан кузгалдылар. Сөйләшмичә, аксаклап күпме җир киткәннәрдер, кинәт аларның каршысына бер төркем кара сакаллы әфганлылар килеп чыкты. Алдан килүчесе үтешли генә сержант Михалковның эченә штыгын батырды. Канлы штык умыртка сөяге яныннан чытырдап бәреп чыкты. Сыгылып төшкән сержантның гәүдәсен әфганлы кырыйга тибеп җибәрде. Урыс солдатының өзелгән гомере кара сакаллыларның берсен дә тетрәндермәде. Аларның йөзләре таштай салкын иде. Кара сакаллы, канлы штыгын төбәп, Нурҗанга таба атлады. Егетнең йөрәге, әйтерсең лә, тибүдән туктады. Ул ни тере, ни үле иде. Егеткә бит әле 19 яшь кенә, аның шундый яшисе килә! Ни өчен үләргә тиеш ул? Кем өчен? Нәрсә хакына? Үлем исен сизүдән Нурҗанның җаны актарылды, үзе дә сизмәстән:

    Реклама

    - Мин – мөселман! - дип кычкырып җибәрде. Әфганлының бу сүзгә исе дә китмәде. Шулчак әллә кайда, еллар юшкынында күмелеп калган, кайчандыр әбисе өйрәткән дога юллары аның ярылган иреннәре арасыннан бәреп чыкты:

    - Ләә иләәһә илләллааһү Мүхәммәдүр расүүлуллааһ...

    Штыгын төбәп килгән кара сакаллы, бу сүзләрне ишеткәч, кисәк кенә Нурҗанның иңенә сугып, сукмак читенә аударды да берни булмагандай үтеп китте. Куркуданмы, әллә ярасының ташка бәрелеп авыртуыннанмы, ул тагын аңын җуйды.

    Күзләрен ачып хәл кергәч, сержант Михалковның җансыз гәүдәсен ташлар белән каймалап күмде. Нурҗан үзенең исән калуына әле дә ышанмый иде. Елый-елый, теге доганы кабатлады да кабатлады ул. Туган ягына кайткач, әбисенең кабере каршына тезләнеп гафу үтенде, рәхмәт әйтте. Ничек рәхмәт әйтмисең?! Аны үлемнән әбисе өйрәткән дога коткарып калды бит!

    Шул көнне әнисе төшенә керде: ап-актан киенгән, бала чагындагы кебек кочагына алды да улының колагына пышылдады: “Бел, чынлыкта, бу дөнья уен һәм шаяру гына, балам. Чын мөселман кешесенең йөзе нурлы булырга тиеш. Исемеңне дә “Нурҗан – нурлы җан” дип куштым бит мин. Ә бу – сиңа бүләк”, - дип, ниндидер китап бүләк итте. Сәер, бу яшел тышлы китаптан тирә-якка ниндидер нур сирпелә иде.

    Иртән Нурҗан яңадан туган кебек уянды. Шуннан мәчеткә йөри башлады, догалар өйрәнде, намазга басты. Ул хәзер һәр намаздан соң әбисенең, әнисенең, әтисенең рухына багышлап дога кыла.

    Тормыш – кешегә бер генә тапкыр бирелә торган иң зур бүләк шул. Һәркемнең үз юлы, үз язмышы, үз ялгышы диләрме әле? Теге чакта мыскыл итеп хат язган Фәнүзә, еллар узгач, үзе гафу сорап килде.

    - Гафу ит мине, сыйныфташ. Синең рәнҗешең төште бугай миңа. Тормышым барып чыкмады, ичмаса, юанып яшәргә балаларым да булмады... Кичерә күр...

    - Күптән кичердем инде мин сине. Ул чакта җебегән дип мыскыл итмәсәң, гомерем буе бер мескен булып йөрер идем. Мин барлык максатларыма да ирештем. Рәхмәт сиңа.

    Әйе, Нурҗанның хыяллары тормышка ашты. Хатыны Бибинур белән дус-тату яшиләр, өч бала тәрбияләп үстерделәр, балдан татлы оныкларына сөенеп гомер итә алар. Атаклы сәяхәтче, галим Жак-Ив Кусто язмышы белән танышкач, элек дингә ничектер ышанмыйчарак, көлемсерәп караган Бибинур да исламга тартылды. Әнә бит ачыш ясадым дип йөргән Кусто бу “ачышның” – ике дәрья суының янәшә агып та, бер-берсенә кушылмавы турында инде күптән Коръән Кәримдә тасвирлануын белеп исе киткән, шуңа да һич икеләнмичә ислам динен кабул иткән һәм болай дигән:

    - Ант итеп әйтәм: замана фәне Коръәннән 400 елга артта калган. 

    Нурҗан тәүге тапкыр изге китапны кулына алгач, төшендә әнисенең биргән серле бүләге шушы булуын аңлады һәм шул көннән соң бу гаҗәеп китаптан аерылмады. Коръәндәгечә иң элек балаларына байлык түгел, миһербанлылык теләп, дингә, ана теленә мәхәббәт уятып, аятьләр тыңлатып тәрбияләде ул аларны. Коръән аның җанына тынычлык иңдерде. Нурҗан диннең бәхеткә илтүче бердәнбер дөрес юл, тормышында терәк икәнлегенә төшенде. Аллаһы Тәгалә биргән һәр көннең, һәр сәгатьнең, һәр минутның кадерен белеп, булганына шөкер итеп яшәргә дә яшәргә әле...

    Мөнәвәрә ШӘФИГУЛЛИНА, 
    Зур Сәрдек

     

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (1)
    Осталось символов:
    • 21 сентябрь 2019 - 14:54
      Без имени
      Сезнен хэр язмагызны яратып укып барам. Нуржаннын язмышы авыр булсада азыгы бик куанычлы. Рэхмэт.