Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • "Минем сиңа диеп үстергән улым юк. Безнең авылга ничек килдең, шулай китеп бар" (язмыш)

    Рүзәл, авылда яшәп калып, күрше авыл кызына өйләнеп тә куйды. Ул хатынын Гадиләне яраткан кебек ярата алмады. Нишләтәсең инде, әти-әнисен ялгызларын гына калдырасы килмәде шул. Гадилә янына китеп барса да була иде. Аннан соң ата-ана ризалыгыннан башка тормыш кору дөрес булмас, дип уйлады егет.

    Тук, тук, тук. Кинәт ишекне шакулары Гадиләне сискәндереп җибәрде. Ул авазларны морзе әлифбасына күчерсәң, нокта, сызык, нокта, ягъни “Р” хәрефе килеп чыга. Рүзәл ишекне гел шулай кага иде. Соңгы тапкыр ул... биш ел элек күренде.

    Гадилә ишекне киереп ачып җибәрде. Ә анда моңсу кыяфәттә Рүзәл басып тора иде. Әйе, ничә еллар үткәч... Гадиләнең күз алдына авыл, беренче мәхәббәте килеп басты.

    ...Урта мәктәпне тәмамлагач, үзләренең авылларыннан ерак булмаган шәһәргә китеп, хисапчылар әзерли торган уку йортына керде. Көз аенда аларны бик ерак авылга бәрәңге алырга җибәрделәр. Бер ялгыз әбидә фатирда торып, иртәдән кичкә тикле басуда бәрәңге чүпләделәр. Ярый әле ул елны көз коры килде. Алар басуда рәхәтләнеп эшләде. Ир-егетләр учак ягып, шуның көлендә мич бәрәңгесе пешерде. Шул бәрәңгенең тәмлелеген ул хәзер дә онытмый. Битләре, көйгән бәрәңге ашап, кап-кара булып бетәр иде. Ә кичләрен, арып-талган булуларына карамастан, кичке уенга йөрделәр. Кызлар булган җирдән егетләр калмый инде. Гадиләне Рүзәл исемле егет озата башлады. Барлы-юклы ай ярым дигәндә, алар бик күп еллар очрашкан кешеләр шикелле бер-берсе белән якынаеп та беттеләр. Армиядән кайткан Рүзәл кызга өйләнергә уйлады. Гадилә дә урман, күлләргә бай, матур табигатьле бу авылны үз итте, Рүзәлне дә бик нык яратты. Егет өйләнү турында сүз кузгалткач, үзе дә авылда үсеп, авыл тормышын якыннан белгәнгә күрә ризалашты.

    Егет әти-әнисенә өйләнәчәген җиткерде. Ләкин уңай җавап көтәсе урынга алар “юк” диделәр.

    - Авылда кызлар беткәнмени? Әнә югары оч Сәлахи кызы сиңа пар килеп тора, шуны ал да кайт, - диде әнисе ачу катыш тавыш белән.

    - Шул кызны сайласаң, мәңге ризалыгыбыз юк, - диде әтисе.

    Рүзәл үзен ике ут арасында калгандай хис итте. “Гадиләгә ни дияргә? Ничек итеп аңлатырга? Ә бәлки берәр елдан гына өйләнәм дияргәдер?”

    Ләкин Рүзәлнең әнисе кызга улыннан алданрак аңлаткан иде шул.

    - Минем сиңа диеп үстергән улым юк. Безнең авылга ничек килдең, шулай китеп бар.

    Гадилә анага каршы бары тик бер генә җөмлә әйтә алды:

    - Ә минем сезнең улыгызга ябышып чыгарга дигән уем юк, улыгыз үзегезгә булсын.

    Кыз бу сөйләшүне бик авыр кичерде. Ул, егет белән аңлашмыйча да, иптәшләреннән берничә көнгә иртәрәк авылдан китеп барды.

    Рүзәл, кызның кайда яшәгәнлеген белеп, аның янына берничә тапкыр барды.  Әмма Гадилә аны гел кире кага торды.

    - Әниеңә кемнең кызы ошый, шуны алып кайт та тор инде, - диде ул, үзәге өзелгәнен сиздермәскә тырышып. - Минем ярата торган егетем бар, без аның белән өйләнешәчәкбез, киләчәктә диеп әйтүем. Рүзәл, син вакытыңны әрәм итеп килеп йөрмә, яме.

    Алар менә шулай аерылышты. Рүзәл, авылда яшәп калып, күрше авыл кызына өйләнеп тә куйды. Ул хатынын Гадиләне яраткан кебек ярата алмады. Нишләтәсең инде, әти-әнисен ялгызларын гына калдырасы килмәде шул.  Гадилә янына китеп барса да була иде. Аннан соң ата-ана ризалыгыннан башка тормыш кору дөрес булмас, дип уйлады егет.

    Рүзәлнең хатыны балага узды, ләкин йөклелекне бик авыр кичерде. Тугыз айның яртысын диярлек хастаханәдә үткәрде. Тулгагы башлангач, Рүзәл аны район үзәгенә алып китте. Хатынын озатып куеп, әзме-күпме вакыт үткәндер, өйдәге телефон шалтырады. Бала тудыру йортыннан икән.

    - Хатыныгыз бик авыр хәлдә, - диделәр. Рүзәл машинасына утырып юлга чыкты. Ул килгәндә, хатыны мәңгегә күзләрен йомган иде.

    - Ә баланың хәле ничек? - дип сорады ул.

    - Улыгызның да исән калуы икеле, әнә зәп-зәңгәр килеш селкенмичә дә ята бирә, - диде аңа табиб.

    - Әй тормыш, тормыш! Нигә син минем белән шаярасың? Бу мине сынап каравыңмы соң? Инде нәни нарасыемны кулларыма алып сөям дигәндә генә авыр хәлгә куйдың бит, - дип кабатлады Рүзәл. Аның уйларын нәни бала тоткан шәфкать туташы бүлде:

    Реклама

    - Абый, абый, дим, балагыз исән, әнә елап та җибәрде, кул-аяклары да хәрәкәтләнә башлады.

    Рүзәлнең бу сөенечтән йөзенә нур сибелде, ул улын кулына алды. Бу бала ана сөтеннән һәм назыннан башка ничек үсәр соң? Кайгы катыш сөенечле күз яшьләре акты да акты.

    - Балам, сәламәт кенә бул, мин сине аякка бастырачакмын, - диде ул, ныклы карарга килеп. Ун көн дигәндә баланы өйгә алып кайттылар. Әнисенең исеме Ленарияне мәңгеләштерү йөзеннән, балага Ленар исеме куштылар.

    - Улым, җаным, әгәр дә мин Гадиләгә өйләнүеңә каршы килмәгән булсам, мондый авыр хәсрәтне күрмәс тә идек. Гафу итә алсаң, гафу ит, улым. Гадилә сине үзе белән ияртер дип курыктык шул. Син бердәнбер балабыз бит. Гадилә кияүдә дә түгел икән әле. Казанга барганда, яныма бер хатын утырды. Ул Гадиләләр авылында яшәүче, сөт, каймак сатарга йөрүче булып чыкты. Аның бик акыллы кыз икәнлеген һәм кияүдә түгеллеген сөйләде. Мин бу турыда сиңа әйтмәгән идем. Улым, аның янына барып кара. Таш йөрәкле булмаса, бәлки монда килергә ризалашыр. Ә мин аякларына ятып гафу итүен сорар идем, - дип сыкранды әнисе Рузия.

    Рүзәл, Аллаһы Тәгаләдән ярдәм сорап, юлга кузгалды. Менә таныш йорт, таныш подъезд. Тук, тук, тук... Гадилә белән Рүзәл сөйләштеләр, аңлаштылар.
    - Әниемнең ризалыгын алыйк, аннан соң күз күрер, - дип җавап бирде аңа кыз.

    Гадиләнең тормышына Рүзәлнең янәдән килеп керүе аның ялгызлыгына чик куячак иде. Парсыз кешенең бары тик үзе генә аңлый торган коточкыч бер хәсрәте була. Ул – ялгызлыкны кешеләрдән яшерү. Ләкин мәҗлесләрдә, бәйрәмнәрдә син аны берничек тә күрсәтми кала алмыйсың. Парлыларның сиңа юнәлтелгән күз карашларында үзеңә карата кызгану хисе тоясың. Монысы инде – йөрәкне өзгәли торган иң ачы яра, кимсенү.

    Ул һаман да Рүзәлне ярата, аны төшләрендә күреп уяна иде. “Баланы үстерә алырмынмы?” - дигән уйларга чумып, төннәрен йоклый алмыйча, күзләрен түшәмгә төбәп чыкты. “Нишләргә? Беренче саф мәхәббәт онытылмый”, - диләр бит. Әнисе белән киңәшләшкәннән соң, Рүзәл белән кавышырга риза булды. Ныклы карарга килеп, ул сабыйны үземнеке итеп тоеп, яратып үстерәчәкмен, диде.

    Рүзәл июль аеның иң матур бер көнендә, сабыена 40 көн тулганда, Гадиләне үз авылына алып кайтып китте. Кайтышлый кибеткә кереп, туй күлмәге дә сайлап алдылар. Сөйгәненең беренче тапкыр кияүгә чыгуы иде бит.

    Ә авылга аяк басуга, Рүзәлнең әнисе Рузия әби Гадиләдән елый-елый гафу үтенде:

    - Килен, үзем исән чагында, күзләрем күреп, аякларым йөреп, кулларым эшкә яраклы булганда, мин сиңа авырлык китермәячәкмен, - диде ул, күз яшьләренә күмелеп. Гадилә:

    - Ярар инде, әнкәй, борчылма, үткән эшкә салават, диләрме әле.

    Алар, якын туганнарын чакырып, җыйнак кына туй табынына җыелдылар. Яшьләр каршына аллы-гөлле кыр чәчәкләреннән җыелган букет куелган иде. Кемдер нәни Ленарны күтәреп керде.

    - Балакаем, нәнием, син дә туйны күрергә тиештер бит, - диде Гадилә. Ап-ак күлмәк кигән кәләш ак биләүгә биләнгән нәни сабыйны кулына алды. Бу вакыттагы халәтен үзе генә белгәндер. Ул барлык кунаклар алдында:

    - Сез барыгыз да минем сүзләремә шаһит булырсыз, мин бу нарасыйны үз баламдай яратып үстерергә сүз бирәм, - диде дә нәни баланың битләреннән, кулларыннан үпте. Бу вакытта кунакларның кайсысы күз яшен күрсәтмичә, ә кайберләре тыела алмыйча елый иде.

    Туй бик тыныч һәм күңелле узды. Мәҗлестән соң яшь килен белән Рүзәл өйгә кайтты. Алар үзләренә бүләк ителгән ак чәчәкләрне өстәлдәге вазага урнаштырды.

    - Чәчәкләрнең берничәсен иртәгә хатыныңның каберенә куярбыз, - диде Гадилә.

    - Юк, матурым, бу чәчәкләр безгә бүләк ителгән, аның янына барганда кызыл розалар алырбыз, ул аларны ярата иде.

    - Син ничек әйтсәң, шулай булыр, - диде Гадилә иренә.

    Бу нигездә яңа тормыш башланды. Хатынының кечкенә улы Ленарны яратуына Рүзәл сокланып туя алмады. Гомергә шулай булса иде.

    Рафилә ФӘТТАХОВА, Кукмара

    фото: pixabay.com

     

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: