Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • "Мин синең әниеңнең йөзенә карарга да куркам, ничек аңа "әни" дип дәшәрмен, бигрәк ямьсез бит ул" (язмыш)

    Табиблар аның гомерен саклап калу өчен ун көн буе көрәштеләр. Бары унберенче көнне генә кыз күзләрен ачты.

    Арып-талып йокларга яткан Галия кычкырышкан тавышларга уянды. Нәрсә булыр икән дип, тәрәзәгә килсә, өнсез калды. Я, Ходаем, аларның күршеләре яна түгелме соң? Кулына нәрсә эләкте, шуны өстенә киде дә, урамга йөгерде. Янган өйне күреп, кызның аяклары атламас булды. Бөтен гәүдәсен калтырау алды. "Я, Ходаем, өйдә кеше калмады микән, чыгып бетә алган булсалар ярар иде". Галия үзе белән үзе сөйләшә-сөйләшә, чарасызлыктан нишләргә дә белмичә сыгылып төшкән күршесе Равилә янына килде. Аны утка ташланудан чак тотып торалар, кече кызы Ризәләне таба алмыйлар икән.

    -Галия, Ризәләм анда калды, сизәм - ул анда, җибәрегез мине, күрәләтә баламны үтерергә ирек бирмәгез, зинһар җибәрегез! - аның кычкыра-кычкыра сүз әйтерлек тә хәле калмады. Равилә апасының өзгәләнүен күрү кызга бик авыр иде. Ул, тәвәккәлләп, яулык белән авыз-борынын каплады да, өйгә таба атлады. Кешеләрнең: "Кара, кая бара ул, Галия, нишлисең, үләсең киләмени?!" - дигән сүзләре дә яшь кызны туктатмады.

    Табиблар аның гомерен саклап калу өчен ун көн буе көрәштеләр. Бары унберенче көнне генә кыз күзләрен ачты. Беренче соравы:

    -Ризәлә исәнме? - булды.

    -Исән, исән. Аның сәламәтлеге алай начар түгел, ә менә... - диде дә табиб туктап калды.

    -Ә нәрсә "менә", нигә әйтеп бетермисез, мин үләчәкменме?

    -Юк инде, сез нәрсә. Мин бары шуны гына әйтмәкче идем, йөзегезгә бераз зыян килгән, ләкин ул әкренләп үзе бетәчәк, ә хәзер ял итегез.

    Табиб бүлмәдән чыгып киткәч, кыз бүлмәдәшләреннән көзге сорады. Берсенең дә көзгесе юк иде. Әллә бирәселәре килмәде, әллә кыз өчен курыктылар. Укол ясарга дип кергән шәфкать туташы бирде аңа көзгене. Галия көзгедән үзен күрүгә, җан ачысы белән кычкырып җибәрде:

    -Ярабби, Ходаем, нәрсә бу?!

    Шадра йөзенә кыз үзе дә, авылдашлары да ияләнеп килә бугай инде. Алай текәлеп карап үтүчеләр юк диярлек. Ләкин менә армиягә озаткан егете Рәйханның кайтыр вакыты җитте, ул ничек кабул итәр бит. Кыз бик борчылып көтә бу очрашуны. Әгәр ул аның янына килмәсә, ятимә кыз бөтенләй ялгыз калачак.

    Егетнең кайтканына бер атна. Галиянең үзен көткәнен белсә дә, кыз янына бармаска булды. Үзенең икеләнүен телефон аша гына хәбәр итте. "Галия, кичер мине, кайтуга синең яныңа килмәвемне. Сине дә, үземне дә газаплыйсым килми, мин иртәгә Себергә эшкә китәм. Башка очрашып, сөйләшә алмасак, гафу ит. Дөньяда иң зур бәхет - мәхәббәтеңне табу, диләр. Сиңа булган саф хисләремнең башка берәүдә дә кабатланмаячагын күптән белсәм дә, гомер буе төшләремдә күреп, саташып, сагынып яшисемне, үкенәсемне белсәм дә китәргә булдым. Нинди язмышка дучар булсам да, бары үземне генә гаепләячәкмен. Ә сиңа минем шикелле җебегән, тормыш сынавы алдында югалып калган, кеше сүзенә караган егет түгел, тормышта үз урынын тапкан, акылы утырган, кешенең тышкы кыяфәтенә карап түгел, эчке дөньясына соклана торган кеше насыйп булсын. Синең шикелле кеше бәхетенә сөенеп, кеше кайгысына борчыла торган олы йөрәкле кешене бик тиз күреп алырлар, дип уйлыйм. Һәммә кеше дә минем шикелле "җансыз" түгелдер. Их, Галия, йөрәгемнән ничек кан саркыганын белсәң иде". Рәйхан бер мәлгә тын калды. Ул тавышсыз гына елый иде. Алар икесе дә елый иделәр. Егет бар көчен җыеп: "Хуш, Галия!" - диде дә телефонын сүндерде. Галия бу сүзләрдән өнсез калды. "Ул китә!". Кызның җаны актарыла, үзәге өзелә, йөрәге менә-менә атылып чыгар сыман.

    "Ничек инде, бар да беттемени? Икебез өчен дә кадерле булган яшьлек тамырыбызны, уртак тамырыбызны, шулай тиз генә, ничек кисеп ата алдың, Рәйхан?!" Кызның көннәре мәхшәргә әйләнде. Тамагыннан ризык үтми, күзенә йокы керми, елый да елый. Урамга чыгып күренергә, кешеләргә сүз дәшәргә дә ояла. Беркөнне сул як күршесе Саймә әби хәл белергә керде. Кызның елап утырганын күреп:

    -Нәрсә булды, балам? - дип сорады.

    Реклама

    Беркемгә дә сөйләмәгән хәсрәтен Галия Саймә әбисенә сөйләде.

    -Ела, кызым, ела. Вакыт узар да, бу кайгың онытылыр, яралы йөрәгең дә төзәлер, үзеңә дигән бәхетең дә килер. 

    Бер карасаң, гап-гади сүзләр кебек, әмма алар кызны тынычландырдылар.
    Нәкъ бер елдан, бөтен авылны таң калдырып, Галия тәрбиягә күршесе Равилә апасының кызы Ризәлә яшендәге бер ир бала алып кайтты. Акчага
    кызыгып алмый, хатын-кыз бәхете - ана булу бәхетенә ирешәсе килә аның. Иреште дә: хәзер ул - биш яшьлек Тәбриснең әнисе. 

    Кечкенәдән акыллы бала булып, зурлар белән матур итеп исәнләшеп, хәл-әхвәлләрен сорашып, оста телле булуы белән күпләрне сокландырып үскән бала, хәзер инде әнисенә җил-яңгыр тидертми торган, бик тә чибәр, миһербанлы егет булып буйга җитте. Аның әнисенә булган мәхәббәтенә күпләр соклана. Эштән кайтып килешли, әнисенең көянтә-чиләк күтәреп, чишмәдән су алып кайтканын күрсә, каршына йөгереп барып, чиләкләрен күтәрешеп кайта. Йомшак кына әнисен шелтәләп тә ала әле:

    -И әни! Нигә инде авыр күтәрәсең. Эштән кайткач, үзем алып кайта идем бит.

    -Ярар, улым, башка бармам, рәхмәт яхшы сүзеңә, - дип, ана улының аркасыннан сөеп куя.

    Тәбрис әнигә эш күп дип, укырга да читтән торып кына керә. Эшләгән акчасын бөртекләп җыеп, яңа өй җиткерә, берничә елдан машина ала. Галия аның яшендәге эчеп-исереп йөргән егетләрне күрә дә, аңа шундый язмыш насыйп иткәне өчен Аллаһы Тәгаләгә рәхмәтләр укый. Әнисен бәхетле итә алган бала үзе дә бәхетле булырга лаек. Инша Аллаһ, шулай булсын дип, Галия намаз саен баласына бәхет тели.

    Көннәрдән беркөнне улының "өйләнәм" дип әйтәчәген бик дулкынланып көтә ул. Менә ул көн килә. "Иртәгә кыз сорарга барырбыз яме, әнием, мин бүген Ризәләгә тәкъдим ясыйм", - дип чыгып киткән улының бик тиз әйләнеп кайтканын күргәч, ана аптырап кала. Әмма улыннан бернәрсә дә сорашмый, кирәк дип тапса, үзе әйтер дип уйлый. Иртәнге чәй янында Тәбрис үзе сүз башлый:

    -Әнием, мин Ризәләгә өйләнмәскә булдым.

    -Нигә, улым, нәрсә булды? Ул кыз миңа бик якын, үз балам шикелле. Беләсеңдерме, юкмы: мин ул баланы 4 яшьлек вакытында уттан алып чыктым. Йөземә, кулларыма шунда зур зыян килде. Табиб әкренгә үзе бетәр дигән иде, пешкән җир ничек уңайлансын инде. Операция ясатырга акчам булмады. Улым, күптән сөйләшеп йөрисез бит, алай кыз баланы рәнҗетергә ярамый, күз яшьләре төшүдән куркырга кирәк. Син акылсыз бала түгел, нәрсә булды, балам?

    -Их, әни! Син аны коткарып шундый хәлгә килгәнсең, ә ул: "Мин синең әниеңнең йөзенә карарга да куркам, ничек аңа "әни" дип дәшәрмен, бигрәк ямьсез бит ул. Әйдә, шәһәргә китик, никахны шунда укытырбыз, әниеңне кешеләргә үлде дип әйтербез", - ди. Әнием, бәгырем, беренче мәртәбә һәм соңгысы булыр - мин аңа кул күтәрдем, үземне тыеп кала алмадым. Минем әнием дөньяда иң сөйкемле, мәрхәмәтле, игелекле, намуслы. Газиз әнием турында шундый сүзләр әйтергә кем ул шул кадәрле?! Әни кеше беркайчан да ямьсез була алмый...

    Еллар аккан су кебек агалар да, агалар. Менә ун ел инде Галия - кайнана. Аллага шөкер, килене әйбәт кеше туры килде. "Әни" дип өзелеп тора. Ире Тәбрис әнисе белән булган вакыйганы сөйләгәннән соң, кайнанасына карата хөрмәте тагы да артты киленнең. "Безнең әни матур да, батыр да булган", - дип әйтергә ярата ул.

    Фәридә ХИСАМОВА

    фото: pixabay.com

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: