Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • "Мин сагынсам, тәрәзә ачам, син җил булып исәрсең" (язмыш)

    Җиңү килгәч тә, башкалар кебек сөенә алмады, елады да елады. Күңеленең бер почмагында: “Бәлки әле исәндер, үлде дигән хәбәре килмәде бит”, - дигән яшерен бер өмет барлыкка килде


    Ничәнче көн инде рәттән тышта бертуктаусыз яңгыр ява. Әйтерсең лә, вак тамчылар бүлмә тәрәзәсенә бәрелмиләр, ә Әсма карчыкның күңел кылларына кагылып, үткәннәрне уяталар. Уйлар, уйлар... Гомер сукмагының ахырына якынлашкан саен, күңелнең әллә кай почмакларына кереп калган, мәңге онытылмаслык булган мизгелләр хәтердә ешрак яңара.

    Әсма әби бала чагын искә төшерсә, игезәк сеңелләрен тилмереп караулары күз алдына килә. Әти-әнисе эшкә киткәндә, нәниләрне әле үзе дә балалыктан чыгып бетмәгән сигез яшьлек Әсмага калдырып китәрләр иде. Әллә тамаклары ач булганга, әллә бүтән сәбәптән, елап та күрсәттеләр игезәкләр. Аларны туктата алмаган көннәрдә Әсма үзе дә аларга кушылып елар иде. Шулай берсендә, игезәкләрне юата алмагач, тавышларын ишетмәс өчен, өсләренә мендәр тотып ыргыткан иде. Ярый шул вакытта капка тавышы ишетелде, әнисе нәниләрне ашатырга кайткан икән. Тәрәзәдән әнисен күрүгә, Әсма тиз генә мендәрне тартып алды. Зәңгәрләнә башлаган балаларга җан керде. Әнисе 1-2 минутка гына соңга калган булса да, нәни сеңелләре үлгән булыр иде. И-и ул вакытлар... Игезәкләрне карау үзәгенә үткәнгәме, төшләренә шактый еллар аларның елаулары кереп тилмертте. Ярый әле теге чакта балалык акылы белән эшләнгән эшнең ахыры хәерле тәмамланды. Бер-бер хәл булса, гомер буе үзен кичерә алмас иде. Ул бит сеңелләрен бик ярата, алар да әниләре урынына калган апаларыннан башка тормышларын күз алдына китермиләр. Өч кыз туган – бер-берсенә терәк, киңәшче, сердәшче.

    Әсма яшьлеген искә төшерсә, әнисенең алтын сүзләре колагына ишетелгәндәй була. Әле дә хәтерли: Сабантуй бәйрәменә әнисе акка кечкенә генә зәңгәр бөрчек төшкән ситсыдан күлмәк текте. Әнисенең күңел җылысы салып тегелгән күлмәк бик матур иде. Көзге каршында бөтерелгән, бу күлмәкне кигәч, ап-ак күбәләккә охшап калган кызына карап, әнисе:

    - Кызым, шушы күлмәк кебек ак, саф булып кал. Ак күлмәгеңне каралтмыйча киеп йөр. Сиңа насыйп ярың тормышта очрамыйча калмас. Аңа үзеңне ак һәм саф килеш сакла! Исеңдә тот: намус асылташларга охшаш: кечкенә генә тап та аның ялтыравыгын төссезләндерә һәм бөтен кыйммәтен югалта. Күңелең шушы ак күлмәк кебек гомер буе ак булсын! - диде.

    Әнисенең читләтеп әйтелгән сүзләрен бик яхшы аңлады Әсма. Насыйп яры Нәзирне очраткач та, әнисенең киңәшен исеннән чыгармады. Бер-ике ел очрашып йөргәч, Әсма белән Нәзир гаилә корып җибәрделәр. Әй гомерләр диген... Бар иде бит Әсма әбинең баскан җирендә ут уйната торган чаклары! Ире Нәзир дә төшеп калганнардан түгел, арыслан йөрәкле иде. Әсма сөйгән ярына тупырдап торган бер ул, бер кыз бүләк итте. Гаиләләре түгәрәкләнде дигәндә генә сугыш башланды. Һай, бигрәкләр дә бергә аз яшәделәр шул алар.

    Өй каршындагы талларны
    Яратмасаң кисәрсең.
    Бик сагынсаң, тәрәзәң ач,
    Мин җил булып исәрмен, -

    дип җырлый-җырлый, Нәзир дә сугышка китте. Шушы җыры Әсманың үзәкләрен өзде. Басу капкасы янындагы пар каенга сөялеп, ике баласын җитәкләп озатып калды аны Әсма. Йөрәккәйләре сизенде микән, томырылыплар карады Нәзиренең киткән юлларына.

    Сугыш кырындагы Нәзирдән бер-ике хат килде. Хатындагы һәр сүзе, һәр җөмләсе йөрәккә уелган кебек истә. “Дошманны куып барабыз. Ерткычлар чигенгәндә бөтен авылны яндырып китәләр. Урамнарда фашистлар тарафыннан атылган карт-карчыклар, хатын-кызлар, бала-чагалар аунап ята. Боларны күргәч, йөрәгем таш кебек ката, нәфрәт уты ташып чыга. Фашистлар барысы өчен дә җавап бирергә тиеш. Үзегезнең хәлләр ничек соң? Балаларны, үзеңне сакла, кадерлем”.

    Бигрәк тә соңгы хатындагы җырын Әсма үзалдына, эчтән генә җырлап йөри башлады.

    Алым жәл түгел сиңа,
    Гөлем жәл түгел сиңа.
    Алым түгел, гөлем түгел,
    Җаным жәл түгел сиңа.

    Ә аннары, ә аннары хәрби комиссариаттан рәсми кәгазь килде. Анда: “Кәримов Нәзир хәбәрсез югалды”, - дип язылган иде. Әсма өчен караңгы көннәр башланды. Җиңү килгәч тә, башкалар кебек сөенә алмады, елады да елады. Күңеленең бер почмагында: “Бәлки әле исәндер, үлде дигән хәбәре килмәде бит”, - дигән яшерен бер өмет барлыкка килде. Әсма бөтен күңелен эшкә салды: иң алдынгы сыер савучыларның берсе булды. “Агач - җимеше белән, кеше - эше белән”, - диләр бит. Җитәкчеләр дә, авылдашлары да бу тырыш, эш сөючән  тыйнак хатынны яраттылар, хөрмәт иттеләр.

    Ә беркөнне, аяз көнне яшен суккандай, авылда шундый хәбәр таралды: “Нәзир исән, сатлыкҗан булып, немецлар ягында яткан икән”. Бу сүзләрне ишеткәч, Әсма телсез калды. Фашистларга нәфрәт тулы хатларын искә төшереп: “Юк, юк, дөрес түгел, аның кыю, батыр Нәзире ничек инде сатлыкҗан булсын?” Шушы көннән авылда Әсмага караш үзгәрде. Алдынгы хезмәткәр булса да, эшеннән чыгардылар, беркем дә аның белән ачылып сөйләшмәде. Балаларына “сатлыкҗан балалары” дигән ярлык тагылды. Әй, ул көннәрнең авырлыгы...

    Реклама

    Әле дә хәтерли: үсмер улының бишмәте сәләмәләнеп беткәч, яңа материал алып тышларга уйлады. Эшләмәгәч, акча юк. Материалга дигән 3 сумны кемнән алып торырга соң? Шактый уйлагач, озак еллар бергә килешеп эшләгән, җитенке тормышта яшәүче Гөлсемнән сорарга уйлады. Башын иеп килеп кергәндә, хезмәттәше камыр басып ята иде. Ул Әсманы теләмичә генә каршы алды. Йомышын әйткәч, Гөлсем камыр баскан җирдән башын да күтәрмичә:

    - Юк, бирә алмыйм, акча минем үземә дә бик кирәк, - диде.

    И, гарьләнде дә соң Әсма. Күз яшьләренә буылып кайтып керде дә, өенең ишеген ябып, кычкыра-кычкыра елады. Балалары куркып, бер почмакка сеңделәр. Һәрчак сабыр, ягымлы булган әниләрен мондый халәттә беренче тапкыр күрәләр иде алар. Әсма елап арыгач, чарасызлыктан, бишмәтнең кире ягын әйләндереп, улына киертеп карады. “Менә бит, ялт иткән, яңа бишмәт кебек”, - дип, аның күңелен күтәрмәкче булды. Улының шул чактагы әрнү тулы күз карашы белән сүзсез генә карап торуы әле дә исендә. Кадерле баласы өчен өч сум акча таба алмавы йөрәгендә төер булып калды. Аллага шөкер, балалары “сатлыкҗан баласы” исемен алып, кимсетелеп үссәләр дә, тормышта югалып калмадылар. Кызы - укытучы, улы табиб булды. Үз тормышларын корып, әниләренә булышып, оныклар белән атна саен кунакка кайтып торалар.

    Ә тормышлары гөрләп торган Гөлниса кинәт әшәке чир белән авырый башлады. Әсманың улы эшли торган хастаханәдә ятарга туры килде аңа. Менә шунда, Нәркисне чакырып, элек булган вакыйга өчен елый-елый гафу үтенде. Үләр алдыннан, Әсманы да үз янына дәшеп, бәхилләвен сорады. Үпкә кичерелсә дә, күңелдәге эзе бетмәс диләрме әле? Әйе, Әсма бәхилләсә дә, йөрәгендә бишмәт вакыйгасының эзе калды.

    Сугыш бетеп, ун ел узгач, кайтты аның Нәзире. Язмыш тарафыннан кыйналган, тире белән сөяккә калган, йөзе саргайган, чәче ап-ак, битендә тирән яра... Немецларга әсирлеккә төшүе, аннары безнекеләрнең азат итүе, сорау алулар, Себергә лагерьга җибәрүләре, анда күргән кимсетүләр, газаплар; лагерьдан азат булгач та, биш ел туган якларга кайтырга рөхсәт булмавы турында яшь аралаш, калтыранган тавыш белән, әрнеп сөйләде ул. Ярата белгән йөрәк сизгер һәм зирәк була, диләр бит. Әсма да сөеклесен аңлады, аңа чын күңеленнән ышанды.

    - Өнемме, төшемме? Чынлап та, бу синме, Нәзирем? Хәбәрсез югалды дигән кәгазь алгач, кара кайгыга баттым. Ә йөрәгем белән синең каядыр еракта, безне сагынып яшәвеңне тоеп тордым.

    Авылдашларының кырын карашын күтәрә алмады Нәзир. Сатлыкҗан исеме алып, хаксызга рәнҗетелеп, ун ел буе читтә йөреп кайткач, аны беркая да эшкә алмадылар. Батырның ярты һөнәре – тәвәккәллек, диләр бит. Нәзир  дә, тәвәккәлләп, сугышта бергә булган иптәшеннән бал корты күче юнәтеп, умарта асрый башлады, ике кулына бер эш тапты. Ә хатыны Әсма аңа һәрьяклап булышты. Менә шулай тырыша торгач, яхшы гына яшәп киттеләр. Нәзирнең сатлыкҗан булмавы акланды. Авылдашлары да якын итә башладылар. Ләкин әсирлектәге тормыш Нәзирнең сәламәтлеген бетергән иде. Әсма сөеклесен никадәр тырышып тәрбияләсә дә, мантый алмады. Бер атна урын өстендә авырып ятты да якты дөнья белән хушлашты. Ул көнне бал кортлары, нидер әйтергә теләгәндәй, безелдәшә-безелдәшә,  көне буе өй тирәли очып йөрделәр.

    Әйтерсең лә, яраткан хуҗалары белән соңгы тапкыр хушлаштылар.

    Адәм гомере - гөрләвек гомере, дигән гыйбарә бар. Күрәсең, хактыр...

    Шулчак, Әсма әбине уйларыннан бүлеп, кинәт яңгыр туктады, ялтырап кояш чыкты. Әби, саф һава иснәргә теләп, тәрәзәне ачты. Әсма әбинең йөзеннән ниндидер җиңеллек, сөенеч сирпелә иде. Йомшак җил исеп куйды. Кинәт күңеленә җыр килде:

    Мин сагынсам, тәрәзә ачам,
    Син җил булып исәрсең...

    Мөнәвәрә ШӘФИГУЛЛИНА,
    Зур Сәрдек

     

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: