Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • "Мин инде сине теге дөньяга күчеп, хур кызларын кочып йөрмиме икән, дип уйлаган идем" (язмыш)

    Ике көн кычкырып, ыңгырашып яткач, әллә тизрәк котылырга теләп, әллә чынлап та юләр дип уйлап, аны психик авырулар шифаханәсенә озаттылар.

    Траншея янында снаряд ярылды. Көчле шартлаудан Хисмәтулла кинәт егылды. Аның өстенә туфрак өеме ишелеп төште. Дөнья кинәт караңгыланып китте. Хисмәтулла бар көченә тормакчы булды, ләкин никадәр тырышса да күтәрелә алмады. Ул туфрак астында тончыга башлады. Аңын җуяр хәлгә җиткәндә, кемдер аны күмелми калган кулыннан тартып чыгарды. Дусты Рәшит икән.

    Хисмәтулла, иптәшенә рәхмәт әйтергә теләп, авызын ачты, ләкин рәхмәт урынына ниндидер мыгырдаган аваз гына чыкты. Аның бөтен тәне калтырарга тотынды, күз аллары караңгыланды, башы әйләнә башлады, колагы берни ишетми иде. Хисмәтулла төпсез караңгылыкка чумды.

    Ә аңына килгәндә, ул госпитальдә иде. Күрше караватта яткан яшь егет:

    - Ну абзый, “йоклап” та күрсәттең, - дип шаяртты. - Мин инде сине теге дөньяга күчеп, хур кызларын кочып йөрмиме икән, дип уйлаган идем. Ике тәүлек селкенмичә дә яттың. Ярый әле йөрәгең тибә, сулыш аласың, юкса, үлгәннәр арасына озаталар иде үзеңне.

    Хисмәтулла аның нәрсә әйткәнен ишетмәде, колакларын тотып карады, колаклар үз урынында иде, ләкин ишетмиләр. Аллага шөкер, күзләр күрә, баш эшли, куллары да хәрәкәтләнә икән, ә аяклар... ничектер үзенеке кебек түгел, бүрәнә тагып куйган шикелле. Басып карамакчы булды, юк булмый.

    Егеттән нәрсәдер сорамакчы иде, ләкин сөйләшә алмады, бары тик ыңгырашкан авазлар гына чыкты. Күрше караваттагы яралы егет аның хәлен аңлады, бүтән сораулар биреп йөдәтмәде.

    Хисмәтулла чарасызлыктан тәрәзәгә карады. Ә аннан кушкаен күренеп тора. Ул кояш нурларында ялтырап торган ямь-яшел яфракларга күмелгән. Ара-тирә исеп киткән җил, тәрәзәчекне ачканда, бүлмәгә каен исе алып керә. Әлеге хуш ис күңелдә тирән сагыну, борчылу, дәртле өмет хисләрен уята.

    Хисмәтулланың күз алдына туган авылы килеп басты. Аларның да өй каршында зифа кушкаен үсә иде бит. Хатыны Бибиәсма бу каенны никтер гел кистерергә теләде. “Өй каршындагы каен агачы кайгы китерә, диләр. Кисик тә аның урынына миләш агачы утыртыйк. Миләш агачы матур да, сихер-бозымнардан, күз тиюдән саклый, ди иде әбием”, - дип тәкрарлады. Аның бу сүзләреннән Хисмәтулла көлде генә: “Бигрәк юк-барга ышанасың инде син, әнисе. Ничек жәлләмичә шундый матур кушкаенны кисим инде мин?!”  Шулай дисә дә, йөрәгенең яшерен бер почмагында ниндидер бер шик бар иде. Шикләнерсең дә, 1921 елгы ачлыкта өй эчен тутырып уйнап йөргән җиде баланың җидесе дә гүр иясе булды бит. Басудан күксегән ашлык тапкач, бик сөенгәннәрдер, бахырлар, ләкин ахыры үлем белән бетәсен генә белмәгәннәр... Шушы  еллар эчендә  хатынының янып торган түгәрәк алсу йөзе саргайды, чәчләре ап-ак булды, һәрнәрсәгә сөеп, иркәләп караучы зәңгәр күзләре, үзләренең табигый йомшаклыгын югалтып, корыч төсенә керде, ачулы карый башлады. Күбәләктәй җилкенеп торган шат күңелле табигате басынкыланды, хәзер ул бөтенләй көлми диярлек, көлсә дә тавышында әүвәлге сафлык яңгырамый иде. Ә Хисмәтулла эчтән сызды. Типсә, тимер өзәрдәй ир, ябыгып, тире белән сөяккә калды, йөрәге дә үзен сиздереп чәнчеп-чәнчеп ала башлады. И ул еллар... искә төшерү түгел, уйлыйсы да килми.

    Ә аннары... аннары тормышлары көйләнеп матур гына яши башлагач, Бөек Ватан сугышы башланды. Егерме беренче елгы ачлык йөрәгенә төшкәнгә, соңгы елларда туган өч баласы ачлыктан үлмәгәе дип уйлап, гаиләсен үлемнән коткарырга теләп, 1942 елда  атын суйды. Менә шуннан башланды инде. Аны, дөньяның ачысын-төчесен татыган Хисмәтулланы, үзе асрап-карап үстергән атын суйган өчен, “халык дошманы” дип атап, Малмыж төрмәсенә озаттылар. Ә аннары штрафбатка җибәрәчәкләрен әйттеләр. Хисмәтулла моңа сөенде генә. Тик менә сугышка киткәнче ничек тә гаиләсен күрәсе иде.  Кырык алты яшьлек ир-ат  төрмә начальнигы янына рөхсәт сорарга керде. Ап-ак чәчле бу абзыйның үлем тырнагына – штрафной батальонга җибәреләсен белгән төрмә начальнигы аңа:
    - Сиңа өч көн вакыт. Өч көннән сезне сугышка җибәрәчәкләр. Авылыңа бары тик төнлә генә кайт, көндез качып ят, күренсәң, бик тиз тотарлар. Өеңдә генә тор, сугышка китешли кереп алырлар, - диде.

    И сөенде дә соң Хисмәтулла! Төрмә начальнигының киңәшен тотып, көндез кайда туры килә, шунда качып ятты. Өч көн, өч төн дигәндә туган авылы Пенәгәргә, гаиләсе янына кайтып җитте. Арган, йончыган, хәлсезләнгән Хисмәтулласын күреп, Бибиәсма башта телсез калды, аннары үксеп еларга тотынды.
    - Карчык, мин өч көн ашамаган, мине хәзер сугышка алып китәләр. Сугышка кергәнче, сезне күреп, хушлашып чыгасым килде, - дигәч, каударлана-каударлана, тиз генә ашарга әзерләде, мунча якты.

    Мунча кереп, ашап-эчкәч, өч сабыен кочаклап, хәл-әхвәл алышкач, Хисмәтулла ныклы бер карарга килеп, өй каршындагы кушкаенны  кисте. Кисеп тә бетерде, капка төбенә машина килеп туктады. Аннан ике хәрби  кеше төште. Аларны күргәч, штрафбатальонның нәрсә икәнлеген аңлаган Хисмәтулланың йөрәген яндырып, бер уй узды: “Бетте, барысы да бетте...” Хәрбиләрнең кычкыруын гүя ул ишетмәде, сүзсез генә киенде. Соңгы кабат хатынын, балаларын кочаклап үпте, аннары машинага кереп утырды.

    Машина кузгалып китте. Хисмәтулла кушкаенны кискәч, ятимләнеп калган йортына, өч сабыен кочаклап басып калган Бибиәсмасына машина тәрәзәсеннән каерылып-каерылып карады. Шулчак аның күзеннән ике тамчы  ачы яшь сыгылып төште.

    ...Шәфкать туташы кереп, аны уйларыннан бүлде. Сүзсез генә укол кадады да башка авырулар янына китте. Хисмәтулла, ыңгыраша-ыңгыраша, аяклары сызлавын, башының аңын югалтыр дәрәҗәдә авыртуын, колакларының шаулавын аңлатырга теләде. Ләкин аны берәү дә тыңламады, ишетергә дә теләмәде. Штрафбаттан икәнен белгәннән соң табиблар да, авырулар да аңа ничектер шикләнеп, яратмыйча карыйлар иде. Үзен чит иткәннәрен сизү Хисмәтуллага да бик читен, ләкин ничек итеп аңлатсын соң ул үзенең гаепсез икәнен? Телнең кеше тормышында никадәр әһәмиятле икәнлегенә менә шушы госпитальдә төшенде ул.
    Төнлә белән Хисмәтулланың хәле авырайды: температурасы күтәрелде, башының һәм тәненең авыртуына түзә торган түгел. Иреннәре чатнаган. Су! Бер генә йотым су! Иреннәрне генә чылатсаң да, хәл керер иде лә. Әнә су аның күз алдында я елга булып ташый, я күл булып чайкала. Якынлашуга юкка чыга. Әнә хатыны Бибиәсмасы, елмаеп, аңа бер чүмеч мөлдерәмә саф чишмә суы суза. Инде туйганчы су эчәм дигәндә генә юкка чыга. Хисмәтулла, саташа-саташа, бар көченә кычкыра, өзек-өзек авазлар чыгарып, табибны чакыра башлады. Аның гел кычкырып ятуыннан ялыккан палатадагы бер авыру – шәфкать туташына:

    - Берәр тынычландыра торган укол кадап булмыймы соң аңа? Ничә төн йокы күргән юк бит инде...

    Реклама

    - Үзебез дә аптырыйбыз, табиб психик авыру түгел микән дип, документларын әзерли башлады инде.

    Ике көн кычкырып, ыңгырашып яткач, әллә тизрәк котылырга теләп, әллә чынлап та юләр дип уйлап, аны  психик авырулар шифаханәсенә  озаттылар. Монда аңа ниндидер уколлар кадап тынычландырдылар. Караңгы, тынчу палата. Ачлык, сызлаулар гына җитмәгән, бет басты Хисмәтулланы. Бу хастаханәдән исән-сау чыгасына көннән-көн ышаныч кими. Нишләргә? Ничек исән калырга? Үзенең юләр түгел икәнлеген ничек аңлатырга? Ичмаса, сөйләшә дә алмый бит...

    Беркөнне баш табиб үзе аның янына керде. Аның кулындагы кәгазь белән каләмне  күреп, Хисмәтулла ишарәләр белән язасы килүен күрсәтте. Табиб аңа кәгазь белән каләмен бирде. “Мин үз акылымда, ишетмим, сөйләшә алмыйм, аякларым йөрми. Ходай өчен, мине поездга утыртып, Полянага җибәрегез. Яхшылыгыгызны мәңге онытмас идем”, - дип язып табибка сузды. Табиб татарча язылган җөмләләрне күреп (ул үзе дә татар, Киров шәһәреннән иде) гаҗәпләнде. Язуы да пөхтә, фикер сөреше дә акыллы кешенекенә охшаган. Чал чәчле, басынкы, күзләрен сагыш баскан бу татар абзые аңа кай ягы беләндер үзенең әтисен хәтерләтә иде. Хисмәтулланың моң тулы күзләренә карап, ул аңа ышанды. Иртәгесен кулына каләм белән кәгазь тоттырып, солдатларны йөртә торган эшелонга утыртып, Вятка Аланына озатты. Хисмәтулла  тавышларны бераз ишетә башлаган бер колагы белән каршысында утыручы, русча җырлабрак сөйләшүче (нәрсә сөйләшкәннәрен аңламаса да) ике солдатка игътибар итте. Бу бит Вятка Аланы русларының сөйләме! Хисмәтулла, тиз генә кәгазь белән каләмен алып, түбәндәге сүзләрне язды да солдатларга сузды:

    - Я из Вятской Поляны. Контужен. Помогите мне добраться домой.

    Хисмәтулла ялгышмаган, солдатлар, чыннан да, Вятка  Аланыннан иде. Якташларын очраткач, солдатлар бик сөенделәр. Йөзе йончыган, агарып калган, сөйләшә алмаучы бу агайга ничек тә ярдәм итәргә теләделәр, хәзинәдә булган ризыкларын алып ашаттылар, эчерттеләр. Вятка Аланына җиткәч, ике яктан култыклап, күтәреп диярлек төшереп куйдылар, юлына да ризык тыктылар. Аларның шундый кайгыртучанлыгын күреп, Хисмәтулланың күзләренә яшьләр килде. Чал чәчле башын иеп, ыңгырашкан авазлар чыгарып рәхмәтен белгертте. Эшелон күздән югалганчы карап торды да, басу буйлап үрмәләп-егылып туган авылына таба китте.

    Хатыны, балаларын, туган авылының су буйларын, киң кырларын, матур болыннарын хәтерләде һәм аның йөрәге яңа бер ашкыну белән тибәргә тотынды. Абынып-егылып озак барды ул. Аннары бермәл хәле китеп, аңын да югалтып алды. Түземлелек җебенә ябышып, үзенең зур сынауда икәнлеген хәтереннән җуймаска тырышты. Якташлары биргән ипи кыерчыгы белән бер шешә су да ачлыктан үлмәскә ярап торды. Ә туган як болыннарында үскән җир һәм каен җиләкләре күңелен күтәреп җибәрде. Соңгы көчен җыеп, яхшыга өметләнеп, үрмәли-үрмәли юлын дәвам итте. Аллаһы Тәгалә әйткән бит: “Әй мөэминнәр! Без сезне сыныйбыз: куркынычлардан бер куркыныч биреп, ачлык биреп, сәламәтлегегезне киметеп, көтмәгән якыннарыгызны үтереп”. Әйе, бу сынауларның барысын да: куркынычын да (штрафбат солдатларын иң алгы сафларга, иң куркыныч урыннарга беренчеләрдән җибәрәләр иде), ачлыгын да, авыру-сырхавын да, бала хәсрәтен дә күрде инде Хисмәтулла. Язмыш дими нәрсә дисең? Йөрәк кенә түзсен!

    Бибиәсма суга барырга чыккан җирдән авыл башыннан үрмәләп килүче, сәләмә  киемле, сакал-мыек баскан, йончыган йөзле, куллары канап беткән гарип кешене  ерактан ук күреп:

    - Һай, бу гарип кеше хәер сорашучыдыр инде. Кереп балаларны куркытыр, үтеп киткәнен көтеп торыйм әле, - дип, капка төбендә тукталып калды.
    Ә гарип кеше капка төбенә зур авырлык белән үрмәләп-егылып килеп җитте дә йөзтүбән яткан килеш туктап калды. Ул аңын югалткан иде. Бибиәсма чүмеч белән су алып чыгып, гарипне аркасына яткырып, йөзенә су сирпеп җибәрде. Яхшылабрак караса, таныш чалымнарны күреп имәнеп китте. Бу бит, бу бит  аның сөекле Хисмәтулласы!

    Бибиәсма ирен терелтү өчен ниләр генә эшләмәде: дәвалаучы карчыкларга да алып барды, табибларга да күрсәтте, үзе дә әллә нинди үләннәр кайнатып эчерде. Карчыгының алны-ялны белмичә, көне-төне тырышулары бушка китмәде.

    Әкренләп Хисмәтулла аякка басты, сөйләшә башлады. Мал асрады, умарта тотты. Дусларын, туганнарын, күрше-күләнне тәмле юкә балы белән сыйлады. Үзен үлемнән алып калган табибны да эзләп тапты. Рәхмәтен әйтеп, аңа да күчтәнәчкә юкә балын җибәрде. Йомшак фигыльле, ярдәмчел, ипле, мәрхәмәтле бу картны авыл кешеләре яратты, хөрмәт итте.

    Үлемне җиңгән батыр җитмеш дүрт яшенә кадәр карчыгы белән чөкердәшеп, оныклар шатлыгына куанып, тыныч тормышка сөенеп, балаларына алтын киңәшен биреп, һәр көннең кадерен белеп яшәде.

    Тәрәз каршында  кызыл җимешле миләш агачлары үсеп утырган бу йортның тәрәзәләреннән Коръән аятьләре ишетелеп, җанны тынычландыра, ә оныкларның шат авазлары,  гүя гомер китабының бәхетле сәгатьләрен саный-саный, озак еллар язылачагын искәртә.

    Мөнәвәрә ШӘФИГУЛЛИНА,
    Зур Сәрдек

    фото: pixabay.com

     

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: