Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Әдәби хәзинә

"Мин гомерем буе сезне күрү теләге белән яшәдем. Менә шушы хыялым бүген тормышка ашты"

Ире Салихҗаны бик акыллы иде. Каһәр суккан сугыш башланмаса, гөрләшеп яшәрләр иде дә бит. “Билгесез югалды” дигән хәбәр килгән көн аның хәтереннән мәңгегә чыкмаячак.

Салихәттәй бердәнбер улының мондый адымга баруын бер дә хупламады. “Әй, атасы исән булса, колагын гына борыр иде дә. Исән түгел шул...” Аның күзләренә яшь килеп, бите буйлап тәгәрәп, иреннәрен тозландырып үтте.

Ире Салихҗаны бик акыллы иде. Каһәр суккан сугыш башланмаса, гөрләшеп яшәрләр иде дә бит. “Билгесез югалды” дигән хәбәр килгән көн аның хәтереннән мәңгегә чыкмаячак.

- Ничек инде ул, кеше кадәр кеше, билгесез югалды, ди?! Бер хатында “разведкага барабыз” диеп язган иде. Әллә шунда немецлар кулына эләктеме икән? Шул хатыннан соң бер хәбәре дә күренмәде, - дип уйланды хатын.

Көтте ул ирен, көннәр, айлар, еллар буе көтте. Сугышка кадәр туган кызы Вәзирә дә кияүгә чыгып, үз тормышын корды.

- Киявем бигрәкләр дә акыллы, Салихҗаныма охшаган, - дип әйтергә ярата иде Салихәттәй.


Ә менә улы Саттар гына җилкуаррак малай булып чыкты. Сигезенче сыйныфны тәмамлагач, үзләреннән унике чакрым ераклыктагы авылга тугызынчы сыйныфны укырга китте, анда интернатка урнашты. Улы ялга кайткач, әнисе һәрвакыт:

- Улым, мин биреп җибәргән ипекәй җитәме? Ач ятмыйсыңмы? - дип сорый иде.

- Әни, анда ашау муеннан, - ди иде, якын кешесен тынычландырып. Ничек муеннан булганын Салихәттәй соңыннан гына аңлады.

Унынчы сыйныфны тәмамлаганда Саттар:

- Әни, мин өйләнәм, - диде.

- Ничек инде өйләнәсең? Әле үзең Казанга укырга барам дигән идең бит, - дип аптырады ана кеше.

- Әни, мин өйләнәм дә армиягә китәм, аннан кайткач, полициягә эшкә урнашам, - диде улы, ачыклык кертеп.

- Менә сиңа мә! Кемгә өйләнәсең соң?

- Интернатта ашау пешерүче берәү бар. Шуңа өйләнәм мин, әни. Ул ике ел буе мине ашатты. Иптәшләр өстәл каршыннан кузгалганнан соң, аның янына керә идем дә ул калган ризыкларны миңа салып бирә иде, - дип сөйләде улы.

- Әйе, менә нигә ашавың муеннан булган икән. Балакаем, әбиең көчле астма белән авырып, көн-төн ыңгырашып ята. Аның яше дә бар инде, бәлки бик озак яши дә алмас. Авыру әбиең янына килен алып кайтасыңмени?


Салихәттәй, биеменең авыруын сәбәп итеп, улының өйләнүен кичектереп булмас микән, дип уйлады.

- Әнием, өйләнәм булгач, өйләнәм инде.

- Әй улым, бигрәк тә үзсүзле бала шул син. Әгәр дә утын пүкәне булсаң, сине беркем дә яра алмас иде, - дип ярсыды әнисе.

- Әни, өч көннән бер матур кош алып кайтам, көт, - диде дә Саттар урамга чыгып китте.

Салихәттәй бар булган ризыгын күз алдыннан үткәреп, булмаганын кибеттән алып кайтып, килен кайтуга әзерләнә башлады. Кемнәрдер аркылы киленнең кем баласы, ниндирәк кыз икәнен ачыклады. Килен дигәнең улыннан 10 яшькә олырак кыз булып чыкты.


Яшьләй өйләнергә карар кылган улының борчуы белән йөргән көннәрнең берсендә кызы Вәзирә ишек шакыды. Ул, елый-елый, шешенеп беткән иде.

- Ни булды, кызым? Нигә елыйсың?

- Әнием, иремне икенче берәү белән йөри дип ишеттерделәр. Ул аның янына китеп барса, балаларымны ничек итеп кеше итәрмен? - дип сукранды Вәзирә.

- Кызым, хатын-кыз түзем булырга тиеш. Гаилә учагын саклап калу да – хатын-кыз кулыннан килә торган эш. Ә инде түзеп-түзеп тә яшәү мөмкин булмаса, ахыргы чик – аерылышу, - дип, Салихәттәй кызына иң сыналган киңәшләрне җиткерде. - Кызым, өеңдә җылы мохит булдырырга тырыш, юкка-барга чәпчемә. Өең чиста булсын, балаларыңның, иреңнең өс-башларын тәртиптә тоту кирәк. Ялкауланма, һәрвакыт тәмле ризыгыңны пешер. Гаиләне саклау өчен һәрвакыт әйбәт әни, акыллы, назлы хатын бул. Үзең дә пөхтә киен, иреңне елмаеп каршы ал. Менә шушы мин әйткән киңәшләрне үтәсәң, ирең беркая да китмәс.


Кечкенә балалары еш авыргалап та торгач, Вәзирә күп вакыт борчыла иде. Иренә төксе эндәшү, балаларына кычкыру дисеңме.

- Гаеп үземдәдер, - диеп уйлады ул. - Ярар, әнием, киңәшләреңне үтәргә тырышырмын.

- Әй кызым, тукта әле. Килен төшәсен әйткән идем бит, ул көнне булышырга килерсез, яме, кияүне дә калдырмассың, - диеп баласын озатты да уйга бирелде. - Менә юаш кияү дигәнең. Үземнең акыллы иремә охшаткан идем, кызым ни дип тора бит. Юаш юанайса, ишеккә сыймый, диләр. Ходаем, аларның бер-берсенә булган мәхәббәтләрен сүндерә генә күрмә.

Улы Саттар әйткән өч көн үтеп тә китте. Салихәттәй киленне йоласына туры китереп каршылады: йомшак мендәргә дә бастырды, авызына бал-май да каптырды.

- Төпле аягың белән, килен, - диде ул. Шулай итеп, унҗиде яшьлек улы Саттар хатынлы булып да куйды. Сәлимә бу өйне бик тиз үз итте, җиң сызганып эшкә дә кереште. Иреннән олырак яшьтә булгангамы, һәр эшнең рәтен белә, өйрәтеп торасы да юк. Тик түшәктә ятучы карт әби генә кисәк-кисәк хәле бетеп ыңгырашырга тотына, һәркемне борчуга сала иде. Ә бер төндә тын ала алмыйча үлеп тә китте.

- Урыны оҗмахта булсын, әйбәт карчык иде, - диделәр авылдашлары.


Бер елдан Саттарны армиягә алдылар. Ләкин ул янәдән өйгә кайтып төште:

- Әни, тотлыгыбрак сөйләшәсең дип, армиядән калдырырга уйладылар. Ләкин минем хәрби хезмәт үтәсем, аннан кайткач, полициягә эшкә урнашасым килә. Ә армиядә булмаган егетләрне полициягә алмыйлар бит.

- Улым, син ашыгып сөйләшкәндә генә тотлыгасың. Сүзләрең арасында пауза булдыр, кабаланма, - диде әнисе.

Саттар үзенекен итсә итте, барыбер армиягә китте.

Бервакыт Вәзирә, балаларын алып, бер көнгә әнисенә кунакка килде.

- Әнием, синең бар киңәшләреңне тотам. Мин, яши-яши, шуны аңладым: ир-атка күбрәк игътибар кирәк икән. Балалар һәм өй мәшәкатьләре белән аңа бөтенләй вакыт калмый иде. Алай итәргә ярамаганына инандым. Ирем хәзер елмаеп кайтып керә, күңеле шат, балалар өчен дә нишләргә белми. Бәхет өчен күп кирәк түгел шул, әнием, - дип сөенече белән уртаклашты кызы.

- Балакаем, гомергә шулай яшәсәгез иде.

- Рәхмәт, әни, акыллы киңәшләрең өчен. Әгәр дә бик теләсәң, холкыңны үзгәртеп була икән ул. Хәзер үземне йомшак куяндай хис итәм.


Салихәттәй белән Сәлимә килен бер-берсен аңлап, үз көйләренә яши бирделәр. Саттар армиядә чагында нәни кызчык дөньяга аваз салды. Аңа Сылу дип исем куштылар.

- Әни, кара әле, безнең гаиләдәге исемнәр барысы да “с” хәрефенә башлана икән. Кызыма исем кушкач кына мин бу турыда уйлап куйдым. Бакый дөньяга күчкән әбинең дә исеме Сабира иде.

- Килен, аның бердәнбер исән калган кызы да Саимә исемле иде. Кайнанам сигез балага гомер биргән. Элеккеге заманда ниндидер әшәке чир чыгып, алты баласы гүр иясе булган. Шулай итеп, бер кызы, бер улы гына исән калган. Улы дигәннән, ул минем ирем була инде. Хәбәрсез югалган, диделәр, гомеркәйләр диген. Әллә нинди төшләр күрәм. Салихҗаным ямь-яшел болын буйлап, ике кулын сузып, миңа таба килә. Ләкин яныма килеп җитә алмый – уянып  китәм. Бу төш кабат-кабат керә, аны начарга юрап булмый. Әллә Салихҗаным исән микән? Исән булса, кайларда йөри икән? Ул улы Саттарның да дөньяга килгәнен белми бит. Сугыштан бер-ике хаты килде, шуның белән шул, - диде Салихәттәй, хатирәләргә бирелеп.

- Әни, әнә көтү кайта, теге пырдымсыз сыерны каршы алыйм, - дип, Сәлимә ишегалдына чыгып китте. Шулчак яртылаш ачык капканы мөгезе белән төртеп, мышный-мышный, сыер кайтып керде дә ләгәндәге суга юнәлде. Аның артыннан яшь тана пәйда булды. Ул да юеш танавын ләгәндәге суга тыкмакчы иде, сыер, зәһәрләнеп, мөгез очы белән аңа төртеп алды. Мондый һөҗүмне көтмәгән тана, сөрлегә-сөрлегә, лапаска таба йөгерде.

- Һай сыеркаем, бигрәк усал инде син. Сөтеңне дә көч-хәл белән генә савам. Беркөнне ярты чиләк сөтемне тибеп очырдың бит. Һаман да зәһәрләнәсең, әнә артыңнан яшь тана үсеп килә, үз башыңа булмасын, - диде Сәлимә, сыерының башыннан сыйпап.


Яз аеның иң матур бер көнендә, шомыртлар, сиреньнәр чәчәк аткан, бөтен тирә-якка хуш ис таралган бер мизгелдә армиядән Саттар кайтып төште. Ул үзгәргән, ир-ат кыяфәте кергән, җилкәләре дә киңәйгән. Билен солдат каешы белән буып куйган, аягында – ялтырап торган күн итек. Аны якыннары бик сагынган. Ә менә нәни кызы Сылу гына башта ятсынып торды. Әтисе аңа кечкенә курчак, шалтырый торган уенчык һәм әтәч кәнфит биргәч, алар дуслашып та китте.

Саттарның балачактагы хыялы тормышка ашты: ул полициядә эшли башлады. Бервакыт иртәнге чәй янында Салихәттәй тагын шул төшен сөйләде. “Ичмасам, Салихҗанның кабере дә билгеле түгел, барып догалар укыр идем”. Дога дигәннән, ул аны болай да бер догасыннан калдырмый.

Әбәт ашаганнан соң, Салихәттәйнең күңеле әллә нигә тынычсызлана иде. Ул ургылып аккан чишмәле, кечкенә генә күлле, күл тирәсен камышлар чорнап алган болынга төште. Монда инде аяк атлаган саен яшьлек хатирәләре күңелдә яңара. Аның күптәннән төшкәне юк иде. Элеккеге болын түгел инде бу. Монда хуш исле печән чапкан, аңа иренең булышкан чаклары исенә төште. Хәзер биредә көтү йөргәч, печән дә үсми икән.

Ул болын уртасында баһадирдай үсеп утыручы өч карт өянке янына килде. Хәтер җебе дигәнең сүтелә дә сүтелә ул. Хатирәләрнең кайсы гына искә төшсә дә, мәрхүм иренә барып тоташа. Шушы өянкеләр янында кача-поса очрашулар, күрешүләр дисеңме. Юк-юк, берсе дә онытылмаган. Агачның берсенә Салихҗан пәке белән “С+С” диеп язып куйган иде. Агачны яралыйсың бит, дигән иде Салихә шул вакытта.


И-и-и гомеркәйләр, диген. Аның белән аерылышканга да күпме гомерләр узган. Шулай да көтә ул аны, үлде дигән хәбәре булмады бит. Көзге җилләр тәрәз шакыса да, кем дә булса ишек шакыганда да: “Салихҗаным түгелме икән”, - диеп кабалана-кабалана ишек, тәрәзәләргә таба атлый ул.

- Әни, әни, тизрәк кайт әле, - дигән тавышка Салихәттәй сискәнеп куйды.

- Ни булды тагын? Бик тизләргә минем сезнең кебек чагым түгел инде. Койрыкны сыртка салып чабар вакытлар күптән үткән, - дисә дә, ул, кабалана-кабалана, ишек алдына атлады. Ә анда өстенә кап-кара драптан тегелгән озын пәлтә, башына кара эшләпә кигән, кулына затлы ялтырап торган чемодан тоткан бер ир-ат басып тора иде.

Салихәттәй бу кешене күргәннән соң:

- Юк-юк, моның булуы мөмкин түгел, - дип чайкала-чайкала, ишек тоткасына үрелде.


Бу Салихҗан иде. Әйе, ире иде.

- Салихә, мин гомерем буе сезне күрү теләге белән яшәдем. Менә шушы хыялым бүген тормышка ашты.

- Шул гомер кайларда йөрдең, Салихҗан?

- Сөйләсәм, бик озакка китә. Ләкин әйтми булдыра алмыйм. Кыскача сөйләп үтим. Немецлар белән сугышкан иң авыр көннәрнең берсендә безне әсирлеккә алдылар. Сугыш беткәч, пленга төшкән совет сугышчыларына илдә рәт булмаячагын җиткерделәр. Мин Франциягә килеп эләктем. Гаилә кордым, өч балам, җиде оныгым бар.

- Ә монда хатының, балаларың барын оныттыңмени, Салихҗан!? - дип аптырашта калды Салихәттәй.

- Балалар дисең, минем кызым гына бар иде бит.

- Син киткән елны улың Саттар да дөньяга аваз салды, Салихҗан. Ә хәзер ничә еллар узгач, нигә дип кайттың соң? Әйт әле, Салихҗан?!

- Картаймыш көнемдә сезне, туган якларымны бер күреп китәсем килде, - дип акланды ир.

- Күреп китәсем килде, дисең инде, - диде Салихәттәй, сораулы караш ташлап.

- Әйе, күрәсем килде. Әгәр дә кичерә алсагыз, кичерегез мине, мескен җанны. Ләкин кабат китмичә булдыра алмыйм. Анда хатыным, балаларым, оныкларым көтә. Сезнең йортта мин – кызыма да, улыма да чит-ят кешемен.

- Эх, - диеп авыр сулап куйды Салихәттәй. Күңеленең бер почмагында еллар буе сакланып килгән соңгы өмете дә сүнде.

“Китәм дисең инде, китәм дисең инде”, - дип кабатлап йөргән Салихәттәй, уф диеп өзгәләнеп, йөрәген тотып, караватына капланды...

Рафилә ФӘТТАХОВА,
Кукмара

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X