Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Мәңгелек яра

    Ясминә, урыныннан торып, кая бәрелергә белмичә бәргәләнде. Иренең сүзләре кабат-кабат исенә төште, йөрәген телгәләп көйдерде. «Дөньяда яшәвемнең мәгънәсе калмады», - дип, ире берни дә сизми иркен сулыш алып йоклап яткан чакта уен тормышка ашырды...

    Миңнурыйның килене Ясминәне район дәваханәсенә алып киткәннәр, дигән хәбәр яшен тизлеге белән бөтен авылга таралды. Хәле бик начар, агу эчкән икән, дип сөйләделәр бу турыда. Шул арада халык икегә бүленде: берәүләр кайнанасын якласа, икенчеләре килен ягында иде. Аларга тагын ни җитмәде икән, тормышлары җитеш, авылда бер дигән йортлары каралты-куралары белән балкып тора.

    Билгеле, авылдашлардан берни яшереп булмый: адәм баласы ни ишетә – бар да телендә. Килен белән кайнана килешә алмый, дигән сүз чыккан иде инде. Югыйсә, бик зурлап туй уздырып шау-гөр килделәр. Ә тормыш әллә нинди үзгәрешләр кертте дә куйды.

    ...Ире Локман үлеп киткәч, Миңнурый ялгыз тормыш алып барды. Көне-төне эшләп, менә дигән ир солтаннары үстерде. Биш малай арасында Азат төпчеге, әнисенә иң якыны иде. Шуңа да төп нигездә калу аңа йөкләнде. Абыйлары шәһәргә чыгып китеп гаилә корды. Азат әнисе кебек бик уңган, эшчән, авылның дәрәҗәле кешесе дип саналды.

    Ә сөйгән яры Ясминә – күрше авылның иң чибәр кызы. Башка егетләрне читкә кагып, Азатны үз итте, яратты. Алар мәктәп эскәмиясеннән алып, берсен-берсе ошатып, күңел канатларын беркетеп куйган иде. Авыл егетләре аның өчен җан атып йөрүенә карамастан, ул башка берәүне үз янында күз алдына китерә дә алмады.

    Йортка килен булып төшүенең беренче көненнән үк кайнана үзенең тискәре якларын күрсәтә башлады. Килене элеп куйган пәрдәләрне ошатмыйча, Миңнурый янәдән үзенекенә алыштырды. Яшь кыз нинди эшкә тотынса да, каршылыкка очрады. Башкарган эшен, пешергән ашын килештермәде кайнана.  Шуңа да Ясминә үзен булдыксыз, бу өйдә бернинди хокуксыз, кирәксез кеше дип исәпли башлады.

    Азат иртән эшкә чыгып китә дә кич җиткәч кенә арып кайтып керә. Аның хатыны белән иркенләп аралашырга, сөйләшергә вакыты җитми.

    Әле ярый күрше авыл кибетенә кирәк-яраклар алырга баргач, Ясминә тиз генә әнисе янына кереп чыккалый иде. Ул шунда якын кешесенә бераз зарланып, эчен бушата. Ә әнисе кызын жәлләүдән ары китә алмый: «Яңа гына тормыш башладыгыз, түз инде. Тора-бара бар да яхшыга үзгәрер», - дип, баласын һәрчак тынычландырып кайтарып җибәрде.

    Беркөнне күрше Сания апа кергәч, Миңнурый килененең өйдә икәнен сизмичәме, әллә юри ишетсен дипме: «Менә, күрше, күпме әйттем бит өйләнмә аңа дип, тыңламады. Матурлык туйда гына кирәк шул», - дип зарланырга тотынды.

    Реклама

    Шул чакта Ясминә кайнанасының күрше Сания кызын улына димләү уе белән яшәвен аңлап алды. Йоклар алдыннан барысын да иренә сөйләп аңлатты. Ә Азат йокы аралаш:

    «Миңа хатын-кыз гайбәте кирәкми. Әнидән зарланма, бер генә ул. Нинди генә хатын булса да, аны алыштырасым юк. Аның белән килешеп торсаң – яшибез, юк икән – ихтыярың», - дигәч, Ясминә төне буе керфек тә какмый чыкты. Иренең мондый фикергә килүен ул хыянәткә тиңләде.

    Эх, шул вакытта Азат, ягымлы әйтеп: «Минем өчен сез – иң кадерле кешеләрем. Икегезне дә бертигез яратам», - дип юаткан булса, Ясминә бөтен авырлыкларга да түзәргә риза иде. Үзенең сөйгән кешесеннән шундый сүзләр ишетермен дип кем уйлаган бит...

    Ясминә, урыныннан торып, кая бәрелергә белмичә бәргәләнде. Иренең сүзләре кабат-кабат исенә төште, йөрәген телгәләп көйдерде. «Дөньяда яшәвемнең мәгънәсе калмады», - дип, ире берни дә сизми иркен сулыш алып йоклап яткан чакта уен тормышка ашырды...

    Район дәваханәсенә сәламәтлеген тернәкләндерергә кергән Сәлим карт бу хәлне үз күзләре белән күргән. Авылга кайтып:

    «Ясминәне ашыгыч ярдәм машинасында алып килделәр. Табиблар тизрәк ашказанын юдыртырга ашыкты. Тик Ясминә аларны үзенә якын китерергә теләмәде, “минем яшисем килми” дип тарткалашты. Ул табиблар көче белән исән калды», - дип сөйләде.

    Әлеге вакыйга Ясминәнең йөрәгендә гомерлек яра булып уелыр. Еллар узу белән ул онытылыр, ә бәлки юк, анысын бер Аллаһ белә...

    Дәлфирә ГАЛИМОВА, Кукмара

     

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: