Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Әдәби хәзинә

"Менә сиңа мә! Ашыйсы ризыгы йөртә икән бит бу баланы, шул тикле ерактан нигә кайткан дисәм"

Равилнең кисәк, уйламаганда-көтмәгәндә кайтып керүе Зөбәрҗәт карчыкны аптырашта калдырды...

Бертуган апасы Сәкинәнең улы Равилнең кисәк, уйламаганда-көтмәгәндә кайтып керүе Зөбәрҗәт карчыкны аптырашта калдырды. Аптырарсың да: бер дә аралашканнары, хәтта телефоннан шалтыратышып, хәл-әхвәл белешкәннәре юк иде бит. Соңгы тапкыр моннан ун ел элек, үзе әйтмешли, каф тавы артындагы шәһәргә апасын җирләргә баргач очрашканнар иде, анда да сөйләшү бер-ике авыз сүз алышудан узмады. 

Туган яктан еракта, чит-ятлар арасында үсте шул Равил. Үз әти-әнисе татар булса да, балалар бакчасында, мәктәптә, урамда аралашу гел рус телендә барды. Хәтта өйләрендә дә ярым татарча, ярым русча сөйләштеләр, чөнки әтисе Харис шәһәр баласы булып, үзе дә туган телен ипи-тозлык кына белә иде. Шуңа Равилне үз милләтенең баласы дип әйтеп булмый: тел белми, татар моңын яратмый, дини йолалардан, гореф-гадәтләрдән дә хәбәрдар түгел. Тормыш иптәше итеп тә рус кызын – Екатеринаны сайлады. Бер-бер артлы дөньяга килгән ике улларын да олы тормыш юлына чиркәү аша изгеләндереп кертеп җибәрделәр.

Менә шулай яшәп ята Зөбәрҗәт әбинең энекәше Равил. Моңа карчыкның эче пошкаласа да, бер безнеке генә түгел, татарларның яртысы чит җирләрдә яшәп, урыслашты инде дип, үз-үзен тынычландырырга тырыша иде ул. Менә шул энекәшенең һич көтмәгәндә кайтып керүенә нык гаҗәпләнде, алай да караңгы чырай күрсәтмәде, чын күңелдән сөенечен белдерде. Ярый әле үзе бераз гына булса да русча сукалый, бер-ике ел шәһәрдә фабрикада эшләп кайтуның файдасы бу. Ә менә Равилнең татарчасы “Исәнмесез”, “Рәхмәт”, “Ни хәлләр?”дән артмый. Алай да аңлаштылар: әти-әнисенең туган җирләрен сагынып кайткан икән ир.

Икенче көнне кунакны зираттан, авыл урамнарыннан, су буйларыннан, болыннардан әйләндереп алып кайтты хуҗабикә, әмма энекәшенең чыраенда артык  дулкынлану, кызыксыну төсмерләрен сизмәде. Авылы да, зираты да ят иде шул аңа. Сәбәбен ерактан эзлисе түгел: ул биредә туып-үсмәгән, әти-әнисе монда җирләнмәгән, балачак дуслары, таныш-белешләре дә юк. Уллары кечкенә чагында апасы Сәкинә белән җизнәсе Харис, ике-өч елга бер тапкыр булса да, кайткалап йөриләр иде әле, әмма инде олыгаеп килүче, чәчләре агарган ирнең күңелендә бу балачак истәлекләренә урын калмаган шул.

Зөбәрҗәт карчык ялгыз булса да, җитешле тормышта яши: Казандагы уллары, кызы ризыкны мулдан ташып торалар. Шуңа ул кунак сыен да аксатмады, көн дә пәрәмәчен, өчпочмагын, гөбәдиясен пешерде. Үзе: 

- Солянка-борщ ашап, туеп беткәндер инде, аз булса да үз ризыкларыбызны авыз итсен әле, - дип сөйләнде.

Беркөнне ул итле аш хәзерләде, пешкән шулпага кибеттән алып кайткан вак токмачны салды. Өстәл артына утыргач, кунагы, тәлинкәдәге ашны күреп, ашыгып кашыгына үрелде дә тиз генә шулпа капты. Әмма аны йотып җибәргәч, нигәдер йөзендәге елмаюы сүрелгән кебек булды.

- Әллә ризыкны ошатмадыңмы, балам? - дип сорап куйды карчык, ә үзе күңеленнән генә: “Кәбестә, чөгендер ашына күнеккән шул инде ул, - дип уйлады.

- Очень вкусно, - дип мактаган булды ир, ләкин чыраеннан нәрсәдер әйтергә теләгәне, әмма сүз башларга кыймаганы сизелеп тора иде. Үзе әйтмәгәч, апасы да төпченмәде.

Менә иртәгә китәсе дигән көн дә килеп җитте. Иртәнге якта үткәннәрне, Равилнең әти-әнисе турындагы истәлекләрне барлап утырдылар. Шулвакыт ир әйтеп куйды:

- Мин кечкенә чагымда бер кайткач, син, апа, үзең вак итеп токмач кисеп, тавык шулпасы пешергән идең. Аның тәмен әлегәчә онытмадым. Их, шуны тагын бер генә тапкыр ашасам, үлсәм дә үкенмәс идем! – Бу сүзләрне әйткәч, аның йөзе кызарып китте, күзләре дымланган кебек тоелды.

Менә сиңа мә! Ашыйсы ризыгы йөртә икән бит бу баланы, шул тикле ерактан нигә кайткан дисәм... Халкын, динен, телен, моңын җуйса да, ашказаны миллилекне таләп итеп маташа түгелме соң? Шуны уйлап, Зөбәрҗәт әби кабаланып сикереп торды.

- Ник әйтми торасың аны? Хәзер пешерәбез, туңдыргычта тавыгым ята, токмач кисүне дә, шөкер, онытмадым әле.

Төш турысында инде тәмле исләр аңкыткан шулпа тәлинкәләргә салынып, өстәлгә куелган иде. Берьюлы ике тәлинкә ашады ир, маңгаеннан тир тамчыларын сөртә-сөртә ашады. Йөзенә чыккан канәгатьләнү төсмерләрен күрсәң! Затлы ресторан ризыгын тәмләп утыра диярсең.

Киселгән токмачны күчтәнәч итеп тә биреп җибәрде әбекәй.

- Кайткач, килен белән пешереп ашарсыз, - диде. – Бергәләп кайтыгыз, - дип тә өстәде.

- Мин бирегә кабат оныгым Женя һәм Айсылу белән кайтачакмын әле, - диде ир.

- Кем соң ул Айсылу?

- Оныгым Айсылу исемле татар кызына өйләнергә җыена бит. Ул татарча сөйләшә, матур итеп җырлый, тегә, чигә. Син аны токмачлы шулпа пешерергә дә өйрәтерсең әле, яме.

...Шәһәр кунагы – татарның чит җирләрдә адашып калган баласы - китеп барды. Нәсел агачы тамырланган яклардан ераклашса да, сумкасында күчтәнәчкә төрелгән токмач, кипкән кура җиләге, алма кагы, зәңгәр мәтрүшкә юл буе аның күңелен җылытып кайтты, гүя, аның артыннан, бу ризыкларга ияреп, нәзек кенә җеп сузылып килә иде. Күңеле белән бу җепнең бик нечкәлеген тойса да, һич тә аның өзелүен теләмәде ул.

Фото: Гөлгенә Шәрипова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X