Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Әдәби хәзинә

”Кәримә апа, әни асылынды!..”

Кырыктан яңа узган яшь хатын, беркемгә берни аңлатмыйча, башына килгән ниндидер авырлыктан өркепме, яшәүдән туепмы, үзе генә белгән бер сәбәптән үз кулы белән гомер җебен кисте.


Кәримә, суыткычтан ит алып, турагыч аша үткәрде дә пилмән бөгәргә кереште. Сәгатенә карый-карый, үзе бөгә, үзе күбрәк ясарга тырышып ашыга. Балалар укуларыннан кайткач ашап туярлык та булсын, калганын суыткычта туңдырырлык та булсын. Соңрак үзләре пешереп ашарлар. Ни дисәң дә, яшьләр шул инде, әзерне ашарга яратсалар да, үзләре ныклап тотынып әзерләргә иренәләрме, вакытлары тармы. Хәер, Кәримә үз балалары кебек, кызым, улым, дип өзелеп торган балалар – моннан җиде ай элек вафат булган сеңлесенең улы белән кызы – унтугыз яшьлек Таһир һәм егерме берне яңа тутырган Индира.

Ә Кәримә вакытыннан алда әнисез калган балаларны ташламый, еш кына килеп булышып китә, ашарга әзерли, өйләрен җыештыра, таяныч булырга тырыша. Алар үзләре дә ялкау түгел түгеллеген. Шулай да мондый авыр чакта бергә булу кирәк. Ничә яшьтә булуга карамастан, әни хәтле әнинең ничек кирәклеген Кәримәгә сөйләп торасы юк инде. Әнә бит Индирасы әнисен сагынуданмы: “Кәримә апа, син әнигә ничек охшагансың! Ярый әле син бар!” − дип апасын күрү белән кочаклап алган була. Ә үзе соң әнисенең яшь чагына ничек охшаган! Каплап куйган яшь Нәзия! Шул ук зур коңгырт күзләр, шул ук нәфис, озын муен, шул ук өзелергә торган нечкә бил... Муенындагы миңенә хәтле Нәзиянеке. Кәримә Индирага күз салганда кайчак сискәнеп, өркеп үк китә. Курыкмаслыкмени, кабердәге туганыңның яшь, чибәр чагы алдыңда йөрсен әле! Таһир сагышын эчендә йөгәнләп тотарга тырышамы, анысы әнисен юксынганын әллә ни белдерми. Әллә бирешмәскә теләп, соңгы арада башы-аягы белән укуга чумды. Үзе мактанып бармаса да, Индира сөйләве буенча энесе институтта иң яхшы укучы студентларның берсе. Шөкер, шулай гына була күрсен берүк. Әниләре балаларын кеше итәргә, укытырга тырышты мәрхүмәкәй...

Кәримә, эш арасында тагын бер тапкыр сәгатькә күз ташлап, балаларга ашарга әзерләде дә кайтырга кузгалды. Кыз белән малайны күрәсе килсә дә, әтиләре белән очрашырга бик зур теләге юк аның. Индира әйтүенчә, еракта вахтада эшләүче Рүзәл бүгенле-иртәгәле кайтып төшәргә тиеш. Шуңарчы ычкынырга кирәк. Шушы җиде ай эчендә барысы да үзгәрде. Элек, Нәзия исән чакта, Кәримә белән Рүзәлнең арасын якын туганлык җепләре бәйләп торса, хәзер алар аралашмас булдылар. Сеңлесен саклап кала алмаган өчен үз гаебен тойса да, Кәримә, хаклымы-хаксызмы, Рүзәлне хатынын үлемгә этәрүдә гаепләде. Шул гына башын йотты кырык дүрт яшьлек сеңлесенең, шул гына! Ничек җир күтәрә диген шуны!


Кәримә җәһәт-җәһәт кенә табак-савытны юды да, өстәлдә сеңлесе белән энесенә язу калдырып, өенә җыенды. Өске киемнәрен киеп ятканда кемдер тышкы яктан ишек йозагын ача башлады. “Балаларның берсе кайтты да...” − куаныч катыш уйлады Кәримә. Тик, ишектән кереп килүче Рүзәлне күреп, аның йөзендәге елмаюы сыпырып алгандай юкка чыкты. Хуҗа кеше дә мәрхүмә хатынының туганын үз өендә күрергә әзер түгел иде, ахры, шулай да коры гына исәнләште. Кәримә аңа җавап бирмәде, киенүен дәвам итте. Үз йортына керергә кыймагандай, ишек төендә басып торган Рүзәл, бу киеренкелекне бераз йомшартырга теләпме, монда хәлләр ничек? дип сорады. Ә Кәримә аны бәреп җибәргәндәй читкә этте дә, чыгып китте. 


Сеңлесенең кырыгын үткәргәннән соң Кәримә белән Рүзәлнең сукмаклары кисешмәгән иде әле. Менә бүген генә юллары тагын очрашты. Рүзәл ничектер, ә Кәримәгә калса, аны йөз ел күрмәсә дә ыһ та димәчәк. Аның йортына да Кәримә балалар хакына гына килә. Күз-колак булырга, бераз тәрбия бирергә. Ә Нәзиянең яшь гомере вакытсыз өзелгән өчен ул Рүзәлне бервакытта да гафу итмәячәк. Шул гына җитте Нәзиянең башына.

Хатын, артыннан куган кебек ашыгып-кабаланып, трамвайга менеп утырды. Шәһәрнең икенче очына диярлек хәтсез генә кайтасы. Хәтеренә Нәзия белән соңгы сөйләшүе килде. Тәрәзә янындагы урынга сеңеп утырган килеш, Кәримә хатирәләренә чумды...


...Эштән арып-талып кайткан Кәримә бераз черем итеп алырга теләп башын мендәргә терәгән генә иде, кәрәзле телефон шалтырады. Иркенләп ял итәр өчен аны сүндереп куя торган гадәте бар иде дә, бу юлы оныткан, каһәр суккыры! Эше дә бит җиңел түгел. Көнне-төнгә ялгап, трамвай йөртә. Ничәмә кеше гомере өчен башы белән җавап бирә торган эш. Соңгы атнада үзенә стажер итеп яшь кызны да билгеләделәр. Биш-алты айлык курслар бетерсә дә, тәҗрибәсе юк, курка. Кәримә авырайган башын мендәрдән күтәрә алмыйча бер тын көтеп ятты, шалтырату тынмасмы, янәсе. Тик өметләнүе юкка булган, телефон тавышы басылмады. Хатын, үрелеп, кем шалтыратканын карады. Үзенә тынычлык бирмәгән сеңлесе Нәзиягә җиңелчә ачуы да чыкты – апасының эштән кайтканын белә торып борчып ята. Сеңлесенең тетмәсен тетәргә дип кенә авыз ачкан иде, тегесенең сулкылдап елаганын ишеткәч, үзен тыя алды: 

− Ни булды тагын?

Нәзия исәнләшүне, хәл сорашуны кирәк санамадымы, үз хәле хәл идеме, калтыранган тавыш белән апасыннан үтенде:

− Апа, акча кирәк күп кенә... Биреп тор инде... 

Кәримә гаҗәпләнүдән телен йотты... Элекке бурычын да түләп бетмәгән Нәзия тагын акча сорый! Исең китмәслекмени?! Ни кыйлана бу?!

Кәримә хәтта кирәкле сүзләрне дә онытты, бераз ык-мык итеп торды да ачу белән кычкырды: 

– Син нәрсә? Акылдан яздыңмы? Әллә минем акча суга торган машинам бар дип беләсеңме? Үземә ничек яшәргә? Тиздән кызның укуы өчен түләргә кирәк. Теге бурычыңны кайчан бирәсең?

Бераз тынып торган сеңлесе тагын телгә килде:

− Апа дим, зинһар өчен... 

Кәримә үзен тотып тыярлык хәлдә түгел иде. Шуңа күрә ул теленнән ычкынырга торган сүгенү сүзләрен сеңлесенә бәрмәс өчен ачу белән бар көченә телефонны басты һәм сүндереп үк куйды. Бу гына җитмәгәндәй, хатын аны яткан кәнәфесенең икенче башына ыргытты, әйтерсең дә сеңлесенең тормышы бармаганга телефон гаепле. 

Бу сөйләшүдән соң йокысы сыпырып алгандай юкка чыккан хатын, үзенә урын таба алмыйча, аш бүлмәсенә чыкты да чәй кабызган булды. Тик кайнап чыккан чәен эчәргә дә күңеле бармады. Кәефе кырылса, көннәр буена тамагына берни дә үтми. Хатын үрелеп сәгатенә карады, ире эштән кайтырга әле ике сәгать бар. Тизрәк кайтсын иде ичмаса ул булса да. Йөрәген сызган уйларга түзә алмыйча, Кәримә бер бүлмәдән бер бүлмәгә йөрде. Ниндидер эш башлаган булды. Тик куллары аны тыңламады. Хатын тагын ятагына барып ауды. Җелегенә үтте бит сеңлесе соңгы арада акча сорап.

Үзенең берни сатып алганы да күренми. Бу ни хәл бу? Нигә сиңа бу хәтле акча кирәк? дип сорасаң, эндәшми. Башта бурычын бераз биргәләгән булса да, соңгы арада бирәчәге арта гына бара. Аптыраган! Кәримәнең дә байлыгы баштан ашмаган. Яшәргә җай табар өчен таңнан торып эшенә чыгып китә. Әллә кайчан ташлар иде дә бу трамвайны, нишлисең, ничек тә яшәргә кирәк. Ире Фәвис заводта эшли. Аның эш хакын еш кына тоткарлыйлар. Кызлары да түләүле укый. Әллә нәрсә булды соңгы арада Нәзиягә. Башта килеп-килеп кызу канлы иренә зарлана иде. Хәзер әллә язмышына буйсынды, әллә бүтән сәбәпле, Рүзәлгә үпкәләвен бик сиздерми. Эченә җыеп баруы шулмы икән. Алай дисәң, түзәргә дә була кебек.

Рүзәл себердә эшләп йөри. Ике айга бер генә кайта. Көрәп акчасын кайтарып бирә. Кызу канлылыгы бар инде анысы. Коры шырпы кебек кабынып китәргә ярата. Тик кемнең кимчелеге юк? Бераз тавышланып алалар да, карый, сеңлесе ире белән тагын юньле генә яшиләр кебек. Аннары үпкәчеллеге дә юк түгел сеңлесенең. Тормышларына кысылырга яраткан бианасына үпкәләп тә, иреннән аерылам, дип йөргәне булды. Үпкәчәнлек – иркәлек галәмәте димәсләр иде. Соңыннан апасы аларга кулын селтәде – ничек телисез, шулай яшәгез инде. Сезне беркем дә көчләп кавыштырмаган. Шулай яхшылы-яманлы яши-яши, кызлары, уллары да үсеп җитте. Рүзәл хатынын эшләтмәде. Гаиләсен туйдырыр өчен, балаларын, хатынын айлар буена күрмичә, еракта эшләде. Кәримә белүенчә, ярыйсы гына хезмәт хакы ала кебек. Менә соңгы елда аларга тагын әллә ни булды. Нәзиягә акча җитми башлады. Кая куя ул аны? Шунысы сәер − Рүзәл кайтыр алдыннан хатыны, аннан курыккан сыман, үз-үзен белештермичә акча эзли башлый. Бу ни хәл бу? Сәбәбен апасына әйтмичә, тагын иреннән аерылам, дип тә йөрде. Аннан, аерылып кая барсын? Ике бүлмәле фатирны ничек бүләргә? Үзе дә эшләмәгән килеш бу авыр заманада балаларын да, үзен дә ничек туйдырсын да ничек укытсын? 


Сеңлесе турындагы авыр уйларыннан Кәримәнең башы катты. Ничек аңларга була аны? Юк, ныклап кына сөйләшергә кирәк аның белән. Кәримә бераздан телефонын кабызды да сеңлесенең номерын җыйды. Тик күпме шалтыратса да, телефонны алучы булмады. Киенеп, Нәзиягә барырга чыкканда аңа Индира шалтыратты: ”Кәримә апа, әни асылынды!..”

Кырыктан яңа узган яшь хатын, беркемгә берни аңлатмыйча, башына килгән ниндидер авырлыктан өркепме, яшәүдән туепмы, үзе генә белгән бер сәбәптән үз кулы белән гомер җебен кисте. Һәркем үзенчә күп уйланды, ләкин беркем берни аңламады. Кәримә бу фаҗиганең сәбәбен Рүзәлдә күрде. Шуңардан гына курыкты сеңлесе соңгы арада. Ул кайта башласа, бурычка чума-чума акча эзләп йөрмәс иде, курыкмаса. Шул гына аны үлемгә этәрде. Кәримә Рүзәлне күралмас булды. Аннан ул үз-үзен өзгәләде. Болай булырын белсә, әллә каян табып бирер иде акча, бурычка чумып булса да табып бирер иде. Әҗәт кайчысы дуслык-туганлык җебен кисә, дип юкка әйтмәгәннәр шул. Әй, ниләр генә кылдың, сеңелкәем! Чыга алмаслык нинди чоңгылларга төштең? Язмышкаең шул булдымы? Ялгышуың шул булдымы? Соңгы минутыңда җан ачысы белән ялварып, ярдәм-шәфкать сорап, миңа кул сузуың шул булгандыр да бит. Ә мин аңламадым. Барыбызны да ачы кайгыларга салдың!.. Үлем үкенечсез булмый, диләр шул... 


− Кәримә, хәерле көн. Төшмисеңмени, синең тукталыш бит! – Уйларына чумган Кәримә, йокыдан уянгандай, янында басып торган билет сатучыга башын күтәреп карады да ишеккә ташланды. Менә сиңа, үткәннәрне барлап бара торгач, үз тукталышын чак үтеп китмәгән! Кайчандыр Кәримә өйрәткән трамвай йөртүче кыз, аны күреп, зыңгылдатып кыңгырау бирде һәм трамвай үз эчендәге халыкны тормышның бетмәс-төкәнмәс мәшәкать юлы белән алга алып китте. 


Ул кайтып кергәндә табада кыздырылган кәтлитнең тәмле исе баскыч башыннан ук диярлек борынны кытыклап тора иде. Ире Фәвис, шөкер, хатын өйдә юк, дип бот күтәреп диванда ач ятмый. Әзер фарштан кәтлитен дә кыздырып ала, ашын да пешерә. Әле дә, хатынын күреп, ю кулыңны, утыр, дип алдына ашарга куйды. Рүзәлнең кайтканын ишеткәч, Фәвиснең йөзе ачылып киткәндәй булды. Ир затларының солидарлыгымы, башка сәбәплеме, хатыны Рүзәлне соңгы арада ничек яратмаса да, Фәвис аңа мөнәсәбәтен үзгәртмәде, туганлык җепләрен өзмәде. Ул нигәдер аны Нәзиянең үлемендә гаепләмәде. Киресенчә, Рүзәлгә кара яккан хатынын тыярга тырышты: “Анда, алар арасында ни булганын син каян беләсең?!” Кәримә, иренең Рүзәлне яклавын ошатмыйча, хәтәр генә парын чыгарып алды. Хаклымы-түгелме, мәрхүмә сеңлесенең иренә бәла якты. Фәвис үз фикерендә нык торды. Шулай тавыш-тын зурга китә башлагач кына, бу бик аңлашылып җитмәгән фаҗига турында ызгышасы килмичә, икесе дә тынып калдылар. 

Икенче көнне Кәримә, сәгать дүрттән торып, эшкә китте. Юл хәрәкәте шәһәрдә елдан ел катлаулана. Кешедә машина көннән көн арта бара. Дистәләрчә еллар буена машина йөрткән, тәҗрибәле абзыйлар белән бергә шәһәр урамында яңа чыккан “чәйнекләр” дә күп. “Текә” машинада әллә кем булып утырса да, йөртү хокугын сатып алып кына, башкаларны санлый белмәгән җилкуарлар юк түгел. Андыйлар, кая инде трамвай, яки автобусны бар дип белү! Тыелса да, трамвай юлыннан җилдерәләр генә! Исән-имин, хәвеф-хәтәрсез тәмамланган һәр сменаның азагында Кәримә,  аллага шөкер, дип җиңел сулап куя. Шулай да арыта. Көне буена үзенә бәйләп, буйсындырып тоткан киеренкелек изәме, аяклар чак атлый. 

Арып-талып өенә кайтып кергән Кәримә, аш бүлмәсеннән килгән тавышны ишетеп, ишек төбендә туктап калды. Үз колагына үзе ышанмыйча, үрелеп эчкә күз салды. Өстәл артында ярым исерек Фәвис каршында ярыйсы гына салган ...Рүзәл утыра һәм башын иеп нидер сөйли иде: 

− Сыттым мин аның дәртле җирен... Менә шушы аягым белән издем...
Кәримәгә әллә нәрсә булды. Арыган аякларына әллә каян көч керде. Ул, киемен дә салмыйча, атылып аш бүлмәсенә керде дә, Рүзәл алдында торган мөлдерәмә тулы стаканның аракысын аның йөзенә сипте. Рүзәл сикереп торды. Иренең кыршаудай кысып тоткан кулларыннан чыгарга азапланган Кәримә, йодрыгын төйнәп, һаман Рүзәлгә якынлашып сугарга тырышты, ни кычкырганын үзе дә өзек-өзек кенә ишетте: “...Җирбит!.. Бер гаепсез сеңлемне җир астына тыктың... Алла суксын...”

Ачу килгәндә, аю да көчек булып күренә. Шуның кебек Кәримә үзеннән бер башка биек көчле иргә селтәнде. Тавышка кызлары йөгереп чыкты, әнисен тынычландырырга маташты. Фәвис хатынын сөйрәп диярлек йокы булмәсенә алып чыкты да ишекне япты. Бер башлагач, Кәримә тыела алмады. . Ярты елдан артык җыелган рәнҗү-үпкәне башкача җанында тотып тыярлык хәле калмаган иде бахыр хатынның. 


Каты явым тиз туктар, дигәндәй, бераздан өйдә авыр тынлык урнашты. Аны тынычлана төшкән Кәримәнең ирексездән сулкылдавы гына бозды. Аш бүлмәсендә ялгызы гына утырган Рүзәл дә айныды, булса кирәк. Киемнәрен кулында тоткан килеш Кәримә яткан бүлмәнең ишеген ачты да, башын күтәрмичә генә: 


− Ә мине газапланмый дип беләсеңме? Тик мин хатынымның үлемендә син уйлаганча гаепле түгел – дип, Кәримәгә нигәдер телефон трубкасы сузды һәм, кыйналган эттәй аякларын сөйрәп, әкрен генә чыгып китте. Фәвис кенә сикереп торып аны озатып керде. 

Бераздан Кәримә Рүзәл калдырган телефонны кабызды һәм аны төшереп җибәрә язды. Сеңлесе Нәзия үләр алдыннан телефондагы хатларны җуюны кирәк санамаганмы, ушы җитмәгәнме... Ә бәлки, ирен аклар өчен андагы хатларга тимәгәнме... Анда Нәзиянең үзеннән күпкә яшьрәк егет белән танышуы, аларның җенси мөнәсәбәте турында ачык аңлап була иде. Ике яктан да берсеннән-берсе хислерәк кайнар мәхәббәт хатлары... “Нәзиям, гөлем... сагындым...” “Салаватым, мин синсез яши алмыйм...” Бераздан акылдан яздырырлык сөю хатлары өзелә һәм егет ягыннан шантаж башлана: “Акча китер! Китермәсәң, барысы да иреңә, балаларыңа билгеле булачак!” 

 Һәм бу куркыту-өркетү берничә тапкыр кабатлана. Нәзия Салаватка түбәнсенеп ялына... Соңгы сөйләшүләре нәкъ Нәзия үзенә кул салган көнне... 

Кәримәнең башы эшләмәде. Ул әле генә үз күзләре белән укыган хатларга ничек ышанырга белмәде. Ялгышып, хаталанып, адашып, менә кая барып эләккән аның сеңлесе! Шантаж ятьмәсенә! Чынлап та сөйдеме икән хатыннардан акча суыручы бу шакшы адәмне? Дүрт аяклы ат та абына. И бәхетсез башкай! Иреннән аерылам дип йөрүе юкка булмаган икән! Кем җавап бирер аның вакытсыз үлеме өчен? 

 И, газиз сеңелкәем! Нигә бүлешмәдең, нигә ачылмадың туганыңа? Бергә-бергә берәр чара табар идек әле. Исән булыр идең... Үзең сикергән упкыннан чыга алмыйча, һәлак булдың. Кемнәр ялгышмый бу дөньяда?Бәлки, Рүзәл кичерер дә иде. Кичермәсә, үземдә яшәр идең. Бердәнбер туганым идең җир йөзендә!.. Бигрәк зур шул ялгышларыңның хакы! Гомер бәясе! Дөреслекне ача барган саен Кәримә ныграк өзгәләнде. Мин бит, үземә гөнаһ алып, сеңлемнең үлемендә ирен гаепләдем. Ә ул бит хәзер үзе кыйналган эт санында... Хатынының хыянәтен, алдавын белү, үлемен кичерү, ул җыйган бурычларны түләү... Балалары алдында ни тоя икән? Бер төшсә, ишелеп төшә шул бу кайгылар... Фәрештә затыннан булмаса да, кимчелекләре күп булса да, ул хатыны алдында гаепле түгел! Үлгән туганыңны гаепләүдә мәгънә юк, ул ялгышлары өчен җәзасын алган. Кәримә шуны гына аңлады – Рүзәл монда гаепле түгел. Ир үзе корбан хәлендә. Язмышы да аяусыз кыйнаган бахыр ирне Кәримә дә каксын-суксын ди. Балалары да читкә типсен. Кая барырга кала аңа? Хатыны артыннан элмәккә сикерергәме? Барып, кешечә аңлашырга, сөйләшергә кирәк. Ир башына төшкән кайгыны бүлешергә кирәк. Балаларын үстерешергә кирәк. Туган-терәк булып калырга кирәк. Ачу арты ачыну шул буладыр инде. 


Ятагында уйланып яткан хатыны янына ире Фәвис керде. Кәримә эчтән генә гаҗәпләнеп куйды. Ничектер Рүзәлне гаепләмәде бит ул, Кәримәгә каршы тора алды, үз фикерен яклады. Кешеләрне хатынына караганда ныграк аңлавы шулмы икән? Бәлки, ир-егетләр бер-берсен яхшырак белә, яхшырак тоялардыр? Ни булса да, син бу юлы хаклы, иркәем... Кәримә ирен янына тартып утыртты да сорады: 

− Ә бая Рүзәл ни турында сөйли иде ул? Ишетми калдым...

Фәвис аны шелтәләгәндәй баш чайкады:

− Ишетерлек хәлдә идең шул...
Кәримә тынмады, кызыксынуын дәвам итте:

− Әйт инде? Кемнеңдер дәртле җирен сыттым, дип утыра иде. Ул Салават турында әйттеме?

Фәвис аның авызын учы белән каплады:

− Кирәкми, сорама. Ул турыда сиңа белергә кирәкми. 

Иртәгәсен алар өчәүләп шәһәрнең икенче очына, балалары белән Рүзәл яшәгән якка юл алдылар.


Автор : Физәлия Дәүләтгәрәева/ Өмет
Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X