Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Әдәби хәзинә

Кискән икмәк кире ябышмаса да

Булган хәл, гыйбрәт өчен язылды, исемнәр үзгәртелде.

Озын да кебек тоелган, әмма шул ук вакытта бик тиз уза торган тормыш юлында ак-кара, шатлык-кайгы үрелеп бара сыман. Язмышыма шулай язылгандыр инде, диләр. Ә бәлки, киресенчә, язмышны үзебез язабыздыр.

Зәринә белән Заһир бергә уйнап үстеләр, белем алдылар, бер-берсенә гашыйк булып йөрделәр. Зәринә урта мәктәпне тәмамлагач, Казанга укытучылыкка укырга китте. Ә Заһир авылда калып яшәүне кулайрак күрде. Аңа кечкенәдән үк машина “җене” кагылган иде. Ул шофер булды, колхозга кайткан өр-яңа КамАЗ машинасына утырып, басулар, шәһәр, авылларга җилдерде. Сөйгәне, укып бетергәч, барыбер авылга кайтачак, дип уйлады. Шуннан соң өйләнешергә сүз куештылар.

Ләкин бик тә чая кыз Зәринә ахыргы курсны тәмамлаганда төзүчеләр институтында укый торган егеткә кияүгә чыкты. Ир хатыны булган төндә төш күрде. Әйтерсең аңа кемдер, пышылдап: “Ялгыштың бит, ялгыштың! Авылда үзеңне өзелеп сөйгән ярың барлыгын оныттыңмы? Аның күзенә ничекләр күренерсең?” - диде.  Ул уянып киткәндә, йөрәге күкрәк читлегеннән чыгардай булып, дөп-дөп тибә иде. Шушы минутта үзенең бик тә кадерле кешесен югалтканын аңлады.

Зәринәгә иркә хатын булып озак яшәргә язмаган иде. Укымышлы ире үзенең чын йөзен күрсәтә башлады. Хәмер белән дә дуслашты, кызлар белән йөрүне дә читкә куймады. Ә инде салып алса, усал аждаһага әйләнә дә куя иде. Кул күтәрүләре дә ешайды. Зәринә иренә телен озайтмады, каршы сүз әйтмәде. Ул кайтуга ашавы әзер, өе җыештырылган булды.

Бер-бер артлы ике кыз бала дөньяга аваз салды. Зәринә балалары хакына түзә бирде. Ул укытучы кеше бит, өйдәге “чүпне” урамга чыгармады, авызы тулы “кара кан” булса да, читкә төкермәде. Ләкин аның тормышы көннән-көн тәмугка әйләнә барды.

- Иреңнең ятлар белән йөргәнен беләсеңме? Теге урман эчендәге йортта алар кызлар белән шаяра икән бит, - дип җиткерделәр.
Зәринә, бу сүзләргә бер дә исе китмәгәндәй:

- Йөрсен, барыбер минем янга кайта ул, - дип җавап бирә, ә ялгыз калган чакларында гарьләнеп елый иде. Авылда калган егетемнең каргышыдыр бу, бары шул гына, дип өзгәләнде. Заһирын өзелеп сагынды, аны төшләрендә күреп уянды.

...Еллар үтә торды. Барлык авырлыкны эченә йота барган Зәринәнең чәчләренә вакытсыз ак бәс кунды. Ярый әле кызларым акыллы, дип юанды. Алар, бер-бер артлы үсеп җитеп, зур тормыш юлына аяк басты. Олы кызы Мәрьям үзеннән сигез яшькә өлкәнрәк Русланга кияүгә чыкты. Аның атасы зур урында эшли иде. Руслан үзе дә, шул юлдан китеп, бер компаниянең җитәкчесе булды. Аларның бердәнбер кызлары Мәдинә, юристлыкка укып, адвокат булып эшли башлады.

8 Март бәйрәме алдыннан Зәринә кибетләрдә йөреп кайтырга уйлады. Кияве Русланның офисы урнашкан йорт яныннан узганда ул аның, бер кызны җитәкләп, машинасына кереп утырганын күрде.

- Я Аллам, аналарның язмышы - балаларда, диләр. Кызымның ире дә кызлар белән шаяра башлаган. Бу ир-атларга ни җитми соң? Акча боза аларны, акча. Байлыгы булмаса, атасы яшендәге ир-атка бер кыз да карамаганлыгы көн кебек ачык.

Ул бу турыда кызына җиткерде.

- Әни, бу миңа яңалык түгел. Руслан минем өчен күптән чит кешегә әверелде. Аның кайтмый калган төннәре, командировкалары ешайды.

Өсләрендә тотмасам да, кешеләр аркылы үзеннән егерме яшькә кечерәк берәү белән чуалганын беләм, барысын да җиткереп торалар. Ир-атларны илле яшькә җиткәндә “тилерә” диләр, чынлап та, шулай икән.

- Кызым, син хәзер ни эшләргә уйлыйсың? Минем кебек тешеңне кысып түзә алырсыңмы?

- Юк, әни. Миндә синдәгедәй сабырлык юк. Үз-үземә бер ел вакыт бирдем. Шушы вакыт аралыгында үзгәрмәсә, үземнән көлдермәячәкмен һәм аннан китәчәкмен. Ләкин үз көчебез белән булдырган байлыкны аның җилкуар чәчбиенә калдырырга теләмим.

Мәрьям - абруйлы адвокат. Шуңа күрә ул ире белән аерыла калса, тормышны үз көче белән алып бара алуына ышана иде.

Ул тора-бара үзендә ниндидер үзгәреш сизде. Хатын-кызлар консультациясенә баргач, аның йөкле булуы ачыкланды. Иренең кыланмышларына чак түзеп торган көннәр иде бу. Йөкле икәнен аңа әйтеп торуның файдасы юк иде. “Бары тик кызымның гына туе узсын. Еракка, чит шәһәргә, иң якын иптәш кызым янына китәчәкмен. Анда мәрхүм әбиемнең ике бүлмәле фатиры буш тора, шунда яшәп баламны табачакмын”, - дип, ныклы карарга килде.

Кызының туеннан соң, ире эшкә киткән бер көндә, барлык киемнәрен җыеп, әниләренә илтеп куйды. Тагын иң кирәкле әйберләрен генә алды да өстәлгә язу калдырып чыгып китте. Ә анда: “Мине эзләмә, үзең шулай теләдең, берне генә түгел, биш кыз алып кайтып яшә”, - дип язылган иде.
Чит шәһәргә ияләнү җиңелләрдән булмаса да, иптәш кызы һәм аның ире Мәрьямгә һәрвакыт ярдәм кулы суздылар. Ул анда тупырдап торган, нәкъ ире Русланга охшаган малай тапты.

Беренче айларда Мәрьям малайга күз-колак булырга әнисен чакырды. Алар бу бала турында Русланга әйтмәскә булдылар.

- Кызым, Русланны бер яшь кыз белән яши дип ишеттем, - диде Зәринә, авыр сулап.

- Яшәсен, ул кызга аның байлыгы гына кирәк. Тормыш әле дәвам итә. Алга таба мин аның язмышын күзаллыйм, һәм ул мин уйлаганча булачак та. Башка вакытта аның турында ни генә ишетсәң дә, миңа әйтмә, яме. Аны үземнең тормышымнан сызып аттым инде.

- Кызым, синең белеп торуың кирәк, дип әйтүем иде. Ярый, аңладым, башка вакытта “ләммим”.

- Я әни, балага кем дип исем кушабыз соң?

- Кызым, Заһир исеме кушыйк әле. Мин кечкенәдән шул исемне яратам.

Ләкин Зәринә аның яшь чактагы егетенең исеме икәнлеген кызына әйтмәскә булды. Бәлки бу серне соңрак чишәрмен, дип уйлады.

Нәни Заһир көннән-көн үсте, матурланды, ун айда тәпи йөреп китеп,  бер яшь тә ике айда ныклап сөйләшә башлады.

Руслан яшь кыз кочагында озак иркәләнә алмады. Бервакыт аны конференциягә чакырдылар. Реклама бүлегендә эшли торган яшь кәләшенә бу турыда җиткереп: “Мин конференциядән соң туры өйгә кайтам, ә син монда күз-колак булырсың”, - диде. Әмма эшләре тәмамланганнан соң, Руслан туры үзенең офисына юл алды. Ә аның бүлмәсендә әлеге кыз бер ир-ат белән кәеф-сафа корып утыра иде. Руслан икесен дә куып чыгарудан башка сүз әйтә алмады.

Бу искитмәле хәл турында Мәрьям дә белде.

- Шул кирәк аңа, - диде. - Менә минем уйлаганнарым чынга аша башлады, хәзер ничек сайрарсың икән? Алга таба күрербез.

Бервакыт Мәрьям улы Заһир белән Татарстанның иң затлы шифаханәләренең берсенә ял итәргә барды. Ахыргы көнне администраторга бүлмә ачкычларын тапшырганда ишектән Руслан килеп керде. Хатыны  җитәкләгән баланы күргәч, таштай катып калды. Аның каршында нәкъ үзенә охшаган малай басып тора иде.

- Мин монда ял иткәнегезне белеп, сезне алып кайтырга дип килдем. Улым барлыгын да беләм. Әниең барысын да сөйләде. Аны ачуланма, ул безнең бергә яшәвебезне тели. Тигез юлда ат та абына, диләр. Кичер мине, Мәрьям, - диде.

- Без синнән башка да юлны беләбез, - дип, Мәрьям ишегалдына килгән таксига кул болгады. Һәм алар шуңа утырып кайтып та китте.

Руслан бик күп тапкыр хатынына ялынды, кабат-кабат гафу үтенде, аларның үзе белән яшәүләрен теләде. Мәрьям генә бер кискән икмәк кире ялгана алмый, диде.

- Кызым, улың бик кечкенә әле. Ул әти-әниле гаиләдә үсәргә тиеш, - дип, Зәринә үзенең киңәшләрен бирде.

Нинди акыллы фикерләр. Каккан җиргә чөй керә, тамчы таш тишә, диләр. Мәрьям әнисенең әйткән сүзен тыңлап, әллә баласының киләчәген уйлап, Руслан янына кайтырга булды. Алар Яңа елны бергә, тулы гаилә белән каршы алды.

- Күз яшьләре, үкенүләр, ялгышулар иске елда калсын! Яңа ел белән, җаныкайларым, - дип, Руслан Мәрьям белән нәни Заһирны кочагына алды.

Рәфилә ФӘТТАХОВА

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X