Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Әдәби хәзинә

Кичәге көн кабатланмас (уйлану)

Хәзерге мизгелләрне дә һичкайчан кайтарып булмаячак...

Мәктәптә дәресләрнең гаять озакка сузылганын хәтерлим. Мөгаен, такта янына чакырырлар дигән куркудандыр. Соңга таба университеттагы лекцияләр чиксез озын булып тоела иде. Ә хәзер вакыт яшен тизлеге белән үтә кебек. Хәтта минем кызым да: “Вакыт ничек тиз уза! Әле генә беренче сыйныфка барган идем, инде менә дүртенчедә укыйм”, - ди.  Ә бит бернигә өлгермибез. Һәрчак каядыр ашыксак та.

Минем каенанам үткәннәр турында сөйләргә, ул вакытларны бүгенге белән чагыштырырга ярата. Мәсәлән, Битләнгер авылыннан Кукмарага җәяү йөргәннәр. Килешәсездер, безгә моны күз алдына да китерүе кыен, без бит хәзер күршедәге кибеткә дә машинага утырып барабыз.
Бервакыт каенанам  белән аның танышы Нократ Аланындагы бер кибеттә стена сәгате сатылуын белгәннәр. Кемнәндер ишеткәннәрдер, ул чакта бит телефоннар булмаган. Әлеге шәһәргә җәяүләп киткәннәр, сәгать сатып алганнар. Кире кайтканда көчле яңгыр башланган, алар кайсыдыр авылдагы танышларында төн кунарга мәҗбүр булганнар. Иртән юлларын дәвам иткәннәр. Димәк, стена сәгате сатып алу өчен алар бер тәүлектән артык вакытларын сарыф иткәннәр (сүз уңаеннан: бу сәгать әле дә төп йортта эленеп тора).

Ә хәзер күрше шәһәргә барып әйбер алу өчен, иң күп дигәндә, бер сәгать вакыт җитәр иде. Без анда барырбыз, дип уйламыйм да, чөнки барлык әйберне диярлек интернет аша заказ биреп алырга өйрәнгәнбез. Әмма безгә барыбер вакыт җитми.

Өлкән буын кешеләре сөйләргә ярата: ул заманда керне кул белән юдык, елгада чайкадык, мичкә утын яктык, аны үзебез ярдык, суны чишмәдән ташыдык, дип. Ә бүгенге буынның кер юу машинасы бар, өйләргә су, газ кертелгән.

Хәтерлим әле, мин кияүгә чыккач, авылда кер юу машинасы ватылды, барлык керне кул белән юарга туры килде. Бу эшкә мин тулы бер якшәмбе көнен сарыф иттем. Ярый әле суны ташыйсы булмады.

Мәктәптә укыган чагымда туган тиешле апам белән чишмәгә бардым. Ул барлык керен бакчада юа да, чиләкләргә тутырып, чайкарга авылның икенче башына юл тота иде. Кер күп була, чиләкләре авыр. Кайчак икешәр тапкыр барырга туры килә иде. Ә бит моннан тыш та эшләр тавык чүпләп бетермәслек.

Без балаларга вакытыбызны аз бирәбез. Көндез алар мәктәптә яки балалар бакчасында, ә кичләрен аларны түгәрәкләргә һәм секцияләргә йөртергә кирәк. Эштән кайткач, кичке ашны әзерлисе, балаларның төрле фәннәрдән бирелгән өй эшләрен карыйсы. Менә шулай көн үтеп тә китә. Ә ял көннәрендә - өй җыештыру, кер юу, үтүкләү һәм... яңадан дүшәмбе – яңа эш атнасы.

Яллар дигәндә, чит илләрдә кешеләр ял көннәрен гаиләләре белән үткәрәләр: табигать кочагына чыгалар, кинога яки күңел ачу чарасына баралар. Ә без? Безнең бу көннәр ял итү өчен түгел. Әйе, шимбә һәм якшәмбене атна буе эшләү өчен көтеп алабыз.  Бакчада, өйдә мәшәкатьләр чиксез, әти-әниләр янына барып та булышырга кирәк һәм башкалар. Якшәмбе кичләрендә еш кына, иртәгәсен эш атнасы башланачагына сөенеп, арып-талган көе йокларга авабыз.

Без җәяү йөрүдән туктадык. Хәзер машина байлык билгесе түгел, хәрәкәт итү чарасы. Аннан башка ничек итеп балаларны мәктәпкә, бакчага, кичләрен түгәрәкләргә илтергә, үзеңә эшкә барырга кирәк?! Шунысы гаҗәп: без барыбер җитешмибез. Ни бу? Тәүлектә сәгатьләр әзме? Хәер, 24 кенә түгел, 28 сәгать булса да, шушындый ук хәл булыр иде.

Менә шулай итеп гомер үтә. Ә бит соңыннан искә төшерерлек берни калмас. Балаң мәктәптә булган чираттагы вакыйга турында сөйләргә дип яныңа килгәндә, син: “Кит әле, комачаулама, минем кышка банкаларны ябасым бар”, - дип, кул селтәдең, ди. Ә ул бәйрәмдә чыгыш ясарга тиеш булганда, синең эштә ашыгыч заказларың булган...

Менә шулай сизелмичә дә үстеләр, мәктәпне тәмамладылар, өйдән киттеләр, ди.  Ә син үзеңне битәрләп утырасың: соң  ул банкаларны япканда  берочтан балаңны да тыңлый ала идең, ә эштәге заказларны башка вакытка күчерергә булыр иде. Аларның балачаклары кире кайтмаячак бит. Беркайчан да... Хәзерге мизгелләрне дә һичкайчан кайтарып булмаячак. Шуңа күрә үзеңне, аңыңны үзгәртергә, яшәргә өйрәнергә кирәк. Моңа күпләр каршы килер, яшәү өчен эшләргә, акча табарга кирәк, диярләр. Әйе, әлбәттә, тик боларның барысын да берьюлы башкарырга кирәк.

Бер көн дә заяга узмасын, чөнки ул башкача кабатланмаячак.

фото: pixabay.com

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk