Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Кечкенә дә, төш кенә (танышым сөйләгәннәрдән)

    Кечкенә генә буйлы, Әлфирәдән дә тәбәнәк ирнең кереп килүен күргәч, аптырап калдым

    Университетны тәмамлаганнан соң, бер ел узгач, Казанга барган идем. Һич уйламаганда бергә укып йөргән Әлфирәне очраттым. Шундый зур шәһәрдә якын танышыңны күрә алу – язмыш бүләге бит ул. Кочаклашып күрештек.

    - Хәлләрең ничек? Ни майтарып йөрисең? – дип сорады бу.

    Сөйләргә дип авызымны ачкан гына идем, Әлфирә ирек бирмәде:

    - Ә мин кияүгә чыктым, - дип әйтеп салды.

    Әйе, минем хәлләр әллә ни кызыксындырмады аны, тизрәк үз шатлыгы белән уртаклашасы килгәне көн кебек ачык иде. Бәхетле булуы йөзенә үк чыккан: кояштай балкый.

    - Әйдә, безгә кунакка, чәй эчеп, бераз ял итеп китәрсең. Ирем белән дә таныштырырмын, - ди.
    Бәй, Әлфирә – авыл кызы бит, Казан егетен кармакка эләктергән микәнни, дим. Ни уйлаганымны кай арада сизеп алган:

    - Марсель дә минем кебек авылда туып-үскән, - диде ул. - Бер дусты белән шәһәргә килеп урнашып, бизнесларын ачып җибәргәннәр. Эшләре уңышлы барган. Күпмедер вакыттан соң Марселем бер бүлмәле фатир сатып алган. Әйдә, киттек, үз күзләрең белән  күрерсең.

    Шулкадәр кыстагач, бармый булмастыр инде, мин әйтәм. Троллейбус белән шактый араны үтәргә туры килде. Әлфирә ире турында сөйләүдән туктамады: нинди әйбәт ул, ничек ярата аны, нинди бүләкләр алып кайта...

    Реклама

    Фатирлары җыйнак кына, әмма зәвык белән бизәлгән икән. Үз торагың булуга ни җитә! Тулай торактан соң, монысы да хан сарае кебек тоеладыр. Әлфирә өчен сөендем дә, бераз көнләшеп тә куйдым. Ә ул шул арада чәй куеп җибәрде, табын әзерли башлады.

    - Марсель төшке ашка кайтам дигән иде, нишләптер күренми әле. Шалтыратмый да, - дип, ишеккә таба караштыргалады.

    Зур шәһәрдә югалып калмыйча, үз урынын тапкан, эш башлаган, тәвәккәл, тырыш ир-егетне үземнең дә күрәсем килде. Баһадирдай зур, таза гәүдәле, киң җилкәле зат булуында шигем юк иде. Озак утырып булмас монда, кайтасым да бар бит әле, дип кыбырсына да башладым.
    Шулчак ишектә кыңгырау шалтырады.

    - Марсель бу, - дип, дустым аны каршыларга ашыкты. Кечкенә генә буйлы, Әлфирәдән дә тәбәнәк ирнең кереп килүен күргәч, аптырап калдым. Исәнмесез, дип чак әйтә алдым. Ә ул: “Хатын, кунак бар икән бит бездә, нигә алдан хәбәр итмәдең?  Торт алган булыр идем”, - дип гөр килеп, минем белән ике куллап күреште.

    Табын артында да авыз йомып утырмады, мин – кунакның күңелен күрергә тырышып, шаян сүзләр дә кыстырып җибәргәләде. Үзенә карата торган сөйкемле сөяге бар икәнен аңладым аның.

    Мине бик җылы итеп озатып калдылар. Казанга килсәң, безгә керми китмә, дип тә өстәделәр.

    Шуннан соң Әлфирә белән телефоннан ара-тирә сөйләшкәләп тордык. Берничә елдан соң алар ике бала белән инде өч бүлмәле фатирга күченделәр, иренең кыйммәтле чит ил машинасы сатып алуын да хәбәр итте. Кечкенә генә булса да, төш кенә булып чыкты аның Марселе. Кайбер олы гәүдәле ирләр булдыра алмаган уңышларга ирешкән.

    Тарихка күз салсак, революция юлбашчысы Ленин, Франция императоры, полководец Наполеон да тәбәнәк буйлы булганнар бит. Владимир Путин да буе белән аерылып тормый, аның каравы, дөньядагы иң зур ил – Россия белән идарә итә.
     

     

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: