Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Әдәби хәзинә

"Картлык көнемдә авыл халкы алдында мине хур итмә, зинһар...” (язмыш)

Зәринә әнисенең җилкәсенә башын салып туйганчы елады. Биш елга беренче тапкыр үзен кызганып күз яше түгүе иде аның. Кызының илереп елавы да Заһидәне йомшарта алмады. Баласын да тиз генә якын итмәде. Узганда-барганда юлына очраган сабыйны этеп җибәрүләр, җае чыкса, кызы күрмәгәндә чеметеп алулар – шушы бер ай эчендә барысы да булды инде.

“Кызым, балам! Кичә Хәмдия апаң кергән иде. Калада укучы кызы ишетеп кайткан. Бәгырьләремне телгәләрлек шундый күңелсез хәбәрне ник кенә әйтте икән ул?! Син инде, балакаем, аны авылга алып кайта күрмә. Үзең дә кайтып йөрмә. Картлык көнемдә авыл халкы алдында мине хур итмә, зинһар...”

“Их әнием, кичерә алсаң, кичер мине. Бик сагындым сине”. Зәринә ап-ак кәгазь битенә бу юлларны ничә язып, ничә ертып ташлагандыр. Монысы да соңгысы булырга охшамаган. Шушы юлларны сырлагач, аңа бераз җиңел булып китә, ахрысы. Бүген дә биш ел элек әнисен кайгы-хәсрәткә салган хәлләрне кабат күз алдына китерде ул. 

...Зәринә диплом алуга, ике дә уйламыйча шәһәрдә калды. Белеме буенча эше дә табылды. Мәхәббәте дә озак көттермәде: бик нык яратты ул егетен. Ике ел гомерен бары аңа гына багышлады, әмма Исмаилнең йөрәге башка берәү өчен тибә иде шул. Шулай булуга карамастан, ул икесе белән дә очрашуын дәвам итте. Сөйгәненең башка кыз белән кич үткәрүеннән көнләшеп, Зәринә шашар дәрәҗәгә җитә иде. Шушы газаплардан тәмам туйган кыз аны онытырга булды. Ләкин ничек итеп? Әйтергә генә ансат. Көннән-көн аны ныграк сагынды ул. Шалтыратуын, тавышын ничекләр ишетәсе килгәнен үзе генә белде. Акылын җуйган кеше кебек сәгатьләр буе телефонга карап утырулар, кич җитте исә, төнгә кадәр тәрәзә каршында басып аны көтүләр, таңга кадәр керфек какмый түшәмгә карап уйланып ятулар – барысы да аның башыннан үтте. Яратып караганнар гына аның хәлен аңлый алыр. Шушы халәтеннән алҗып, инде авыруга да сабыша башлаган Зәринә беркөн:

- Болай булмый, алга таба да шулай яшәсәм, мин тилерәчәкмен, онытырга тырышырга кирәк, - дип, үз-үзенә катгый таләп куйды: тәрәзәгә якын килмәскә, телефонны өзәргә. Кыз нәкъ шулай эшләде дә.

Ә көннәрнең берендә инде тынычланып, ел ярым тирәсе үзенчә генә яши башлаган Зәринәнең йөрәгендә кабат буран кузгалды. Исмаилнең авариягә очрап, хастаханәдә ятуын читләрдән ишетте ул. Туганнары еракта яшәгәч, янына килүче-китүче дә юк икән. Шушы хәбәр кыз йөрәгенең бер почмагында пыскып яткан хисне өреп кабызгандай итте. Эшеннән бер атнага ял алып, хастаханә юлын таптый башлады Зәринә. Ике арадагы мөнәсәбәтләр тагын яңарды. Егет аякка басканчы, яныннан китмәде, ә теге кыз килеп тә карамады. Әмма терелүгә, Исмаил тагын шуның янына чапты. Ә Зәринә авырга узып калды. Бу хакта егеткә әйткәч, ул: 

- Мин үземне яраттырыр өчен бернәрсә дә эшләмәдем. Сине үземчә яратам, ләкин аңа өйләнәм, - диде.

Утыз яшьтән узып баручы кыз, әнисенең күз яшьләре бәрабәренә булса да, баласын алып кайтырга ниятләде.

“Иртәнге намазым саен Ходайдан сиңа ярдәм итүен сорармын. Башкача нишли алам инде мин, балам?” Әнисенең соңгы хатында язылган шушы сүзләр биш елдан соң Зәринәгә туган нигезенә тәвәккәлләп кайтырга этәргеч бирде дисәң дә була. Әнисе аны йөрәк түреннән сызып ташламагандыр әле. Бердәнбер оныгын да яратыр. Баланың баласы балдан татлы, дип, өлкәннәр юкка әйтмидер. Бәлки аның хакына мине дә кичерер. Шундый уйлар белән яшь ана туган авылына, газиз әнисе янына юлга кузгалды.

Үз уйларына мавыгып, Заһидә ишек ачылганын да абайламыйча калды.

- Исәнме, әни, - диде Зәринә, куркып кына.

Ташны ярып чыккан үсентедәй тәмам сулыгып калган, күз төпләре зәңгәрләнгән, бик тә ябык кызын ишек катында күргән ана түзмәде:

- Кы-ы-зы-ы-м, балам, - дип, аны кочагына алды. Алар, күрешү сөенеченнән елый-елый, идән уртасында шулай озак кына бер-берсен сөешеп-яратышып басып тордылар.

- И балам, җаным минем, кичерә алсаң, кичер мине. Эшләр бетеп, малларны урнаштыргач, быел кыш яныңа барырмын инде дип тора идем, - диде Заһидә, кызының битләреннән сыпырып. - Бигрәк ябыккансың, чирләмисеңдер бит?

- Юк, авырмыйм. Әнием, зур хәсрәтләргә салганым өчен кичер. Яраттым шул, бик яраттым мин аны.

Кызының сүзләрен ишетмәгәнгә салышып:

- Исәр кешеләр сыман идән уртасында кочаклашып басып тормыйк. Син киемнәреңне алыштыра тор, мин хәзер чәй куеп җибәрәм, кичә генә суйган бройлер тавыгым бар, шуның белән токмач җәеп аш салырмын, - диде дә, берни күрмичә, әллә күрергә теләмичә, аш бүлмәсенә юнәлде.

- Әни! Бу – синең оныгың, - дип, Зәринә оялып кына артында качып торган улын алдына чыгарып бастырды. Заһидә, барган җиреннән шып туктап, берара катып калды. Аннан кызына таба борылып нидер әйтмәкче иде, кинәт күзе балага төште:

- Абау, җаным. Әстәгъфирулла, каян таптың бу сары пошлакны, нәселдә булмаганны? Кит-кит, бигрәк ямьсез. Шундый бала буламени? Оныгың дигән була әле җитмәсә. Илтеп бир атасына, адәм көлкесенә калдырма мине.

- Әни! - диде Зәринә, ачыргаланып. - Нәрсә сөйлисең син? Ул бит – минем балам!

Заһидә чын-чынлап дуларга исәпләгән иде дә, бераздан тынды тагын.
“Ярар, әйдә, озакка кайтмаганнардыр әле. Бу “төенчек” алагаем зур күренә, мәктәпкә барыр вакыты җиткәндер. Укулар башланырга бер ай гына калып бара бит. Бер кичкә, кер мичкә, дигәндәй, түзәргә кирәк. Ул мөртәт баласына исем дә китми, кызым, балам кызганыч. Чәчәк кебек бала иде, хәзер кара, таякка чүпрәк чорнаганнар, диярсең. Тәнендә бер ит кисәге дә калмаган. Шул килмешәк аркасында”, - дип уйлады Заһидә, ачулы караш белән үзенә астан гына күз төшереп алгалаган малайга карап.

Төне буе йокысы йокы булмады аның. Малай астын юешләтмәсә ярар иде дип кайгырып чыкты. Иртүк торуга, беренче эш итеп, аның урын-җирен тикшерде. Боларны күзәтеп торган Зәринә:

- Әни, кайгырма, Денис зур инде, аңа биш яшь. Ул барысын да белә, - дип, әнисен тынычландырмакчы булды.

- Нәрсә дидең? – диде дә зәһәрләнеп кычкырып җибәрде Заһидә.

- Ул барысын да аңлый, урын-җиргә дә пес итми, дидем.

- Юк, юк, исемен кем дидең, дип сорыйм мин синнән, - диде ул, еш-еш сулап.

- Денис. Ә нәрсә булган? - дип, Зәринә сораулы караш белән әнисенә текәлде.

- Нәрсә булган, нәрсә булган, кабартма булган. Кем баласы бу?! - диде ачуыннан шартлар дәрәҗәгә җиткән ана.

- Әни! Кемнеке булсын инде, минеке, минем балам, - диде дә Зәринә улын кочагына алды.

- Тилегә салынма, кызым. Мөселман кешесе баласына урыс исеме куштырмый. Атасы кем дип сорыйм мин синнән, - диде Заһидә, тагын да ныграк тавышын күтәреп.

- Аның әтисе – удмурт, - диде яшь ана, улының чәчләреннән, битләреннән үбеп.

- Кем? Удмурт!?

- Әйе, удмурт, - диде кыз үзенә күрә бер горурлык белән. - Ә нәрсә булган?Без – барыбыз да бер Аллаһ коллары.

- Нәрсә булган, нәрсә булган, каян тапкан бер сүз. Нәрсә булсын, кәҗәгә кәбестә булган. И-и, атаң үлде дә котылды, - диде дә Заһидә елап җибәрде.

- Бәгырькәем үлгәндә: “Кайгырма, Заһидә, малай белән калсаң, кайгырыр идем, кызыбыз белән каласың бит. Кызлар мәрхәмәтле, шәфкатьле, игелекле булалар. Алар беркайчан да әниләренә кайгы-хәсрәт китермиләр”, - дигән булды, мескенкәем. Кайтарып бастырасы иде менә хәзер игелекле кызы каршына. И-и Ходаем, күрәселәрем, ишетәсе сүзләрем алда икән әле.

Зәринәгә бу мизгелдә әнисе бик кызганыч тоелды, нишләргә дә белмәде.

- Гафу ит, әнием. Моның кадәр өзгәләнәсеңне белсәм, кыз килеш картаерга ант иткән булыр идем, - дип, әнисен кочагына алды да аның күзләреннән яшен сөртә-сөртә. - Мин – бердәнбер бала. Бу дөньяда ялгыз калуыма үзең дә борчылыр идең бит, әнием. Ә хәзер картаймыш көнемдә минем таянычым үсә, мин ялгыз булмаячакмын. Син шуңа сөенмисеңме? Кеше бер сөйли дә оныта ул. Ишеткәнсеңдер, Хәмдия апаның кызы да әллә кем булмады: ике балалы ирне гаиләсеннән тартып алды. Ул балаларның күз яше төшмәс дип беркем дә әйтә алмый бит. Мин кеше рәнҗетмәдем, әнием, үземне рәнҗетсәләр дә...

Аннан Зәринә әнисенең җилкәсенә башын салып туйганчы елады. Биш елга беренче тапкыр үзен кызганып күз яше түгүе иде аның. Кызының илереп елавы да Заһидәне йомшарта алмады. Баласын да тиз генә якын итмәде. Узганда-барганда юлына очраган сабыйны этеп җибәрүләр, җае чыкса, кызы күрмәгәндә чеметеп алулар – шушы бер ай эчендә барысы да булды инде. Денис бервакытта да әбисен әнисенә әләкләмәде. Чеметкәндә дә күзеннән яшьләре атылып чыкса да кычкырмады. И-и, шул баланы елата алмаганына Заһидәнең җеннәре котырды. Боларны сизеп торган Зәринә дәшмәде. Мунча юындырганда баласының беләгендәге кара көйгән җирләрне күреп, йөрәге сызласа да түзде. Инде иртәгә китәргә дип әзерләнеп йөргәндә, бер очрак бу хәлләргә нокта куйды. Көн буе аяк астында буталанып йөргән Денис ул көнне иртәдән юкка чыкты. Баштарак берсе дә аның юклыгын абайламады. Заһидәнең исәбе “киявеннән” үч алу максатыннан малайны каты итеп чеметеп, елатып җибәрү иде. Ул өйдә Денисны күрмәгәч, әллә бәрәңге бакчасына чыкты микән дип, тиз генә аннан урап керде, абзар-кураны тикшереп чыкты, ләкин бер җирдән дә тапмады. Анасы чишмәгә суга китте, ул да шундадыр әле, дип уйлады Заһидә. Кызының үзе генә кайтып кергәнен күреп:

- Нәрсә, малаең синең белән түгел идемени? - диде ул, пошаманга төшеп.

- Өйдәдер ул, әни, - диде исе китмәгән Зәринә.

- Өйдә булса, синнән сорап тораммы инде мин аны. Юк, беркайда да юк. Килмешәк тәре, кайда йөри икән инде? Кайтсын гына, измәсен изәм мин аның, - дип, котырынып алды Заһидә.

Баласының юклыгына тәмам инанган Зәринә бөтенләй коелып төште.

- Әни! - диде ул, ачыргаланып анасына карап.

- Нәрсә акаеп бактың, әллә мине берәр нәрсә эшләткән дип уйлыйсыңмы? Ул шайтан баласына теге дөньяда болай да җавап бирәсем бар, тагын да өстемә гөнаһ алырга. Син нәрсә?

Шулвакыт капкадан мыш-мыш килеп, капчык өстерәп, Денис кайтып керде.

- Улым, - дип, йөгереп барып Зәринә баласын кочагына алды. Шашкан кеше төсле елый-елый аны коча, битләреннән үбә башлады. - Ник әйтмичә чыгып киттең? Сиңа берәр нәрсә булса, мин яши алмыйм бит, улым. Башка беркайчан да алай эшләмә.

Читтән карап торган Заһидәне бу күренеш әллә нишләтте.

“Картайган да тартайган ди, нишлим мин, ә?” дигән уй килеп кадалды аның йөрәгенә, “шушы сабый балага ни дип каныктым соң әле мин?” Аллаһы Тәгалә барлык бәндәләрне дә тигез яраткан ләбаса! Беренче мәртәбә күргәндәй, ул малайга дикъкать белән карап торды. “Корт чаккыры, бу шайтан баласы минем кайнатама охшаган түгелме соң? Тач шул, билләһи: салам чәч, кәкре борын, уймак авыз”.

- Улым, кая барасыңны ник миңа да әйтмичә киттең? - дип, беренче тапкыр чын күңеленнән яратып эндәште аңа Заһидә, бала алдында үзенең кыланмышларыннан уңайсызланып. - Кичер, балам, карт әбиеңне.
Ул оныгын чын йөрәгеннән кочып алды. Денис та әбисен каты итеп кысып кочаклады. Бераздан тынычлангач, баладан сорау ала башладылар. “Кая бардың? Кайда йөрдең?”

- Иртәгә китәбез бит, әбинең чебиләренә кычыткан җыйдым, - дигәч, Заһидә өнсез калды. Биш яшьлек бала бер капчык кычытканны яланкул җыйган иде. Ике кулы да кулбашына кадәр кып-кызыл булып кабарган баланы хастаханәгә алып бармый булдыра алмадылар. Кызы белән бергә Заһидә дә Денис янында төн чыкты. Бер кулы белән әнисенең яшьләрен сөртсә, икенчесе белән әбисенең битен сыпырды балакай.

- Әби, мин сине яратам. Зур үскәч, акча эшли башлагач, мин сиңа булышырмын. Чебиләрне дә кибеттән генә алып кайтып бирермен.

Ана белән кыз, бер-берсенә карап, яшь аралаш елмаештылар.

Фәридә ХИСАМОВА, 
Тырыш

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk