Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Карга бәхете (хикәя)

    Күпмедер вакыт тыныч кына яшәгәннән соң, бүген Гүзәлнең кәефе тагын кырылды. Инде ничәмә-ничә тапкыр үз-үзенә кино һәм концертлар карамаска вәгъдә бирсә дә, әнисе телевизорны кабызгач, күзе төште шул, нишләмәк кирәк...

    Әнисенә ул бу хакта берни әйтми, ләкин үзе концерт-кинолардагы матур артистларны күрсә, шундук төшенкелеккә бирелә. Моның сәбәбе шунда – чибәр артист кызлар күзенә ташланып кына китсә дә, Гүзәл аларга кара көнләшү белән карап, бик борчыла иде, чөнки исеме Гүзәл булса да, кыяфәте... кем әйтмешли, кыз бу дөньяга җисеме исеменә туры килмичә, ямьсез булып туган. Әллә яшьтәш кызлары бер-бер артлы кияүгә чыга башлагангамы, әллә башка вәсвәсәләр тәэсирендәме, 23 яшен тутыргач, Гүзәл үзенең әлеге кимчелегенә аеруча сизгер була башлады. 

    Икенче көнне эштән кайтканда, Гүзәл, әрнүле йөрәген тынычландырырга теләп, садака салырга дип, мәчеткә кереп чыгарга булды. Кизү торучы бабайга гозерен аңлаткач, ул аны имам бүлмәсенә кертеп җибәрде:

    - Бар, сеңлем, хәзрәт янына кереп, бер дога кылдырып чык. Кәефең дә шәптән түгел бугай – борчыган мәсьәләңне аңлат, шәт иншә Аллаһ, берәр киңәш бирер...

    Шундый җылы, йомшак мөгамәлә күрсәтелгәнгәме, имам бүлмәсенә кергәндә, Гүзәлнең күңеле тәмам тулган иде. 

    - Садака бирергә килдем... Дога кыла алмассызмы... – дип авызын ачуга, Гүзәл күз яшьләрен тыя алмыйча елый башлады. Мәчеттә инде озак еллар эшләп, мондый күренешләргә күнеккән өлкән яшьтәге имам, бер дә исе китмәгәндәй, урындыкка ишарәләп, тыныч кына болай диде:

    - Берни эшләп булмый, кызым, бу дөньяга килгән кеше кайчандыр китәргә дә тиеш... Кемегез вафат?

    - Беркем дә вафат түгел... Башка нәрсә борчый мине... – диде Гүзәл, бетчәле битеннән күз яшьләрен сөртә-сөртә. – Башка кызлар шундый матур-чибәр, ә мин... Нигә бу дөньяга шундый шыксыз булып туганмын икән?..

    Каршысында утырган кызның чыннан да иләмсезрәк булган йөзенә бер карап алганнан соң, хәзрәт Коръән укый башлады. Аның тәэсирләнеп, күңелгә ятышлы мәкам белән ихластан укуыннан Гүзәл тынычланып китте, хәзрәт дога кылганда исә бер-ике генә сулкылдап алып, “әмин-әмин” дип утырды.

    Дога кылып бетергәч, инде шактый тынычланган кызга ягымлы дәшеп, хәзрәт шулай диде:

    - Авыру кызга охшамагансың, сәламәт кул-аякларың, күз-колагың булганда, нәрсәгә борчылырга?

    - И, абый, алай түгел ул, тормышта бәхетен табар өчен хатын-кызга күркәм кыяфәт тә бик кирәк.

    Әнә, бергә укыган сыйныфташларым инде кияүгә дә чыгып бетә яздылар, ә мин... мондый килбәтсез кемгә кирәк соң инде, йә?

    - Күктә никах укылмаса, җирдә дә ул укылмас, күктә никах укылса – җирдә чарасы калмас... Бер дә борчылма, өлешеңә тигән көмешең барыбер синеке булачак, иң мөһиме – күңелең матур булсын, – дип тынычландырып карады Гүзәлне имам. 

    - И, хәзрәт, менә телевизордагы җырчы кызларга, кинолардагы артистларга карасам, йөрәгем бигрәкләр дә өзгәләнә башлый минем, – диде Гүзәл. – “Менә кемнәр бәхетле!” дип көнләшеп тә көнләшәм мин, аларны күрсәм. 

    - Юкка, кызым, әй, юкка... – диде имам, күзләрен серле кысып. – Менә мин сиңа бер әкият сөйлим, тыңла да – нәтиҗәне үзең ясарсың... 

    Реклама

    ...Зур, куе урманда яшәгән ди бер карга. Бернигә борчылмыйча, тыныч кына шулай яшәгәндә, көннәрдән бер көнне урман читендәге күлдә ул аккошны күрә. Аның матурлыгына исе китеп, хөсетләнеп уйлап куя: “Ул шундый ап-ак, ә мин... шундый кара... Бу гаҗәеп аккош дөньядагы иң бәхетле коштыр”. Шушы фикерләрен ул аккошның үзенә дә ирештерә. Ләкин аның җавабы карганы аптырашта калдыра.

    - Дөрестән дә, моңарчы мин үземне дөньядагы кошларның иң матуры, иң бәхетлесе дип тойган идем, ләкин... тутый кошны күргәч, моның шулай түгеллеген аңладым: мин бит, мескен, бер төсле генә, ә тутый кош – ике-өч төсен ялтыратып горур утыра! Менә кем бәхетле!..

    Бу сүзләрне ишеткән карга тутый кошны эзләп очып китә. Эзләп тапкач, мәсьәләне аңлата да:

    - Димәк, кошлар арасында иң матуры, иң бәхетлесе син? – дип сорый.

    Әмма әлеге кошның җавабы да көтелмәгәнчә була:

    - Байтак вакыт мин дә шундый фикердә идем, ләкин... тавис кошын күргәч, шаккаттым: менә ул чын матурлык! Миндә бит беткәнче ике-өч төс кенә, ә тависта... Юк, иң матур һәм иң бәхетле кош, һичшиксез, ул.

    Шушы дөньядагы иң бәхетле кошны кайда күреп була икән, дип кызыксынгач, тутый кош зоопаркка очарга кушты. Шунда килеп җиткәч, тавис читлеге янындагы дистәләгән кешене күреп, хәйран кала. Кешеләрнең һәммәсе дә соклану белдереп, тел шартлата-шартлата, купшы койрыклы тависның матурлыгын мактый иде. Зоопаркның эш вакыты чыгып, кешеләр таралышып беткәч, карга тависка эндәшә:

    - Кадерле, хөрмәтле тавис! Син шундый матур! Көн саен йөзләгән, ә ай дәвамында, бәлки, меңләгән кеше сине карарга дип килә, мактый, хозурлана, соклана... Ә менә алар мине күрсәләр, бер дә сокланмыйлар, әле куып та җибәрәләр. Шулай булгач, син – дөньядагы кошларның иң бәхетлесе!

    Канатлы кардәшенең аны олылап шундый сүзләр әйткәненә карамастан, тавис моңсу иде. Ул, боек һәм кызганыч тавыш белән, ачынып, болай ди:

    - И, карга-карга... Читтән караганда гына бу шулай. Чынбарлыкта исә шушы матурлыгым аркасында мин читлектә гомер кичерергә мәҗбүр. Әле кичә генә, беләсеңме, нәрсә уйлап куйдым? Шушы зоопаркның читлекләрендә нинди генә кошлар юк, ләкин берсендә дә каргалар күренми. Мин, беләсең килсә, шундый нәтиҗәгә килдем: бу дөньядагы кошларның иң бәхетлесе – ул, әлбәттә, карга. Минем бик тә, бик тә карга буласым килә! Карга булсам, кайда телим – шунда очар идем, нәрсә телим – шуны эшләр идем... Бәхетлеләрнең бәхетлесе ул син, сөекле карга!

    Хәзрәтнең хикәятен тын да алмыйча, дулкынлануыннан йодрыкларын йомарлап куеп тыңлаган Гүзәл шушы мизгелдә сискәнеп куйды. “Вәт җүләр икән мин, җүләр! Шул бәхетле карга – мин бит инде ул!” – дип уйлап куйды ул эчтән генә. 

    - Менә шулай, матурым! – диде имам, әкиятен тәмамлап. – Әйе, әйе – матурым! Ихлас елый белгән кешенең күңеле матур була ул. Әйдә, бер дә борчылма, Аллаһы Тәгалә биргәненә шөкер итеп яшә. Кияүгә чыгасы булсаң, никах укырга миңа әйтерсең...

    Өенә кайтканда, Гүзәл хәзрәт сөйләгән әкиятнең эчтәлеген башында кат-кат әйләндерде. “Чыннан да, үземне башкалар белән чагыштырып, бик ялгышканмын икән”, – дип уйлап барды ул.

    Телевизордагы “тавис кошлары” да аны инде бүтән борчымады. Кем белгән, бәлки, алар да читлектәге кошлар кебек бәхетсездер? Юк, Гүзәл аларның бәхетсез булуларын теләми иде, юк. Шунысы гына мөһим: бу вакытта аның күңелендә матурлыгын сөйләп, аңлатып бетереп булмый торган бер чәчәк үсеп чыкты. Шушы чәчәк белән бергә ул күңелендә сөенечле өмет тә барлыкка килгәнен тойды. Бүген, шулай итеп, моңарчы бик олы булып тоелган үзен башкалар белән чагыштыру бәхетсезлеге нәни генә булса да “карга бәхете” белән алышынды. Аның күңелендә ул әле бик кечкенә чәчәк үсентесе хәлендә генә булса да, Гүзәл шул чәчәкнең ныгып үсеп китүенә инде шикләнмәде. “Иң мөһиме – күңелең матур булсын... Аллаһ биргәненә шөкер итеп яшә...” – дип исенә төшерде ул хәзрәт киңәшен, өенә кайтып кергәндә.

    Ришат КУРАМШИН

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: