Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Әдәби хәзинә

Эшкә урнашам, дисең бит, әҗәтеңне шул акчаларыңнан түләрсең, диде. Ризалаштым

— Фатирны күрәсем килгән иде, — дидем, куркуымнан дер-дер калтырап. Артур эчемә тибеп җибәрде. Солдатлар ике арага кермәсә, тагын да күбрәк эләккән булыр иде. Артур шулай чыгып китте.

Мин кечкенәдән хәрби кием кигән кешеләрне яраттым. Совет армиясе көнне дә сыйныфтагы малайларга һәр елны открыткалар бүләк итә идем. Ә инде офицерлар турында кино күрсәтсәләр, аны онытылып караганым истә.

Бервакыт кызлар арасында: «Сез тормыш юлыгызны нинди өлкәдә эшләүче ир-егет белән бәйләр идегез?» — дигән сорауга җавап бирергә туры килде. Шул чагында кемдер — колхоз рәисе, кемдер — укытучы, ә бер иптәш кызым ревизор дип җавап бирде. Ә минем офицер дигәнем хәтердә.

Урта мәктәпне тәмамлагач, шәһәргә китеп, институтка укырга керергә уйладым, тик ул елны бер урынга бик күп кеше иде. Имтиханнар башланды. Белемнәремә ышансам да, бер фәннән миңа "4"ле куйдылар. Барлык сорауларга да төртелми җавап бирдем, югыйсә. Бу билгегә риза булмыйча, яңадан имтихан алуларын үтендем. Үҗәтлегем аркасында  "5"кә төзәттем мин моны.

Яхшы укыгангамы, студент еллары бик тиз үтеп китте. Ахыргы курсның соңгы айларында кызлар белән шәһәрнең иң матур урамнарыннан әйләнеп кайтырга булдык. Үзебезчә, шәһәр белән саубуллашабыз. Шул чагында юлыбызда бер төркем курсантлар очрады. Әй, аларның киемнәрен күрсәгез... Безнең янга туктап, матур гына исәнләштеләр. Мин шушы егетләрнең берсе белән якыннан танышып очраша башладым һәм... гашыйк булдым.

— Гүзәлем, нигә син миңа алданрак очрамадың соң? — дип уфтана иде ул.

Ник дигәндә, мин укуны тәмамлыйм, ә аның тагын бер елы бар. Егетем шушы шәһәрдә эшкә калуымны үтенде. Шулай иттем дә: таныш-белешләр аркылы бер банкка урнаштым.

Артур белән очрашуыбыз дәвам итте. Ял көннәрен бергә уздырдык, кино, театр, дисезме — берсе дә калмады. Тик менә әти-әнисе белән танышырга теләвемне әйткәч, ул: «Безнең авыл Татарстан картасының чигендә үк урнашкан, шуңа күрә анда елга бер тапкыр гына булам, синең белән кавышыр вакыт җиткәч кайтырбыз», — диде.

Сөйгәнем укуын тәмамлады. Үзе әйтмешли, аны дөнья читенә җибәрделәр. Юк ла инде, дөнья читенә үк түгел, Мурманскига гына.

— Гүзәлем, сине чираттагы ялымда кайтып алачакмын, бары көт кенә, — диде. 

Көтмимме соң инде офицерымны?! Бер елның озынлыгы... Бер гомер кебек тоелды, ялы җиткәнен көтә-көтә зарыгып беттем. Артур беренче мәхәббәтем иде шул. Шуның өчен дә танышырга теләүчеләрне кире кага идем. 

Сөйгәнем чираттагы ялында өйләнешергә тәкъдим ясады. «Яшьләр белән генә туй итәрбез, ә өлкәннәрне соңрак чакырырбыз. Минем акча ай ахырындарак килеп җитә, яшьләр туена син кредит алырсың, ә өлкәннәрне кунак иткәндә минекен тотарбыз», — диде. Шулай иттем дә: ике йөз мең сум кредит рәсмиләштердем. 

Без авылга кайттык. Аны әти-әнием белән таныштырдым. 

— Кияү акыллыга охшаган, тик үзебезнең диндәге кеше булмавы гына бераз борчый. Бер-берегезне яратасыз икән, без каршы килмибез, — диделәр. 
Туй ресторанда бик тыныч һәм матур узды. Мин кечкенәдән үк хыялланган офицер хатыны булып куйдым. Ирем туйдан җыелган акчага өлкәннәрне кунак итәрбез, дигәч, аңа да ризалаштым.

Ул вакытта бер бүлмәле фатир алып тора идем. Ирем: «Әйдә, ялны шунда гына үткәрик, ә туй сәяхәтебез мин эшли торган шәһәрдә, Мурманскида булыр», — диде. Ул ни әйтсә, мин шуңа ризалаша бардым.

Без өлкәннәр туе уздырырга әзерләндек. Минем яктан кеше шактый булды, ә аның ягыннан бары тик унлап кеше генә иде.

— Әти-әниеңне нигә чакырмадың? — дидем мин, уфтанып. — Алар кайда?

Бу сораудан соң аның йөз-кыяфәте үзгәрде:

— Юк алар, балалар йортыныкы мин. Ә туйда минем яктан утырган кешеләр — тәрбияче һәм укытучыларым.

  Тораташтай катып калдым, беркавем ни әйтергә белмәдем.

— Нигә миңа танышкач ук әйтмәдең? Нигә яшердең? — дип сорау арты сорау яудырдым.

— Әгәр өйләнгәнче үк сиңа әйткән булсам, бәлки минем белән тормыш корырга риза булмас идең, — диде ул.

Шулай итеп, дөм ятим егет белән тормышымны бәйләдем. Яшьләр туеннан калган акчаны өлкәннәрнекенә түләдек. Калган акча белән кредитны капларга уйлап, бу хакта иремә әйткән идем дә:

— Ул акча Мурманскига баргач кирәк булыр әле, — диде кырыс кына. Мин тагын ризалаштым.

Эшемнән исәп-хисап ясатып, әти-әниләр белән саубуллашырга кайттык. Алар күз яшьләре белән безне озатып калды.

Юлда арып-талып, зур шәһәргә килеп җиттек һәм ирем яшәгән тулай торакның бер бүлмәсенә аяк бастык. «Борчылма, киләчәктә фатир булачак», — диде ирем.
Артур көне буе эштә, ә мин өйдә пешерәм, җыештырам. Эшкә урнашасым килде. Әле өстемдә тау хәтле кредит та бар бит. «Калган акча белән кредитны каплыйк, әйдә», — дим. Ә ул:

— Эшкә урнашам, дисең бит, шул акчаларыңнан түләрсең, — диде. Тагын ризалаштым.

Вакытлыча декрет ялына киткән хатын урынына банкка эшкә кердем һәм үземә иптәшләр дә таптым. Шул дусларымның берсе аяныч хәбәр җиткерде: ирем — иң явыз офицер, әле тагын да хәтәре — ул бер балалы хатын янына йөри икән. Ышанасым килмәде, төне буе йоклый алмый чыктым. Иремә хәзер генә әйтмәскә булдым. Бу сүзләр дөрес булса, барыбер беленәчәк бит.

Иремнең туган көне иде. Ул бәйрәмгә берничә иптәшен чакырды. Алар шактый гына шешә дә бушатты. Дуслары чыгып киткәч, ул миңа холкын, чын йөзен күрсәтә башлады. Янәсе, аның бер дусты миннән күзен алмаган икән бит. Телевизор пультын йөземә атып бәрде. Ачуымнан иптәш хатын әйткәннәрнең барысын да аңа җиткердем. Ул усал, явыз җанвардай, өстемә ташланды, мине бик каты кыйнады һәм үзе гырлап йокыга талды. Бөтен тәнем күгәреп беткән иде. 

Икенче көнне ул иртән эшкә китте, йөземнең нинди хәлдә икәнен күрмәде дә. Мин дә эшемә юл тоттым. Иптәшләрем аптырашта калды. Ни булганын сорап тормыйча да аңлашыла иде. Милициягә барырга кушсалар да, сөйгән ярымны ничек алар кулына тапшырыйм инде?!

Эштән соң өйгә ашыктым, икәү утырып сөйләшербез дип уйладым. Ә ул бу төндә бөтенләй өйгә кайтмады. Иртән генә кайтып күренде дә тагын эшенә китте. Ә кичен гафу үтенде, янәсе, берни дә белми икән бит. Менә шулай кыска гына аңлашу булды.

Мин Артур белән танышуыма һәм бу шәһәргә күчеп килүемә үкенә башладым. Яшьләй офицерга кияүгә чыгам, дидем, чыктым. Хәрби хатыны булып иркәләнеп кенә ятып булмый икән ул. Менә ни килеп чыкты бит...

Эштән — өйгә, өйдән эшкә йөреп, көн артыннан көн узды. Мин үземдә үзгәреш сиздем: авырга узган идем.

— Менә сиңа мә. Артур тагын бер тапкыр үзенең холкын күрсәтсә, кайтып китәм дип уйлап йөри идем бит. Ә минем балам булачак.

Бу турыда иремә әйттем.

— Барча иптәшләрнең дә балалары бар, без генә кысыр булып йөрмәбез бит инде.

— Артур, син шуның тикле үзгәрдең, миңа өйләнгәндәге егетнең капма-каршысына әйләндең дә куйдың.

— Эш шулай итә мине, эш, — диде Артур.

— Ә син эшеңдә булганнарны шунда калдыр, өйгә алып кайтма.

— Яңа килгән солдатларны өйрәтә-өйрәтә тилереп бетәм бугай инде.

— Җаным, кемнеңдер кадерле балаларына гына зыян сала күрмә, соңыннан мәңге үкенергә язмасын.

— Син нәрсә беләсең соң? Өйрәтеп торган буласың тагын, — дип, ул үзенекен тыкылдарга тотынды. — Ә-ә, әйтергә онытып торам: безгә фатир бирәчәкләр, бер-ике солдатны дивар обойларга алып кайтасы булыр.

— Икебез генә башкарыйк. Мин бу эшне беләм бит, — дидем.

— Офицер башым беләнме?! Әйттем, бетте.

Ял көне иде. Ике солдат обой ябыштырырга килде. Мин дә өйдә идем. Монда булганыма соңыннан бик үкендем. Салмыш килеш Артур килеп керде дә үзенең "агу"ын чәчәргә тотынды:

— Бу солдатлар янында нишләп йөрисең?

— Фатирны күрәсем килгән иде, — дидем, куркуымнан дер-дер калтырап. Артур эчемә тибеп җибәрде. Солдатлар ике арага кермәсә, тагын да күбрәк эләккән булыр иде. Артур шулай чыгып китте.

Эчемне тотып, бөгәрләнеп төштем. Егетләр ашыгыч ярдәм чакыртты. Мине хастаханәгә салдылар. Бу көнне вакытсыз туган сабыем белән мәңгелеккә хушлаштым. Уйладым-уйладым да, туган ягыма кайтып китәр өчен, иптәш кызыма билет алырга куштым.

Табиблар өч көн тернәкләнергә кушты. Ирем гафу үтенде, мондый хәл башка кабатланмаячак дип ялварды. Тик мин: «Өйгә кайткач сөйләшербез», — дидем дә сүзне бетердем.

Хастаханәдән чыккач, эшемнән китү турында гариза яздым һәм Артур эштә чагында вак-төяк әйберләрне генә җыйдым да, ике йөз мең сум кредитымны да «җилкәмә» асып, туган ягыма юл алдым.

Тормыш түгәрәкләнде, дигәндә, кителде дә куйды бит. Әй язмыш, язмыш, мине сындырам, дисеңме? Сынсам да ялганмый калмам. Үзем өчен иң кадерле булган беренче мәхәббәтемне югалттым. Нишлим соң? Башка чарам юк иде. Тагын ниләр югалтасым бардыр, әй язмыш!

Йөрәгемдәге хисләр шушы берничә юлдан күренә иде.
Поезддан төшкәч, иң беренче итеп, Сиринә исемле иптәш кызым белән очраштым һәм аңа барысын да сөйләп бирдем.

Телефонда актарына торгач, бер белдерүгә күзем төште. Машиналар сата торган оешмага менеджер кирәк икән. Бу язманы күргәч, шул арада чыгып йөгердем. Белемем һәм аз булса да эш тәҗрибәм булганга, мине эшкә алдылар. Айлык хезмәт хакы да зарланырлык түгел. Эше булды, яшәр өчен бер бүлмәле фатир эзлисе генә калды.

Ахыры киләсе санда

Рафилә ФӘТТАХОВА, Кукмара

«Татар-информ» МА фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk