Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Әдәби хәзинә

"Эх әнкәй! Соңладым шул, әнкәй, соңладым!"

Кызының үзәк өзгеч тавышыннан анасының урыныннан тормый ятканын күргән ир бермәлгә таш сын кебек катып кала.

Ләбибә ханым, урам як буендагы тәрәзә янына утырып, олы юлдан күз дә алмый кемнедер көтә. Узып барган һәр кешене ерактан ук күз карашы белән каршы ала да өй буеннан узып киткәнче озатып кала. Ара-тирә моңсуланып җыр суза:

...Туган якка язын кошлар кайта,
Төркем-төркем булып тезелеп.
Шул кошларга карап әрни йөрәк,
Сагынам шул, сагынам өзелеп...

Янәдән тәрәзә турысыннан узучыны күзәтеп, әкрен генә: “Юк, ул түгел икән”, - дип көрсенеп куя. Аның чын йөрәге белән эзләгән кешесе кем икән? Һәркөн ана шулай кемнедер сагынып көтә, хәтта төннәрен дә йоклый алмый. Төннең озынлыгын кыскартыр өчен ана оек-бияләйләр бәйли, я булмаса кулына каләм алып, сагынуын шигъри юлларга сала:

Ялгыз каршылыйм мин ал таңнарны, 
Ялгыз үтә җәем, кышларым. 
Әле дә ярый күңел юатырга 
Янәшәмдә якын дусларым.
Киттегез дә оныттыгыз, балам,
Сезне уйлап үтә көннәрем. 
Ялгызлыкны болай авыр булыр 
Диеп, һич тә элек белмәдем.
Сез кайтырсыз, бәлки мин булмамын,
Сагынып көтә һәрчак аналар. 
Ата-ана нигезен ташламагыз,
Кайтып йөрегез сез, балалар.

“Әни, читтә ияләнә алмам, гел кайтып йөрермен”, - дип китә Ләбибә ханымның йөрәк пәрасе. Ләкин ничә матур җәйләр, ничә еллар җаннарны өшетерлек салкыннары белән кышлар үтә. Тик ананың баласы – кадерлесе генә күренми.

Өйдә шыксыз тынлык. Сәгать телләре генә, гомерне санагандай, тек тә тек йөри. Ара-тирә “моңайма, мин синең белән”, дигәндәй, олы мәче хуҗасының аякларына килеп сырпалана.

- Әй гомер! - дип куя үзалдына Ләбибә ханым. Балалары бәләкәй чакта өй шау-гөр килеп тора иде, һәммәсе таралышкач, хәзер монда тынлык. Алар гына үзләренең балалары шавыннан дөньяларын онытып, кайдадыр сабыйларын сагынып, кайтуларын көтеп яшәүче ялгыз әниләрен искә дә алмыйча, тормыш артыннан куа бирә.

“Балалар үстергәндә тормыш мәшәкатьләре белән аларны сөяргә дә вакыт булмады, хәзер сине иркәләргә генә кала икән, и Раббым”, - дип, аягы янында яшь бала сыман күзләрен мөлдерәтеп, хуҗасының сыпырганын көтеп басып торучы мәчесен кулына ала.

Сугыш еллары баласы булмаса да, Ләбибә ханым авыр тормышта яши. Ире якты дөньядан иртә китеп бара. Аңа балаларын берүзенә генә үстерергә туры килә. Бәләкәе еш авыргач, олысына энесен карарга, әнисенә йорт эшләрендә булышырга, бик яшьләй колхоз эшенә чыгарга туры килә. 

Әйе, малай бик тырыш бала булып үсә. Укырга китә, энесенә дә белем алырга ярдәм итә. Аннан шәһәр кызына өйләнеп, шунда төпләнә. Аларның бер-бер артлы балалары туа. Эш һәм тормыш мәшәкатьләре басу, хатынының авылда бер көн дә торасы килмәү сәбәпле, кайтуны сирәгәйтә бара, ә озакламый бөтенләй туктата. Шуңа күрә Ләбибә ханым оныкларын сөяргә дә өлгерми кала. Ә оныклары авылдан киткән чакта китмибез дип елыйлар, әбиләрен бик яраталар. Кунакларны озаткан Ләбибә ханым алар белән сөйләшкәндәй, байтак вакытлар үзалдына сөйләнеп йөри.

Аттан ала да туа, кола да туа, дигәндәй, кече улы исә, киресенчә, эшләргә яратмый. Укырга дип китеп, атналар буе югалып йөри. Аннары, сәрхушләр төркеменә ияреп, өйгә әнисенең бәләкәй пенсиясен сорарга гына кайта. Якын кешесе акча бирмәсә, улының даулап алырга да ояты җитә. Ана ачы күз яшьләрен тыеп булса да, бала бит, бер акылга керер әле, дип түзә.

Әйе, бала – бала инде, йөрәгеннән өзелеп төшкән җимеше, газиз сабые. Улы нинди генә сүз әйтсә дә, нинди генә авырлык китерсә дә, ана кеше барысына да түзә. Татар халкында “Биш балам биш бармагым кебек: кайсын тешләсәң дә авырта” дип юкка гына әйтмәгәннәр. Алар берәү булса да, бишәү булса да, анага бик кадерле, бик газиз шул.

- И балалар, балалар, - дип, Ләбибә ханым янә авыр сулап куя. - Ишек-тәрәзәләрне такта белән бикләгәнче кайтсагыз иде. Миннән башка “кайттыгызмы, кадерлеләрем” дип сагынып көтеп алучы да, киткән чакта исән-сау йөрегез, дип, хәерле юл теләп, олы юлдан күмелгәнче озатып калучы да булмас шул, балалар.

Ул йөрәгеннән саркып чыгып, бите буенча агып төшкән күз яшьләрен тыя алмыйча, улларына бераз үпкәләп, янында бөтерелеп йөрүче мәчесен, шулай бит, дускаем, дип, йомшак кына сыпырып, әле үзенә юаныч мәчесе барына сөенеп куя. Аннан авыр уйларга бирелеп, төннең шыксыз караңгылыгына чумып йокларга ята. Ләкин ана күңелендә барыбер якты өмет булып балалары кала.

Шәфәкьтан матур итеп кояш күтәрелә, таң ата. Авыл уяна. Кемнәрдер эшкә ашыга, кемнәрдер көтүгә мал куа. Ләбибә ханымның капка төбенә ак төстәге машина килеп туктый. Озак кайта алмый торганга сагынган үсмер кыз бала өйгә йөгереп керә. Керә-керешкә:

 - Әбием, әбием, мин кайттым, мин сине бик сагындым. 

Бала, караватта йоклап яткан әбисе янына килеп, иелеп, юрган аша кадерле кешесен кочаклый. 

- Әбием, хәлләрең ничек? Сагындыңмы мине, әбием? - дип, кулларыннан тота. - Әбием, ник кулларың салкын? Авырыйсыңмы әллә, ник дәшмисең? 

Бераз тынлыктан соң: 

- Әбием?

Кызының үзәк өзгеч тавышыннан анасының урыныннан тормый ятканын күргән ир бермәлгә таш сын кебек катып кала. Аңына килгәч, карават янына тезләнә дә, әнисенең салкын кулларын учына алып, тамак төбендә утырган төерне көчкә йотып:

- Озак кайтмадым шул, әнкәй бәгърем. Әгәр кичерә алсаң, кичер мине! - дип кенә әйтә ала. Аның күз яшьләре ярларына бәрелеп ургыган ташкын кебек чыга да бите буйлап ага.

Ул, караватта яткан әнисенең кечерәеп калган гәүдәсен кочаклап, әкрен генә аның салкын битендәге җыерчыкларын сыпыра.

- Эх әнкәй! Соңладым шул, әнкәй, соңладым! -  дип, аның иреннәре яшь аралаш пышылдый.

Кәүсәрия ӘХМӘТОВА (ЗАРИПОВА), 
Сосновка-Чишмәбаш

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk