Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • "Бумеранг әле ярты юлда гына иде..." (язмыш)

    "- Фу, җебегән, шуны да карап тора алмадың. Син аксакка эш кушкан мин тиле, - дип тузынды хатын"

    Тигез җирдә абынды ул. Дөресрәге, җирдән чыгып торган ниндидер бау кисәгенә аягы эләгеп егылды. Күрәчәге булгандыр: шунда аунап яткан таш кисәгенә туры килеп,  тез сөяген каймыктырды. Төзәлер, дигәннәр иде табиблар, әмма күпме дәваханә юлын таптап та авыртуы басылмады, бер аякка  аксый торган булып калды.

    - Әй, ир-егеткә аксап йөрүнең артык зыяны юк, кыз балага гына зур бәхетсезлек ул, - дип юатты аны әнисе.

    Яшьтәшләре армия сафларына хезмәт итәргә киткәндә, Зариф училищеда укып калды. Күңелендә нинди хис-тойгылар булгандыр, бәлки кимсенгәндер дә, анысын беркемгә сиздермәде. Уку йортын тәмамлагач, авыл клубына эшкә урнашты. Матур гына җырлый, ләкин һаман да шул бер аяк дигәндәй, сәхнәгә аксап чыгудан бик авырсына иде ул. Яшь чак бит, кайсы егетнең кызлар алдында кимчелекле булып күренәсе килсен.

    Алай да үз парын тапты егет. Район үзәгенә концерт-смотр белән баргач, күрше авылда фельдшер булып эшләүче кыз белән танышты. Артык чибәр булмаса да, бераз сипкелле һәм сөйкемле кыз иде Әнисә. Яше дә утызга таба бара, шуңа да егетнең бер ярты ел чамасы очрашып йөргәч ясалган тәкъдименә каршы килмәде. “Ай-һай, бик үткен кыз. Сине бик тиз үз кубызына биетә башлар”, - диючеләр дә булды. Кәләшенең кырыс холыклы, каты күңелле  булуын Зариф үзе дә сизгән иде инде. “Аның каравы, минем кебек җебегән булмас, хәзер усаллар, үткеннәр заманы”, - дип, үз-үзен юатты ул.

    Тату гына яшәп киттеләр. Ел ярымнан соң бер кызлы да булып куйгач, Зариф сөенеченнән кая басканын белмәслек булды, хәтта авырту аягын да онытып торды. Әмма аның турында исенә төшерүче табылды, анысы да кем диген – яраткан хатыны Әнисә! Газ плитәсе өстенә сөт кайнатырга куйган иде ул.

    - Бар, сөтне кара әле, ташып чыкмасын, - дип эндәште ул ишек тирәсендә нидер эшләүче иренә. Анысы, кулындагы чүкечен куеп, кухнядагы плитә янына килгәнче, сөт, күтәрелеп, плитә өстенә җәелергә дә өлгерде. Өй эченә көйгән ис таралды.

    - Фу, җебегән, шуны да карап тора алмадың. Син аксакка эш кушкан мин тиле, - дип тузынды хатын.

    Зарифның, гүя, чапылдатып йөзенә суктылар: дорфа сүзләрне ишетеп, сискәнеп китте, кинәт тирләде, аннан салкын суга төшкәндәй, калтыранып куйды. Алай да бу тупаслыкны “йотып” җибәрергә үзендә көч тапты. Бала карап йончыгандыр, төнлә дә юньле йокы күрми бит, дип юатты ул үз-үзен.

    Бервакыт аларны туйга чакырдылар. “Бөтен кеше парлап биегәндә, бер кырыйдан аларны карап торасым юк әле,” – дип, Әнисә чакыруны кабул итмәде. Турыдан-туры әйтмәсә дә, моның үз кимчелегенә ишарә икәнен аңлады Зариф.

    Реклама

    - Үз туеңда утырдың бит әле. Анда да шундый ук аяк иде инде ул, - диде ир, әрнеп.

    - Яшьлек җүләрлеге белән утырылгандыр инде. Кайсы кызның ак күлмәк киеп, үз туен уздырасы килмәс?

    - Алай кимсенерлек булгач, сәламәт кеше эзлисең булган.

    - Син миңа терсәкне тешләргә өйрәт әле, тешләсәм, бәлки ялгышым да төзәлер...

    Юк, терсәген тешләргә өйрәнгәнен көтеп тормады Әнисә, көннәрдән-беркөнне, кабат тавыш чыгарганнан соң, әйберләрен җыйды да туган авылына кайтып китте.

    - Чү килен, ник алай тузгыйсың? - дип, акылга өндәп торган кайнанасына да эләкте: “Синең аксак малаеңа чыккан мин җүләр, парлап авыл урамыннан узарга да тартынып яшә инде. Бетмәс әле, тагын бер тилесе килер сиңа килен булып”, - дип җикеренде.

    Мондый сүзләрне кабат тыңлыйсы килмәде Зарифның, тизрәк өйдән чыгып китү ягын карады, алай да ишекне япканда хатынының “әти-әтием” дип шыңшыган кызына: “Елама, мин сиңа сау-сәламәт, җиргә ике аягы белән дә нык басып йөри торган әти табам”, - дигән сүзләрен ишетеп калды. Күңеле катты, йөрәгенә таш утыргандай булды, хатын-кызларга башка күтәрелеп тә карыйсы килмәде.

    Әнисә белән кабат очрашмадылар алар. Аерылышып, суд юлында да йөрмәделәр. Күрше авылдан чыбыксыз телефон аша хәбәрләр генә килеп ирешкәләде: ярты елдан соң яшь хатын аерылган бер авылдашы белән никах укыткан, яңадан медпунктка эшкә урнашкан, бала алып кайтырга җыена, кызлары балалар бакчасына йөри башлаган, үги әтисе белән дә уртак тел тапканнар... Әнисә бик бәхетле икән, имеш. Ләкин әле ул кайчандыр үзе очыртып җибәргән бумерангның кире кайтып килүен сизми: тагын җиде айдан соң ир бала табачагын, аның туганда ук бер аягы кыскарак булачагын, озак-озак дәваханә юлында йөреп тә, баласының зәгыйфь калачагын, бу мәшәкатьләрдән туеп, иренең гаиләсен ташлап китәчәген, ике-өч ел интегеп яшәгәннән соң, кызы, авыру малае белән кабат Зариф йортына кайтып керәчәген белми иде. Чөнки бумеранг әле ярты юлда гына иде...

     

     

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: