Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • "Бу фаҗигадә ни булгандыр, билгесез" (язмыш)

    "Ник тиктомалга кычкырасың син, шул песи баласы аркасында яңгырда чыланып беттем бит!" - дип кычкырганы гына кайтаваз булып ишетелеп калды. Акчасы күп булган кеше күңелендә кечкенә генә песи баласына да урын табылмый икән шул...

    Көзге моңсу көн. Зур-зур караңгы болытлардан чиләкләп яңгыр коя. Авылга илтүче юлдан челтер-челтер гөрләвекләр ага, эре яңгыр тамчылары кипкән агач яфракларын шыбырдата-шыбырдата җиргә тамалар. Салкын җил, көчле яңгыр, сары яфраклар ниндидер серле һәм моңсу манзара тудыра. Тирә-якта бушлык, бер җан иясе дә юк кебек... 

    Мондый көннәрдә юлга чыккан кешеләр, булса да,  бик аздыр. Чү, юл читендә нидер күренә түгелме? Авылга илтүче сукмакта кечкенә песи баласы икән ул. Үзе ябык, йоннары юешләнеп беткән, бертуктаусыз мияулый, дерелди. Тамагы да ачтыр әле. Мескен песи баласы тәмам хәлсезләнгән, үлем хәленә җиткән. Кинәт, юлдагы күлдәвекләрне чәчрәтеп, машина килгәне күренде. Әлеге чит ил автомобиленә ир-ат белән хатын-кыз утырган. Күренеп тора: байлар - өсләрендә яхшы кием, алтын бизәнү әйберләре. Бу - бертуган Газиевлар. 

    Миләүшә белән Илдарның икесе дә әле гаилә кормаган. Әтиләре бик кырыс, үткен, акча "сугучы" булды, ныклап бизнес белән шөгыльләнә иде. Балаларын да уңышлы эшмәкәрлек итәргә өйрәтте. Миләүшә белән Илдар әтиләрен иң бөек кешегә саныйлар, аннан үрнәк алалар иде. Газиевларның төп девизы - барысын да үзләренә буйсындыру, акча белән каршылыкларны  хәл итү. Бары тик акча табарга, тагын да баерга гына кирәк. Ә акча күбәйгән саен күңел һаман тынычсызлана, тагын да күбрәген сорый. Нинди генә начарлыкка бармады инде Газиевлар акча өчен! Инде менә бу авылда аларга ни калганмы? Авылга илтүче бу гади юлга бертуган Газиевлар ялгыш кына эләктеләр. Ә бәлки, язмыштыр да... Яңгыр алдыннан чыккан томан нәтиҗәсендә алар юлны бутадылар һәм кинәт кенә нәкъ менә шушы мескен песи баласы утырган юлга килеп чыктылар.

    Реклама

    ...Машина һаман песи баласына якынлаша бара. Бу җан иясе инде тәмам хәлсезләнгән, урыныннан кузгалырга да көче юк. Соңгы мизгелдә генә Миләүшә: "Тукта!" - дип кычкырып җибәрде. Илдар ачу белән тиз-тиз атлап машинадан чыкты. Песи баласы ялварулы күзләре белән аңа төбәлде. Илдар әллә бу күзләрне күрмәде, әллә аңа барыбер иде: ул кечкенә песи баласын кулына алды да, юл читенә тотып атты. Әйтерсең, песи баласы җан иясе түгел, ә ниндидер кирәксез чүп-чар...

    Газиевлар, берни булмагандай, машинага утырып киттеләр. Илдарның Миләүшәгә: "Ник тиктомалга кычкырасың син, шул песи баласы аркасында яңгырда чыланып беттем бит!" - дип кычкырганы гына кайтаваз булып ишетелеп калды. Акчасы күп булган кеше күңелендә кечкенә генә песи баласына да урын табылмый икән шул...

    Кинәт, нәкъ шул юлда иске киемле, кулына таяк тоткан бер карт күренде. Авыл тирәләрен күзәтеп йөрергә яратучы Хәсән бабай иде ул. Яңгыр явуына карамыйча, нидер сизенгәндәй, юлга чыккан. Хәер, аның сәерлекләренә авылда игътибар итүче юк инде хәзер, барысы да ияләнгән.
    Хәсән карт бар гомерен авыл халкына багышлады. Дөрес, ул бригадир, хуҗалык рәисе дәрәҗәсенә дә ирешмәде, тик һәр эшне җиренә җиткереп башкарды. Дини кеше буларак, намазларын калдырмады, уразасын да тотты. Дингә каршы көрәш көчәйгән елларда мәчет манарасын кисүләренә бик җаны әрнеде аның, моңа юл куйган авыл халкыннан бөтенләй читләште.  Ялгызы яшәде, балалары да, хатыны да булмады аның. Авыл читендә яшәп ятучы Хәсән картка хәзер бөтенләй дә игътибар итүче юк. Юлдан әкрен генә барганда Хәсән картның күзенә теге кечкенә песи баласы күренде. Ул инде бөтенләй хәлсезләнгән иде. Бабай аны күреп алгач, авырткан аяклары белән тиз-тиз атларга кереште. Килеп җиткәч, иелде дә, песи баласын әкрен генә кулына алды. Өметне бөтенләй үк югалткан җан иясе, ничектер, уянып киткәндәй булды, әкрен генә күзләрен ачты. "И-и мескенкәем, сине дә язмыш сыный икән бит", - дия-дия, Хәсән карт өенә таба атлады. Бер-ике көн тәрбияләгәч, песи баласы терелде, шаянланды, уйный башлады. Шулай итеп, ике ялгыз күңел бер-берсен таптылар.
    Хәсән карт "иптәше" белән радио тыңлап утыра иде. Кайчакларда күңел тынгысызланып китә, әнә шундый вакытларда кабыза ул радиосын. Бүген исә хәбәрләр вакытына туры килде. Алып баручы ниндидер мөһим яңалык җиткерә иде: "Өч көн элек Казанның иң зыялы һәм бай кешеләре - Миләүшә һәм Илдар Газиевлар юл һәлакәтенә очрады. Алар икесе дә авыр хәлдә, Казан клиникасында яталар". Бу фаҗигадә ни булгандыр, билгесез: әллә байларга да кайгы килә дигәнне исбатлаумы, бар нәрсәне дә акчага  ала алмаумы, әллә кечкенә генә песи баласының рәнҗешеме?..

    Зөһрә ВИЛЬДАНОВА

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: