Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • "Бу аларның соңгы тапкыр кичергән бәхетле мизгелләре иде" (язмыш)

    Кыз сискәнеп китте, әйтерсең лә, сыерчык түгел, әнисенең шомырт кара күзләре аңа карый иде

    Яз килүгә, яраткан сыерчыгын көтә башлый Фәридә. Быел әллә нишләп соңга калды. Инде, югыйсә, кайчандыр әтисе ясаган сыерчык оясын да чистартып, матурлап буяп куйды. Ә ул күренми дә күренми.
    Сыерчык турында уйлауга, әллә кайчан булган вакыйганы исенә төшерә  Фәридә.

    ...Институтта укып йөргән көннәре иде. Бүлмәдәш кызлары белән, тырышып-тырышып, имтиханга әзерләнәләр. Фәридә никадәр уйламаска тырышса да, иртәгә йөргән егете Айдарның армия сафларына китәчәге исенә төшеп, моңсуланып кала. Бүген алар таңны бергә каршыларга сүз куештылар. Бер ел буе күрешмәячәкләр. Озак... Бәлки тагын да озаккадыр...

    Шулчак, Фәридәнең уйларын бүлеп, ишек шакыдылар. “Керегез!” - дигән тавышка әкрен генә ишек ачылды. Иң алдан зур сумка, аннан соң әнисе үзе күренде.

    - Исәнмесез, балалар. Минем кызым Фәридә шушында торамы?

    Фәридә урыныннан сикереп торды, әнисенең кочагына барып сарылды.

    - Әни?! Ничек киләсе иттең, әнием?

    - Сине сагынып килдем, кызым. Имтиханнарыгыз бик авырмы әллә, балам? Ябыгып киткәнсең.

    - Өчесен бирдем инде, әнием. Тагын ике көннән – ахыргы имтихан. Аннары синең янга авылга кайтам.

    Кызы белән сөешеп туйгач, ана Фәридәнең сөйләве аша таныш булган кызлар белән күрешеп чыкты. Аннан соң сумкасыннан күчтәнәчләр чыгара башлады. Ниләр генә юк монда! Бал, каймак, каклаган каз, каен җиләге кайнатмасы, күңел җылысын биреп пешергән тәм-томнар дисеңме...

    Кызлар китапны ташлады. Чәй куеп җибәрделәр. Фәридә һаман әнисе янында иркәләнде. Аңа әнисе янәшәсендә бик рәхәт иде.

    - Ничекләр киләсе иттең, әни? Гел көтмәгәндә.

    Кызының суырылып, агарып калган йөзенә карап, ана үзенең йөрәгенең инде менә ничә айлар борчыганын, хәле юклыгын, Казан табибларына күренергә дип юллама бирүләрен әйтмәскә булды. Кызына авырлык китерәсе килмәде аның.

    - Бик сагындым да килдем  менә. Кочаклашып йоклыйк әле бер.

    Реклама

    - Арыгансыңдыр, әни, ял ит инде. Ә мин бераз әзерләнәм әле. Мин күрше бүлмәдәге кызларга кереп укыйм, үземнең китабым юк.

    Әнисен шулай дип алдалап, Айдары янына ашыкты ул. Ана йөрәге кызының  кызарынып китүеннән, күзләренә туры карап сөйләмәвеннән аның нәрсәдер алдавын сизде.

    - Ярар, кызым, үзең беләсеңдер. Мин сине көтеп ятармын. Сабый чагыңдагы кебек кочаклап йоклыйсым килә.
    Фәридә, Айдар янына чыккач та, әнисен алдап китүеннән оялып йөрде. Ә бит әнисе аңа: “Ялган сүзне дөресләү таш ватудан авыррак, балам. Бервакытта да алдама. Ялган оят кына китерә ул”, - дип тәрбияләп үстерде.

    Айдар белән  Казан урамнары буенча йөргәндә дә әнисенең ябыгып, кечерәеп калган гәүдәсе, сынап караган шомырт кара күзләре күз алдыннан китмәде. Бер сәгать тирәсе үткәч, таңны бергә каршылый алмавын аңлатып, Айдарны көтәргә вәгъдә биреп, ашыгып әнисе янына  керде. Әнисе йоклый алмыйча ята иде. Айдарга булган хисләрен җиңеп, якын кешесен озак көттермәвенә сөенде Фәридә.

    Әнисенең җылы кочагына кереп чумгач, ул тынычланды, изрәп йокыга китте. Ә ана, йөрәге чәнчүгә түзә алмыйча, ыңгырашмагаем дип куркып, бер-бер артлы даруын кабып, тәмләп йоклаган кызын уятмагаем дип, селкенмичә дә кызына карап сокланып ятты. Бу аларның соңгы тапкыр кичергән бәхетле мизгелләре иде.

    Имтиханнарын тапшырып, авылына шатланып кайтканда, әнисе авыр хәлдә урын өстендә ята иде инде.
    Кызы – бердәнбере кайткач, хәле бераз җиңеләеп киткәндәй булды. Хәтта Фәридә белән чәй эчәргә дә утырды. Шунда тәрәз каршындагы сыерчык оясына, нәниләре белән мәш килгән сыерчыкка карап:

    - Әтиең ясаган бу сыерчык оясын ел саен чистартырсың. Җим куярга да онытма. Мин һәр елны синең янга сыерчык булып кайтырмын, - диде.

    Ул чакта Фәридә әнисенең сүзләрен чынга алмады, саташып сөйләшәдер дип уйлады. Мунча ягып, әнисен юындырды, чәчләрен үрде, җиләк белән чәй эчерде. Кызына рәхмәтләр әйтеп, белгән догаларын укып, изрәп йокыга талды.

    Иртән ул уянмады...

    Кинәт чут-чут итеп сайраган тавыш Фәридәне уйларыннан бүлде. Тиз генә йөгереп барып тәрәзәне ачты. Ояга ул өзелеп көткән сыерчык килгән иде. Әнә сыерчык ояны тикшереп чыкты да Фәридәгә карады. Кыз сискәнеп китте, әйтерсең лә, сыерчык түгел, әнисенең шомырт кара күзләре аңа карый иде. Фәридә, әнисенең ягымлы күз карашын тоеп, шатланып:

    - Айдар, улым Айнур, көткән сыерчыгыбыз кайтты! - дип кычкырды.

    Ә сыерчык, шуны гына көткәндәй, бу гаиләгә бәхет теләп, өздереп сайрап җибәрде.

    Мөнәвәрә ШӘФИГУЛЛИНА,
    Зур Сәрдек

    фото: pixabay.com

     

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: