Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Бәхет кошы (дәвамы)

    - Син... Син... коточкыч кеше!.. - диде Әнисә, күз яшьләренә буылып. Тавышы калтыраса да, ул хәзер бернидән, беркемнән да курыкмый иде. – Юк... син... син кеше түгел, хәтта хайван да түгел... Хайван да үз баласын алай итми... Син кабахәтләрнең кабахәте!

    Гараж диварына бәрелгән ир, хәлне аңышып бетмичә, беразга ятып кала, шул арада Әнисә, улын кулына күтәреп, ишегалдына йөгереп чыга. Аның артыннан котырган явыз юлбарыстай ыргылып чыккан Газинурның хатынына сугам дип кизәнүе була, шулвакыт капка кинәт ачыла, һәм аларның араларына күрше Илдар кереп баса. Районда иң оста көрәшчеләрнең берсе булган, заманында армиядә десант гаскәрендә хезмәт иткән Илдар, Газинурның кулын артка әйләндереп, авырттырып борып ала да “тимер” боерык тавыш белән:

    - Булды, күрше, тынычлан, давай! - дип әйтеп куя.

    Җан өшеткеч тавыш белән елап, бертуктаусыз: “Улы-ым! Улы-ым!!” - дип тәкрарлап торган Әнисәгә дә Илдар катгый әмерен бирде:

    - Монда хәлләр яман икән: малайны срочно бүлнискә алып китәргә кирәк! Машинам капка янында, өчегез дә утырасыз – хәзер үк төшәбез!

    Кулы бик каты авыртканнан соң, буар еланнан үзе куянга әйләнгән Газинур, күрше әмеренә карышып тормыйча, урамга таба атлады. Аны -  йөртүче янындагы алгы утыргычка, Әнисә белән баланы артка утырткач, Илдар, машинасын кабызып, кисәк борылып куйды да, ыжгырып, район үзәгенең дәваханәсенә юл тотты.

    - Син... Син... коточкыч кеше!.. - диде Әнисә, күз яшьләренә буылып. Тавышы калтыраса да, ул хәзер бернидән, беркемнән да курыкмый иде. – Юк... син... син кеше түгел, хәтта хайван да түгел... Хайван да үз баласын алай итми... Син кабахәтләрнең кабахәте!

    Моңарчы хатыны аңа шундый сүзләр әйткән булса, Газинур бер секунд та уйлап тормыйча, аңа китереп орыр, бар ачуын чыгарып кыйнар иде. Әмма хәзер... “Пыяла” карашын аска, машина идәненә төбәп, ул бер сүз дәшмичә, өрәк шикелле хәрәкәтсез утыруын белде.

    Ашыгыч ярдәм бүлегенә кергәч, авырту шогыннан аңсыз яткан малайның кулын күргән табиб, шаккатып: “Нәрсә булды?” - дип сорады. Әнисә, сәбәбен әйтәм дип, авызын ачам дигәндә генә, Илдар аны кинәт бүлеп:

    - Бәхетсезлек очрагы. Машина күтәрткеч домкрат ычкынып, малайның кулы аста кысылып калган. Зинһар, аңа тизрәк ярдәм итегезче...

    - Ярдәм күрсәткәнче, рентген кирәк булыр, - диде табиб, Илдарга шикле караш ташлап. – Баланы алып калабыз, әнисе дә калсын, ә сез әлегә кайтсагыз да була. 

    Илдар белән Газинур сөйләшмичә кайттылар. Аяз күктән кояш елмаеп торуга карамастан, бу көн алар өчен кап-караңгы иде. Күпмедер барганнан соң гына, Илдар, машина юлыннан башын бормыйча, тонык, басынкы тавыш белән әйтеп куйды:

    - Катырак кылангансың. Малаең бармаксыз калса?

    Газинур җавап бирмәде. Үзенең нәрсә эшләгәненә тетрәнеп, ул шушы минутта күршесенең соравына җавап бирердәй сүз тапмады. Шушы мизгелдә үз тормышы аңа киселеп аугандай зур һәм кәкре бер агач булып тоелды. Әйе, аның гомер юлы кәкре, күңеле пычрак, хәтта кабахәт булганын ул хәзер генә аңлый башлады. Бердәнбер улын – нәсел дәвамчысын, киләчәктәге терәген, аның акыллы, матур Саматын шулай харап итеп ташла инде, йә...

    Кайтып җиткәч, Газинур, бөтен ихтыяр көчен җыеп, иреннәре арасыннан ике сүз кысып чыгарды:

    - Рәхмәт, күрше...

    Соңыннан ишегалдына керде дә, чүгәләп, капканың эчке ягына аркасы белән сөялгән хәлдә, шактый озак тора алмыйча, уйланып утырды. Самат турындагы уй, үзәкләрне өзеп, аның йөрәген бертуктаусыз тырнап тора иде. Байтак кына утырганнан соң, ул гаражга керергә булды. Менә ул – моңарчы газиз улыннан да кадерлерәк тоелган машина. “Ничек шушы тимер өемен улымнан да өстенрәк күрдем соң мин? Нигә тормышымны, бөтен барлыгымны балаларыма түгел, ә шул машинага багышладым? Ничек шушы машинаны кызганып, улымны шулай имгәттем?” Үкенеч белән кайгы хисләре аяусыз бимазалаудан  Газинурның йөрәге бертуктаусыз сыкрап ыңгыраша иде... Гараждагы чыңлап торган хәвефле тынлыкта бер селкенмичә бераз басып торганнан соң, ул машинаның кадак белән сыдырылган ишегенә карашын ташлады. Якынрак килеп, чүгәләп утыргач, ул ишектә очраклы сызыклар түгел, ә ниндидер хәрефләр булганын күреп алды. “Тукта-тукта... монда бит нәрсәдер язылган...” - дип уйлап куюга, Газинур ишектәге бераз кыйшайган, әмма анык зур хәрефләр белән тырнап төшерелгән язуга игътибар итте: ӘТИ МИН СИНЕ ЯРАТАМ.

    - Әти, мин сине яратам... - дип, борын астыннан гына калтыраган тавыш белән кабатлый Газинур. – Әти... мин... сине...

    Машинага сыдырылып уелган шушы җөмләнең ахыргы сүзен әйтеп бетерә алмыйча, Газинур үкси-үкси елый башлый. Бераздан сикереп торып, бар көченә машина түбәсенә йодрыгы белән бәрә, аннары ишек тәрәзәсенә каты сугып, пыяласын вата. Кулы канаганга игътибар да бирмичә, ул, гараждан чыгып, өенә керә. Ләйлә мәктәптән әле кайтмаган. Өйдәге шомлы тынлыкта, күңелендәге кайгылы халәттән тагын да катырак төшенкелеккә бирелеп, Газинур үзен соңгы чиккә җиткән бәхетсез адәм актыгы итеп тоя.  Бу вакытта ул янәдән үзенең якын, кадерле кешеләрен - әйбер урынына күреп, ә ихлас мәхәббәтен машинага, башка матди нәрсәләргә биреп яшәгәнен  уйлап куя, һәм аның өзгәләнгән күңелендә кинәт бер куркыныч фикер туа: “Юк бу тормышның рәте... Булмаячак та... Гарипләнгән улымның күзенә киләчәктә ничек карармын? Юк, булмас бу... Бетте бу тормыш...”

     

    Дәвамы бар

    Реклама

    Ришат КУРАМШИН

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: