Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Бәхет кошы (дәвамы)

    Иртәдән бирле йөрәк нигәдер борчыла, сыкрана... Нигә икән? Бераз уйланып утырганнан соң, Газинур кинәт кенә сискәнеп куйды: йә Аллаһ... бүген бит... теге хәл булганга... 20 ел... нәкъ 20 ел...

    Ямьле май аенда күңел ничектер аеруча рәхәт хисләр кичерә. Яз, көч алып, табигать дилбегәсен җәйгә тапшырырга әзерләнеп торган бу мәлдә инде кыюланып нурларын сибеп торучы кояшның җылысы да, әле күптән түгел генә яфрак ярган агач ботакларының назлы җилдә талгын тибрәнүе дә, чиста зәңгәр күктә сафлык-тынгылыкны гәүдәләндереп торган ап-ак болытларның мәһабәтлеге дә, дөнья мәшәкатьләрен оныттырып, татлы уйга сала, шул уй исә, ерак офыкларны киңәйтеп: “Иншә Аллаһ, алда да шундый гүзәллек, матур, тыныч тормыш, алда – бәхет”, - дип, калебне тынычландыра... И-и, күңелле дә соң шундый язгы кояшлы көнне сусыл яшеллеккә төренгән агачлар арасыннан, тар сукмактан атлаулары! Ә тау итәгендәге челтерәп аккан чишмә – үзе бер җан рәхәте: ялтырап торган үтә күренмәле пакь суны авыз итүдән битәр, таудан бәреп чыгучы су ташкынын күзәтеп утырулар да ни тора! Карале син – ничек шулай еллар буе бертуктаусыз ага да ага бу чишмә, ага да ага... Газинур белән Самат та, мәчеттән кайтышлый, шул чишмә янында туктап, алдан хәстәрләнгән савытларга су тутырып ала: ни дисәң дә, саф табигать суыннан кайнатылган чәй тәме барыбер икенче инде! Быел алтмыш яшен түгәрәкләп, җиденче дистәсен ваклый башлаган Газинурның кайвакыт кинәт кенә хәле китә. Менә бүген дә суны тутырып куйгач, ул, чишмә янындагы эскәмиягә утырып, ял итеп алырга булды.  Чишмә каршында чүгәләп утырган улына карап, Газинур көндәгечә күңеленнән Аллаһы Тәгаләгә шөкер хисләрен җиткерде: улының матур, затлы егет булып үсүеннән бигрәк, Саматның акыллы, тәртипле, ышанычлы һәм кешелекле булуы сөендерә иде аны. Әмма бүген иртәдән бирле йөрәк нигәдер борчыла, сыкрана... Нигә икән? Бераз уйланып утырганнан соң, Газинур кинәт кенә сискәнеп куйды: йә Аллаһ... бүген бит... теге хәл булганга... 20 ел... нәкъ 20 ел...

       Һаваны ярып, баш өстеннән ниндидер зур кош очып үтте. Шуны карашы белән озатып калган Газинур аның кинәт очып киткәнен гомеренең ахыргы еллары белән чагыштырды: дөрестән дә, егерме ел вакыт шушы җитез коштай узды да китте... Менә Саматка да инде 27 тулды. Аллаһның олуг рәхмәте белән теге вакытта машинаны сатып, Мәскәүдә катлаулы операция ясатты ул улына. Авыр эш эшләрлек булмаса да, кулы берничә елдан үз хәленә кайтты диярлек – бармаклары хәрәкәтләнерлек булды. Дөрес, һава торышы үзгәргәндә, әле дә сызлап интектереп ала аның уң кулы, ләкин сау-сәламәт булмаса да, барыбер кул инде...

     

    Газинурны авылда беркем дә гаепләмәде: улы аңа, гомумән, үч сакламады, баштарак кына сабыйларча: “Әти, минем бармакларым яңадан үсәчәкме?” - дип йөдәтеп бетерә иде. Ә хатыны, авылдашлары  исә аны гафу итте. Гафу итмәслекмени? Бик нык үзгәрде бит ул шул хәлдән соң: тынычланды, мәчеткә йөри башлады, биш вакыт намаз иясе булды. Алай гына да түгел – Саматны да мәчеттәге дәресләргә йөртеп, дин, гыйбадәт юлына бастырды, икесе дә, шулай итеп, авыл мәчетенең хөрмәтле затлары дәрәҗәсенә иреште. Балачактан техникага мөкиббән булган малай, мәктәпне тәмамлагач, автомеханика техникумына укырга керде. Диплом алганнан соң, читтән бәхет эзләмичә, туган авылына, төп нигезгә кайтып, машиналар ремонтлый торган мастерской ачып җибәрде ул. Авыр эшләрне иптәш егетләрен яллап эшләтә, үзе исә, машинаның электр өлешен тирәнтен өйрәнеп, бик яхшы белгеч булып танылды. Улының артык оялчан булуы гына бимазалый Газинур күңелен: нәкъ әнисе инде менә, нәкъ әнисе... Шуңа микән – әле һаман башлы-күзле түгел шул Самат, өйләндерәсе иде үзен...

    Шулай уйланып утырганда, Газинур йөрәге ныграк сыкрый башлавын тойды. “Нигә шулай өзгәләнә икән шул йөрәк? Нигә бүген күңелем шулай тынгысыз?” - дип сорады ул үз-үзеннән һәм бераздан шуны исенә төшерде: “20 ел узды, ә мин улым алдында әле һаман гафу үтенмәдем...” Әйе, барысы да көйләнде-рәтләнде кебек, ләкин шулай да Газинур гомер буе улы алдында үзенең гаепле булуын тоеп яшәде. “Кайчан да булса бу турыда сөйләшергә, улым белән бәхилләшергә кирәк”, дигән төпле фикергә килеп, Газинур, бар ихтыяр көчен җыеп, кыяр-кыймас кына Саматка дәште:

    - Улым... Инде күптән, бик күптән синең белән сөйләшәсем килгән иде...

    Сораулы карашын әтисенә төбәп, Самат тыныч, әкрен тавыш белән сорап куйды:

    - Нәрсә турында, әтием?

    - Синең турында, дөресрәге, балачагыңда мин имгәткән кулың, шуның аркасында күпме җәфаланып газап чиккәнең, интеккәннәрең турында... Улым... мин синең алдыңда бик гаепле...

    Олы үкенү белән тетрәнү хисләрен берләштергән шушы сүзләрне ишетүгә, Самат башта югалып калды, әмма эмоциягә бирешмичә, катгый җавабын җиткерергә ашыкты:

    - И әти, нәрсә инде син, кулым күптән төзәлгән ич!

    - Әйе, шулай... - диде Газинур, тамагына төер утырганын сизеп. – Кулың төзәлгәндер, ләкин инде ничә ел үтсә дә, күңелемдәге тирән яра әле һаман төзәлеп бетмәгән шул...

    Самат, торып, эскәмиягә, әтисе янына утырды.

    - Ярар, әти, булды, өзгәләнмә һәм борчылма, - дип әйтте дә йомшак итеп  әтисен кочагына алды. – Һәрнәрсәдә хәерлесе бар, димәк, шулай буласы булган.

    Газинурның күңеле тулса да, ул, вәкарьлек саклап, хискә бирешмәскә тырышып сорады:

    - Хәерлелекне нидә күрәсең инде син?

    - Нәрсә генә булса да – хәерлегә, диләр бит, әтием! - диде йөзе яктырып киткән егет. – Шушы сынауны синең белән бергә узуыбыз – Аллаһның олы рәхмәте ул! Шул вакытта син мине ташламадың бит, хәлне төзәтер өчен, көчеңнән килгәнне барысын да эшләдең. Аннары шунысы да бар: әгәр бу хәл килеп чыкмаса, без бәлки хәзер дин юлында булмас идек, Аллаһ рәхмәте ишеген ача алмас идек...

    Улының шушы хикмәтле мәгънәгә ия сүзләреннән хәйран калып, Газинур аның зәгыйфь кулын учларына алып әйтте:

    - И балакаем, син дә, әниең дә һәрвакыт миннән акыллырак, төплерәк фикерле булдыгыз. Ләкин ни дисәң дә, бүген шулай вакыты җиткәндер – синең алда гафу үтенәсем килә: зинһар, кичерә күр мине, улым...

    - Ярый, булды! - диде Самат егетләрчә нык тавыш белән һәм кулын әкрен генә ычкындырып өстәп куйды:

    - Син – минем әтием һәм минем алда акланырга тиеш түгел! Мине үстердең, тәрбияләдең, дин юлына бастырдың, шуңа күрә рәхмәттән башка сүзем юк. Ну... сүзем юк дип... тагын бер сүзем бар иде анысы – ни диярсең тагын...

    - Нинди сүз ул, әйт, улым, яшермә! - диде Газинур, киеренке хәлдән чыккандай.

    - Мастерскойдагы егетләр бер кыз белән таныштырды, төгәлрәге, ул минем белән эшләүче Равилнең туганнан туган сеңлесе: намаз укый торган кыз булгач, нәкъ сиңа дигәне инде дип, узган атнада совхозга алып барып таныштырдылар...

    Газинур, сөенеченнән сикереп кычкырырдай булса да, сабырлык белән сорау бирде:

    - Ошаттыңмы соң үзен?

    - И әти, - диде дулкынланып Самат. – Ике генә тапкыр күрдем, ә йөзе һаман күңелемнән чыкмый... Өйләнәсе иде, әти...

     

    Газинур башта күккә, аннары май күге яктылыгында бөтерелеп, бер-берсенә сөенечле хәбәр җиткергәндәй чыркылдашкан кечкенә чыпчыкларга карады да елмая башлады. “Карале син, Самат хәбәреннән таң калып, ничек шатланыша нәни кошчыклар!” - дип  уйлап куйды Газинур. Хәер, моның белән могҗизалы халәт тәмамланмады: шушы мизгелдә ул ерак-ерак  офыклардан үзенә таба гаять зур, искиткеч матур бәхет кошы очып килгәнен һәм моңарчы борчу-газап хисләреннән җәфаланган мескен күңелен олы бәхет хисе биләп алганын сизде. Аның йөзе елмаюдан һәм гаҗәеп нурдан балкып тора иде. Куанычыннан челтерәп аккан чишмә дә: “Минем янда елмаеп утыручы бу бәндә – дөньядагы иң бәхетле кеше!” - дип шаһитлык кылды да, кояш нурларында җем-җем килеп, иман нуры белән яктыртылган гыйбадәтле, сәгадәтле киләчәккә таба акты да акты, акты да акты...

     

    Ришат КУРАМШИН    

     

     

    Реклама
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: