Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • “Безнең әткәйне син урладың! Син!” (язмыш)

    Ләйлә бу сүзләрне ишеткәч, өстенә кайнар су коелгандай бөрешеп, кечерәеп калды. Яшүсмер кызның йөрәге читлектәге нәни кошчыктай бәргәләнергә тотынды. Үзләреннән ике генә өй читтә яшәүче Раиләнең бу тавышы көне буе Ләйләнең колак төбендә яңгырап торгандай булды.

     

     

    “Син урладың! Син!”

    ...Раилә төпчек бала булып дөньяга аваз салды. Әти-әниле гаиләдә хәсрәт күрми, матур гына яшәп ятканда, әтиләре кайчак өйләренә кайтмый башлагач, балалары:

    - Әти кайда? - дип сорадылар.

    - Колхоз рәисенең эше күп, шуңа күрә кайтмагандыр, - дип, балаларын тынычландырды Әсмабикә.

    Ә үзенең күңеле нидер сизә, төннәрен йоклый алмыйча боргаланып, сыргаланып ята.

    Беркөнне Раилә мәктәптән елый-елый кайтып керде.

    - Нигә елыйсың, кызым? - диде әнисе.

    - Әни, безнең әтине иртән Ләйләләрнең капкасыннан чыкканын күргәннәр, ул хәзер аның әтисе буламени инде?

    - Кызым, ул Ләйләнең әнисенә эшкә әйтергә генә кергәндер, - дип юатты  Әсмабикә.

    Шулай гына булса ярар иде дә, юк шул, бервакыт ире белән сүзгә килгәндә “Мин синнән чыгып китәчәкмен” дип әйткән иде бит...

    - Ә балалар синсез нишләячәкләр?

    - Ара ерак түгел, очрашып торырбыз, ярдәм дә итәрмен, - диде Самат шул вакытта.

    Реклама

    Айсылу – тол хатын, ире сугышта үлгән. Ире киткәндә, бер яшьлек кызы Ләйлә белән калган. Әйе, Айсылу белән яши башлавы дөрес булып чыкты, ир дигәнең кичен вак-төяк киемнәрен алды да балаларның башларыннан сыйпап, өйдән чыкты да китте.

    Эх, иреңне чит бәндәгә бирү ул инде җан бирүгә тиң хәсрәтне аңлата. “Ирең өстеңнән өйләнгән дигән сүзне ишеткәнче, и Раббым, ичмаса, үлгән дигән хәбәре килсә, бу кадәр авыр да булмас иде”, - дип тырмашып елаган чаклары һич кенә дә онытылмый шул. Үлгәннең үкенече бик зур, ләкин аның хурлыгы юк.

    - Ач тормабыз әле, ничек булса да, әйбәт итеп яшәргә тырышырбыз, - дип, үз-үзен тынычландырды Әсмабикә.

    Йоклый алмый яткан төннәрдә, ишек алдына чыгып, ире яши башлаган йортка карап, күз яшьләре түкте. Саматым, дип өзгәләнгән көннәре күп булды.

    - Без күрәсен кеше күрмәс, ничек тә сер бирмәскә кирәк, - диде ул.

    Еллар үтә барды. Әсмабикәнең  балалары да эшкә ярый башлады. Тормыш итү дә җиңеләйде.

    “Ирең Самат бик каты авырый башлаган икән, урын өстендә ята, диләр”, - дигән хәбәрне ахирәт хатыны Әсмабикәгә җиткерде.

    - Әйе, Самат урамда да күренми башлады, авыруы хактыр.

    Айлар үтте. “Айсылу авыру ирен карарга авырсына икән”, дигән хәбәр дә яшен тизлегендә килеп җитте.

    Ә беркөнне Әсмабикә урам буйлап чак-чак атлап, үзләренә таба килүче бер ир-атны күрде. Бу Самат иде. Ишек шакыдылар.

    - Ишегем ачык, керегез.

    - Әсмам, син риза булсаң, мин сезгә кайтыр идем, Айсылуның карашы миңа бик нык үзгәрде.

    Менә шул көннән Самат үз өендә – балалары, хатыны янында яшәп калды. Әсмабикәгә авыру ирне каравы җиңел булмаса да түзде. Авыл халкы арасында Самат йөземне ачты, үз яныма әйләнеп кайтты, дип сөенде. Ире шушы сырхавыннан соң сихәтләнә алмады, берәр ел урын өстендә ятты да бакыйлыкка күчте.
    Тормыш дигәнең кеше алдына нинди генә сынаулар китереп куймый. Куймас димә, сынаулар юлның башында, я ахырында барыбер килә ул...

    Рафилә ФӘТТАХОВА,
    Кукмара

     

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: