Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Бер генә клиндер бирсәңче...

    “Сәлимә, берсен генә бир әле”, - дип үтендем. Ә ул: “Әни кушмады”, - дип, өенә борылып китә башлады.

    Күрше Сәлимә - минем яшьтәш. Икебез дә буйга бер тирә, тик аерма шунда: ул – кыз бала, ә мин –  абый әйтмешли, борын асты да кипмәгән малай-шалай. Без өч бала: абый, апа һәм мин. Әтиебез сугыштан кайтмады, әниебез белән генә үскәнлектән, күп вакыт ашарга да булмый иде. Ачлы-туклы көе көн артыннан көн куып яшәп яткан еллар бу. Ә Сәлимәнең әтисе бар, чирле, дип, сугышка алмадылар. Алар авылның хәлле кешеләре рәтендә, мул тормышта яшиләр.

    Беркөн иртән тәрәзәгә күз төшкәч, Сәлимәне күреп алдым. Ул урам уртасына чыгып баскан, мине үртәгәндәй, кызыктырып, муенына бауга тезгән клиндерләр аскан. Түзмәдем, янына атылып чыктым. Аны урап, әйләнеп узгач: “Сәлимә, берсен генә бир әле”, - дип үтендем. Ә ул: “Әни кушмады”, -  дип, өенә борылып китә башлады. Клиндерләрдән килгән тәмле истән борыным кытыкланып, авызымнан сулар килде. Кулларым, үзем дә сизмәстән, клиндер бәйләменә сузылдылар. Шулчак бавының төене чишелеп китеп, клиндерләр берәм-берәм чирәм өстенә коелды. Сәлимә, акырып елап, өенә таба йөгерде.

    Миндә инде ашау кайгысы калмаган иде, тиз генә печәнлеккә менеп, печән астына качтым, чөнки беләм, хәзер Сәлимәнең әнисе килеп чыгачак. Ә аны авылда “Явыз Әсма” дип йөртәләр. Чыннан да, ачулы чагында аның тавышы безнең өйгә кадәр ишетелеп тора, хәләл җефетен тотып кыйнарга да күп сорамый, дип сөйлиләр. Шуңа күрә качкан җиремнән чыкмаска булдым.

    Шулвакыт, җил-җил атлап, күкле-яшелле тавышлар белән дулап, Сәлимәнең әнисе безнең өйгә кереп китте. Аннан әни белән бергә ишегалдына чыктылар. Мин, колакларымны торгызып, ни сөйләшкәннәрен тыңлап ятам. Әнием, аклангандай, тавышын күтәрми генә: “Бала бит ул, ни эшләтим, күргәч, кызыккандыр инде. Бүтән алай эшләмәс, орышырмын”, - диде. Аның бу сүзләренә каршы Әсма: “Кыйнарга кирәк аны. Үсә торган саен әшәкеләнә бара малаең, минеке булса, белер идем аны ншләтәсен”, - дип чәпчеде. “Мин балаларыма кул күтәрмим, алар болай да ятим. Аталары булса, алай эшләмәс иде. Барысына сугыш гаепле. Аллаһ боерса, бар да яхшы булыр. Аллаһ ташламасын, безнең бар юанычыбыз, таянычыбыз ул гына бит”, - әни шулай дигәч, Әсма сукрана-сукрана чыгып китте.

    Реклама

    Караңгы төшкәч, әни, чыгып, мине өйгә дәште. “Әй бала, бала, кеше әйберенә кызыкма, дип, күпме аңлатырга була инде сиңа! Күрше хакы – Алла хакы, диләр, бервакытта зыян салма аларга, тату яшәргә кирәк”, - диде,  яшьле күзләрен миннән яшереп.

    Мин бик озак йоклый алмый яттым. Әнинең сүзләрен кабат искә төшереп: “Күрше хакы – Алла хакы, булгач, нигә соң алар миннән бер клиндерләрен кызгандылар?” – дигән уйлар белән йокыга киткәнмен. Төш күрдем: әти кайткан, бер чемодан тутырып, тәм-томнар алып кайткан  икән. Мин тиз генә күршемне чакырдым, менә, ни телисең, шуны сайлап ал, дип әйтәм, янәсе. Әни дә: “Ал, ал, Сәлимә, тартынма, күчтәнәчләрдән авыз итәрсез”, - дип, бер уч конфетны аның кесәсенә тутыра икән.

    Әле уянгач та, шул төш тәэсиреннән булдымы, өебез яктырып, матурланып киткәндәй тоелды. Ул көнне кәефем күтәренке булды, ә күңелем шатлык белән тулган иде.

    Дәлфирә ГАЛИМОВА

     

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: