Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • "Бер-берсенең күзенә күтәрелеп карарга батырчылык итмәгән ир-егетләр Ниязның үлемендә үзләрен гаепләделәр" (язмыш)

    Барысы да күңелле генә башланган иде. Нигә Ниязны ялгыз калдырдык? Нигә? Тик соң иде инде. Үкенүдән файда юк.

    Тау артыннан күгелҗем кара болытлар айкалып чыктылар да ишәя, зурайганнан-зурая бардылар. Болытлар күк буйлап чабышырга тотындылар. Сирәк-мирәк салкын җил исә, эре-эре яңгыр тамчылары тамгалый. Юл буендагы усак яфраклары шаулый, ә нәзек билле каен агачлары җиргә кадәр иелә. Авылның тар урамнары буйлап искән көчле җил үзе белән бер өем тузанны күтәреп ала да өермә барлыкка китерә. Мондый өермәнең уртасында калсаң, үзеңне дә очыртып алып китәргә мөмкин. Табигатькә каршы барып булмый шул.

    Нияз бүген кичен иптәшләре белән урман аланындагы күл буена ял итәргә  барырга җыена. Тик көне генә матурлана күрсен. Аның  кем нәрсә алып бара ала, шул турыда сөйләшеп кайтышы иде.

    Кемдә палатка, самавыр, уха пешерә торган чуен савыт бар, алар барысын да барладылар. Ниязга шашлыкка ит алып  килергә куштылар. Бу көннәрдә генә ике сарык бәтиен эшкәрткәнне каян белгәннәр диген?! Ул, ашыга-ашыга, өенә кайтып кергәндә, хатыны аш әзерләп йөри иде. Нияз табигатькә чыгулары турында җиткерде.

    - Ә мине үзең белән алмыйсыңмени? - диде хатыны Наҗия.

    - Анда ир-атлар гына була бит. Синең белән җиләк вакытында барырбыз яме, матурым, - диде ул.

    - Бик матур да түгелмен инде, нигә шулай әйтәсеңдер?

    - Синең күңелең, эчке дөньяң матур, Наҗиям.

    Хатыны пешергән тәмле ашны ашаганнан соң, Нияз иптәшләре янына китте.

    Менә алар - урман аланында. Көндезге җил-давылдан тынып калган күл ял итәдер кебек тоела. Бернинди җил әсәре дә юк. Кичке кояш нурларыннан дулкыннар искиткеч матур булып тирбәләләр. Күккә ашкан төз наратлардан үпкәне киңәйтердәй хуш ис бөркелә. Ял итәргә чит илләргә барасы да юк.

    Учак ягып, бәкәй итеннән шашлык пешерергә куйдылар. Кемдер, нарат күркәләре җыеп, самавырга ут тергезеп җибәрде. Ә кайсыдыр, җиргә ашъяулык җәеп, алып килгән тәм-томнарны савытларга тутырды. Төнлә  йоклар өчен палатка корып, бер кат ашап-эчеп алдылар. Ниязның:

    - Әйдәгез,  күлнең тынычлыгын бозып, су коенып алыйк әле, - диюенә барысы да риза булдылар.

    Суның җылылыгы! Күлне аркылыга, буйга йөзделәр. Судан чыккач, мәтрүшкәле чәй эчтеләр. Болында үскән  мәтрүшкәнең сарысын да, шәмәхәсен дә, урман чишмәсе яныннан хуш исле бөтнек тә җыйганнар иде.

    Нияз, палатка янына  утырып, моңлы җыр сузды:

    Зәңгәр күлнең өсләрендә
    Иртәсен зәңгәр томан.
    Исләремнән һич чыкмыйсың,
    Мин сине уйлыйм һаман.
    Зәңгәр күлдән тотып алдым
    Нәни  үрдәк баласын.
    Гомергә бергә калаек,
    Аерылырга язмасын.

    Ул бу җырын яраткан хатынын күз алдына китереп көйләде.

    - Бигрәк тә моңлы итеп җырлыйсың, сиңа артист кына буласы калган, - диде иптәш малае.

    Кич алар уйлаганча бик күңелле узды. Айлы төн. Күл өсте бөтенләй икенче төс алды. Әкиятләрдә генә була торган матурлык пәйда булды. Әкрен генә искән җилдән хасил булган дулкыннар елык-елык ялтырыйлар. Бер карасаң,  шундый матур, бер карасаң, ничектер шомлы да.

    Ниязның дуслары палатка эченә  кереп йокларга яттылар. Ә Нияз ай яктысында урманны, күлне күзәтеп утыруын дәвам итте. Бу җылы су ничектер үзенә тартып тора дип, Нияз  яңадан су  коенмакчы булды.

    - Эх, рәхәтләнеп бер чумып алыйм әле, - диде ул.

    Реклама

    Кинәт нидер булды. Һәм ул бер мизгел эчендә күл төбенә китте.

    Ниязның якын дусты Ранис йоклый алмыйча боргаланып ятты. Кайсыдыр каты итеп гырлый иде.

    - Юк, мондый тавышка йоклый алмыйм мин, Нияз янына чыгам, - диеп, ул күл ягына китте. Анда Ниязның киемнәрен күреп тетрәнеп куйды.

    - Төн уртасында курыкмыйча ничек су коенасың, Нияз? Нигә дәшмисең? Син кайда?

    Ул берничә тапкыр эндәште, ләкин  җавап бирүче булмады. Тавыш ишетеп, палаткадагылар йөгерешеп чыктылар.

    - Нияз монда  күренми. Киемнәре күл буенда.

    Арадан берсе:

    - Әллә суга батты  микән?

    - Авызыңнан җил алсын, - диде икенчесе.

    - Кайсыгыз озакка чума ала?

    - Мин, - диде Ранис.

    Берәм-берәм чумып, Ниязны эзләделәр,  ләкин таба алмадылар.

    Менә көчле җил чыкты. Күл өстендә зур-зур дулкыннар хасил булды. Шомлы төн иде.

    Ранис, тагын бер тапкыр чумып, Ниязны эзләмәкче булды. Бу юлы ул озаграк торганга, иптәшләрен курку басты. Ранисның, суга чумып, чыкмыйча торган өч минуты сәгатькә тиң кебек тоелды. Менә Ранисның башы күренде. Ул күл төбеннән Ниязны өстерәп менде. Иптәшләре, аңа ярдәм итәр өчен, суга сикерделәр.
    Ниязда җан әсәре калмаган, ясалма сулыш алдырсалар да, соң иде инде. Кинәт кенә чыккан көчле җил басылып, күл өстендә тынлык урнашты.

    Бер-берсенең күзенә күтәрелеп карарга батырчылык итмәгән ир-егетләр Ниязның үлемендә үзләрен гаепләделәр. Хатыны белән тора башлауларына бары тик бер ел, аларга сөеп-сөелеп кенә яшисе дә яшисе иде бит әле. Бу авыр хәл турында ничек Наҗиягә әйтәсе?

    Барысы да күңелле  генә башланган иде. Нигә Ниязны  ялгыз калдырдык? Нигә? Тик соң иде инде. Үкенүдән файда юк.

    Рафилә ФӘТТАХОВА, Кукмара

    фото: Эльвира Мубаракшина/ "Хезмәт даны"

     

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: