Хезмәт даны

Кукмара районы

Рус Тат
Әдәби хәзинә

Бер атнада нигә җиде көн?

Чормага менгәч, Ләвисәнең кулы ниндидер бер төргәккә тиеп китте. Озак ятудан тузанланып беткән, берничә җиреннән көя ашый башлаган чүпрәккә төрелгән төенчекне ул сүтеп җибәрде.

Һәркемнең өендә яки өйнең чормасында иске китаплар, еллар буе кул тимәгән газета-журналлар, бала бишеге һәм кулланыштан төшеп калган башка көнкүреш кирәк-яраклары буладыр инде ул. Андый әйберләрне бәлки әле кирәге чыгар, дип ташларга кызганып алып төреп куясың яки әти-әнинең, әби-бабайларның истәлеге итеп саклыйсың. Шулай итеп, чорма гаиләнең кечкенә генә архивына әйләнә.

Чормага менгәч, Ләвисәнең кулы ниндидер бер төргәккә тиеп китте. Озак ятудан тузанланып беткән, берничә җиреннән көя ашый башлаган чүпрәккә төрелгән төенчекне ул сүтеп җибәрде. Төенчектән егерменче гасыр башында басылган Коръән китабы, иске имля белән (гарәп хәрефләре белән татарча басма) язылган берничә китап һәм Ләвисәнең әби-бабаларының үз куллары белән язылган дәфтәрләр чыкты. Дәфтәрләр бик матур итеп, төзек почерк белән егерменче гасыр башларында кулланылган корыч каләмне карага манчып язылган. Андый кара савытларын күргәне бар иде Ләвисәнең, чөнки әнисе аларны истәлек итеп саклады.

Гади крестьян гаиләсендә тәрбияләнгән булсалар да, әби-бабаларыбыз күп кенә китаплар укыганнар, күргән-белгән тормыш тәҗрибәләрен дәфтәргә теркәп барганнар икән бит! Еллар тузаныннан таушалыбрак киткән каты тышлы дәфтәрләрне кулына алды Ләвисә. Гарәп хәрефләре белән язылган сүзләрдән, җөмләләрдән үткән гасырларның кайтавазы тоелган кебек булды. Ул әкрен генә укый башлады.

«Атнада нигә җиде көн?» - дип язып куйган әбисе. Ул, кызыксынып, укуын дәвам итте. Моның тамырлары борынгы кешеләр тормышына барып тоташа икән. Кешеләр, җир шарының кайсы гына ягында яшәсәләр дә, нинди генә дин тотсалар да, җиде санын гадәти булмаган изге сан дип уйлаганнар, дөнья җиде көн эчендә яратылган, дип фараз иткәннәр. Җиделе саны төрле халыкларның көнкүрешендә зур урын алып торган. Бу сан диннәрдә дә чагыла. Храмнарның барысына да җиде баскыч илтә, кайбер диннәрдә җиде изге бар дип уйлау, оҗмахның җиде капкасы, җиде кат күк йөзе, күкнең җиденче катына менеп җитү – Аллаһы Тәгаләгә иң якын җиргә менү, Мәккәдә җиде тапкыр Кәгъбәне әйләнү, борынгы Мисырда җиде Аллаһ бар, җир асты патшалыгына барып җитәр өчен җиде капка үтәргә кирәк, доганы җиде кат уку, сөяктән яки агачтан ясалган җиде фил фигурасы бәхет китерә… Болар барысы да – җиде санын изге дип санау билгеләре.

Җиделе саны белән бәйле мәкаль, әйтемнәр дә бүгенге көннәргә кадәр килеп җиткән: «Җиде кат үлчә, бер кат кис», «Җиде юл чаты», «Җиделе лампа», «Җиде буын кан-кардәш», «Җидегән чишмә», «Җидесендә ни булса, җитмешендә шул булыр», «Җиде кат тир тамганчы эшләү», «Җиде кат тире тунау». Дөнья халыкларының кайсы гына телендә яңгыраса да, һәр җыр җиде нотага язылган. Хәзерге вакытта җир йөзендәге могҗизалар да җиде санала.

Галимнәр уйлавынча, кеше организмы җиде ел саен алышынып тора:  7 яшькә кадәр – сабый чак, 14 яшькә кадәр – үсмер чак, 21 яшькә кадәр – яшүсмер чак, 28 яшькә кадәр – яшь чак, 35 яшькә кадәр – өлгерү чоры һәм алга таба да шулай дәвам итә. Галимнәр барлык чирләр дә 7 көнлек цикл белән үзгәреп тора дип санаганнар һәм моны исбат иткәннәр.

Ләвисә бу юлларны бик тә дулкынланып укыды. Бүгенге көннең яман чире Covid-19 белән чирләгәннәргә дә 14 көн (7 һәм 7) өйдән чыкмаска, башкалар белән аралашмаска киңәш ителә бит!

Реклама

Борынгы заман кешеләре күк йөзендә җиде җисем саный торган булган. Ул җисемнәрнең һәркайсы, алар фикеренчә, үзләренә генә хас көннәр белән идарә иткән. Төнге күктә әле бүген дә янган Җидегән йолдыз кешелекне битараф калдырмаган. Алар йолдызларны, айны, бөтен күк йөзен серләр могҗизасы дип санаган. Җиде яктырткыч – Кояш, Ай, Меркурий, Венера, Марс, Сатурн, Юпитер иң мөһим яктырткычлардан саналган, төрле ил галимнәре аларның бер-берсеннән тигез ераклыкта икәнен, ә Кояш Җир шарыннан 49 тапкыр (7ле 7 тапкыр) зуррак икәнен исәпләп чыгарган.

Айның хәрәкәте шулай ук җиде саны белән бәйле, чөнки аның беренче чиреге белән ярты ай арасында якынча җиде көн бар. Айның һәр дүрт фазасы җидешәр көннән тора, ә ай җидешәр көннән торган дүрт атнага бүленә.

Бервакыт телевизордан күрсәткән кызыклы вакыйга Ләвисәнең исенә төште. Бер кызылармияче егет ике иптәше белән Бөек Ватан сугышы елларында гаҗәеп хәлгә юлыга. 1941 елның җәендә Белоруссиядә барган сугыш вакытында сәер яктыртудан аңын югалткан солдат һәм аның ике иптәше җиде елдан соң гына аңнарына киләләр һәм үзләренең Ерак Көнчыгышта булуларын, ә урамда 1948 ел икәнен аңлыйлар. Алар белән НКВД вәкилләре кызыксына башлый. Солдатларның кайда, нинди частьта хезмәт иткәннәрен ачыклыйлар, сугыштан исән кайткан хезмәттәшләрен табалар. Барысы да бер-берсен таныйлар һәм бу егетләрнең хәбәрсез югалулары турында әйтәләр. Егетләрнең җиде ел эчендә бер генә тамчы да үзгәрмәвенә, хәтта хәрби киемнәренең ертылмаган да, тузмаган да булуына гаҗәпләнәләр. Минскида аномаль күренешләрне өйрәнү белән шөгыльләнүчеләр сүзләренә караганда, 1941 елның җәендә Белоруссиядә күк йөзендә оча торган билгесез объект – тирә-ягы яктылык сирпүче соры төстәге зур диск хәрәкәт иткән. Бу «тәлинкә» очканда көчле сызгыру тавышлары чыгарган һәм вакыт-вакыт күзләрне камаштырырлык яктылык бөркегән. Күрәсең, солдат егетләр белән шушы «тәлинкә» ачы шаярган һәм аларны җиде елдан соң җиргә кайтарган.

Әбисе язып калдырган кызыклы язмаларны укып утырып, Ләвисә болытлап яңгыр килгәнен дә сизми калган икән. Күк күкрәп, яшен яшьнәп, җәйге җылы яңгыр явып үтте. Күк йөзендә бөтен тирә-якны ямьгә төреп, аллы-гөлле салават күпере күренде. Ләвисә елмаеп куйды. Җиде төстән торган салават күпере, әйтерсең, үткәннәр белән бүгенгене тоташтыручы якты күпер булып балкый иде.

Суфия МОСТАФИНА, Янсыбы

 

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев