Бармы соң ул мәхәббәт? (хикәя)
– Әти! Булачак баламның әтисе Әскәр түгел. Бермәлгә өйдә тынлык урнашып алды. – Ке-е-м? – дип кычкырган ирнең тавышыннан өйнең стеналары селкенеп куйгандай булды. – Зина апаларга кунакка кайткан егет, – диде Ләлә, куркып кына.
– Үтә кызыл тиз уңа, ай-һай, борчылам синең өчен, балам, – диде әни кеше бу хәбәрдән соң.
Әскәрнең ул кызга өйләнүен ишеткән башка туган-тумача, дус-ишләрнең дә фикере шундыйрак иде. Бер гасыр гомер артыннан куып баручы күрше бабай да:
– Улы-ы-м, тибешкәндә тиңең булсын, дигән сүзләр юкка әйтелмәгән. Ялгышмыйсыңмы, гомерең буе үкенерлек хата ясамыйсыңмы? Әскәр улым, күңелеңдә күкләр күкрәтеп килгән бу яратуыңның берничә елдан тузаны да калмаячак. Өйләнешкәндә без дә бер-беребезне яратабыз шикелле идек. Бергә яшәүнең икенче көнендә үк бик нык ялгышканымны аңладым. Авырлык белән генә көн күрүче гаиләдән булган хатынымны аерып җибәрергә йөрәгем җитмәде. Шулай да ярты елдан аерылышырга иде исәп, ләкин аның авырлы икәнен белгәч, тагы туктап калдым. Һәркемнең яшьлегендә беренче мәхәббәте була, диләр бит. Мин дә шушы сүзләргә алданып, беренче очрашып йөргән кешемә өйләнеп, зур хата ясадым. Дөньяларын онытып, каршыңда мәхәббәтле күзләре белән карап торучы әле ул синең мәхәббәтең була алмый икән. Ә мин яшьлек юләрлеге белән шушы күзләргә буйсындым. Кызганычкамы, әллә бәхеткәме, балабыз төште. Шушы хәсрәтне бик авыр кичергән хатынымны тагын ташлап китә алмадым. Ике елдан без аерылдык. Елый-елый каргап калса да, кире борылмадым. Чөнки мин инде мәхәббәткә сусый башлаган идем. Таптым мин мәхәббәтемне дип уйладым Сиринәне очраткач. Аның белән дустымның туган көнендә таныштык. Кич буе бәйрәм иткәннән соң, икебез дә дустымда йокларга калдык. Ул төнне миннән дә бәхетле кеше юк иде. Менә кайда булган мәхәббәтем дип уйладым. Ләкин иртә беләнгә бөтен хыялларым челпәрәмә килде. Сиринә үзенең кияүдә булуын, бер малай үстерүләрен әйтеп хушымны алды. Дустымның йөргән кызының икенче буын апасы булып чыкты ул. Ире бик эчәргә яраткач, бераз хәл алыр өчен, шулай “дөнья”га чыгып кергәли икән. Менә, Әскәр улым, мин янә ялгыштым, – диде ул, тын гына тыңлап утырган күрше егетенә карап.
– Галим бабай, ә Җәмиләттәй ничәнче мәхәббәтең? – дип кеткелдәде егет.
– Дүртенче.
– Һәм син аны очраткач, беренче мәхәббәтемне таптым дип уйладыңмы?
– Юк, – диде бабай, моңсу күзләре белән аңа карап.
– Ничек инде? Син бит, беренче мәхәббәтеңне эзләп, “юлга” чыккансың. Тапмадыңмени, Галим бабай? Мин үземне белгәннән бирле Җәмиләттәй белән торасың. Шул гомер яратмыйча яшәдеңме? Әмма сез бик матур яшәдегез бит. Кая булса да барганда, машина ишеген иң беренче ачып, аны утырта идегез. Капка төбендә сезне күзәткәндә, үскәч, мин дә хатынымны шулай кадерләп кенә торачакмын дип уйлап куя идем. Җәмиләттәйне хөрмәт итә идегез, билгеле, ярату да булгандыр бит?
– Менә-менә, хөрмәт итә идегез, дисең. Әле дә хөрмәт итәм. Энем, олыгая барган саен бер-береңне югалтудан курку, аның өчен борчылу, берәр кая китсә, “Нишләп кайтмый инде?” – дип юксыну шул ярату түгелме, олыгайган көнеңдә ялгыз калудан курку гынамы икән? Бәлки мин мәхәббәт белән яратуны аера алмый яшәгәнмендер. Әмма шашып, китапларда язганча, тилертер дәрәҗәгә җиткергән ярату булмады безнең арада.
– Галим бабай, Җәмиләттәйне дүртенче мәхәббәтем, дидең. Ә өченчесе кем иде, нишләп аның белән бергә булмадыгыз? Әллә ул да кияүдәге кеше булып чыктымы?
“Юк, энем, кияүдә түгел иде. Ул кыз белән бер ел ярым тирәсе очрашып йөрдек. Чын йөрәгемнән яраттым аны. Өйләнеп аерылган кеше булсам да, кыз да мине яратты. Әмма яшь аермабыз 14 ел булганын белгән әти-әнисе безнең очрашуга каршы килделәр. Аннан алар мине эшсез бер әтрәк-әләм дип уйладылар. Үземнең бер зур фабриканың җитәкчесе икәнен беркемгә дә, хәтта йөргән кызыма да әйтмәдем. Очрашуга да гади генә киенеп, иске Жигули машинамда килә идем. Соңгы елны, яратуның нәрсә икәнен аңлап, өйләнергә, дигән карарга килгәч кенә сөйгәнемә үземнең серемне ачтым. Яшь аермабыз күп булгач та, аны сыныйсым килде. Билгеле, үпкәләде. Минем өчен акчалы түгел, ә чын кеше булуы кирәк, дигән сүзләре йөрәгемә май булып ятты. Һәм шул көнне аннан миңа кияүгә чыгуын сорадым. Ул ризалыгын биреп, без никах көнен билгеләдек. Иртәгесен әти-әнисеннән кызларының кулын сорап килдем. Безнең очрашып йөргәнгә башыннан ук риза булмаган әтисе шунда ук кырт кисте. “Синең ише хәерчеләр урам тулы, һәм синнән уңайрак көн күрүчеләре дә бар. Бердәнбер кызымны аларга да бирмәс идем”, – дип, сүзен төгәлләде. “Әти, син уйлаганча беткән кеше түгел ул. Байлыкның тыйнаклык ярата торганын аңлаучы. Мин үзем дә аның нинди бай кеше икәнен кичә генә белдем. Әйтмичә йөргәненә үпкәләсәм дә, яратуны алтынга сатып алмаячагын аңлагач, аңа булган хөрмәтем һәм чын йөрәктән яратуым артты гына. Әгәр дә кияүгә чыгарга ризалыгыгызны бирмисез икән, мине бәхетсез итәчәксез. Алай гына түгел, кызыгызны югалтачаксыз”, – диде йөргән кызым.
Ул көнне ниятебез барып чыкмагач, без аның белән бер айдан яшерен никах укытырга дип сөйләшеп аерылыштык. Икенче көнне эшем буенча башка шәһәргә киттем. Анда бер атна булдым. Кайтуыма мине ачы хәсрәт көтеп тора иде. Әтисенең ярдәме белән сөйгәнемне бер шәһәр егетенә урлап алып кайтканнар. Кызга минем янга алып барабыз, ул кушты, дигәннәр. Ышанган инде. Соңыннан аңлагач, никахтан соң тәрәзәдән сикергән. Ә аңарчы әтисенә хат язып калдырган.
“Эх әти-и-и, менә кызыңны да югалттың. Яраттым мин ул кешене, яраттым. Эх сез! Минем генә түгел, аның тормышына да киртә салдыгыз. Гомерегез буе үкенеп яшәячәксез. Бу хатны Галимгә бирегез, ул сакласын. Җаным-бәгърем, юлыңда бик яхшы берәр кеше очрамыйча калмас. Мин чын күңелемнән моны теләячәкмен. Курыкма, өйлән. Ярату яши-яши дә килә. Сау бул. Әти-әнигә рәнҗемә. Аларның бердәнбер баласы бит мин. Аңларсың дип уйлыйм”.
Әлеге хәбәрне ишетүгә, туп-туры аларга киттем. Хәсрәткә баткан ата белән ана мине танымадылар. Яхшы машинага утырып, ак күлмәктән килгән кешенең мин икәнен аңлагач кына сөйгәнемнең хатын тапшырдылар. Кызның әти-әнисе никахыбызга каршы булгач, бөтенесенә әзер идем. Әмма мондый хәл килеп чыгасы башыма да кереп карамады. Мин мондый хәлләрдән соң бу шәһәрдә яши алмый идем. Бер атнадан бөтен нәрсәмне ташлап, сезнең авылга кайттым. Һәм ялгышмадым. Җәй кайттым, көзгә инде мәктәп директоры итеп тә куйдылар. Җәмилә белән шунда таныштык һәм бер елдан өйләнештек. Менә шундый тарих сиңа, Әскәр энем. Ә син уйла, ялгышма. Бер ялгышсаң, алда икенчесе көтеп тора. Аларны төзәтә-төзәтә, яшьлекнең узып киткәнен сизми дә каласың. Энем, мин керәм әле, авыз кипте, чәй эчеп алырга кирәк”, – дип саубуллашып кереп китте Әскәрнең күрше бабасы Галим.
Егет өенә керергә ашыкмады. Өйләнүнең сөйләнү генә түгел икәнлеген аңларлык яшьтә ул. Күрше бабасын тыңлаганнан соң, аның күңеленә: “Чыннан да, ялгышмыйммы икән?” – дигән уй да керми калмады.
Әскәр, үзенә нәтиҗә ясар өчен, сөйгәне белән очрашып йөргән мизгелләрен күз алдына китерде. Кызның әтисе авылда бик абруйлы кеше булу өстенә, кырыс табигатьле дә. Өч улы янында бердәнбер кызына каты тормый. Ни сораса – шуны алып бирә, кая тели – шунда илтеп куя, барып ала. Иркә булып үскән кызның Әскәргә кадәр дә йөргән егетләре була. Ни хикмәт, әтисе егетләренең берсен дә ошатмый. Ә менә аның белән йөргәненә сүз әйтми. Очрашуга затлы киемнән чыккан Ләлә янында Әскәр үзен бик уңайсыз сизә.
– Өйләнешкәч, мин аңа мондый затлы киемнәр ала алмыйм бит. Ничек яшәрбез, нишләп бетәрбез? – дигән уйлар аны көн дә борчый иде. Күрше бабасын тыңлагач, егетнең бөтенләй башы катты. Хәтта бу турыда әнисенә дә әйткәне булды.
– Күңелеңне юкка иләсләндермә. Бергә булсагыз да, сине аңлап яшәрме икән ул, улым? Үзең шикелле бәрәңге ашап, үзең шикелле тәрбия күргән кызны эзләсәң, яхшырак булыр, балам, – дигән сүзләре дә колагына керә аның. Ләкин кич белән очрашудан кайтканда бөтенләй икенче төрле матур уйларга кереп китә. Бәхетле яшәрләр, балалар үстерерләр, ике якның да әти-әнисенә терәк булырлар. Юл буе шундый татлы уйлар били аны.
Озак утырды Әскәр капка төбендә. Әнисе кичке аш ашарга дип чакыргач кына кузгалды. Ул кичне соң гына мунча керенгән егет клубка чыкмаска булды. Иртә белән аны кемнәрнеңдер кычкырышкан тавышлары уятты. Чыкса – аптырап китте. Ләләсенең әтисе белән әнисе кара яндырып талашалар иде. Берни аңламаган Әскәр сораулы карашы белән әтисе артына поскан кызга төбәлде.
– Нәрсә булды, Ләлә, аңлатыгыз әле, – диде ул, кабат сораулы карашын кызга төбәп.
– Берни аңламаган булып кыланасызмы, хәерче бетләре? Төне буе кызны кайтармыйча, аның белән үткәргән көннәреңнең нәтиҗәсен беләсең киләме? Сөен, син – әти, ә син әби булачаксың, – дип, Ләләнең әтисе акыра башлады. Аннан артта калтырап басып торган кызының кулыннан тартып чыгарды да егеткә таба этеп җибәрде. – Мә, теләгеңә ирешкәнсең икән, хәзер артыңа юл юк. Өйләнешәчәксез. Авылда бу турыда эт тә белергә тиеш түгел. Иртәгә икегезне дә Казанга илтәм, шунда яшәрсез. Монда сезнең аркада абруема тап төшерер хәлем юк.
Ишеккә таба атлаган әтисен Ләлә туктатты.
– Әти! Булачак баламның әтисе Әскәр түгел.
Бермәлгә өйдә тынлык урнашып алды.
– Ке-е-м? – дип кычкырган ирнең тавышыннан өйнең стеналары селкенеп куйгандай булды.
– Зина апаларга кунакка кайткан егет, – диде Ләлә, куркып кына.
– Кем, дисең?! Зинага кайткан керәшен егетеме? – дип акырды ир кызына.
Бу мәхшәрдән тәмам туеп киткән Әскәрнең әнисе:
– Оныгыгызның әтисе кем икәнен белдегез, калганын шуларда дәвам итегез, – дип, ата белән кызны куып диярлек чыгарып җибәрде.
Капкадан чыгып барганда Ләләнең әтисе, сүзсез аптырап басып торган Әскәргә карап:
– Их син, җебегән, – диде башын селкеп.
– Җебегәнме, юкмы, анда синең эшең юк инде. Тәрбияле, акыллы, менә дигән егет ул, – диде шау-шу ишетеп кергән күрше бабасы.
Машина кузгалып китүгә, Әскәр капка төбенә Галим бабасы янына чыгып утырды.
– Каптыралар иде бит, күрше... – дип кеткелдәде күрше бабасы.
Фәридә ХИСАМОВА,
Тырыш
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев