Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Әдәби хәзинә

“Аяк киемен сатып алганда күккә түгел, җиргә карарга кирәк!” (булган хәл)

Сапогиларны тартмадан алуыма “Ах!” иттем: берсе үкчәле, икенчесе үкчәсез.

Бу сүзләр Сәлимәнең (исеме үзгәртелде) күңеленә гомерлеккә сеңеп калган, егерме еллап инде исеннән чыкмый. 

...Үткән гасырның туксанынчы еллары.  Кибет киштәләре бушап калган чор. Аптыраган халык, кирәкле әйберне яки азык-төлек эзләп, кая гына юл тотмады. Удмуртиянең Глазово шәһәре кибетләре бай икән, дигән хәбәр таралгач, күп кенә кукмаралылар да шунда омтылды.

Дус кызы белән бергә Сәлимә дә кышкы сапогилар эзләп барган. Эшкә киеп йөри торганының һич уйламаганда табаны купкан бит.

- Кичке сәгать уннар тирәсендә Кукмара вокзалыннан поездга утырып киттек, - дип сөйли ул маҗаралары турында. – Хәтерлим, вокзалда безнең белән бергә җырчы Зәйнәп Фәрхетдинова да үз коллективы белән Казанга поезд көтеп утыра иде. Ак төлке мехыннан тегелгән якасы әле дә күз алдымда. Ул чагында җырчы-артист халкы зиннәтле машиналарда йөрми иде шул әле.

Глазовога төне буе барып, иртән генә килеп төштек. Бер кибеткә кердек. Башка дөньяга эләктекмени: сапогиларның әллә ничә төрлесе бар! Ул чакларда кибетләрдә хәзерге кебек үз-үзеңә хезмәт күрсәтү, урысчалатып әйткәндә, самообслуживание юк, сатучы товарны киштәдән үзе алып бирә иде. Кибеттә халык күп. Шул ыгы-зыгы эчендә берничә сапогины киеп караганнан соң, үземә ошаганын сатып алдым. Сатучы биргән тартманы кулга тоттым да, шәһәр буйлап бераз йөргәннән соң, вокзалга киттек. Поездны көтеп, шактый вакыт утырдык әле анда. Тартманы ачып карау уемда да булмады. 
Ярый, хуш, Кукмарага, аннан авылга кайтып җиттем. Яңа киемне кат-кат киеп карыйсы, әти-әни белән дә шатлыкны уртаклашасы килә бит инде!

Сапогиларны тартмадан алуыма “Ах!” иттем: берсе үкчәле, икенчесе үкчәсез. Сатучы ике төрлене биреп җибәргән бит! Әнием сүз әйтмәде, ә менә әтием: “Аяк киемен сатып алганда күккә түгел, җиргә карарга кирәк!” – дип шелтәләде.

Алыштырып кайтырга кирәк бит инде. Бу юлы ерак юлга әти белән икәү кузгалдык. Аның  ачуы сүрелмәгән иде әле, поездда нидер мыгырданып та алгалады. Бер яктан мәшәкать булса, икенче яктан юлга да күпме акча тотылды бит. Хезмәт хакларының юньләп түләнмәгәне, пенсияләрнең берничә айга тоткарланганы күпләрнең исендәдер әле. 
Менә шулай, башың эшләмәсә, аякларыңа ял булмас, диләр. Сапогиларны алыштыра алмадым, чөнки кибетче миңа тиешле берсен шулай ук башка берәүгә бутап җибәргән. Шуңа күрә акчасын кайтарып бирде. Шул акчага икенче бер кибеттән тәрәзәләргә челтәр алдык. Сөендек инде, безнең кибетләрдә анысын да табып булмый иде.

Аяк киемен алу – бик четерекле эш. Никадәр сайласаң да, уңайлы булмаска мөмкин: йә  кыса, йә аякларны кыра. Мондый  җитешсезлекләрен  киеп йөри башлагач кына беләсең. Ә менә Сәлимә икенче юлы да сапогилар алганда  күрә торып ялгышкан. Үзе болай сөйли: 

- Кыш башында Нократ Аланы базарына барган идем. Дус кыз белән. Тегесен киеп карыйм, монысын... Дустым тәмам арыды. Ат сайламыйсың бит, тот та ал инде ошаганын, диде. Алдым. Бик матур, биек үкчәле сапогилар иде бу. Кыш буе киеп йөрдем. Күктә яз кояшы балкый башлагач, ни күрәм: берсе – кара, икенчесе куе көрән төстә. 

Ә сезнең белән шундый хәлләр булганы бармы?
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk