Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Әдәби хәзинә

Авырып китте кардәшем

Шигъри мизгел

Авырып китте кардәшем,
Шуңа читкә куеп бар эшем
Ашкындым тизрәк янына – 
Тынгы салам диеп җанына.
Хәбәре бик шомлы булды,
Чарасыздан күңелем тулды...
Дустымның хәле авыррак:
Яман шеш таптылар, диде... рак...
Тиз килеп җиттем өенә.
Моңайды ул кайгы көенә:
- Шундый хәл... – диде аптырап,
- Көтмәгәндә булдым бит харап...
Шушылай гыйбрәт алганчы
Уйлап карамадым моңарчы:
Яшәрмен озак, янәсе,
Ә янымда – үлем шәүләсе...
... Дәшмичә утырдым әүвәл.
Дөрестән дә, шактый авыр хәл...
Күзләрендә тик бер сорау:
- Нигә миңа булды бу сынау?!
Нигә мин? Мин яшь бит әле!
Тормышның кызыклы һәр мәле...
Моңарчы яшәдем рәхәт,
Каян килеп чыкты бу зәхмәт?
...Карашым төбәп идәнгә
Әйттем: Аллаһ безне сөйгәнгә
Саулыкны бирә һәм чирне – 
Насыйп итеп тик хәерлене.
Аллаһның хөкеме кырыс,
Тик тәкъдиргә ышану – фарыз!
Раббыбыз кадир, шәфкатьле,
Ни бирсә дә – бул итагатьле.
Ирештеме сиңа зәхмәт – 
Бел: монда ниндидер бар хикмәт.
Тоймасаң да җан рәхәте,
Авыру – Аллаһның  рәхмәте.
Моңарчы ваемсыз булдың,
Онытылып, тик дөнья кудың,
Авыргач – исеңә төшә
Бөек Раббың... Ул сиңа дәшә:
- Күп чаптың инде, әй колым!
Үз-үзеңә кылдың күп золым:
Раббыңны искә алмыйча,
Күңелеңне дингә салмыйча,
Туры юлдан читкә китеп,
Кыйммәт вакытны әрәм итеп...
Бу дөнья – вакытлы торак,
Яшәп булмый монда бик озак,
Иң күбе – сиксән-туксан ел,
Соңыннан исә – мәңгелек... Бел!
Бу тормыш кайчандыр бетәр,
Һәммәбез ахирәткә китәр.
Шунысы зур әһәмият – 
Яшәүнең максаты, төп ният...
Аллаһның бәндәсе булсаң,
Тормышның максатын аңласаң,
Күпме гомер бирелсә дә,
Бүген үлсәң дә, терелсәң дә,
Син инде бәхетле кеше – 
Хәерлегә була һәр эшең!
“Нигә мин, ник миңа?” - дисең,
Шушы хәлгә китмәсен исең! 
Якынаерга Раббыңа
Ярдәм итә авыру... Шуңа
Кайгырма китте дип саулык,
Гыйбадәтсез ул – шикле байлык.
Аллаһның рәхмәте олы,
Тик аның ихласлы бул колы.
Иң зур байлык – ихлас иман,
Аллаһның ярдәменә инан! 
Биргәненә шөкер итсәң,
Ризалыгын алып яшәсәң,
Ярдәменнән ул ташламас,
Авыр хәлдә сине калдырмас...
Ул моны бит вәгъдә итте,
Бер әйтүе дә безгә җитте.
Аңа тәвәккәлләп яшә,
Якын дус-туганнар янәшә!
Шунысы да мөһим, кардәш:
Раббыңа син дога кылып дәш!
Саулык сорарга бар хакың,
Бел: Аллаһ һәрвакыт бик якын!
Теләсә – шифасын бирер,
Авыру дәвасын белдерер.
Юк икән – моны кабул ит,
Бу хөкемгә риза булып кит...
Аллаһка итагать итсәң,
Кабул итеп иманлы китсәң,
Кыены дөньяда калыр,
Ахирәттә әҗере булыр.
Барысын да була бирсәң,
Шул әҗернең кыйммәтен белсәң!
...Шулай да син әле исән,
Һәм нишлим икән хәзер дисәң,
Хаталарың барлап бөтен,
Аллаһыдан син гафу үтен.
Кем хакын боздың – бәхилләш,
Һәрберсе белән күреш, сөйләш,
Мөмкинлек булганда төзәт
Башкалар белән мөнәсәбәт.
Тәүбәгә кил. Кичер. Аңла...
Күңелеңне өметкә багла,
Ләкин бу дөньяга түгел – 
Ахирәткә ашкынсын күңел!
Хак максат, чын бәхет анда –
Фәкать мәңгелек тормышында!
Иманлы кешене көтә
Искиткеч яшәеш җәннәттә...
Раббыңа син ихлас ышан,
Һәм зыян салмасын шайтан,
Нәфеснең кылына тиеп,
Гадел түгел бу хөкем, диеп.
Барысы алдан язылган,
Шайтан сүзе – вәсвәсә, ялган!
Шушы хәл – бары тик сынау
Тугрылыкка... Шуңа бул уяу:
Раббыңа тугры булып кал,
Бу дөньяны корбан итеп “чал”!
Барысын Аллаһ хәл итә,
Бәхетле булырга ул җитә...
...Күтәрде башын кардәшем 
Һәм елмаеп сөртте күз яшен,
- Мең шөкер Раббыма! - диде. -
Мин бүтән кайгырмамдыр инде,
Аллаһым бар икән минем,
Туры юлны күрсәткән динем,
Аллаһтан ихлас сорармын, 
Син әйткәнчә, дога кылырмын...
Ахыргы нәтиҗә – аннан,
Мәрхәмәтле, юмарт Раббымнан.
Ни булса да – кабул итәм...
Ә сине иртәгә дә көтәм.
Килмәсәң – шалтырат, эндәш!
Ярый син бар әле, әй кардәш!
Зур рәхмәт: килеп яныма,
Нурлы бүләк салдың җаныма...
Аллаһның рәхмәте яусын,
Дуслыгыбыз мәңгелек булсын.

Ришат КУРАМШИН, Кукмара

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X