Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • "Шушы гүзәл дөньяны, мине калдырырга уйлагансың икән" (язмыш)

    Бу хәсрәтне күтәрә алмыйча, Гөлнурым үз-үзенә кул салды. Ике якын кешемне югалтудан дөньямның асты-өскә килде

    Җомга намазыннан соң, өенә кайтып китәргә кузгалган хәзрәт, ишектән кереп килүче яшь хатынны күреп, кире урынына барып утырды.

    -Исәнмесез, хәзрәт. Минем сезгә соравым бар иде, мөмкин булса.

    -Рәхим итегез.

    -Минем әнием - керәшен кызы, әтием - татар. Без татар авылында яшәдек. Әнием ислам динен тотты: уразасын калдырмады, тудырган ир балаларын да үз теләге белән сөннәтләде. Әти-әни күптән вафат. Минем күңелемне бер сорау борчый: әниебез рухына дога кылганда мулла-абыстайлар "Николай кызы" дип түгел, "Ибраhим кызы" дип багышлыйлар. Әниемнең әтисе Николай исемле. Дога кылганда үз әтисенең исемен әйттерәсем килә. Сез миңа нинди киңәш бирер идегез?

    -Әгәр дә адәм баласы үзе иман әhеле булса, шәригать өчен аның ата-анасы кем булуы мөhим түгел. Ибраhим галәйhиссәлам үзе Аллаhның якыны, аның атасы иманнан ерак була. Адәм баласының ислам диненнән ерак булуы- анысы үз эше. Аллаhы Тәгалә беркемне дә мәҗбүриләми. Сез дә тыныч күңел белән әниегезгә "Николай кызы" дип, үз атасының исеме белән догалар багышлата аласыз...

    Мәчеттә ялгызы гына калган хәзрәт кайтып китәргә ашыкмады. Аны уйлары үткәненә алып кереп китте...

    "Пар аккошлар кебек матур яшәдек без. Сокланмаган кеше юк иде. Егерме ел вакыт төштә күргән кебек кенә үткән дә киткән. Бүгенгедәй хәтеремдә: кибеттә сатучы булып эшли иде ул. Зәңгәр күзле, елмайганда бит очлары чокырланып киткән бик тә чибәр кызны күреп:

    -Өнәмим матурларны, аумакай була алар. Дустым, ялгышма, үтә кызыл тиз уңа, ай-hай, борчылам синең өчен, - дип, өйләнәсемне ишеткән дусларым үз фикерләрен белдерделәр. Бу хәбәр әти-әни белән туган-тумачаның да тынычлыгын алды.

    Гөлнур миңа бик ошады. Танышуыбызга ике-өч ай үттеме-юкмы - өйләнештек. Тиздән Гөлнур авырга узды. Кызганычка каршы, баланы үстерергә насыйп булмаган икән: аны анасы карыныннан үле килеш операция ясап алдылар. Үзен көч хәл белән генә коткарып калдылар. Аңа башка бала табарга ярамады. Әмма егерме елдан соң Гөлнур кабат авырга узды. Мин бу хакта соң гына, яшерер мөмкинлеге беткәч кенә белдем. Күрәсең, минем беркайчан ризалык бирмәячәгемне белгәндер. "Шушы гүзәл дөньяны, мине калдырырга уйлагансың икән", - дип, шаярту катыш үпкәләп тә йөрдем әле. Табиблар куркытып та, үгетләп тә карадылар. Ахыр чиктә көтелмәгән хәл килеп чыкса, табибларның бер гаебе юк, алар мине кисәттеләр, дип белешмә яздырдылар.

    Гөлнур ир бала тапты. Аның өчен дә, минем өчен дә бу көн иң бәхетле көнебез булырга тиеш иде. Әйе, әйе, тиеш иде. (Хәзрәт иреннәрен кыймылдатып, "тиеш иде, тиеш иде" дип бик озак уйланып, кабатлап утырды). Шул кичне Гөлнурга балабызны имезергә кертәләр. Арыган, хәлсезләнгән хатыным йокыга китә, әнисенең күкрәге астында калган улыбыз тыны бетеп үлә. Бу хәсрәтне күтәрә алмыйча, Гөлнурым үз-үзенә кул салды. Ике якын кешемне югалтудан дөньямның асты-өскә килде. Ничә тапкыр үз-үземне юк итәргә талпындым. Һәрвакытта да каршыма әниемнең шәүләсе килеп баса иде. Мине бу адымнан, әниемне күз алдына китертеп, Аллаһы Тәгаләм генә саклап калды. Минем төшенкелеккә бирелгәнемне күреп, туганнарым көчләп диярлек хастаханәгә салдылар. Безнең авылның имамы - әниемнең абыйсы миңа Коръән китабы алып килеп бирде.

    -Энем, син бу китапны сакла. Ул синең авыр вакытыңда ярдәмчең булыр. Эчең пошып киткән көннәреңдә укы син аны, үзеңә җиңеллек, тынычлык килгәнен сизәрсең. Исән-сау терелеп чыккач, минем янга мәчеткә йөрерсең, Аллаһы боерса. Намазга басарсың, Аллаһ йорты - тынычлык патшасы йорты, дип тикмәгә генә әйтмиләр, энем. Минем урынга имам булып калырсың. Мин инде олыгаеп киләм. Мәчеткә биш вакыт намазга йөрү дә авырлаша башлады. Аякларым бик авырта. Энем, берүк юк дип әйтә күрмә. Бу Аллаһы Тәгаләне хөрмәт итмәү була, - дип саубуллашып чыгып китте. Аңламады түгел, аңлады ул абыйсын, үзен Аллаһы Тәгалә белән куркытып, ачы хәсрәттән коткарыр өчен шулай дип әйтергә мәҗбүр булганын.

    Реклама

    Хастаханәдә яту рәхәт нәрсә түгел. Җан борчыла, эч поша, көн үтми. Менә шундый көннәрнең берсендә җаныма тынычлык иңмәс микән дип, беренче тапкыр Коръән китабын кулыма алдым. Кайтып китәсе көнемдә укол ясарга дип кергән шәфкать туташы:

    -Бигрәк авыр инде, тел әйләнми. Шулай да, бик тырышсаң, өйрәнеп була икән үзе. Истә калсын өчен мин бу китапны гел үзем белән алып йөрим. Транспортта барганда да онытылган сүзләрне карап-карап алам," - дип, халат кесәсеннән уч төбенә генә сыярлык "Коръән сүрәләре" китабын алып күрсәтте.

    -Мина да бик авыр тоела шул. Китапны кулга алуыма да берничә генә көн әле.

    -Сез алайса менә шушы китаптан өйрәнеп карагыз, - диде ул миңа, үзенең "Коръән сүрәләре"н сузып. - Мин үземә икенчене алырмын. Миннән алда өйрәнеп бетерсәгез, миңа да булышырсыз.

    Шәфкать туташы палатадан чыгып киткәч, минем белән янәшәдәге караватта ятучы бер абзый:

    -Шаккатам мин ул Валяга. Безнең күрше авылдан ул. Әтисе дә, әнисе дә - керәшеннәр. Өйләрендә бер бүлмәдә икона, икенче бүлмәдә Коръән китабы тора диләр. Татар егетенә кияүгә чыкты, бер кызы бар. Иренең үлгәненә бер генә ел әле. Егетнең әти-әнисе керәшен кызын бер дә яратмаганнар. Валя, ирен югалткач, кызы белән кире әти-әнисе йортына кайтты. Кызын мөселман итеп тәрбияләр өчен ата-анасыннан ризалык алып, ислам динен кабул иткән. Намазга да баскан, быел ураза да тоткан, диделәр. Үзегез күрдегез бит ничек итеп догалар өйрәнергә тырышканын.

    Минем хәлдән хәбәрдар булган бу абыйның ул хатын турында юкка гына әйтмәгәнен аңладым. Үзенчә миңа ишарәләве иде бугай. Һәрхәлдә миңа шулай тоелды. Хастаханәдән кайткач, мәчеткә йөри башладым. Әкренләп намазга да бастым. Бер ел дигәндә бик тырышып "Коръән" китабын укып чыктым. Көннәр, айлар узган саен җанымда да, тәнемдә дә көч барлыкка килгәнен сизә башладым. Хәтерем дә яхшырды, дөньяга да башка күзлектән карый башладым. Мәрхүмә хатыным, ике балам өчен якты дөньяда яшәвемнең кирәклеген аңладым. Әрвахлар догага мохтаҗ була диләр. Якын кешеләрем өчен көн саен дога кылам. Шулай итеп аларга ярдәм итә алуыма чиксез шатланам. Әйе, мин алар өчен булса да бу дөньяда яшәргә тиешмен дигән уйлар белән яши башладым. Һәр туган көнгә, исән-имин йокыдан тора алуыма куанып бетә алмыйм. Атна кич, өйлә намазыннан соң, әниемнең абыйсы:

    -Энем, йөзеңә нур керде. Бу - Аллаһы Тәгалә бүләге. Син минем урынга лаек булырлык кеше булып җитештең. Иртәгедән авылыбызның имамы булып уянырсың, Алла боерса. Мәчеткә йөрүче картлар барысы да сине сайлады", - дип, мине тагын бер сөендерде. Күптән инде азан әйтәсем килеп йөри идем. Иртәнге намазга чакырып әйтелгән азанның күңелгә нинди рәхәт ләззәт китергәнен аңлатып бетереп булмый. (Хәзрәт үзе дә сизмәстән "хәййә гәләс-саләһ, хәййә гәләс-саләһ" дип кабатлады). Аллаһы Тәгалә миңа тагын бер бүләк ясады".

    ...Хәзрәт урыныннан торып, тәрәзә каршына барып басты. Анда кемнедер күргәндәй елмаеп алды, йөзе яктырып китте. Тәрәзәдән күзен алмый бераз басып торды да, кире урынына барып утырды. Шау-гөр килеп, ишектән көмәне шактый беленгән бер хатын керде. Хәзрәт тиз генә урыныннан торып, аны каршы алды. Бу хатын - Валя-Вәсилә, Аллаһы Тәгаләнең хәзрәткә биргән бүләге. Сынауларны, хәсрәтләрне дога белән үткәреп җибәрә алган бу ике җанга, Аллаһы Тәгалә тигезлек белән бергә сәламәтлекне дә, гомерне дә бирәчәк. Ходайның яраткан кешеләренә һәрвакыт рәхим-шәфкатьле икәнен без инде күптән аңладык.

    Фәридә ХИСАМОВА, Тырыш авылы

     

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: