Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • "Алар утырган машина юл кырыеннан чыгып очып, икесе дә мәңгелеккә теге дөньяга китеп барды"

    Гөлнәзирә һич кенә дә каршы килмәде. Ул хәзер ирекле, кая тели – шунда бара. Мидхәтне дә үз янына ярдәмче итеп алды.

    Гөлнәзирә бик иркә иде. Ике абыйсы арасында үскәнгә, аңа җил-яңгыр тидермәделәр. Ир туганнары төрле якка таралышканда кыз, буй җитеп, егетләр күзе төшәрлек булып өлгерде. Ул күрше авыл егете Мидхәтне ошатып йөрде, ләкин егетнең сөйгән кызы бар иде. Ничек кенә үзенеке итәргә теләсә дә, барыбер җае чыкмады. 

    Беркөн егетләр аларга печән алып кайтты. Печәнне урнаштырып йөргән арада Гөлнәзирә, җаен китереп, Мидхәткә: “Кич яңадан кил, бер яңалык әйтәсем бар”, - дип пышылдады. Шул кичне алар очраштылар да аннары егет башка күренмәде. Кыз үз дигәненә иреште: авырга узды. Әмма Мидхәт тыңларга да теләмәде: “Синең белән кушылырга исәбем дә юк иде, үзең гаепле”, - дип, сөйләшүгә нокта куйды.
    Гөлнәзирә ир бала тапты. Авыл җирендә аны яшереп калып буламени, ата-анасы бик зур кайгыга төште. Баштарак и чәйнәделәр, и чәйнәделәр дә соңыннан төкереп ташладылар. “Бер миндә генәмени?” - дип тынычландырды Гөлнәзирә үзен. Баласын әниләренә калдырып, үзе Казанга китте дә бер оешмага идән юучы булып урнашты.

    Илфар Сәйфиевич – ул оешманың генераль директоры, бик абруйлы кеше. Яше алтмышка якынлашып килсә дә, күрер күзгә сөйкемле, гаиләсе белән шәһәрдән ерак түгел авылда яши, әниләре дә күршедә генә тора. Ике йортны бер итеп, барын уртак итеп, матур, үрнәк гаилә булып көн итәләр. Уллары да шушы ук оешмада хезмәт куя. Икесе дә башлы-күзле, балалары үсеп килә.

    Бервакыт Гөлнәзирә аның бүлмәсен җыештырганда өстәлендә Коръән китабын күрде. Җаен туры китереп, җитәкчесеннән дин белән кызыксынасызмы, дип сорады. “Менә гарәпчә хәрефләр танырга өйрәнәсем бар иде, вакыт җитми”, - диде Илфар. Гөлнәзирә мәктәптә укыганда Гөлйөзем абыстайдан гарәпчә укырга дәресләр алган иде. Форсат чыгуга куанып, җитәкчесен үзе өйрәтергә алынды. Билгеле, моны оешмада эшләүче башка хатын-кызлар да күрми калмады түгел, күрделәр, оятсыз дип тә сүктеләр. Аларга карап кына Гөлнәзирә корган планнарыннан баш тартмады. Хәрефләрне өйрәнеп беткәндә алар тәмам үз кешеләргә әйләнеп куйды. Яшь хатын-кыз янында булу җитәкченең үзенә дә ошый иде. Дөнья мәшәкатенә чумган хатыныннан соң ул үзен яшәреп киткәндәй хис итте.

    Шуннан башланды да инде. Илфар яшь хатынына шәһәр читендә яхшы йорт салдырды. Бераздан аның бала сөясе килде. Гөлнәзирә бала табарга риза үзе, тик бер шарт белән: коттедж аның исеменә язылырга тиеш. Башы әйләнгән ир барысына да күнде. Эштә алар белән авыз чайкаучылар бер-бер артлы куыла торды. Хәтта уллары да, үзләре гариза язып, эштән китте.

    Реклама

    Гөлнәзирә кыз бала тапты. Хәзер ул үзен хуҗаларча тотты. Хокук алып, иренең машинасында да йөрде. Ул гынамы, Илфар Сәйфиевичның кәнәфиендә дә яшь хатын утырды, үзенә исә ишек төбенә икенче өстәл куйдырып, шунда күчте. 

    Бу хәлләрдән соң Илфарның әнисе бөтенләй урын өстенә егылды. Ярый әле янында килене Рәмзия – улының беренче хатыны булды, соңгы юлга да ул карап озатты. Яшь хатынын култыклап, анасын җирләргә Илфар да кайтты. Әмма Гөлнәзирә аларга бер авыз сүз сөйләшергә ирек бирмичә, ирне тизрәк алып китәргә ашыкты. Күрше-тирә дә, таныш-белеш тә Рәмзияне бик жәлләп, Аллаһ юлында йөрим дип алдап, гаилә бозучы азган-тузган хатыннарның Илфар шикелле күзле сукырларны үз кармакларына болай җиңел генә эләктерә алуларына бик аптырадылар.

    Көннәрдән беркөнне элек Илфар Сәйфиевичның бухгалтеры булып эшләгән Наилә Гөлнәзирәне ресторанда бер ир белән чөкердәшеп утырганын күрде. Эштән куылгач, ул шушы ресторанга администратор булып урнашкан иде. Теге ир дигәне – Гөлнәзирәнең беренче мәхәббәте Мидхәт. Гаиләсе, ике баласы булса да, кинәт кенә бай хатынына әйләнеп киткән Гөлнәзирәне үз ягына борып, файдаланып калырга уйлады.

    Наиләнең Гөлнәзирәгә булган үпкәсе кабат калкып чыкты. Ул, Илфар Сәйфиевичның телефон номерын җыеп, ресторандагы хәлләрне үз күзе белән килеп күрергә чакырды. Бу хәбәрне ишеткән ир телефонын кулына тоткан килеш идәнгә ауды. Гөлнәзирә кайтып кергәндә, ир һаман шулай аңсыз ята иде. Ашыгыч ярдәм табиблары, инсульт, диде. Дәваханәдә аңына килгәч, Илфар сөйләшә дә, хәрәкәтләнә дә алмас булып калды. Авыру иргә ныклы тәрбия кирәк, ә өйгә кайтуга аңа бөтенләй игътибар булмады. Көннәр буе ялгыз ятты, Гөлнәзирә исә эшкә чыкты да китте.

    Яшь хатыннан рөхсәт сорап, аларга Рәмзия килде. Аны күргәч, Илфарның ике күзеннән яшь тамчысы сытылып чыкты. Беренче хатыны ирне авылдагы йортларына алып кайтып тәрбияләргә теләвен әйтте. Гөлнәзирә һич кенә дә каршы килмәде. Ул хәзер ирекле, кая тели – шунда бара. Мидхәтне дә үз янына ярдәмче итеп алды.

    Ләкин... бәхетле тормышлары гына озакка бармады. Алар утырган машина юл кырыеннан чыгып очып, икесе дә мәңгелеккә теге дөньяга китеп барды.

    Дәлфирә ГАЛИМОВА, Кукмара
    фото: pixabay.com

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: