30 март 2016 яңалыклары
-
Алсу Фаракшина: Вәсилә Фәттахованың образын күрсәтергә кыенсынам
Татар эстрадасының беренче хатын-кыз пародисткасы Алсу Фаракшина тамашачыны яңа образлары белән һәрдаим шаккатырып тора. Соңгы вакытта ул Ильвина, Индива кебек берсеннән-берсе үзенчәлекле тавышлы җырчыларга пародия ясый башлады. Артистлар Алсуның яңа образларыннан канәгатьме? Бу хакта Алсуның үзе белән сөйләштек. - Гадәттә, мин пародия ясар алдыннан артистларның үзләре белән сөйләшеп алам. Әлегә...
-
Экологик мәсьәлә: иң мөһиме – күңелең чиста булсын
Кызганычка, әлегә барлык кешене дә чүпләмәскә өйрәтә алмадык. Кышын табигатькә каршы кылынган җинаятьләрне ап-ак кар яшерә. Язын исә мондый сансызлыкның нәтиҗәләре күзгә күренә башлый. Кар эрегәннән соң калкып чыккан чүп өемнәре, билгеле, бер дә күңелле күренеш түгел. Шуңа да ел саен язга керү белән республикабызда санитар-экологик икеайлык игълан ителә -...
-
Салават: "Көн саен меңәр чакрым юл үтәбез, шунысы ардыра"
Баштарак ул: "Казанның мондый почмагы да бар икән", - дип гаҗәпләнүен белдергән иде. Тора-бара байтак ел элек шушы төбәктән бер инвалид кыз баланың: "Салават абый безнең өйгә килеп концерт куйсын әле", - дип Кыш бабайга хат язуын һәм үтенеченең үтәлүен хәтерендә яңартты. Ул кыз бала хәзер кайларда икән, хәлләре ничек?...
-
Мисырдан пассажирлары белән самолет урлап китүче тоткарланган
Кыбрысның тышкы сәяси ведомствосы хәбәр иткәнчә, Мисырда EgyptAir авиакомпаниясенең А320 самолетын урлап китүче кулга алынган. "Бар да бетте. Урлап китүче кулга алынды", - дип хәбәр итә ведомство Twitterдагы үз микроблогында. 81 кеше утырган А320 самолеты Бург әл-Арабтан җирле вакыт белән иртәнге сәгать 8дә (Мәскәү вакыты белән иртәнге 9да) очып киткән...
-
Кукмара металл савыт-сабалар заводының генераль директоры медаль белән бүләкләнде
Районның социаль икътисадый үсешенә керткән өлешләре, район мәнфәгатенә багышланган эш-гамәлләре өчен Кукмара металл савыт-сабалар заводы ачык акционерлык оешмасы генераль директоры Заһидуллин Азат Ясәви улы "Кукмара муниципаль районы алдындагы казанышлары өчен" медале белән бүләкләнде.
-
Кукмарада Коръән укучылар бәйгесендә 2 яшьлек балалар да катнашты
Шушы көннәрдә Кукмара мәдрәсәсендә Коръән укучылар бәйгесе үткәрелде. Коръәнне яттан белү осталыгын күрсәтергә 155 кеше килгән. Шунысы игътибарга лаек: 7 яшькә кадәрге балалар арасындагы төркемдә катнашучылар арасында ике яшьлек балалар да булган. Алар - Вахит авылыннан Сөләйман Сәмигуллин һәм Югары Казаклар авылыннан Мәрьям Вәлиуллина. Иң өлкән катнашучылар да аерым билгеләп...
-
Онытылмый солдат еллары, ди Зур Сәрдек авылыннан Хәлил Хөсәенов
Зур Сәрдек авылыннан Хәлил абый Хөсәеновка армиядә хезмәт иткәндә ике ел танк йөртергә туры килә. Яшь-җилкенчәк малайлар гына түгел, ир-егетләр дә көнләшеп куярлык. Әмма аның танкны Әфган җирләрендә иярләгәнен белгәч, йөрәкләр "жу" итеп куя. Илләр тыныч булганда армиягә барып кайтуның бер авырлыгы да юк, дип әйтә көчле затлар. Чыннан да,...
-
Зур Кукмара кызы Илзирә Зарипова республика конкурсында җиңү яулады
Алабугада "Алло, без талантлар эзлибез" дигән республика конкурсы узды. Кукмара балалар сәнгать мәктәбенең музыка бүлеге укучысы Илзирә Зарипова бәйгедән беренче дәрәҗә лауреат дипломы белән кайтты.
-
Якташыбыз Фоат Галимуллинга Кукмара районының Почетлы гражданины дигән исем бирелде (+Фото)
Язучы, галим, әдәби тәнкыйтьче Фоат Галимуллин шушы көннәрдә үзенең гомер бәйрәмен - 75 яшьлек олы юбилеен билгеләп үтте. Район Мәдәният йортында аны котларга якыннары, каләмдәшләре, гомумән, Фоат абыйны хөрмәт иткән райондашлар җыйналды. Район башлыгы Сергей Димитриев туган көн иясен тәбрикләп, хезмәтендә уңышлар, сәламәтлек, гаилә бәхете теләде. Фоат Галимуллинга Кукмара районының...