29 декабрь 2015 яңалыклары
-
Өркеш авылы мәчетендә Коръән ашы үткәрелде
Өркеш авылы мәчетендә Фәния абыстай Мәүлит аена багышлап Коръән ашы үткәрде. Мондый чараларга тирә-як авыллардан кунаклар чакыру матур гадәткә әйләнеп бара. Бу ашка да Кукмарадан Ришат Хәзрәт, Гөлсинур, Рузилә абыстайлар, "Ак калфак" оешмасы ханымнары да килгән иде. Үтемле вәгазьләр тыңланды, килгән кунаклар Фәния ханым туплаган бай, борынгы китаплардан торган китапханә...
-
Аюга шартлаткыч пакет ашатып мыскыллаучыларны төрмә көтә
Врангель утравында ак аюга шартлаткыч пакет ашатып, аны мыскыллауларны күрсәтүче кадрлар социаль челтәргә куелганнан соң халык арасында зур канәгатьсезлек тудырды. Оятсыз адәмнәрнең мыскыл итүеннән "Кызыл китап"ка кертелгән ак аю үлгән. Чукоткада әлеге очракка карата җинаять эше ачылган. Активистлар әлеге вәхшилекне кылучыларга реаль срок бирүләрен таләп итеп, 160 меңнән артык имза...
-
Җырчы Гүзәл Әхмәтова мактаулы исемгә лаек булды (+Фотолар)
Күптән түгел генә җырчы Гүзәл Әхмәтовага Башкортостан Республикасының Атказанган артисты исеме бирелде. Фотолар карыйбыз: http://tuylar.ru
-
Кукмараның өч авыл җирлеге яңа автомобильле булды (+Фото)
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республика муниципаль берәмлекләре арасындагы смотр-конкурста җиңүчеләргә яңа эш автомобильләре тапшырды. Районыбызның Күкшел, Ош.Юмья һәм Лельвиж авыл җирлекләре дә яңа автомобильле булды. фото: https://kukmor.tatar.ru
-
Кукмаралылар Казанда узган “Милләт аналары” дигән форумда катнашты
Казан милли-мәдәни үзәгендә татар мөселман хатын-кызларының "Милләт аналары" дигән форумы узды. Аның максаты - рухи-әхлакый, милли-мәдәни юнәлештәге проектларны тәкъдим итү, балалар һәм яшьләр белән эшчәнлекне арттыру ысулларын камилләштерү, радикаль агымнарга каршы тору, җәмгыятьне рухи яктан сафландыру юлларын билгеләү иде. Әлеге чарада безнең районнан мөслимәләр берлеге җитәкчесе Гөлсинур Әхсәнова, берлек әгъзасы...
-
Югары Арбашта "Урам бәйрәме" узган (+Фото)
Ююгары Арбаш мәдәният йорты каршында җырлы-биюле "Урам бәйрәме" булып үтте. Килгэн кунаклар кайнар чәй, коймак белән сыйландылар. Энҗе ГАЙНЕТДИНОВА
-
Иван Ургант белән Валерий Меладзе күпме тора?
Җырчылар акчаны елга ике тапкыр көрәп эшли - Cабан туйларында һәм Яңа елда. Бусагада - икенче "урак өсте". Рус җырчыларын Яңа ел мәҗлесенә дәшү күпмегә төшә икән? "Экспресс-газета"да язылганча, иң кыйммәтле җырчы - Вера Брежнева. Ул бәйрәмдә 8 миллион сумга эшләргә әзер. Әмма "ВИА Гра" төркеменең элеккеге солисткасы спиртлы эчемлекләрдән...
-
Әсән-Елга авылында Мәүлит аена багышлап Коръән ашы үткәрелде
Зәвык белән эшләнгән зур мәдрәсә бинасында 80 кешелек табын әзерләнгән иде. Авыл халкы белән бергә тирә-як авыллардан килгән кунаклар да, мәдрәсәдә белем алучы балаларның да булуы күңелгә шатлык өсти. Мәҗлес Җәлил хәзрәтнең вәгазен тыңлау белән башланып китте. Шамил хәзрәт вәгазеннән соң, табында утыручыларның Мәүлит аена багышланган, Мөхәммәт пәйгамбәребез турындагы риваятьләр...
-
“Кукмара” агрофирмасының “Правда” бүлекчәсендә семинар узды (+Фото)
"Кукмара" агрофирмасының "Правда" бүлекчәсендә унбер айлык эш нәтиҗәләренә багышланган семинар-киңәшмә үткәрелде. Бу чарада катнашкан район җитәкчелеге, хуҗалык җитәкчеләре, җирлек башлыклары техника ремонтының барышы белән таныштылар. Районда игенчелек тармагында уңышлы эшләп килүче "Тойма" ширкәтенең агрономы Мөнир абый Галимҗанов әлеге өлкәдәге тәҗрибәләре белән уртаклашты. Семинарның икенче өлеше Зур Кукмара мәдәният йортында Яңа...
-
Район башлыгы урынбасары Каримуллина Равия Абдулла кызы медаль белән бүләкләнде
Җирле үзидарә органнары эшчәнлеге нәтиҗәлелеген арттырудагы казанышлары, Кукмара муниципаль районының социаль-икътисадый һәм мәдәни үсешенә зур өлеш кертүе өчен Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы башлыгы урынбасары Каримуллина Равия Абдулла кызы "Татарстан Республикасында җирле үзидарәне үстерүдәге казанышлары өчен" медале белән бүләкләнде.