29 август 2015 яңалыклары
-
Җиңү Паркы каршындагы мәйданда ярминкә узды (+фото)
Бүген районыбызда бәйрәм чаралары дәвам итте. Бер-бер артлы тезелеп киткән сәүдә рәтләрендә авыл хуҗалыгы продукцияләре тәкъдим ителде. Шулай ук чәчәкләр күргәзмәсе дә бик матур иде. Ярминкәгә килүчеләр концерт та карады.
-
Татарстанда 2,7 миллион тоннага якын ашлык суктырылган
Урак өсте башланганнан 1264,7 мең гектарда уңыш җыелган, бу барлык мәйданнарның 81 процентын тәшкил итә. Татарстанда 1264,7 мең гектар мәйданда 2697,5 мең тонна ашлык суктырылган. Уртача уңыш һәр гектардан 21,3 центнер тәшкил итә. Урак өсте башланганнан 1264,7 мең гектарда уңыш җыелган, бу барлык мәйданнарның 81 процентын тәшкил итә, дип хәбәр...
-
Илсөя Бәдретдинова күңелен бушата
Үтерә, җәмәгать, бу бушка дигән нәрсә. 100 чакрым ераклыкта һәр кешегә 500 тәңкә болай гына бирәләр икән дисәләр, 1000 тәңкәгә бензин салып чыгып китәсең... Казанда җиһазлар сата торган бер бик зур кибеттә стакан сатып алсаң, бушка күбенгәнче лимонад эчәргә була. Бөтен дөньяга билгеле алты төрле исемле лимонадлар. Беренче күргәндә, мин...
-
Кичә Җиңү Паркы каршындагы мәйданда зур бәйрәм узды (+Фото)
Кичә Җиңү Паркы каршындагы мәйданда Республика көне,Кукмара районы, "Хезмәт даны" газетасы оешуга 85 ел тулу уңаеннан зур бәйрәм тантанасы узды. Бәйрәм мөхтәрәм кунакларның тәбрикләүләре, концерт номерлары белән үрелеп барды. Фирдүс Тәмаевның концерты, бәйрәм салюты, дискотека да һәркемнең күңеленә хуш килде.